Башлангыч сыйныф укучыларын татар милли бәйрәм һәм йолалары белән таныштыру
план-конспект урока (2 класс)
"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.
Соңгы елларда халыкның туган җиренә, милли мәдәниятенә, йолаларына игътибары көчәя бара. Бу исә балаларда, яшьләрдә ана теленә, үз милләтенең традицияләренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү ихтыяҗын да арттыра.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
byrm_hm_yolalar.doc | 136.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Башлангыч сыйныф укучыларын татар милли
бәйрәм һәм йолалары белән таныштыру
(Класстан тыш эшчәнлек)
Аңлатма язуы.
"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.
Соңгы елларда халыкның туган җиренә, милли мәдәниятенә, йолаларына игътибары көчәя бара. Бу исә балаларда, яшьләрдә ана теленә, үз милләтенең традицияләренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү ихтыяҗын да арттыра.
Һәр бәйрәм һәм йоланың аерымлыгы, үзенчәлеге булуга карамастан, аларның асылында табигатьне, тирә-як мохитебезне һәм анда яшәгән җан ияләрен — кешеләрне, хайваннарны, җәнлекләрне, кошларны олылау ята. Кеше бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да акыл ияләреннән — акылга, һөнәр ияләреннән — һөнәргә, батырлардан — батырлыкка, сүз осталарыннан — тапкырлыкка һәм зыялылыкка өйрәнә.
Әмма тәрбияви әһәмияткә ия булган күп кенә борынгы бәйрәм һәм йолаларыбыз онытыла бара. Йола бәйрәмнәреннән кызыл туй, Сабантуй кебек бәйрәмнәр генә элекке традицияләрен саклап кала алды. Ә яшьләрне кавыштыра, таныштыра торган аулак өйләр һәм каз өмәләре, яшь буынга зур тәрбия чыганагы булырдай Нәүрүз, Нардуган, үсеп килүче буын өчен күңелле булган Карга боткасы, Яңгыр яудыру йоласы кебекләре бөтенләй диярлек юкка чыкты. Казларны элеккегә караганда күбрәк асрауга да карамастан, халык өмәләр оештырмый башлады.
Борынгы бабаларыбызның рухи хәзинәсе онытылмасын өчен, буыннан буынга тапшырылсын өчен, милли йола-бәйрәмнәребезгә мөрәҗәгать итү кирәк, аларның тәрбияви, мәгънәви асылын күреп, алар аркылы яшь буынны тәрбияләү программаның асылын билгели.
Кызганычка каршы, бәйрәмнәрне үткәрү тәртибен кәгазьгә теркәп баручылар булмаган, ул буыннан-буынга телдән генә тапшырылып килгән. Милләтебезнең йолаларга бай булуы турында тарихи чыганакларда мәгълүматлар булгаласа да, аларның ни рәвешле үтүен язып калдырган хезмәтләр бармак белән генә санарлык. Авторлык программасында без кәгазь битләрендә язылган түгел, ә районыбызның, авылыбызның аксакаллары сүзләренә таянган йола һәм бәйрәмнәрне теркәдек. Һәр бәйрәм һәм йоланы без өлкән буын кешесе тарафыннан сорашып, берничә аксакал төзәтмәләр керткән информацияне генә балаларга тапшырдык. Һәр йола бәйрәмне уздыруда аксакаллар катнашып, дөрес кыйблага кермәгән очракта төзәтмәләр керттеләр. Шуның белән авторлык программасы башкалардан нык аерылып тора һәм программаның яңалыгын билгели.
Татар халкының уй, холкы, фикере, барлык йолалары, гореф- гадәтләре, традицияләре үзе бер тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч була. Баланың гаиләдә, коллективтагы тәрбияви нормалары, кагыйдәләре халык педагогикасына салынган. Һәр халыкның милли мәдәнияте ул табигать көчләренә баш ию дип әйтергә була.
Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә. Традиция - ул милләтнең рухи һәм хезмәт тәҗрибәсен буыннан буынга тапшыру төре.
Бер халык та чал тарихтан алып бүгенге көнгә кадәр бәйрәмнәрдән, йолалардан башка яшәмәгән һәм яши дә алмый, һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар милли хисләр культурасын тәрбияләп кенә калмыйлар, ә бәлки тирән рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Бәйрәмнәрдә халыкның олысы да, кечесе дә бик теләп катнаша, һәр кеше үзара аралашу, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә.
Программаның актуальлеге түбәндәгедән гыйбарәт: яшь үсеп килүче буын күңелендә, телдән-телгә йөреп, онытыла баручы, әмма кемнәндер сорашып, язып калу мөмкинлеге булган шушы гасырда, милли бәйрәмнәребез һәм дини йолаларыбызга карата кызыксыну уятып, татар милли традицияләрен дәвам иттерүгә беренчел адым ясау кирәк.
Балалар кече яшьтән үк халык бәйрәмнәренең әһәмиятен, зарурлыгын аңларга тиеш, чөнки соңгы вакытларда яшьләрне дөрес тәрбия итәргә тырышып, «яңа чаралар» кулланып карасак та, уңышка ирештек дип әйтеп булмый. Ә борынгы халык бәйрәмнәренә игътибар торган саен кими бара. Борынгы бәйрәмнәр, гомумән, халык күп җыела торган бәйрәмнәр онытыла башлады. Ахыр чиктә ялгызлык проблемасы килеп туды, кешеләр үзара аралашу, күңел ачу мөмкинлегеннән мәхрүм ителделәр, һәм менә хәзер без үзебезнең чал тарихыбызга борылып карарга, милли бәйрәмнәребезгә җан өрергә, аларны традициягә кертергә тиешбез.
Мондый төр эшне кече мәктәп яшеннән үк башлау кирәк дигән фараз туа. Беренчедән, җырлы, биюле, хәрәкәтле уеннар - тән хәрәкәтләрен ритмга, көйгә салучы үзенә бер төр иҗат. Икенчедән, аларның нәфислек тойгыларын, зиһен һәм хыял йөгереклеген, зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар- болар барысы да бала өчен кызык.
Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга мөрәҗәгать итү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген көчәйтә. Нәрсә соң ул тәрбия? дигән сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап мондый булыр иде кебек: тәрбия- ул яшь, психологик, физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру.
Татар халкының уй, холкы, фикере, барлык йолалары, гореф- гадәтләре, традицияләре үзе бер тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч була. Баланың гаиләдә, коллективтагы тәрбияви нормалары, кагыйдәләре халык педагогикасына салынган. Һәр халыкның милли мәдәнияте-ул табигать көчләренә баш ию дип әйтергә була.
Программаның максаты: кешелек туплаган рухи байлык, әдәп- әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп милли йола һәм бәйрәмнәр аша; әби- бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр, инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын борынгы җырлар, мөнәҗәтләр, татарның милли моң яңгырашы һәм күңелне күтәрә торган уеннары аша яшь буынга җиткерү. Чөнки халкыбыз бәйрәмнәре- шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз туган ягына тарта.
Максаттан чыгып, бурычлар билгеләнде:
1)халкыбызның бай рухи дөньясы белән танышуны дини һәм милли бәйрәм - йолаларын өйрәнү аша дәвам итү;
2) борынгы йола һәм бәйрәмнәрне өйрәтү аша үсеп килүче яшь буынга кече яшьтән үк үз халкының тарихына соклану, халык мирасын ихтирам итү кебек патриотик хисләр тәрбияләү;
3) элек-электәннән килгән өмәләр турында аңлатып, бала күңелендә бер-береңә ярдәмләшү, коллективизм кебек хисләр чыганагы тудыру.
4) тапкыр сүзләр, табышмаклар әйтешү, төрле биремле уеннар уйнау, төрттермәле җырлар-такмаклар кулланган уеннар уйнау аша логик фикерләүне камилләштерү.
Программа атнага бер тапкыр уздыру исәбеннән 34 дәресне үз эченә ала. Дүрт бүлектән тора. Программаның якынча тематик бүленеше күрсәтелде. Тематик бүленештә йолаларны аңлату элек уздырылган ел фасылына туры китерүне актуаль санаганга, тематик бүленеш программа эчтәлеге калыбы белән тәңгәл килми.
Программаның эчтәлеге
1 бүлек. ДИНИ ЙОЛА ҺӘМ БӘЙРӘМНӘР
Дәрес саны 4.
1.1.Рамазан бәйрәме. Рамазан ае турында мәгълүмат. Ураза, гает кебек төшенчәләр белән таныштыру. Рамазан аеның йолалары. Элекккеге Рамазан ае белән бүгенге көн рамазан ае арасындагы аермалыклар. Милли киемнәр турында мәгълүмат. Мөнәҗәтләр тыңлау. (1 сәг)
1.2. Исем кушуйоласы. Исемнәр турында мәгълүмат. Исемнәр китабы белән эш. Мәчеткә экскурсия. Мулла белән әңгәмә.(1 сәг)
1.3. Корбан чалу йоласы. “корбан чалу” га аңлатма бирү. Дини бәйрәмнәр турында белемнәрне ныгыту. (1 сәг)
1.4. Никах йоласы. “Никах” сүзенә аңлатма бирү. Никах теркәү мәҗлесеннән ант итү, вәгъдәләшү, егетнең булачак хатынына мәхәр бүләк итү кебек күренешләрен видеороликтан күрсәтү. Мәчеткә экскурсия. (1 сәг)
2 БҮЛЕК. БОРЫНГЫ БӘЙРӘМ ҺӘМ ЙОЛАЛАР
Дәрес саны 8.
2.1. Нардуган. Нинди бәйрәм ул Нардуган. Бәйрәмнең үткәрү кагыйдәләре. Нардугандагы киемнәр. Бәйрәм вакытындагы багу, ышану, юраулар. Өлкән буын белән Нардуган турында сөйләшү. (2 сәг.)
2.2. Зәрәгә йомырка җыю. Зәрәгә йомырка җыю йоласының килеп чыгышы. Урысларның шуңа охшаш бәйрәмнәре турында әңгәмә, аермалыкларын аңлату. Авылда бу йоланы белгән Илсур ага Әхмәтов белән очрашу. Бәйрәм атмосферасы тудыру. (2сәг)
2.3. Орлык чыгару. “Орлык чыгару” йоласы турында аңлатма бирү. Музей базасына таянып бу йола күренешләрен презентация аша балаларга җиткерү. Төрле орлык һәм ярмалар белән кул эшләнмәсе ясау. (2 сәг)
2.4. Яңгыр теләү йоласы. Яңгыр теләү йоласының кирәклеге. Бу йола башкарылганда әйтелгән сүзләр, такмаклар. Элеккеге буын кешеләре яңгырсыз елда нинди йолалар башкарганнары турында мәгълүмат. (Абыстай Разыя апай сөйләме буенча)(1 сәг)
2.5. Чәчәк бәйрәме. Чәчәк бәйрәменең килеп чыгышы. Риваятьләр. Мәктәп эчендә чәчәк бәйрәме оештыру. (1 сәг)
3 БҮЛЕК. ӨМӘЛӘР
Дәрес саны 4.
3.1. Орчык өмәсе. Өмә төшенчәсен аңлату. Өмәләрнең төрләре. Идел буе татарларының өмә төрләре. Йоннан җеп ясау технологиясе белән таныштыру. (1 сәг)
3.2. Каз өмәсе. Нәрсә ул каз.Йорт кошлары турында әңгәмә. Каз белән өмә арасында нинди бәйләнеш булырга мөмкин? дигән дифференцион сорауга җавап табу. Каз өмәсенең тәртибе, анда уйналган уеннар, җырланган җырлар. Казны чишмәдә чайкау процессы турында сөйләшү. Авылда узачак бер каз өмәсендә катнашу. Каз өмәсеннән алып кайткан каурый, канатлардан эшләмәләр ясау. (3 сәг)
4 БҮЛЕК. МИЛЛИ БӘЙРӘМНӘР
Дәрес саны 18.
4.1. Җыен. Җыен йоласы турында аңлатма. Урыны. Бәйрәмнең тәртибы, этаплары. Җаваплылык. Җыен артистлары турында белешмә. Дәвамлылыгы. Җыенның Сабантуйдан аермасы. (1 сәг)
4.2. Сөмбелә. Сөмбелә сүзенең килеп чыгышы. Сөмбелә бәйрәменә бәйле сынамышлар, мәкаль-әтемнәр. Келәү –алкышлар һәм җор сүзләр дигән фразаларны аңлатмалы сүзлек ярдәмендә укучыларга җиткерү. Көлтә, тәкыя,урак, чалгы кебек авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары белән таныштыру. Безнең илдә табылган нигъмәтләр турында әңгәмә. Сөмбелә бәйрәме уздыру. (2 сәг)
4.3. Аулак өй. Нәрсә ул Аулак өй. Аулак өйдәге җырлар, биюләр, уеннар. Ямаширмә мәдәният йорты хәзерләгән “Аулак өй” программасын карау. Аулак өйдә уйналган җырлы-биюле уеннарны уйнау. (3 сәг)
4.4. Милли чигү үрнәкләре. Ямаширмә авылында урнашкан “Туран” татар милли үрнәкләрен түбәтәйләргә, читекләргә, мендәрчекләргә чигүче оешмага экскурсия. Милли бизәк төшерелгән көнкүреш кулланыш әсбаплары (сөлге, кулъяулык, өстәл япкычы, карават кырые, өстәл кырые, тәрәзә челтәрләре) турында әңгәмә. Кулъяулык, яисә сөлге чигү. (2 сәг)
4.5. Нәүрүз. “Нәрсә ул Нәүрүз”. Нинди бәйрәм. Кайчан уздырыла. Килеп чыгышы. Төп кагыйдәләре.Нәүрүзбикә кем ул? Нәүрүздә башкарылган уеннар, җырлар, сынамышлар, яз турында табышмаклар. Нәүрүз бәйрәме уздыру. (3 сәг)
4.6. Карга боткасы. “Карга боткасы” бәйрәменең килеп чыгышы. Бәйрәмнең узу тәртибе. Карга боткасы” бәйрәменә әзерлек. Авыл буенча сөт, май, ярма җыю. Тау битендә “карга боткасы” бәйрәмен уздыру.(3 сәг)
4.7. Сабантуй. Сабантуй турында аңлатма. Сабан туенда элек уйналган уеннарны искә төшерү. Бүгенге көн сабантуйлары белән чагыштыру. Сабантуй бәйрәменең этаплары. Сабан туена бүләк җыю күренешендә катнашу. Сабантуй уздыру. Җырлы, биюле уеннарны искә төшерү.(3 сәг)
4.8. Кичке уен. Кичке уеннарның тәртибе, үзенчәлекләре. Ел буена өйрәнгән белемнәрне уеннар уйнау, җырлар җырлау аша ныгыту. (1 сәг)
Программаның тематик бүленеше
№ | Тема | Эш төрләре | Сәгать саны | Дәрес төре | Үткәрү вакыты | |
План | Факт | |||||
1 | Җыен | -җыен йоласы турында аңлатма бирү. -шушы йола барышында уйнала торган уеннар турында сөйләү. -җыенда кулланылган төп музыка коралларыннан гармун һәм скрипка турында сөйләшү. - шушы уен коралларының яңгырашын видеороликтан карау. -балалар теләге буенча бер уенны уйнап карау. -алган белем күнекмәләрен презентациядә күрсәтелгән сорауларга җавап бирү ярдәмендә тикшерү. | 1 | Дәрес -презентация | ||
2,3 | Сөмбелә | 1.Кереш дәрес -Сөмбелә бәйрәме турында аңлатма бирү. -безнең илнең көзге нигъмәтләре турында әңгәмә уздыру. -“Сайлап ал” уены аркылы материалны ныгыту. | 1 | Дәрес -презентация, уен-дәрес. | ||
2.”Сөмбелә” бәйрәмен уздыру. -үзләрендә үстерелгән яшелчәләрдән күргәзмә булдыру. -алдан әзерләнгән программа буенча “Сөмбелә” бәйрәме күренешен әти-әниләргә күрсәтү. -Авыл хуҗалыгы агрономы чыгышы. -“Иң матур яфрак”конкурсы. -Авыл хуҗалыгы агрономына бирелгән сораулар буенча Сөмбелә бәйрәме турындагы белемнәрне ныгыту. | 1 | Бәйрәм, әңгәмә. | ||||
4 | Исем кушу йоласы | -укучыларның исемнәре турында әңгәмә кору. - исем кушу йоласы турында аңлатма бирү. - татар исемнәре дигән китаптан укучыларның үз исемнәренәренең аңлатмасын табып, күчереп алулары. -мәчеткә экскурсия. -мулланың бу йоланы уздырып күрсәтүе. -муллага бирелгән сораулар буенча дәресне ныгыту. | 1 | Дәрес-экскурсия. | ||
5 | Рамазан бәйрәме |
| 1 | Дәрес-презентация | ||
6 | Корбан чалу | -Ислам дине белән бәйле бәйрәмнәр белән танышу. -“Корбан чалу”га аңлатма биреп үтү. -Алган белемнәрне презентациядәге “Сорау-җавап” бүлеге белән ныгыту. | 1 | Дәрес -презентация | ||
7 | Никах | -“Никах” сүзенә аңлатма бирү. -мәчеттә мулла белән очрашу. - Хамидулиннарның никах теркәү мәҗлесеннән күренешләр тупланган (ант итү, вәгъдәләшү, мәхәр бирү) видеофрагментлар, фотолар тупламасы карау. -әңгәмә нигезендә алган мәгълуматларны туплау һәм белемнәрне ныгыту. | 1 | Дәрес-экскурсия. | ||
8 | Өмәләр. (орчык өмәсе) | - Өмә” төшенчәсенә аңлатма бирү - Нинди төр өмәләр булуы турында әңгәмә кору - мәктәп эчендә нинди өмә уздырып була ?” дигән сорауга җаваплар алу. - Идел буе татарларында киң татарлаган орчык өмәсе турында сөйләү. - Сарык йоны, киндердән ясалган җеп үрнәкләре белән таныштыру, укучыларның тотып каравы. - Авылның шәл бәйләүчесе ярдәмендә сарыктан йоннан җеп алу технологиясен карау, үзләштерү (йонны язу, җерләү, катлау һ.б.). - Сарык йоны белән, кибетнең синтетик йоны арасындагы үзенчәлекләрне атау. - Укучыларның йоннан җеп алу этапларын үзлекләреннән башкарып карау аркылы дәрес материалын ныгыту. | 1 | Дәрес-дискуссия | ||
9-11 | Каз өмәсе | 1.Кереш дәрес -“Каз өмәсе”нә аңлатма бирү. -татар халкының гореф-гадәтләре белән танышу. -өлкән буын вәкилләре катнашында үткән “Каз өмә”сенең видеоролигы аша белемнәрне ныгыту. | 1 | Дәрес- презентация | ||
2.”Каз өмәсе”ндә катнашу. -әби-бабаларыбызның яратып үткәрә торган “Каз өмәсе”ндә катнашып,яшьләр өчен инде онытылып барган гореф-гадәтләрне искә төшерү,ныгыту. | 1 | Бәйрәм | ||||
3.”Каз өмәсе”ннән алып кайткан каурыйлардан кул эшләнмәләре ясау.(май канаты,каләм...һ.б) -Йорт кошлары турында әңгәмә кору.Аларның һәркайсының да кирәклеген әйтеп үтү. -“Каз өмәсе” турында алган белемнәрне ныгыту. | 1 | Әңгәмә | ||||
12-14 | Аулак өй | 1.Кереш дәрес -Җырга, уенга, тапкыр сүзгә бай булган “Аулак өй”гә аңлатма биреп үтү. -“Аулак өйдә” уйнала торган уеннар турында белешмә бирү. | 1 | Дәрес -презентация | ||
2.Ямаширмә мәдәният йорты хәзерләгән “Аулак өй” концерт программасын карау. | 1 | Дәрес -экскурсия | ||||
3.”Аулак өй”дә уйналган уеннарны уйнау аша алган белемнәрне ныгыту. | 1 | Уен- дәрес | ||||
15-16 | Милли чигү үрнәкләре | 1.Кереш дәрес. -Ямаширмә авылында урнашкан “Туран” татар милли үрнәкләрен түбәтәйләргә,читекләргә, мендәрчекләргә чигүче оешмага экскурсия | 1 | Дәрес -экскурсия | ||
2.Татар милли үрнәген кулланып кулъяулык, сөлге чигү. - татар халкы көнкүрешендә милли бизәкләр белән чигелгән сөлгенең тоткан урыны турында әңгәмә кору -сөлгегә багышланган шигырь, җыр тыңлау, табышмаклар әйтешү. түбәтәйләр,мендәрчекләр,читекләргә чигелгән бизәкләргә карап, аларны булдырган апа-абыйлар эшенә ихтирам тәрбияләү; алган белемнәрне ныгыту. | 1 | Дәрес -презентация | ||||
17-18 | Нардуган | 1.Кереш дәрес. -“Нардуган” бәйрәме турында аңлатма биреп үтү. -Элек Нардуган бәйрәмендә киң кулланышта булган арка эзен карда калдыру, капка аша итек ыргыту кебек гади ышануларны укучылар белән башкарып карау. - Нардуган бәйрәмендә татар халкы кулланган уен кораллары белән таныштыру, алрның яңгырашын видеоязмадан карау. | 1 | Дәрес -презентация | ||
2. Өлкән буын вәкилләрен чакырып, шушы бәйрәм турында сөйләтү. -Багулары туры килү һәм килмәү турында әңгәмә кору.
- Өлкән буын вәкилләренә бирелгән сораулар аша бәйрәм турында алган белемнәрне ныгыту. | 1 | Дәрес дискуссия | ||||
19-20 | “Зәрәгә” йомырка җыю йоласы | 1.Кереш дәрес. -“Зәрәгә” йомырка җыю йоласына презентация ярдәмендә аңлатма бирү. | 1 | Дәрес -презентация | ||
2.Шушы йолада үзе актив катнашкан Илсур Әхмәтов белән очрашу. - Буялган йомыркалар алышу (укучыларның өйдән буяп алып килгән йомыркаларын бер-берсе белән алышулары) - Илсур ага Әхмәтовка бирелгән сораулар аша бу бәйрәм турында белемнәрне ныгыту. | 1 | Әңгәмә | ||||
21-22 | Орлык чыгару | Кереш дәрес. -“Орлык чыгару” йоласы турында аңлатма биреп үтү. - “орлык чыгару” йоласы сурәтләнгән фотослайдлар карау (музей базасына таянып) -Әби-бабаларыбызның йолаларын искә төшереп, презентация аша алган күнекмәләрне ныгыту. | 1 | Дәрес -презентация | ||
-төрле орлыклардан, ярмалардан аппликация ясау - төрле орлык һәм ярманың кайсы безнең районда үстерелә кайсы үстерелмәү турында әңгәмә аша | 1 | Мастер класс | ||||
23 | Яңгыр теләү йоласы | - Авыл халкының төрле ярмалардан урманда, басуда, яки су буенда ботка пешерүләре; Башлар алдыннан намаз укылуы турында сөйләп китү. - Балалар белән ботка пешкәндә кабатлый торган такмакны өйрәнү һәм ныгыту.
Яңгыр яу, яңгыр яу! Без сорыйбыз Ходайдан, Арыштан, бодайдан, Пәрәмәчтән, күмәчтән. Сыерларның сөтләре Аз булмасын, күп булсын. Игеннәрнең башлары Ач булмасын, тук булсын. | 1 | Дәрес -презентация | ||
24-26 | Нәүрүз | 1.Кереш дәрес. -“Нәүрүз” бәйрәме турында аңлатма бирү. -Нәүрүз такмагын өйрәнү. | 1 | Дәрес -презентация | ||
2. Нәүрүз уенары, җырларын өйрәнү. - Шушы бәйрәмгә бәйле сынамышлар белән таныштыру -Яз турында табышмаклар әйтешү аркылы дәрес материалын ныгыту | 1 | Дәрес дискуссия | ||||
2. Ямаширмә мәдәният йорты белән берлектә ”Нәүрүз” бәйрәмен уздыруда катнашу. Мондый матур бәйрәмнәргә карата мәхәббәт тәрбияләү,алган белемнәрне ныгыту. | 1 | Бәйрәм | ||||
27 | Чәчәк бәйрәме | -Чәчәк бәйрәменең килеп чыгышы турындагы риваять белән таныштыру - Чәчәк бәйрәменең асылын аңлау -Мәктәп буенча чәчәк бәйрәме оештыру | 1 | Интеграл дәрес | ||
28-30 | Карга боткасы | 1.Кереш дәрес. -“Карга боткасы” бәйрәме турында аңлатма бирү. | 1 | Дәрес -презентация | ||
2.Авыл буенча ярма,сөт,май,йомырка җыю. -Апа-абыйларның бу бәйрәм турында уй-кичерешләрен дәфтәр битләренә төшерү. | 1 | Дәрес-экскурсия. | ||||
3.Тау битендә җыелган нигъмәтләрдән ботка пешереп сыйлану. - Милли уеннар уйнау. | 1 | Дәрес-экскурсия. Уен-дәрес. | ||||
31-33 | Сабантуй | 1.Кереш дәрес. -“Сабантуй” бәйрәме турында аңлатма биреп үтү. -Сабан туенда уйнала торган уеннарны искә төшерү һәм уйнау. | 1 | Дәрес -презентация | ||
2.Сабантуй өчен бүләк җыюда катнашу. -Бүләк җыйганда сөйләнгән шигырьләр, әйтемнәр, җырланган җырлар аша Сабантуй күренешләре турындагы белемнәрне ныгыту. | 1 | Дәрес-экскурсия. | ||||
3.Мәдәният йорты белән берлектә балалар катнашында “Сабантуй” уздыру. -Сабантуй уеннарында актив катнашу -Өлкән буын белән берлектә элеккеге җырлы уеннарны янәдән тагын бер кат искә төшерү | 1 | Бәйрәм | ||||
34 | Кичке уен | Кичке уеннарның оешуы, уздырылу тәртибе турында авылыбызның актив өлкән кешесе Минҗофар әбинең чыгышын тыңлау. Ел буена өйрәнгән элеккеге гореф- гадәтләрне чагылдырган җырлы-биюле уеннарны уйнау, мөнәҗәтләр башкару аркылы белемнәрне ныгыту. | 1 | Уен-дәрес |
Кулланылган әдәбият:
- Гарипова Ф. “Авыллар һәм калалар тарихыннан”.
- Казыйханов В.С. “Әхлак дәресләре” .
- Татар халык иҗаты.
- Нуриев Г.С., Кашапова М.Ф. “ Сөйли белгән морадына ирешкән”.
- Уразман Р. “ Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”.
6.Сәүбанова С. Бүген бәйрәм, бүген туй. – Казан: Раннур, 2005 – 608б.
7. Сәүбанова С. Бәйрәмнәр, туйлар өчен. – Раннур нәшр., 1999 – 544б.
8. Татар халык исемнәре.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме
Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме...
"Көзге уңыш"(Сөмбелә)бәйрәме(Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен)
Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен"Көзге уңыш" бәйрәме. "Шалкан" әкиятенә нигезләнеп язылган....
Азкомплектлы башлангыч сыйныф укытучылары өчен һәр фәннән көндәлек план язу өчен үрнәкләр
Планлаштырылган нәтиҗә һәм укытучы эшчәнлеге, укучы эшчәнлеге язылган үрнәк көндәлек дәрес планнары...
Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш эшләү өчен “Урланган балачак” темасына проект эше.
Проект эше мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.Эшнең нигезе- тикшеренү эше.Башлангыч сыйныф укучылары өчен шактый күп көч таләп итә торган хезмәт.Проектның максаты:...
Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру
Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру...
Башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе
Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! Бүген минем өчен дә, сезнең өчен дә иң истәлекле, иң тантаналы көннәрнең берсе. Бүген сез башлангыч мәктәп белән саубуллашасыз. Мин сезне балачакның иң гүзәл чоры белән ...
Башлангыч сыйныф белән хушлашу- 4 сыйныф
Сау бул, башлангыч!...