Конспект урока родного языка в 3 классе на тему "Алынма сүзләр"
план-конспект урока (3 класс) на тему
Максат: Укучыларны татар теленә төрле телләрдән кергән сүзләр белән таныштыру; аларның сүзлек запасын тулыландыру, әйтмә һәм язма сөйләм күнекмәсен үстерү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tat110.docx | 51.94 КБ |
Предварительный просмотр:
Предмет: Татар теле Дата_____________
Тема: . Алынма сүзләр.
Максат: 1.Укучыларны татар теленә төрле телләрдән кергән сүзләр белән таныштыру; аларның сүзлек запасын тулыландыру, әйтмә һәм язма сөйләм күнекмәсен үстерү.
2. Укучыларның сөйләмен , логик фикерләвен , фонематик ишетеп таный белүен, игътибарларын үстерү;
3. Укуга кызыксыну һәм шәфкатьлелек тәрбияләү;
Шәхескә кагылышлы УУГ
Уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.
Регулятив УУГ
Укытучы белән бергә уку максаты кую;
Проблеманы чишүдә берничә вариант табу;
Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.
Танып белү УУГ:Дәреслек белән эш итә белү; яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү; укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.Проблема кую һәм аны чишү.
Коммуникатив УУГ
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә, диалогта катнаша белү; үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;
Җиһазлау : мультимедиа
Дәрес барышы.
Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге |
1.Оештыру. Уңай псих. халәт тудыру | Елмаеп карагыз дөньяга Рәхәт бит яшәве шулаймы, Елмаеп яшәсәң көн саен Укырга ,уйларга бик уңайлы Исәнмесез, балалар, я, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресебезне башлап җибәрик. Һәммәгезгә дә гел «бишле»ләр генә алырга насыйп булсын! | Елмаерга өйрәнергә кирәк Ачулыга бездә урын юк Матур сүзләр әйтеп елмаегыз Андый сүзләр бездә бик күп |
2. Белемнәрне актуальләштерү | 1.Өй эшен тикшерү. 2.Язганда дөрес утырам, тигез тора иңсәләр Баш иелми., баш бармаклар Күз читенә тисәләр........ Сүзлек диктанты яздыру | Язганда дөрес утыру кагыйдәләрен кабатлыйлар.
Театр, гимназия, хор, кабинет, салфетка, дәрес, гамәл., хикмәт, хисап, дус, сәүдәгәр, кыяр, гөл, футбол, теннис баскетбол,
|
3. Уку мәсьәләсен кую |
Татар һәм рус телләрендә бертөрле яңгырашлы сүзләрне әйтегез. | Театр, гимназия, хор, кабинет, салфетка, футбол, теннис баскетбол, хоккей.
|
4. Яңабелемнәрне ачу. | Төрле телләрдән кергән сүзләрне аңлату өчен мультимедиа кулланыла | Укучылар сорауларга җавап бирәләр? |
5.Беренчел ныгыту. 6. Мөстәкыйль эш | 34, 37 нче күнегүләр мультимедиа ярдәмендә эшләтелә 35,36,38 нче күнегүләр эшләтелә. | Шигырьне тынлыйлар, күнегүгә карата биремне үтиләр Күнегүләрне эшлиләр, биремне үтиләр
|
Физкультминутка | Укытучы: И балалар күрегез: Тышта, әнә, көз килде. Укытучы: Йә әйтегез, сөйләгез, Ничек килә икән көз? . | Балалар: Әйе,әйе, күрәбез, Көз килгәнен беләбез Балалар: Кошлар очты көньякка Канат кагып, еракка. Аюлар өн казыды, Бик тирән итеп базны. Балыклар да тындылар, Су төбенә чумдылар Агачлар ялангачлар, Җилләрдә чайкалалар. тик безгә күңелле көз, - Без мәктәпкә йөрибез, йөрибез. |
7.Яңа материалны кабатлау | . Тормыштагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә кулланыла торган яна сүзләр белән таныштыра. |
28 бит, кагыйдәне укыйлар. |
8.Рефлексия 9. Өй эше. | — Дәрестә син тагын ниләр белергә теләр идең? Бу дәрестә катнашуыңа карап, син үзеңә нинди билге куяр идең? 24-28 битләрдәге кагыйдәләрне кабатларга | Укучылар җавабы. Көндәлекләргә язалар. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект урока русского языка 2 класс Тема : «Звуки буквы родного языка. Природа весной.»
Урок развития речи. На уроке формируются умения рассматривать и анализировать картины, фиксировать свои наблюдения, находить нужный материал для раскрытия темы, пробуждение творческой активности и фан...
Конспект урока родного языка "Тас-Баштыг"
Конспект урока-конкурса, посвященный юбилею видного государственного деятеля, писателя Салчак Калбак-Хорековича Тока, имя которого носит наша школа....
План-конспект урока родного языка по УМК "СӘЛАМ" для 2 класса "Безнең өебез"
Укытучы: Губайдуллина Лейсан РавиловнаТема:Безнең өебез.2 нче сыйныфның рус төркемендә дәрес Максатлар:Әйбернең урынын башка әйбергә мөнәсәбәттә әйтергә өйрәнү.Йорт җиһазлары турында әйтә а...
Конспект урока. Родной язык.1 класс УМК «Школа России» Урок по теме: «Устная речь: рассказ о месте, в котором живешь»
Конспкт урока по предмету "Родной язык" 1 класс УМК "Школа России"...
Конспект урока родного языка (русский) 2 класс. Тема: "Составляем развёрнутое толкование значения слова".
Конспект урока родного языка (русский) 2 класс. Тема: "Составляем развёрнутое толкование значения слова"....
Презентация к уроку: Родной язык 2 класс на тему "Предметны белдергән сүзләр"
Укытучы: Сибгатуллина Зөлфия Рәдиф кызы.Фән: татар теле.Сыйныф: 2Дәрес темасы: Предметны белдергән сүзләр.Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү (катнаш дәрес).Дәреснең төзелеше: 1....
презентация к уроку Родной язык 3 класс Какие особенности рода имён существительных есть в русском языке
Данная презентация расчитана на 15-20 минут. Подойдет для онлайн урока. на слайдах есть новый материал, задания для выполнения в тетради и слова для запоминания....