Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру
статья (3 класс) по теме
Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру | 17.1 КБ |
Предварительный просмотр:
Фамилия Имя Отчество автора | Ахметзянова Гульназ Адгамовна |
Название работы | Башлангыч сыйныф укучыларына әхлак тәрбиясе бирү |
Секция (предмет) | Начальная школа |
Должность | Учитель начальных классов |
Организация (адрес, телефон) | МБОУ «ВСОШ №1» |
Адрес и телефон участника | 89274899919 |
Башлангыч сыйныф укучыларына әхлак тәрбиясе бирү
Әхмәтҗанова Гөлназ Әдһәмовна, Биектау районы, МБОУ “ВСОШ №1”, башлангыч сыйныфлар укытучысы
Игелек орлыклары чәчегез,
Бәхет орлыклары игәрсез.
Ризаэддин бине Фәхреддин.
Биектау районының иң гүзәл почмагында 1 нче номерлы урта мәктәп урнашкан. Һәр көн саен мәктәпкә барганда, күңелдә сораулар өермәсе бөтерелә. Балаларга ничек итеп дөрес тәрбия бирергә? Нәрсә соң ул тәрбия? Ул – баланы тиешле әдәп кагыйдәләренә, тормыш итү күнекмәләренә өйрәтү.. Тәрбия дигәндә, иң беренче урынга әхлак тәрбиясен куярга кирәк, чөнки баланың киләчәк бәхете аның әхлак төзеклегенә бәйле. Бу гасырлар дәвамында тикшерелгән һәм сыналган фикер. Безне дә бит өлкән буын: “Тәүфикълы бул, ата-анаңа миһербан күрсәт, игелекле бала бәхетле була”,- дип аңлатып үстерделәр. Буыннардан күчә килгән мондый үгет-нәсихәтләр һәр галәдә еш кабатлансын иде, чөнки әхлак тәрбиясенең беренче орлыклары гаиләдә салына.
Белем һәм тәрбия бирүдә мин үзем күренеклк мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянам. Әхлак тәрбиясе бирүдә гаилә белән кулга-кул тотынып эшләү матур нәтиҗәләр бирә. Гаилә - ул һәр җәмгыятьнең йөзе, милләтнең таянычы . Башка халыклар кебек үк, татар халкы да, милләт булып оешуның беренче баскычы итеп гаиләне күргән. Ата-ана – гаилә тоткасы, балаларга һөнәр бирү, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, тискәре йогынтылардан саклау, рухи һәм физик сәламәтлекләре турында кайгырту өчен җаваплы. Гаиләдә татулык, бер-береңне аңлау, ярдәмчеллек, миһербанлылык кебек күркәм гадәтләр хөкем сөрергә тиеш. Бу урында күпкырлы талант иясе - Ризаэддин Фәхреддиннең акыллы сүзләрен искә төшерү яхшы булыр: “Гаилә өчен куела торган кагыйдәләрне элегрәк белеп, вакыты җиткәндә аларны кулланган кешеләр үз гаиләләренең әдәп вә сәясәт хәлләрен күркәм рәвештә төзерләр, икенче төрле әйткәндә, “гаилә” дип аталган кечкенә дәүләтне идарә итү юлларын табарлар. Бу сәбәптән, азмы-күпме яшәячәк гомерләре, хәтта мәшәкать эчендә булса да, рәхәт үтәр, санаулы булган сәгатьләре дә бәрәкәтле булыр”. Шул вакытта галим безне кисәтеп куя: “Гаилә – кагыйдәсез булса, яки булган кагыйдәсе бозылса, аның яман тәэсире бөтен милләткә таралыр, вә шул сәбәпле өстенлек урынына- түбәнлек, алгарыш урынына – артта калу нигез корыр”.
Бала тирә-якны танып белергә дә иң башлап гаиләдә өйрәнә. Гаиләдән урамга, олы дөньяга чыга. “Оясында ни күрсә, очканда шулай” дигән мәкаль дә шуннан тугандыр, күрәсең. Бала нинди генә нәсәлдән булуга карамастан, һәр гаиләнең үз тарихы бар, һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек, гаилә дә фәкать үзенчә тамыр җәя, үсә, ныгый. Һәр гаиләнең үз эчке кануннары бар, үз тәртип-кагыйдәләре бар. Балалар - шул гамәлләрне көзгедәй чагылдыручылар.
Гаилә тәрбиясенең төп йөге ата белән ана җилкәсенә төшә. Шуңа күрә тәрбия эшендә үзәккә ата-ана абруе куелырга тиеш. “Ата-ана әхлаклы булса, бала бәхетле була”, дигән бит халык.
Гаиләдә кыз бала өчен үрнәк – әни кешенең холык-гадәтләре. Балага ана әхлагы туганнан алып ана сөте белән керүен дәвам итә. Әнкәсе борчылса, аның бу халәте балага да күчә, ана шатланса, бала әнисенә карап елмая башлый. Бала үсә төшкән саен, әни кешенең алдына кыз баланы әдәпле итеп тәрбияләүгә карата яңа бурычлар туа. Чисталыкка, тыйнаклыкка, сөйләм әдәпләренә өйрәтү, киләчәк тормышка әзерләү – иң мөһимнәре. Чөнки, Ризаэддин Фәхреддин әйткәнчә, “анадан алган тәрбиясен бала үзенең гомере буенча ташлый алмыйдыр“.“Тәрбияле ана” исемле хезмәтендә без истә тотарга тиешле акыллы киңәшләрен бирә: “Дөньяга килгән сәгать белән балалар-тәрбиягә мохтаҗлардыр. Боларны тәрбияләүчеләр дә-аналардыр. Аналар балаларның һәр эшләрен гадәткә салырлар. Тәрбияле аналар-олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр вә сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр, моннан бик сакланырлар. Шулай ук балаларның хәйләгә, ялган сөйләргә өйрәнүләренә сәбәп булырдай нәрсәләрне кылмаслар.”
Балага әхлак кагыйдәләрен өйрәтүдә ата тәрбиясенең дә роле зур. Аеруча ир баланы тормышка әзерләүдә әти кешенең әхлакый кыйммәтләре әһәмияткә ия. Бу фикерне мәгърифәтче галим Р. Фәхреддин сүзләре белән исбатларга мөмкин. “Бу дөньяда адәмнәрнең кыйммәтләре – фәкать үз тырышлыклары белән булганлыгын, һәркем үз эшен үзе күрергә бурычлы икәнлеген балагызга аңлатыгыз, кешегә таянырга вә – фәкать бәхет, вә хәер догаларга ышанып торырга өйрәнмәсеннәр. Көчләре җитешерлек булганда, балаларыгызга үз эшләрегезне вә һөнәрләрегезне өйрәтегез, дөнья көтү өчен аларның күзләрен ачыгыз, тормыш кагыйдәләрен аңлатыгыз, (...) зиһеннәрен ачарлык нәрсәләр сөйләгез, кәсеп вә һөнәрләр белән әшнә-дус итегез. Балаларыгызны кеше дип санап, аларның адәм булуларын теләсәгез, аналары белән гүзәл вә шәригать әдәбе белән мөгаләмә итегез. Бала мәхәббәте – ата белән ана арасында уртак икәнен балаларыгызга гамәлләрегез белән белдерегез. Әгәр дә алар сездән мондый нәрсәләрне күреп үсәр булсалар, үзләре дә сездән алган гыйлем вә тәрбияләре күләгәсендә, үз хатыннары белән гүзәл тормыш итәрләр, үз балаларын тәрбияләүдә дә кимчелек күрсәтмәсләр”, дип яза ул “Тәрбияле ата” исемле хезмәтендә.
Әйе, гаиләдәге әхлаклы мөнәсәбәтләр кеше күңеленә гомерлек эз салып калдыралар; алар, гадәттә, артык нечкә һәм даими булалар; әлеге мөнәсәбәтләр барлык әхлакый мөнәсәбәтләнең нигез ташына әвереләләр. Мәхәббәт дигән олы, бөек хис тә иң әүвәл нәкъ менә гаиләдә барлыкка килә. Ата-анага мәхәббәт, туганнарны ярату, ихтирам хисе бала тормышында киләчәктә дә, аның алдагы язмышында да мөһим роль уйный. Шулай ук гаилә әхлагы иманга корылган булуын онытмаска кирәк. Иң мөһиме: балалар иманлы булып үссеннәр иде. Иманлы бала беркайчан да начарлык кылмас, якыннарына авырлык китермәс.
Балаларны тәрбияләүдә әби-бабаларыбызның бай тәҗрибәсеннән, әхлак кануннарыннан, тәрбия ысулларыннан файдалансак кына, безнең балаларыбыз әхлаклы, миһербанлы, инсафлы, тәрбияле булырлар. “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”,- ди мәгърифәтче-галим, олуг дин әһеле, педагог Ризаэддин Фәхреддин. Бу саекмас гыйлем чишмәсеннән безгә өйрәнергә дә өйрәнергә әле.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Көзге уңыш"(Сөмбелә)бәйрәме(Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен)
Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен"Көзге уңыш" бәйрәме. "Шалкан" әкиятенә нигезләнеп язылган....
Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү"
Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешл...
"Башлангыч сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләр куллану" темасына чыгыш
quot;Башлангыч сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын,кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләрнең берсе булган проект методын куллану...
Варислар булырбыз. (2 нче сыйныф укучыларын Татарстан эзтабарлары, 4 нче сыйныф укучыларын Татарстан варислары сафына кабул итү кичәсе.)
Көн саен игелекле эш эшлә....
Башлангыч сыйныф укучыларын татар милли бәйрәм һәм йолалары белән таныштыру
quot;Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.Соңгы елларда халыкның туган җиренә, милли мәдә...
4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.Сыйныфтан тыш чара.
4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе....
Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүдә сәламәтлек саклау технологияләре куллану (чыгыш)
Здоровьесберегающие технологии в начальных классах.(Выступление на татарском языке)...