План-конспект урока родного языка по УМК "СӘЛАМ" для 2 класса "Безнең өебез"
методическая разработка (2 класс)

Губайдуллина Лейсан Равиловна

Укытучы: Губайдуллина Лейсан Равиловна

Тема:Безнең өебез.
2 нче сыйныфның рус төркемендә дәрес 
Максатлар:

  1. Әйбернең урынын башка әйбергә мөнәсәбәттә  әйтергә өйрәнү.
  2. Йорт җиһазлары турында әйтә алу
  3. Укучыларның фикерләү сәләтен, сүзлек запасын үстерү;

Лексика:аш бүлмәсе, юыну бүлмәсе, кунак бүлмәсе, балалар бүлмәсе, йокы бүлмәсе, бәдрәф, суыткыч, газ плитәсе, өстәл, урындык, карават, тәрәзә, ишек, шкаф, тузан суырткыч,  өстендә, алдында, астында, янында, артында.

Җиһазлар: уку әсбабы, интерактив такта, компьютер, аудиодиск, рәсемле карточкалар, уенчыклар.

Дәрес тибы:  Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресенең структурасы(ныгыту дәресе)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

-Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

-Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

-Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.

-Дәреслек белән эш итә белү.

-Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү,

-Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

-Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

-Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

-Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx35.91 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Губайдуллина Лейсан Равиловна

Дата: 30.01.2019

Тема: Безнең өебез.
2 нче сыйныфның рус төркемендә дәрес 
Максатлар:

  1. Әйбернең урынын башка әйбергә мөнәсәбәттә  әйтергә өйрәнү.
  2. Йорт җиһазлары турында әйтә алу
  3. Укучыларның фикерләү сәләтен, сүзлек запасын үстерү;

Лексика: аш бүлмәсе, юыну бүлмәсе, кунак бүлмәсе, балалар бүлмәсе, йокы бүлмәсе, бәдрәф, суыткыч, газ плитәсе, өстәл, урындык, карават, тәрәзә, ишек, шкаф, тузан суырткыч,  өстендә, алдында, астында, янында, артында.

Җиһазлар: уку әсбабы, интерактив такта, компьютер, аудиодиск, рәсемле карточкалар, уенчыклар.

Дәрес тибы:  Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресенең структурасы (ныгыту дәресе)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

-Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

-Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

-Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.

-Дәреслек белән эш итә белү.

-Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү,

-Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

-Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

-Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

-Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

Дәрес планы:

I. Оештыру этабы.

Исәнләшү. (Уңай психологик халәт тудыру)

-        Хәерле иртә, балалар!

Хәлләрегез ничек? (Бик яхшы!) Мин бик шат. Безнең дәрестә булган кунакларны сәламләп, әйдәгез әле җыр җырлап алыйк.

Сәлам-сәлам! Хәерле иртә!
Сәлам-сәлам! Хәерле иртә!
Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!
Сау бул, дустым. Хәерле көн!

Сәлам-сәлам! Хәерле көн!
Сәлам-сәлам! Хәерле көн!
Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!
Сау бул, дустым. Хәерле кич!
 

II   Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Рәхмәт, укучылар. Утырыгыз!

Ә хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм. Ә сез таныш булганнарына кул чабарсыз Сейчас я Вам скажу слова. Если Вы услышите знакомые слова,  хлопайте:

  1. Сүзләр: Кашык, ишек, чәнечке, туган көн, тәрәзә, өстәл, йомырка, чынаяк, урындык, карават.

Укучылар, ә без кул чапкан предметлар кайда бар? (Өйдә, йортта)

Безнең дәресебезнең темасы да “Безнең өебез” дип атала. Әйдәгез әле искә төшереп алыйк. Өйдә нинди бүлмәләр бар икән: аш бүлмәсе, юыну бүлмәсе, кунак бүлмәсе, балалар бүлмәсе, йокы бүлмәсе.

Әйдәгез әле, бер уен уйнап алыйк. Мин рәсемне яшерәм, ә сез анда нинди бүлмә икәнлеген белергә тиешсез.

2. Рәсем яшерү уены

Бер укучы бер рәсемне яшерә, калган укучылар бу рәсемдә нинди бүлмә икәнлеген белергә тиеш 

Бу юыну бүлмәсеме?

Ә бу бүлмәләрдә төрле җиһазлар бар. Әйдәгез әле аларны йомык күз белән капчыктан чыгарыйк. Нужно с закрытыми глазами вытащить мебель, которые есть у нас дома.

3. Йомык күз уены: укучылар капчыкта нәрсә барлыгын әйтергә тиеш булалар.

III. Беренчел ныгыту:

— таныш ситуациядә (типлаштырылган)

Укучылар, карагыз әле безгә кунакка Мырау килгән. К нам в гости пришел Мырау. Әйтегез әле, Мырау кайда? (Мырау өстәл өстендә). Ә хәзер Мырау кайда? (Мырау шкаф артында)

Әйдәгез, искә төшерик:

Тыңла һәм кабатла». Укытучы аудиоязманы бер тапкыр тыңлатканнан соң, икенче тапкыр укучылар диктор артыннан кабатлыйлар.

Мырау өстәл өстендә.

Мырау телевизор алдында.

Мырау урындык астында.

Мырау тәрәзә янында.

Мырау диван артында.

Физкультминутка!

Ә хәзер укучылар әйдәгез ял итеп алабыз:

Бер, ике, өч торыгыз,

Зарядкага барыгыз.

Утырыгыз, басыгыз,

Бер, ике, өч санагыз.

Йөгерегез, йөзегез,

Сикерегез, йөрегез.

Матур итеп биигез,

Ә хәзер ял итегез.

— үзгәртелгән ситуациядә (конструктив)

Хәзер мин сезгә командалар әйтәм: сез аны үтәргә тиешсез.

Китап өстәл өстендә.

Дәфтәр өстәл астында.

“Нәрсә кайда?» Теманы яхшырак истә калдыру максатыннан балаларга уен уйнатырга тәкъдим ителә. Моның өчен билгеле предметлар сайлана һәм алар төрле урыннарга куела. Укытучы (яки сайланган укучылар) «китап өстәл өстендә» кебек командалар биреп, укучыларга бу предметларны шул урынга куйдырта. Музыка белән уйналырга мөмкин.

V. Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр)

Бу сүзләр безгә бүлмәләр турында сөйләгәндә ярдәм итәр. Эти слова нам помогут рассказать о наших комнатах. Мин сезне 3 группага бүләм. Я Вас разделяю на 3 группы. Вы должны наклеить на альбомный лист мебель и описать её. Беренче төркем – аш бүлмәсе, икенче төркем - кунак бүлмәсе, өченче төркем – йокы бүлмәсе

Минем бүлмәм. Укучыларны  3 группага бүлү (аш бүлмәсе, кунак бүлмәсе, йокы бүлмәсе). Алар бүлмәләргә җиһазлар ябыштыралар. Аннан шул бүлмә турында сөйлиләр. Башка укучылар җиһазлар турында сораулар бирәләр. Мәсәлән, Өстәл кайда тора? Диван нәрсә янында?

VI Өйгә әш бирү

Үзеңнең бүлмәң турында сөйләргә өйрәнергә.

Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Саубулыгыз!

VII. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).
-Без дәрестә нәрсә өйрәндек? 

Давайте мы оценим свою работу на уроке. Для этого давайте закрасим звездочки на листе самооценки.

                                  Үз-үзеңне бәялә

                     

  • Я всё понял, могу объяснить товарищу

Үз-үзеңне бәялә

                                                                                                                               

  • Я всё усвоил, но были ошибки

Үз-үзеңне бәялә

                                                                                                                               

  • Я не всё понял


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект открытого урока русского языка во 2 А классе по теме "Предлог. Роль предлогов в нашей речи"

План-конспект открытого урока русского языка содержит весь материал  занятия. Здесь и занимательный, познавательный  материал по теме урока. Есть работа детей в парах, группах....

План-конспект к уроку английского языка для 2-го класса "Family"

План-конспект урока английского языка к учебнику "Spotlight" для 2-го классаТема: "Family"...

План-конспект открытого урока русского языка в 4 классе. Тема урока: «Правописание ударных и безударных окончаний имён прилагательных».

План-конспект открытого урока русского языка в 4 классе.Тема урока:«Правописание ударных и безударных  окончаний имён прилагательных»....

План-конспект открытого урока русского языка в 3 классе: Проверка безударных гласных в корне слова.

Цель  урока: Закрепить умение подбирать проверочное слово для доказательства правильного написания слов с безударной гласной в корне....

План-конспект открытого урока английского языка в 3 классе по учебнику Spotlight-3 Тема урока – «A Fun Day».

План-конспект открытого урока английского языкав 3 классе по учебнику Spotlight-3 Тема урока – «A Fun Day»....

План – Конспект Открытого Урока Китайского Языка в 4 класс «А»

План – Конспект Открытого Урока Китайского Языка в 4 класс «А»Повторение изученного материала по теме «Спорт».Смотреть Запись Открытого Урока Китайского Языка 2014 годаht...

План-конспект открытого урока немецкого языка с использованием ИКТ по теме «Was feiern unsere Freunde im Frühling? Und wir?» в 4 классе (учитель Смирнова М.Ю.)

Конспект урока по немецкому языку для 4 класса с использованием ИКТпо теме "Что празднуют наши друзья весной?"...