2 сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү буенча биремнәр.
тест (2 класс)
2 сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү буенча биремнәр җыелмасы. Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү уңаеннан төзелде. Биремнәр төрле формаларда бирелде. Түбәндәге биремнәрне укучыларның белемнәрен тикшергәндә һәм төрле олимпиадаларга әзерләнгәндә кулланырга мөмкин.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
2_syynyf_ochen_belem_hm_kunekmlrne_tiksheru_biremnre.docx | 38.31 КБ |
Предварительный просмотр:
2 нче сыйныф укучыларының татар теленнән
белем һәм күнекмәләрен тикшерү биремнәре.
- Дөрес булмаган хәрефне сыз. (4 балл.)
Зә (н, ң)гәр, я (н, ң)гын, ту (н, ң)ган, тө (н, ң) ге.
- Шараданы чиш. (1 балл).
Берсе куша кабарга,
Икенчесе – качарга.
Кушылсалар икесе,
Тоткычы бар ачарга.
- Орфографик дөрес итеп яз. (4 балл).
[waкъыт] –
[йылгъа] –
[йүнәлэш] –
[къайын] –
- Түбәндәге хайваннарның балалары ничек дип атала? (6 балл).
Ат - тавык - эт –
Сыер- үрдәк - сарык -.
- Бу фразеологик сүзтезмәне ничек аңлыйсың? (3 балл).
Балавыз сыгу –
Борчак сибү –
Борын салындыру –
- Бирелгән тамырдан файдаланып, кеше исемнәре уйлап яз. (Һәр дөрес сүз өчен бер балл).
Гөл –
Ил –
- Һәр сүз янына 2 шәр сыйфат язарга. (4 балл).
Юл –
Бәрәңге –
- Баш хәрефтән языла торган сүзләрнең астына сызарга:
әлфия, шәһәр, идел, булатов.
- Тел турында 2 мәкаль язарга. (2 балл).
- Төшеп калган хәрефләрне куеп яз, җавабын тап.
Канаты бар - ...ча алмый,
Күккә таба карамый,
Й...лд...зларны санамый.
К... р... җирдә т...ра алмый.
Табышмакларның җавабын табыгыз.
1.Бөтен халыкта бар ул,
Ансыз уку, язу юк.
Тәртибен бутый күрмәгез,
Анысы мөһим шулай ук. (Алфавит).
2. Баш хәрефебез юк безнең,
Аваз да белдермибез.
Шуның өчен дә сүзләрдә
Бик парлашып йөрмибез. (ъ, ь билгеләре).
3. Безнең хокукларыбызны
Шулкадәрле кысканнар:
Беренче иҗектә генә
Язылырга кушканнар. (О, ө хәрефләре).
4. Никтер безгә алфавитта
Тик өч урын биргәннәр.
Сез алты авазга билге,
Онытмагыз, дигәннәр.(К, г, в хәрефләре )
5. Алфавитта алты хәреф:
Иң дуслар һәм туганнар.
Татар сүзләрендә генә
Кулланыла торганнар. ( Ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре ).
6. Безне татар сүзләреннән
Эзләп таба алмассыз.
Дөресен әйтеп бирсәгез,
Оятка да калмассыз. (Ц, щ, в, ё хәрефләре).
7. Без бары тик дүртәү генә
Койрык тагып йөрүче.
Без нинди хәрефләр икән,
Бармы берәр белүче? (Ц, щ, ң, җ хәрефләре).
8.Томау төшкән кешеләр
Хәлебезне аңлыйлар.
Чөнки безне дөрес итеп
Алар өйтә алмыйлар.(М, н, ң хәрефләре)
Тест№1.
Тартык һәм сузык авазлар.
1. Дөрес җөмләне билгелә:
а) Сүзләр җөмләләрдән төзелә.
б) Сүзләр авазлардан төзелә.
в) Хәрефләрне күрәбез һәм ишетәбез.
г) Авазларны күрәбез һәм язабыз.
д) Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез.
2. Һәр сүздә ничә аваз икәнен яз.
а)Бал - , б) торна - , в) алмагач - .
- Төшеп калган сузык аваз хәрефләрен яз.
а, ..., ..., е(э), и, ..., ө, у, ү.
- Татар телендә ничә сузык аваз хәрефе бар?
а) 9 б) 10 в) 6
5. Тартык аваз хәрефләренең парларын яз.
а) б - в) ж - д) г –
б) в - г) - с е) - т
- Түбәндәге сүзләрдә аваз, хәреф саннарын билгелә.
а) алма б) чия в) сандугач
Тест №2.
Калын һәм нечкә сузыклар.
1. Татар телендә ничә сузык аваз бар?
а) 10 б) 8 в) 9 г) 6
2. Дөрес җөмләләрне билгелә.
а) [a], [у], [о],[ы] –калын сузыклар.
б) [ә], [ү], [о], [ө] , [е(э)], [и] – нечкә сузыклар.
в) [a], [ү], [ө], [е(э)], [и] –калын сузыклар.
г) [ә], [ү], [ө] , [е(э)], [и] – нечкә сузыклар.
3. Кайсы сузык авазның калын пары юк?
[ә], [ү], [ө] , [е(э)], [и]
4. Нокталар урынына сүзләр килеп чыгарлык итеп тартык аваз хәрефләре куй.
У..., у..., у..., у..., у...
5. Нокталар урынына сүзләр килеп чыгарлык итеп сузык аваз хәрефләре куй.
...т, ...т, ...т, ...т, ...т.
6.Калын сузыклар янына нечкә парларын яз.
а)[a] - [ ], б)[о]- [ ], в) [у]- [ ], г) [ы]- [ ]
Тест №3.
О- ы, ө –е,э – е хәрефләре.
- Хаталы сүзләрне тап һәм билгелә:
а) болон, б) йокы,
в) йолдыз, г) тормош.
2. Дөрес язылган сүзләрне тап һәм билгелә
а) төлкө, б) көзге,
в) көмеш, г) төзелеш.
3. Дөрес җөмләләрне билгелә.
а) о хәрефе татар телендә дә, рус телендә дә беренче иҗектә генә языла.
б) о – ө хәрефләре татар телендә беренче иҗектә генә языла.
в) ө хәрефе татар телендә барлык иҗекләрдә дә языла ала.
г) Язуда [э] авазын сүз башында э хәрефе, сүзнең уртасында, азагында е хәрефе белдерә.
4. Төшеп калган хәрефләрне куй.
а) эшч..., б) б...лын, в) ...ремчек,
г) орл...к, д) сөлг..., е) ч...генд...р.
5. Һәр хәрефтән башланган өчәр сүз яз:
а) о: б) ө: в) э:
Тест №4.
Тартык авазлар.
1. Дөрес җавапларны билгелә.
а) Тартык авазлар ике төркемгә, бүленә: 1) калыннар, 2) нечкәләр.
б) Тартык авазлар ике төркемгә, бүленә: 1) яңгыраулар,
2) саңгыраулар.
в) Тартык авазлар өч төркемгә, бүленә: 1) яңгыраулар,
2) саңгыраулар, 3) борын авазлары.
г) Тартык авазлар төркемнәргә бүленми.
2. Тартыкларның парларын яз.
б -..., ... –ф, ... – к, […] –къ, д -…, … -ш, җ - ..., ... – с.
3. Түбәндәге төркемдә артык хәреф бармы?
а) м б) н в) л г) ң
4. Хаталы сүзләрне билгелә.
а) авыл, гаҗәп, һәйкәл.
б) кауын, каврый.
в) хөрмәт, каләм.
г) гәдәт, хөнәр.
5. Кирәкле җавапны сайла. Йо, йө кушылмалары сүзнең
а) башында
б) уртасында
в) ахырында гына языла.
6. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куй.
а) гә...дә б) кө...мә
в) боры...гы г) я...гыр.
Тест №5.
Авазлар һәм хәрефләр.
1. Татар алфавитында ничә хәреф?
а)39, б)38, в)33, г)40.
2. Артык хәрефне тап.
а) а, б) ә, в) ө, г) о, д) и, е) й.
3. Кайсы сүздә хәрефләргә караганда авазлар күбрәк?
а) ялкын б) кыш в) яшь г) нәкъ.
4. Бер генә иҗектән торган сүзне билгелә.
а) кояш, б) җәя, в) җәй, г) оя.
5. Нечкә әйтелешле сүзне билгелә.
а) көзге б) каз в) яңгыр г) китап.
6. Кайсы сүздә ь аеру билгесе?
а) ямьле б) көньяк в) сәгать
7. Кайсы сүздә ъ калынлык билгесе?
а) ашъяулык б) вәгъдә в) аръяк
8. Ө хәрефе сүзнең кайсы иҗегендә языла?
а) сүзнең икенче иҗегендә генә
б) сүзнең беренче иҗегендә генә
в) барлык иҗекләрендә дә
г) сүзнең ахыргы иҗегендә генә.
9. Кайсы сүзне юлдан- юлга күчереп булмый?
а) Алия, б) йолдыз, в) ябалак, г) алма.
10. Кайсы сүзнең әйтелеше язылышыннан аерыла?
а) бүген, б) базар, в) бөре, г) балык.
Тест №6.
Алфавит. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.
- Артык хәрефне билгелә.
а) а б) я в) ю г) е
2. Кайсы юлда тартык аваз хәрефләре алфавит тәртибендә язылган?
а) б,в,г,ж б) г,б,в,ж в) б,в,ж,г г) в,б,г,ж
3. Хаталы сүзләрне билгелә.
а) Еылан, б) елга, в)бөйөк, г) ярма,
д)куяан, е)чийә, ж)йука, з)юүкә, к)ютәл.
4. Төшеп калган хәрефләрне куй.
а) чәчәк –чәчә...е, б)сап – са...ы, в)курчак – курча...ы, г)та... –тага.
5. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзне билгелә.
а) ә -тәч б)аг- ач в)яш- ен г)а- лма
6. Юлдан-юлга күчерү өчен дөрес бүленмәгән сүзне билгелә.
а) чиш-мә б)э-лемтә в)Сани-я
г)ал-ьбом д) вәгъ-дә е) кул-ъюгыч.
7. Аваз белдерми торган хәрефләрне күрсәт.
а) й б) ъ в) э г) ь.
Тест №7.
Сүз. Сүзнең тамыры. Тамырдаш сүзләр.
- Дөрес җөмләләрне билгелә.
а) Сүзләр хәрефләрдән төзелә.
б) Сүзләр авазлардан төзелә.
в) Сүзләр җөмләләрдән төзелә.
г) Сүзләр бер генә аваздан да төзелә.
2. Түбәндәге сүзләрнең тамырын билгелә.
а) эшче, эшчән, эшлекле. б) юлдаш, юлчы, юллык.
3. Түбәндәге сүзләр барысы да тамырдашмы? Әгәр тамырдаш булмаса язып ал.
а) ат, атчы, атлый. б) көз, көзгеле, көз. в) тал, таллык, буталды.
4. Сүз ясагыч кушымчалы сүзләрне билгелә.
а) авылдаш б) сулы в) дәресләр
г) авылдан д) суны е) дәреслек.
5. Сүзләр тамыр һәм кушымчага дөрес бүленгәнме? Хаталыларны дөресләп яз.
а) ур-гыч б) кыр-да в) эл-геч-тә г) ур-ман
д) кыр-гыч е) урман-чы ж) кырда-гы з) элү-че.
Тест №8.
Беренче яртыеллыкка.
1.Өч иҗекле сүзләрне тап.
а) ябалак б) укучы в) парта г) малайлар д) Гөлфәния.
2. Нечкә сузыклы сүзләрне тап.
а) чыпчык б) куян в) песнәк г) төлке д) күркә
3. Бу җөмләгә кайсы схема туры килә?
Иртән әнисе мәктәпкә китте.
а) /______ ______ ______.
б) /______ /______ ______ ______.
в) /______ ______ _____ _______.
4. Кайсы сүз артык?
а) чыпчык б) бозау в) карга г) сыерчык д) күке е) күгәрчен.
5. Төшеп калган сузык аваз хәрефләрен куй.
а) с...з б) с...з в) с...з г) с...з д) с...з
6. Җөмләләрне язып бетер.
а) Салкын ... килде. б) Тышта ... ява.
7. Парлы тартыкларны тап.
а) арба – арпа б) зал – сал в) бар – пар
г) дары – тары д) җәй - чәй е) Вил – фил
8. Дөрес төзелгән җөмләне билгелә.
а) Балалар шуалар тимераякта.
б) Балалар тимераякта шуалар.
в) Шуалар балалар тимераякта.
г) Тимераякта шуалар балалар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)
Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...
1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...
"Саннар патшалыгына сәяхәт" 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
Тема: Саннар патшалыгына сәяхәт.(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен) Максат: 1.Укучыларны сан сүз төркеме белән таныштыру....
3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары
3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....
2 нче сыйныф өчен татар теленнән тест биремнәре.ПНШ.
2 нче сыйныф өчен татар теленнән тест биремнәре.ПНШ....
Гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфы өчен" Татар теленән" эш программасы
Гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде: - башлангыч го...
Башлангыч сыйныф укучыларын татар милли бәйрәм һәм йолалары белән таныштыру
quot;Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.Соңгы елларда халыкның туган җиренә, милли мәдә...