Варислар булырбыз. (2 нче сыйныф укучыларын Татарстан эзтабарлары, 4 нче сыйныф укучыларын Татарстан варислары сафына кабул итү кичәсе.)
классный час на тему
Предварительный просмотр:
Варислар булырбыз.
(2 нче сыйныф укучыларын Татарстан эзтабарлары, 4 нче сыйныф укучыларын Татарстан варислары сафына кабул итү кичәсе.)
Максат: балаларда илебезнең киләчәген кайгырту, аны үстерүдә үзләреннән өлеш кертү, Татарстан варислар берлеге оешмасы турындагы белемнәрне ныгыту, аларда үз – үзләре өчен җаваплылык хисе, иптәшлек – дуслык хисләре тәрбияләү.
Материал: музыка, плакатлар: “Белем иле”, “Һәр көн игелек кыл”, такта.
Сәламләү.
Вожатый. Исәнмесез балалар! Исәнмесез өлкән вожатый! “Кояшкай” эзтабар берлегенең өченче баскычында хәрәкәт итүче һәм бик күп нәрсәләр белүче отряд бүгенге тантаналы кичәгә әзер!
Безнең девиз: Көн саен игелекле эш эшлә.
Вожатый. Хыял дөньясына кыю очыйк
Илебезнең аяз күген
Укучылар. Бергәләп кочыйк.
Вожатый. Шат яшибез, җырлыйбыз,
Укучылар. Армый – талмый эшлибез,
Дәрес әзерлибез, укыйбыз,
Кыенлыкларга һич тә бирешмибез.
Вожатый. Сез, эзтабарлар,варислар нәрсәгә омтыласыз?
Укучылар. Эзләргә, иҗат итәргә, тапкыр булырга.
“Дуслар җыры” башкарыла.
- сыйныф укучылары
Рәлиф
Күңелле музыка
Яңгырый зал якта
Музыка көенә
Җырларга, биергә,
Төз атлап йөрергә,
Өйрәтә Рәхилә апа
Ул безне ярата.
Яратып җырлыйбыз,
Яратып тыңлыйбыз.
Күп җырлар ,шигырьләр
Өйрәндек инде без.
Инсаф
Рәсемле журналлар
Китаплар күп бездә
Яратып укыйбыз
Аларны бөтенебез дә.
Укыйбыз, ятлыйбыз-
Пушкинны, Тукайны
Такташны, Маршакны
Сәхнәдә сөйлибез кайчакны.
Фирүзә
Аш вакыты җиткәч без
Тәртипләп керәбез.
Әйбәтләп кенә без
Ашыйбыз, эчәбез,
Бер сүз дә дәшмибез,
Түкмибез, чәчмибез.
“Апа бик рәхмәт” дип
Урыннан торабыз,
Кулларны юабыз,
Ә урындыкларны
Урынына куябыз.
Рүзәл
Такта сөртәм,
Классны җилләтәм
Мин-бүген –дежур.
Тырышып уку өчен
Болар барсы да зарур.
Альмир
Мисаллар, мәсәләләрне дә
Чишәргә яратабыз.
Кушулар, алулар белән
Бик теләп баш ватабыз.
Ильмир
Күп нәрсәләр белү өчен
Мәктәпкә йөрибез без.
Анда укып белем алып
Сезгә алмашка киләбез.
Моңарчы укучы булдык,
Хәзер эзтабарга керәбез.
Эзтабар кагыйдәләрен
Үтәргә сүз бирәбез.
Арпаяз
Зарифа
Иртәнге тынлыкта,
Төрлесе төрлечә
Киенгән кешеләр
Һәркемнең эше бар.
Ашыга эшенә
Без дә тик ятмыйбыз-
Оят дибез, мәктәпкә
Соңга калмыйк диеп
Тиз, тиз, тиз, атлыйбыз,
Мәктәпнең тәртибен
Бозмыйбыз саклыйбыз.
Госман.
Мәктәптә барсы бар
Тик менә юк таулар,
Елгалар , урманнар,
Зур йортлар, урамнар
Ә кирәк булганда
Ясыйбыз урамнар
Ямь-яшел урамнар
Төлкеләр. Куяннар...
Бик оста без аңар,
Ясыйбыз дәфтәргә
Бик матур рәсемнәр.
4 сыйныф укучылары
Рушан
Бүген бәйрәм! Бөтен дөнья
Уенга,шат җырга күмелгән.
Без вариска керүчеләрне
Котлыйлар чын күңелдән.
Зилә.
“Белем иле” кайчак миңа
Никтер серле урман кебек,
Ә юллары кызыктырып,
гел чакырып торган кебек.
Энҗе.
Сукмакларын әйткән дә юк,
Мең тармаклы имән кебек.
Тик шулай да бу илдә мин
Һич адашып йөрмәм кебек.
Рәмис.
Кайсы фәнне өйрәнсәм дә,
Тормышка юл салган кебек.
Әллә шуңа дөнья миңа
Гел яктыра барган кебек.
Гөлназ.
Безне адәм иткән уку,
Адәмне алга илткән уку,
Илтеп күккә җиткән уку,
Уку, уку, уку.
Данил.
Юлыбызны хак иткән уку,
Йөзебезне ак иткән уку,
Үзебезне бар иткән уку,
Уку, уку, уку.
Алинә.
Гакылга нур биргән уку,
Мөкатдәс уй биргән уку,
Безгә кирәк илдә уку,
Уку, уку, уку.
Өлкән вожатый. Кадерле балалар! Сезне бүгенге зур, тантаналы бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм! Сез уңышлы гына тирә - юньне танып белүдә беренче адымнарыгызны ясадыгыз, башлангыч белемнәрегезне расладыгыз һәм “Сукмаклар” баскычында матур эшләр башкардыгыз. Туган телебезне, аның гореф – гадәтләрен өйрәндегез.
Ә хәзер, укучылар, көч сынашабыз. Тел байлыгын, акыл һәм тапкырлыкны, игътибар һәм зирәклекне эшкә җигәбез. Бүгенге көнебезне күңелле уздырыйк.
(Укучылар үз урыннарын алалар. Алар 2 командага бүленәләр. Жюри составы билгеләнә.)
1 нче тур.
Вожатый. Сез уку дәверендә тирә - юньне танып белү күнекмәләрен өйрәндегез. Әйдәгез “Кем? Нәрсә?” уенын уйнап алабыз. (Һәр командага аерым сораулар бирелә.)
Саескан (кош) Песнәк (кош)
Сыер (йорт хайваны) Өчле (билге)
Бишле (билге) Калмыя (елга)
Кала (тау) Унике (сан)
Өчпочмак (ашамлык) Алма (җимеш)
Яңа ел (бәйрәм) Карга боткасы (бәйрәм)
Барс (җәнлек) Гармун (уен коралы)
Курай (уен коралы) М.Җәлил (шагыйрь)
Г.Тукай (шагыйрь) Бәрәңге (яшелчә)
2 нче тур. Эзтабарлар дөньясында.
Вожатый. Укучылар, алда бары тик зирәкләр, эшкә оста, сүзгә кыска булган укучылар җыела. Кыю һәм сизгер булыгыз. Белемегезгә таянып эш итегез. Дөрес җавапка саннарыгызны күтәрерсез. (Бирем тактага язылып куелган була.)
1. “Һәрвакыт әзер!”
2. “Яшь гвардия”
3. Көн саен яхшылык кыл.
Вожатый. 1. Варислар өндәмәсе нинди? (1)
2. Варислар девизын әйтегез. (3)
3. Мәктәбебез дружинасы исеме. (2)
1. Кызыл.
2. Яшел.
3. Ак.
Вожатый. 1. Игелек төсе. (1)
2. Безгә дөрес юл күрсәтүче төс. (3)
3. Җир төсе. (2)
1. Ясирә һәм Роза апалар.
2. Муса Җәлил.
3. Фоат Галимуллин.
Вожатый. 1. Шәфкать туташы. (1)
2. Якташ язучыбыз. (3)
3. Герой шагыйрь. (2)
1. Аң югалту.
2. Талпан кадалу.
3. Аяк имгәнү.
4. Бөҗәк тешләү.
Вожатый. 1. Вазелин куллану. (2)
2. Беренче медицина ярдәме күрсәтү. (3)
3. Нашатыр спирты иснәтү. (1)
4. Нашатыр спирты сөртү. (4)
3 нче тур.
Вожатый. Безнең алдыбызда “Табышмаклар иле”. Кем тапкыр алга чык! (Командаларга чиратлап табышмаклар укыла, укучылар дөрес җавапны әйтәләр.)
---Мич тулы пәрәмәч,
Уртасында бер калач. (Ай белән йолдызлар.)
---Колга башында йорты,
Эчендә тора җырчы. (Сыерчык.)
---Борыны озын, боты озын,
Камышлыкта көнозын.
Сазлык җирләрдә йөри,
“Тату торыйк”,- дип сөйли. (Торна.)
---Үлән ашый, май ташый. (Сыер.)
---Нинди аучы коралсыз
Җәнлек аулый төн буе,
Аннан мыек селкетеп,
Йоклап ята көн буе. (Мәче.)
---Кечкенә сары карт,
Кигән туны тугыз кат. (Суган.)
---Озын – озын егетләр,
Башларында бүрекләр. (Кукуруз.)
---Озын – озын агачлар,
Агач саен – ботаклар,
Ботак саен оялар,
Оя саен балалар,
Алар нәрсә булалар? (Борчак.)
---Таяк,
Таяк башында табак,
Табак эчендә кибет,
Кибет эчендә ике мең егет. (Көнбагыш.)
---Диңгезе бар – суы юк,
Каласы бар – халкы юк,
Урманы бар – агачы юк. (Карта.)
4 нче тур.
Вожатый. Ә хәзер мин сезне “Әкиятләр иленә” чакырам. Мин төрле әкиятләрдән өзекләр укыйм, ә сез нинди әкияттән өзек укылганын әйтергә тиеш буласыз. (Җаваплар чиратлашып әйтелә.)
---“Әй бүрекле баш, шушындый куе урманда япа – ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең? – дигән.
Теге дә үзенең ник йөрүен сөйләп биргән. Хуҗаның өйдә юклыгын, этнең дә аның белән бергә ияреп китүен Бүрегә дә әйткән.” (Абдулла Алиш. Сертотмас үрдәк.)
---“Һәм ул, алдакчыларга алдан күп кенә акча биреп, аларга хәзер үк эшкә башларга боерык биргән.
Алдакчыларга сарайда зур бүлмә биргәннәр, алар шунда ике киндер станы куеп кереп утырганнар да бик тырышып эшләгән төсле кыланганнар. Үзләренең станнарында исә бернәрсә дә юк, бер генә җеп яки бер генә тукыма кисәге булсачы ичмасам.” (Ханс Кристиан Андерсен. Патшаның яңа киеме.)
---“Атна артыннан атналар үткән,
Карчык бөтенләй котырып киткән:
“Бар, дигән картка, тагын диңгезгә,
Башыңны иеп, балыкка сөйлә:
Буласым килми байбикә генә,
Ирекле патша буласым килә”.” (Александр Сергеевич Пушкин. Балыкчы һәм балык турында әкият.)
---“-Келәсенә бассаң, үзе ачылыр, - дигән әби. – Бер дә хәлем юк шул, кызым, кузгала да алмыйм...
Бүре ашыгып келәгә баскан икән, ишек ачылып та киткән. Шуннан соң ерткыч шыпырт кына карават янына килгән, күз ачып йомганчы әбине капкан да йоткан, ди. Үзе аның күлмәкләрен, башлыгын алып кигән. Аннары чаршауны корып, әбинең караватына менеп яткан, ди.” (Якоб Гримм, Вильгельм Гримм. Кызыл калфак.)
---“Төн киткән, көн киткән, бара торгач,байтак җир киткән. Ул арада убырлы карчык кире әйләнеп кайткан да, килене артыннан куа чыккан. Соры бүре төсенә кергән дә ди, чаба торгач, киленен куып җиткән ди. Килененең каршысына төшкән дә ди, калын тавыш белән улап җибәргән ди:
- Көлтә - көлтә койрыгым,
Болгый – болгый улаем.
Күмәчләреңне бирмәсәң,
Калҗа – калҗа тураем,
Калҗа – калҗа тураем.
(Татар халык әкияте. Гөлчәчәк.)
---“- И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар, - дигән.
Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.” (Татар халык әкияте. Өч кыз.)
5 нче тур.
Вожатый. Барган барыйк “Мәкальләр иленә” юл тотыйк.Күрәмсез мондагы мәкальләр тулы түгел икән. Мәкальләрнең ахырын сез әйтегез.
1. Эш беткәч ... (уйнарга ярый)
2. Китап ... (белем чишмәсе)
3. Эш сөйгәнне ... (ил сөяр)
4. Тирләп эшләсәң ... (тәмләп ашарсың)
5. Кош – канаты белән,
Кеше дуслары ... (белән көчле)
6. Иптәшең үзеңнән ... (яхшы булсын)
7. Олыласаң олыны,
Олыларлар ... (үзеңне)
8. Ипи, тоз ... (якты йөз)
6 нчы тур.
Вожатый. Сезнең табигать белән бик дус икәнегезне мин беләм. Туган ягыбызны яратугызны да беләм. Ә менә “Яшел докторлар” белән сезнең хәлләрегез ничек икән? Сезне сынар өчен 3 нче сыйныф укучылары күчтәнәчләр алып килгәннәр. Сүзне аларга бирәбез. Бу өлештә кайсы команданың тизрәк җавап бирүенә игътибар итәбез. (3 нче сыйныф укучылары дару үләннәре хакында сөйлиләр һәм җаваплар алына.)
1. Көрәне бар, сарысы бар,
Бардыр инде күргәнең.
Ә мин булам шуның берсе.
Шәп доктор, дип кешеләр
Мактый мине барысы. (Сары мәтрүшкә.)
2. Валерьянка эч, диләр,
Тәмле дару ич, диләр.
Аны кайдан табарга?
Аптырама син бер дә:
Ул бит минем тамырда. (Песи үләне.)
3. Актыр минем төсем
Исле гөлдән исле мин.
Аңкып торам урманда,
Дарулы да, агулы да –
Сак була күр җыйганда. (Энҗе чәчәк.)
4. Бик күп чиргә дәва мин,
Бер уколсыз дәвалыйм,
Иң оста доктор сыман.
Ә шифалы чәчәгем
Кызгылт – сары таҗ сыман. (Г(Гөлбадран.)
5.Бик тәмле мин, бал гына,
Авызыңа ал гына –
Күңелләрең ачылыр,
“Шифалы су” эчкәндәй,
Сусавың да басылыр.
Урманнан эзлә мине,
Каеннарның төбеннән. (Каен җиләге.)
6. Яратам мин таң нурын...
Дару минем тамырым,
Шикәре дә җитәрлек,
Чәй ясасаң кыздырып,
Тәме исең китәрлек.
Конфетка да яхшы мин,
Компотка да яхшы мин...
Беләсеңме ни өчен:
Витаминнар хәзинәсе
Минем һәрбер җимешем. (Тузганак.)
7. Суымны эч авырсаң:
Йөткерсәң йә карлыксаң –
Шәп дару юк моннан да,
Дару ясыйлар минем
Хәтта кабыгымнан да. (Балан.)
Вожатый. Укучылар, бик күп сынауларны уздык. Узган сынауларга жюри үз фикерен туплый торсын. Ә безне алда зур ил көтә.Ул – “Эзтабарлар,Варислар иле” икән. Әйдәгез монда да үзебезне сынатмыйк.
1 укучы.(Гөлназ)
Бүген мин шатлыгымнан
Нишләргә дә белмим шул.
Кемгә генә сөйләсәм дә,
Сүзләрем дә бетмәс шул.
2 укучы.(Алинә)
Барлык укучылар алдында
Без тырыштык, нык булдык.
Бар җирдә һәм һәр адымда
Үрнәк булырбыз! – дидек.
3 укучы.(Рәмис)
Бар эшкә дә, көрәшкә дә
Әзер торырбыз! – дидек,
Чын варислар булыр өчен
Тырышып укырбыз! – дидек.
Вожатый.2 нче сыйныф укучылары, сез эзтабарлар булырга омтыласыз. Ә эзтабарларның законнарын беләсезме соң?
Укучылар. Беләбез!
- Эзтабар кыю кеше,
- Эзтабар намуслы кеше,
- Эзтабар кешелекле кеше,
- Эзтабар тагында яхшырак булырга омтыла.
Вожатый. 4 нче сыйныф укучылары, сез варислар булырга омтыласыз. Ә варисларның законнарын беләсезме соң?
Укучылар. Беләбез!
---Варислар үз республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.
---Варис дөреслек, хаклык өчен кыю көрәшә.
---Варис – тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, авыр чакта беркемне дә ялгыз калдырмый.
---Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.
---Варис табигатьне, туган ягының мәдәниятен уяу саклый.
Вожатый. Бик яхшы, укучылар, беләсез икән. Варисларның, эзтабарларның девизын беләсезме соң?
Укучылар. Без һәрвакыт әзер!
Вожатый. Кадерле укучылар! Ә хәзер тантаналы вәгъдә бирергә сез әзерме?
Укучылар. Без һәрвакыт әзер!
Мин ... (исем – фамилиясен әйтә) яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәм.
Мин ... (исем – фамилиясен әйтә) үзем теләп Татарстан варислары берлегенә керәм, варисларның законнарын төгәл үтәргә сүз бирәм.
(Яшь эзтабарларга, варисларга галстуклар бәйләнә.)
10 укучы.Рүзәл.
Бәхет байрагы
Балкый илемдә.
Галстугым бар
Хәзер минем дә.
11 укучы.Рәлиф.
Мәктәптән мин канатланып
Очып кына кайтырмын.
Галстугымны ничә салып,
Ничә тапкыр бәйләрмен!..
Өйгә кадәр чабармын.
12 укучы.Фирүзә.
Белмәм кая басканымны,
Бии – бии йөрермен.
- Әти - әни беләсезме,- дип,
Иң шатлыклы көнем бүген,
Вариска кердем диярмен.
13 укучы.Инсаф.
Яратырга кирәк бары
Туган җиреңне,
Әтиеңне - әниеңне,
Туган илеңне!
Укучылар. Без әзер!
14 укучы.Ильмир.
Сез дә зур үсәсе,
Әзер торыгыз!
Муса, Алишлар шикелле
Батыр булыгыз!
Укучылар. Без әзер!
15 укучы.Альмир.
Батырлыкны эшли ала
Бөтен кеше дә.
Аның өчен кирәк түгел
Алып көче дә.
Укучылар. Без әзер!
16 укучы.Арпаяз.(2 кл.)
Зарифа.
Зур эшләргә тотынырга
Чират безгәдер.
Кирәксә ут – су кичәргә,
Батырлар булып үсәргә
Укучылар. Без әзер!
Рушан.
Эшкә ашты теләгебез
Без варислар сафында.
Тантаналы вәгъдә бирдек
Мәктәбебез каршында.
Алинә
Тактык без муеннарга
Матур галстук бүген.
Шул галстукны тагарга
Күпме кызыгып йөрдем.
Рәмис.
Ни кушсагыз да үтәрбез
Без инде хәзер зурлар.
Илем өчен, халкым өчен
Батырлыклар кабатларга
Укучылар. Без әзер!
Зилә.
Дөнья ныграк матурланыр,
Җир дә үзгәрер.
Авырлыкларга түзәргә
Җир дә үзгәрер.
Авырлыкларга түзәргә,
Җирне бәйрәмчә бизәргә
Укучылар. Без әзер!
Гөлназ.
Зур эшләргә тотынырга
Чират безгәдер.
Кирәксә ут-су кичәргә
Батырлар булып үсәргә
Укучылар. Без әзер!
Данил
Бөтен отряд каршысында
Чын күңелдән сүз бирдек.
“Без өйдә дә, мәктәптә дә
Үрнәк булырбыз”,-дидек.
Вожатый. Һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга әзер булыгыз!
Укучылар бергә. Без һәрвакыт әзер!
17 укучы.Зилә. Без бүгеннән – яшь эзтабарлар, варислар сафында. Безгә эзтабарлар, варислар берлеге “диңгезен” кичәргә бик күп тырышырга, бик күп эшләр башкарырга кирәк булачак. Без тырышырбыз, укырбыз, эшләрбез.
18 укучы.Рәлиф.
Нинди матур минем Туган илем,
Җир шарында тиңдәш юк аңар!
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Шаулап ага озын елгалар.
Ал чәчәкләр үскән болыннарда
Уйнап – көлеп йөри балалар.
Сандугачлар белән бергә кушылып,
Ил шатлыгын җырлыйлар алар.
19 укучы.Арпаяз.(2 кл.) Госман.
Нинди матур минем Туган телем,
Рәхәт итеп иркен сөйләшәм.
Анам теле, атам теле диеп
Ходайга шөкер итеп эндәшәм.
“Туган телем” җыры башкарыла.
Төрле илләрдә сәяхәт кылып йөрүләре буенча жюри нәтиҗә ясый, укучылар бүләкләнәләр.
(Укучыларны килгән кунаклар, ата – аналар, укытучылар тәбрик итәләр. Бәйрәм чәй табыны артында ата – аналар белән төгәлләнә.)
(Монтажда Хәкимҗан Халиков, Әхмәт Исхак, Сәгыйть Рәмиев, Шәйхи Маннур, Роберт Миңнуллин шигырьләре файдаланылды.)
ТАБЫШМАКЛАР
---Мич тулы пәрәмәч,
Уртасында бер калач.
---Колга башында йорты,
Эчендә тора җырчы
---Борыны озын, боты озын,
Камышлыкта көнозын.
Сазлык җирләрдә йөри,
“Тату торыйк”,- дип сөйли.
---Үлән ашый, май ташый.
---Нинди аучы коралсыз
Җәнлек аулый төн буе,
Аннан мыек селкетеп,
Йоклап ята көн буе.
---Кечкенә сары карт,
Кигән туны тугыз кат.
---Озын – озын егетләр,
Башларында бүрекләр.
---Озын – озын агачлар,
Агач саен – ботаклар,
Ботак саен оялар,
Оя саен балалар,
Алар нәрсә булалар?
---Таяк,
Таяк башында табак,
Табак эчендә кибет,
Кибет эчендә ике мең егет.
---Диңгезе бар – суы юк,
Каласы бар – халкы юк,
Урманы бар – агачы юк.
Әкиятләр иле
---“Әй бүрекле баш, шушындый куе урманда япа – ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең? – дигән.
Теге дә үзенең ник йөрүен сөйләп биргән. Хуҗаның өйдә юклыгын, этнең дә аның белән бергә ияреп китүен Бүрегә дә әйткән.”
---“Һәм ул, алдакчыларга алдан күп кенә акча биреп, аларга хәзер үк эшкә башларга боерык биргән.
Алдакчыларга сарайда зур бүлмә биргәннәр, алар шунда ике киндер станы куеп кереп утырганнар да бик тырышып эшләгән төсле кыланганнар. Үзләренең станнарында исә бернәрсә дә юк, бер генә җеп яки бер генә тукыма кисәге булсачы ичмасам.”
---“Атна артыннан атналар үткән,
Карчык бөтенләй котырып киткән:
“Бар, дигән картка, тагын диңгезгә,
Башыңны иеп, балыкка сөйлә:
Буласым килми байбикә генә,
Ирекле патша буласым килә
---“-Келәсенә бассаң, үзе ачылыр, - дигән әби. – Бер дә хәлем юк шул, кызым, кузгала да алмыйм...
Бүре ашыгып келәгә баскан икән, ишек ачылып та киткән. Шуннан соң ерткыч шыпырт кына карават янына килгән, күз ачып йомганчы әбине капкан да йоткан, ди. Үзе аның күлмәкләрен, башлыгын алып кигән. Аннары чаршауны корып, әбинең караватына менеп яткан, ди.”
---“Төн киткән, көн киткән, бара торгач,байтак җир киткән. Ул арада убырлы карчык кире әйләнеп кайткан да, килене артыннан куа чыккан. Соры бүре төсенә кергән дә ди, чаба торгач, киленен куып җиткән ди. Килененең каршысына төшкән дә ди, калын тавыш белән улап җибәргән ди:
- Көлтә - көлтә койрыгым,
Болгый – болгый улаем.
Күмәчләреңне бирмәсәң,
Калҗа – калҗа тураем,
Калҗа – калҗа тураем.
---“- И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар, - дигән.
Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.”
Яшь докторлар
1. Көрәне бар, сарысы бар,
Бардыр инде күргәнең.
Ә мин булам шуның берсе.
Шәп доктор, дип кешеләр
Мактый мине барысы.
2. Валерьянка эч, диләр,
Тәмле дару ич, диләр.
Аны кайдан табарга?
Аптырама син бер дә:
Ул бит минем тамырда.
3. Актыр минем төсем
Исле гөлдән исле мин.
Аңкып торам урманда,
Дарулы да, агулы да –
Сак була күр җыйганда.
4. Бик күп чиргә дәва мин,
Бер уколсыз дәвалыйм,
Иң оста доктор сыман.
Ә шифалы чәчәгем
Кызгылт – сары таҗ сыман.
5.Бик тәмле мин, бал гына,
Авызыңа ал гына –
Күңелләрең ачылыр,
“Шифалы су” эчкәндәй,
Сусавың да басылыр.
Урманнан эзлә мине,
Каеннарның төбеннән.
6. Яратам мин таң нурын...
Дару минем тамырым,
Шикәре дә җитәрлек,
Чәй ясасаң кыздырып,
Тәме исең китәрлек.
Конфетка да яхшы мин,
Компотка да яхшы мин...
Беләсеңме ни өчен:
Витаминнар хәзинәсе
Минем һәрбер җимешем.
7. Суымны эч авырсаң:
Йөткерсәң йә карлыксаң –
Шәп дару юк моннан да,
Дару ясыйлар минем
Хәтта кабыгымнан да.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ТР варислары сафына кабул итү
Балалар оешмасында 4нче сыйныф укучыларын варислар сафларына кабул итүгә багышланган сбор....
"Көзге уңыш"(Сөмбелә)бәйрәме(Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен)
Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен"Көзге уңыш" бәйрәме. "Шалкан" әкиятенә нигезләнеп язылган....
Татарстан варислар берлегенә кабул итү
4 нче сыйныф укучыларын варисларга кабул итү тантанасы...
Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру
Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру...
Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү"
Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешл...
ФДББС буенча 4 сыйныф укучыларын булачак мониторингка әзерләү.
Милли белем бирү сыйфатын үстерү максатында, белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең яңа алымнары кулланыла башлады...
"Башлангыч сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләр куллану" темасына чыгыш
quot;Башлангыч сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын,кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләрнең берсе булган проект методын куллану...