ФДББС буенча 4 сыйныф укучыларын булачак мониторингка әзерләү.
опыты и эксперименты на тему

Шигапова Наджия Наиловна

Милли белем бирү сыйфатын үстерү максатында, белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең яңа алымнары кулланыла башлады

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad3.docx30.39 КБ

Предварительный просмотр:

  “Безнең яңа мәктәп” белем бирү иницитаивасының бер юнәлеше яңа белем бирү стандартларына күчү булып тора.

2011 елның 1 сентябреннән РФ барлык 1 класс укучылары да яңа сыйфатлы белем ала башладылар. Инде менә ул укучылар 4 класска җиттеләр.Яңа стандартның үзенчәлеге, максаты укучының шәхесен үстерү.

       Бу укучыларның портфолиолары булдырылды. Алар турында мәгълүмат тупланды. Шулай ук һәр укучыга диагностик карта булдырылды һәм бу карта чирек саен тутырылып барыла. Укучыларның төрле юнәлештә белем дәрәҗәсе тикшерелә. Бу күрсәткечләр “Лист достижения” бүлегенә  диагностик  картага теркәлеп барыла.

     Дәреслекләр “Перспектива” концепциясенә нигезләнгән һәм гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт стандартларына туры китерелгән. Хрестоматия, мөстәкыйль эш дәфтәре, укытучылар өчен методик кулланма белән берлектә бердәм комплектны тәшкил итә.

     2011-2014  нче уку еллары дәвамында ФДББС тормышка ашыру буенча шактый эш эшләнде: ата-аналарга мәгълүмат җиткерелде,  норматив-хокукый һәм методик базаны булдырылды һәм тулыландырылды.

Заман таләпләренә туры килерлек сыйфатлы укыту, мәгарифнең  нәтиҗәле системасын булдыру  - мәгарифне үзгәртеп коруның беренче  дәрәҗәдәге  бурычы булып тора.  Белемнең яңа сыйфаты – гомумдәүләт  күләмендә ил үсешенең  хәзерге  заман тормыш ихтыяҗларына туры килүе.  Педагогик яктан караганда, ул белемнәрнең  билгеле бер җыелмасын үзләштерүгә генә түгел, ә бәлки  шәхес үсешенә, аның танып-белү, конкурентлык итə алу сәләте, эшлеклелеге сыйфатлары үсешенә  юнәлтелгән булуы.

Белем бирүнең вариативлыгы үсү белем сыйфатын арттыруда принципиаль яңа проблемалы ситуацияләр тудыра,яңа идеологияне тормышка ашыруда төп шарт булып белем бирү мониторингының эффектив системасын булдыру тора. Ә бу үз чиратында системалы диагностикага һәм укыту эшчәнлегенең соңгы нәтиҗәләрен бәяләүгә бәйле.

Милли белем бирү сыйфатын үстерү максатында, белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең яңа алымнары кулланыла башлады

   Соңгы вакытта традицион контроль төшенчәсе, яисә диагностика сүзе урынына мониторинг сүзе кулланыла башлады. Мониторинг – “педагог-укучы” системасында өзлексез тикшерү эшчәнлеге, үз чиратында ул укучыларның белем үзләштерүдә үсешен күзәтергә һәм вакытында укытучыга кирәк кадәр төзәтүләр кертергә ярдәм итә. Башкача әйткәндә, мониторинг ул – укучыларның белем, күнекмәләр дәрәҗәсенең үсешен күзәтү, планлаштыру, тикшерүнең комплекслы системасы. Мәктәптә укучыларның белемнәрен өзлексез тикшерү, өйрәнү системасы буларак мониторинг системасын булдыру һәм аны куллану уйланып төзелгән методика булдыруны таләп итә. Бу төр массакүләм эшчәнлек үз эченә түбәндәге этапларны ала:

Тикшерүгә әзерлек;

 аны үткәрү;

 алынган мәгълүматларны анализлау;

      Республиканың белем сыйфатын  мониторинглау үзәге тарафыннан 4 сыйныфта   рус теле, математика, татар теле , әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча  тест үткәрелә .Инде менә быел инглиз теле дә кертелде. Бу тестларга әзерлек эшләре 1 сыйныфтан ук башлана дип әйтсәм ялгыш булмас.Мин үзем һәрбер фәннән һәр тема буенча тест үткәреп барырга тырышыам..Тест нәтиҗәләре буенча һәр укучы өчен аерым анализ ясала һәм гомумиләштерелә, хаталарның тибы билгеләнә, хаталарның сәбәбен, характерын аңлатам. Аннан нәтиҗәләр һәр класс буенча гомумиләштерелә, динамика ачыклана.

     Бу тикшерү алымы нигезендә укучыларның укыту материалын ни дәрәҗәдә үзләштерә алуын ачыклыйм, объектив белемнәрен бәяләп, укучыларның җитешсезлекләрен вакытлы күрәм һәм аларны төзәтә алам.Системалы тикшерү укучыларның нинди тема, бүлек буенча авырлыклар кичерүен аңларга һәм шуларны тулылындыру, төзәтү өстендә эшләүнең иң уңышлы төре. Шул исәптән укытучыга педагогик процессны оештырудагы кимчелекләрне, үз эшемдәге хаталарны да күрергә ярдәм итә. Бу төр тикшерүнең тәрбияви ягы да бар: системалы контроль укучыларны регуляр әзерләнеп йөрергә, дисциплинага өйрәтә.

Шул ук вакытта белемнәрне тикшерү һәм аның сыйфатын бәяләү - укучылар ирешкән белем дәрәҗәсен дәүләт стандарты, минимумы таләп иткән  белем һәм күнекмәләргә  туры килү - килмәвен чагылдыра.

ФДББС буенча 4 сыйныф укучыларын булачак мониторингка әзерләү.

 

 Карамасар башлангыч мәктәбенең югары категорияле      укытучысы  Шиһапова Наҗия Наил кызы эше.

                         2014ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көзге уңыш"(Сөмбелә)бәйрәме(Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен)

Башлангыч сыйныф укучыларының  рус төркемнәре өчен"Көзге уңыш" бәйрәме. "Шалкан" әкиятенә нигезләнеп язылган....

Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру

Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру...

Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү"

        Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешл...

"Башлангыч сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләр куллану" темасына чыгыш

quot;Башлангыч  сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын,кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләрнең берсе булган проект методын куллану...

Башлангыч сыйныф укучыларын татар милли бәйрәм һәм йолалары белән таныштыру

quot;Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән  башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.Соңгы елларда халыкның туган җиренә, милли мәдә...

2 сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү буенча биремнәр.

2 сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү буенча биремнәр җыелмасы. Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү уңаеннан төзелде.  Биремнәр төрле формаларда бирелде. Түбәндәге б...