Рабочая программа для 4 класса по математике ПНШ ФГОС
календарно-тематическое планирование по математике (4 класс) на тему
Перспектив башлангыч мәктәп 4 сыйныф
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
matematika_4_klass_pnsh_1_yarty_el.docx | 91.28 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе”
«Каралды» «Килешенде» «Раслыйм» МБ җитәкчесе Уку-укыту эшләре буенча Күәм урта мәктәбе ____/Бурганова Р.Н./ директор урынбасары директоры Протокол № 1 _____/Ганиева Л.Ф./ ____ /Хәкимҗанов Х.Г./ «26» август 2015 ел. «26» август 2015 ел. Приказ №66 § 4 «27» август 2015 ел. |
4 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН “Математика” фәненнән
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
«ПЕРСПЕКТИВАЛЫ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП»
Төзеде: Гатауллина ГөлназРахиман кызы,
I квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Педсовет утырышында
каралды протокол № 1
«26» август 2015 ел
2015-2016 нчы уку елы
Пояснительная записка
Рабочая программа предназначена для начальной школы, 4 класс, базовый уровень.
Программа разработана на основе
-Федерального Закона РФ «Об образовании в РФ» (от 29.12.2012 №273-Ф3);
- Закона Республики Татарстан «Об образовании» (в действующей редакции);
- Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования (утвержден приказом Минобрнауки
России от 6 октября 2009 г. №373, зарегистрирован 22 декабря 2009 г. № 17785)
- Приказа Минобрнауки России от 26 ноября 2010 года №1241 «О внесении изменении в федеральный государственный стандарт и
начального общего образования, утвержденной приказом Министерства образования и науки РФ от 6 октября 2009 г. №373»
- Методические рекомендации МО и НРТ 19.08.2015;
- Образовательной программы МБОУ «Кубянская СОШ» ;
- Учебников: «Математика.4 класс» в двух частях Ав. Чекин А.Л.под ред Р.Г.Чураковой, . — М.: Академкнига / Учебник, 2014.
- Федерального перечня учебников, рекомендованных (допущенных) к использованию в образовательном процессе в образовательных учреждениях, реализующих программы общего образования и имеющих государственную аккредитацию на 2015-16учебный год;
- В соответствии с Санитарно-эпидемиологическими правилами и нормативами (СанПиН 2.4.2. 2821-10 «Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и организации обучения в общеобразовательных учреждениях» (зарегистрированными в Минюсте России 3 марта 2011 года, регистрационный №19993);
-Учебный план МБОУ «Кубянская СОШ» Атнинского муниципального района Республики Татарстан на 2015-2016 учебный год
( утвержденного решением педагогического совета Протокол №1, 2015 г.)
-Положение о рабочей программе МБОУ «Кубянская СОШ»(№1 от 26.08.15)
Программа разработана с требованиями федерального государственного стандарта начального общего образования.
В основу программы положена концепция «Перспективная начальная школа», в которой принципы развивающего обучения взаимодействуют с традиционными принципами доступности прочности усвоения знаний.
Математика фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп,
башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандарты нигезендә һәм уку программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр буенча төзелде.
Математиканың тәкъдим ителгән башлангыч курсы түбәндәге максатларны куя:
• кече яшьтәге мәктәп укучысының математик үсешен тәэмин итү: әйләнә-тирә чынбарлыкны микъдар һәм пространство нисбәтләрендә сурәтләү, логик фикер йөртү, пространстволы күзаллау, дөрес һәм дөрес булмаган әйтелмәләрне аеру, аргументлар китерү, нигезле нәтиҗәләр ясау сәләтенә ия булу;
• уку һәм гамәли мәсьәләләрне математик чаралар белән чишү осталыгы формалаштыру: мәгълүмат (тәртипкә салу һәм классификацияләү өчен фактлар, охшашлыклар, аермалыклар, закончалыклар, нигезләмәләр, вариантлар) туплау, зурлыкларның мәгънәсен һәм аларны үлчәү ысулларын аңлау, сюжетлы мәсьәләләр чишү өчен арифметик ысуллар куллану (иң гади математик модельләр төзү), арифметик гамәлләр башкару, мәсьәләләр чишү, иң гади төзүләр үткәрү алгоритмнары белән эшләү;
• фикер йөртүдә тәнкыйть булдыру, математик белемне көндәлек тормышта куллану осталыгы формалаштыру.
Программада кече яшьтәге укучыда белем алу осталыгы нигезләрен формалаштыру мәсьәләләре исәпкә алынды. Математика курсын өйрәнү дәвамында укучыларда танып белү универсаль уку гамәлләре – текстны тамга-символик телгә күчерү, төзелгән модельдән мәгълүмат аерып чыгару, анализлау, нәтиҗә чыгару, исбатлау, проблема кую һәм аны чишү осталыгы формалашачак. Максат кую, планлаштыру, фаразлау, төзәтмәләр кертү, бәяләү, менеджерлык, үз-үзеңне көйләү кебек регулятив уку гамәлләре ныгытылачак. Укучылар башкалар белән хезмәттәшлек итү, партнерга аңлаешлы сөйләм төзү, үз фикереңне әйтә һәм аны яклый белү осталыгынүз эченә алган коммуникатив универсаль уку гамәлләренә өйрәнәчәк. Тормыш кыйммәтләрен һәм мораль нормаларны аңлап кабул итү, әйләнә-тирәдәгеләргә үз карашың формалашу кебек шәхсиятле универсаль уку гамәлләре үстереләчәк.
Шулай итеп, тәкъдим ителгән курс баланы математик төшенчәләр һәм аларның үзлекләре дөньясына алып керүне генә түгел, әлеге төшенчәләр ярдәмендә сурәтләнә (модельләштерелә) торган чынбарлыкта ориентлашу күнекмәләре булдыру мөмкинлеген дә максат итеп куя: әйләнә-тирә дөнья формалар күплеге буларак, зурлыкларын сан белән күрсәтергә мөмкин булган предметлар күплеге буларак карала. Шулай ук балага әйләнә-тирә чынбарлыкны танып белү ысуллары тәкъдим ителә.
Курска гомуми характеристика
Курсның төп дидактик идеясы “аерым очракны карау аша гомумиләштерүгә килү” формуласы белән күрсәтелергә мөмкин: балага предметның асылына математиканың әйләнә-тирә дөнья белән табигый бәйләнеше аша төшенергә тәкъдим ителә. Теге яисә бу математик төшенчә белән танышу конкрет реаль яки квазиреаль (уку) ситуацияне караганда гамәлгә ашырыла. Бу ситуациягә анализ ясау укучының игътибарынбирелгән математик төшенчә асылына юнәлтергә мөмкинлек бирә. Ул, күпсанлы аерым очракларны караудан башка да, гомумиләштерүнең тиешле дәрәҗәсенә ирешергә мөмкнлек бирә. Ниһаять, гомуми закончалыкларны аңлау һәм чишүнең гомуми алымнарын белү укучыга конкрет биремне таныш булмаган очракта да үтәргә юл ача.
Формуланың беренче өлешен гамәлгә ашыруда логик-дидактик нигез булып тулы бул-маган индукция тора. Ул кече яшьтәге балаларда анализ һәм синтез, чагыштыру, классификация, аналогия һәм гомумиләштерү кебек акыл эшчәнлеге алымнарын формалаштыру буенча максатчан һәм системалы эш алып бару белән бергә укучыны өйрәнелә торган математик фактны мөстәкыйль “ачуга” китерә. Формуланың икенче өлеше исә дедуктив характерда һәм укучыларда алынган белемнәрне конкретлаштыру күнекмәләрен формалаштыруга һәм аларны куелган уку мәсәләләрен чишкәндә файдалана белүгә юнәлтелгән.
Әлеге курсның аермалы ягы булып геометрик материалны һәм зурлыкларны өйрәнүгә күбрәк игътибар бирелүе тора, чөнки бала әйләнә-тирә дөньяны, барыннан да бигрәк, формасы һәм зурлыгы булган реаль предметлар берләшмәсе буларак кабул итә. Әлеге эчтәлекле линияләрне үстермичә, математиканың әйләнә-тирә белән бәйләнешен чагылдырып булмый. Арифметик материалны өйрәнү исә барлык курсның үзәге булып кала. Телдән исәпләү ысуллары һәм техникасына аерым игътибар бирелә.
Барлык курсның эчтәлеген биш төп эчтәлекле линиянең үзара бәйләнешле үсеше итеп күз алдына китерергә мөмкин: арифметик, геометрик, алгоритмик (мәсьәлә чишәргә өйрәтү) һәм мәгълүмат белән эшләү. Алгебраик характердагы сораулар (тигезләмәләр чишү, формулалар белән эш) барлык эчтәлекле линияләрдә карала.
Курс эчтәлеге. Тематик планлаштыру
1.Саннар һәм зурлыклар (10 сәгать)
Күбурынлы саннар нумерациясе. Күбурынлы саннарны чагыштыру
Яңа разряд берәмлеге – мең. “Түгәрәк” меңнәр. Берәмлек меңнәр, дистә меңнәр, йөз меңнәр разряды. Берәмлекләр классы һәм меңнәр классы. Класс исемнәрен кулланып телдән нумерация принцибы. Разрядлар һәм класслар таблицасы. Күбурынлы саннарны разрядлы чагыштыру.
Натураль рәт һәм башка санлы эзлеклелекләр.
Зурлыклар һәм аларны үлчәү
Масса берәмлекләре: грамм, тонна. Килограмм һәм грамм арасында (1 кг = 1000 г), тонна һәм центнер арасында (1 т = 10 ц), тонна һәм килограмм арасында (1 т = 1000 кг) нисбәтләр.
2.Саннар белән гамәлләр (46 сәгать)
Күбурынлы саннарны баганалап язып кушу һәм алу алгоритмнары. Тапкырлауның оештыру үзлеге. Тапкырлаучыларны төркемләү. Сумманы санга һәм санны суммага тапкырлау. Күбурынлы санны берурынлы һәм икеурынлы санга тапкырлау. Баганалап язып тапкырлау.
Бүлү һәм тапкырлау арасындагы бәйләнеш (бүлү – тапкырлауга кире гамәл). Бүлүнең таблицалы очраклары. Тапкырлау, бүлүнең компонентлары һәм гамәл нәтиҗәләре арасында үзара бәйләнеш. Билгесез тапкырлаучы, билгесез бүлүче, билгесез бүленүче белән тигезләмәләр чишү. Саннарны һәм зурлыкларны кабатлы чагыштыру.
0 гә бүлүнең мәгънәсезлеге. Санны 1 гә һәм үз-үзенә бүлү.
Сумманы һәм аерманы санга бүлү. Икеурынлы санны берурынлы санга, икеурынлы санны икеурынлы санга телдән бүлү алымнары.
10, 100, 100 гә тапкырлау һәм бүлү.
Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре. Гамәлләрне үтәү тәртибе. Җәяле һәм җәясез берничә гамәлле аңлатмаларның кыйммәтләрен табу.
Калькулятор ярдәмендә исәпләү һәм исәпләүне тикшерү.
3.Текстлы мәсьәләләр (36 ч)
Тапкырлау һәм алуга гади арифметик сюжетлы мәсьәләләр, аларны чишү. Тапкырлау һәм бүлүгә мәсьәләләр чишкәндә график модельләштерү. Тапкырлау һәм бүлүгә гади арифметик сюжетлы мәсьәләләрне тигезләмәләр ярдәмендә модельләштерү һәм чишү.
Барлык гамәлләргә төзелмә мәсьәләләр. Төзелмә мәсьәләләрне гамәлләп һәм бер аңлатма белән чишү.
Зурлыклар җитмәгән мәсьәләләр. Аларны тулы зурлыклы мәсьәләләргә әйләндерүнең төрле ысуллары.
Зурлыклар артык бирелгән мәсьәләләр. Гамәлләр санын минимальләштереп чишүгә китергән бирелгән зурлыклар төркемен куллану. Чишелешнең рациональ юлын сайлау.
4.Геометрик фигуралар (10 сәгать)
Почмак төрләре: туры, кысынкы, җәенке, тигезьяклы һәм тигезьянлы. Күппочмакта почмаклар. Тигезьяклы өчпочмаклы – тигезьянлы өчпочмакның бер очрагы. Өчпочмакның биеклеге.
Геометрик фигуралар кисеп алу һәмтөзүгә мәсьәләләр.
Куб һәм аның яссылыктагы сурәте белән танышу. Кубның сурәте.
Шакмаклы кәгазьдә һәм сызым инструментлары ярдәмендә симметрик фигуралар төзү.
5.Геометрик зурлыклар (14 сәгать)
Озынлык берәмлеге – километр. Километр һәм метр арасында нисбәт (1 км = 100 м).
Озынлык берәмлеге – миллиметр. Сантиметр һәм миллиметр арасында (1 см = 10 мм), дециметр һәм миллиметр арасында (1 м = 1000 мм) нисбәтләр.
Мәйдан турында төшенчә. Фигураларның мәйданнарын үлчәмичә чагыштыру.
Мәйданны нинди дә булса үлчәгеч ярдәмендә үлчәү. Мәйданны палетка ярдәмендә үлчәү.
Мәйданның гомум кабул ителгән берәмлекләре белән танышу: квадрат сантиметр, квадрат дециметр, квадрат метр, квадрат километр, квадрат миллиметр. Башка мәйдан берәмлекләре (ар яисә “сутый”, гектар). Мәйдан берәмлекләре арасында нисбәтләр, аларның тиңдәшле озынлык берәмлекләре арасында нисбәтләр белән бәйләнеше.
Турыпочмаклыкның мәйданын үлчәү (палетка ярдәмендә, озынлыгын һәм киңлеген үлчәү нигезендә, исәпләү аша).
Почмакларны үлчәмичә һәм үлчәп чагыштыру.
6.Мәгълүмат белән эшләү (20 сәгать)
Разрядлар һәм класслар таблицасы. Кушу һәм алу гамәлләре өчен “разрядлы” таблицаны куллану. Арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәләнең кыскача язылышын таблицалы формада бирү. Бирелгәннәрне баганалы һәм юллы диаграммалар ярдәмендә сурәтләү. Аермалары буенча яисә кабатлы чагыштыруга карата мәсьәләләрне чишү өчен чагыштыру диаграммаларын (баганалы яисә юллы) куллану.
Төп бүлекләрне планлаштыру
№ | Бүлек исеме | Сәг саны |
1 | Саннар һәм зурлыклар | 10сәг |
2 | Саннар белән гамәлләр | 46сәг |
3 | Текстлы мәсьәләләр | 36 сәг |
4 | Геометрик фигуралар | 10 сәгать |
5 | Геометрик зурлыклар | 14 сәгать |
6 | Мәгълүмат белән эшләү | 20 сәгать |
Барысы | 136 сәг |
“Математика” курсын үзләштерү процессында укучылар эшчәнлеге төрләре:
• Арифметик һәм геометрик чаралар белән ситуацияләрне модельләштерү.
• Предмет һәм математик объектларны тәртипкә китерү (озынлык, мәйдан, сыйдырышлылык, масса, вакыт буенча).
• Күренеш һәм вакыйгаларны зурлыклар кулланып сүрәтләү.
• Геометрик фигураларның модельләрен әйләнә-тирәдәге предметларда тану.
• Математик бәйләнешләрне әйләнә-тирә чынбарлыкта танып белү.
• Геометрик зурлыкларны табуны таләп итүче тормыш ситуацияләрен чишү (план, сызым).
• Геометрик төзүләр башкару.
• Арифметик исәпләүләр башкару.
• Исәпләүнең, мәсьәлә чишүнең нәтиҗәсен фаразлау.
• Мәсьәлә чишүне планлаштыру; үлчәү, исәпләү, төзүгә биремнәр үтәү.
• Исәпләү, мәсьәлә чишүнең төрле ысулларын чагыштыру; рациональ (уңайлы) ысул сайлап алу.
• Төрле математик мәсьәләләр чишү тәҗрибәсе туплау һәм аны куллану.
• Арифметик гамәл (кушу, алу, тапкырлау, бүлү) башкару, текстлы мәсьәлә чишү, геометрик фигуралар төзү алгоритмнарын үтәүнең дөреслегенә адымлы контроль.
• Логик (чишү) һәм арифметик (исәпләү) характердагы хаталарны табу, төзәтү.
• Тиешле мәгълүматны уку басмалары һәм белешмәлекләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында эзләп табу.
• Мөстәкыйль рәвештә башкарылган күзәтү, эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган мәгълүматны туплау, гомумиләштерү һәм тәкъдим итү.
•Чыгыш вакытында күрсәтмәлелек куллану, төрле социаль рольне үтәү.
4 нче сыйныф ахырына математика курсы программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр:
“Саннар һәм зурлыклар” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• беренче ике класс кысаларында барлык саннарны укырга һәм язарга;
• өйрәнелгән саннарны разрядлы кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтергә; “түгәрәк” саннарны разрядлы кушылучылар сыйфатында кулланырга;
• өйрәнелгән саннарны чагыштырырга һәм чагыштыру нәтиҗәсен тамгалар (>,<, =) ярдәмендә язарга;
•бирелгән санлы эзлеклелекнең нинди кагыйдә буенча төзелүен танып белергә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• бирелгән санлы эзлеклелекнең төзелү кагыйдәсен формалаштырырга;
• тискәре булмаган бөтен саннар рәте төзелешен һәм аның геометрик интерпри- тациясен аңларга.
“Саннар белән гамәлләр” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• күбурынлы саннарны кушу һәм алуны баганалап исәпләргә;
•тапкырлауның оештыру үзлеген кулланырга;
• тапкырлаучыларны төркемләргә;
• санны суммага һәм сумманы санга тапкырлау кагыйдәсен кулланырга;
• сумманы санга бүлү кагыйәсен кулланырга;
• нуль һәм бер белән тапкырлау һәм бүлү кагыйдәләрен белергә;
• җәяле һәм җәясез 2-4 гамәлле аңлатмаларның кыйммәтләрен табарга;
• билгесез тапкырлаучы, билгесез бүлүче, билгесез бүленүчеләрне табу кагыйдәләрен белергә һәм кулланырга;
• күбурынлы саннарны “баганалап” кушарга һәм алырга;
• икеурынлы санны берурынлыга телдән тапкырларга;
• икеурынлы санны берурынлыга һәм икеурынлы санны икеурынлыга телдән бүләргә;
• исәпләүләр башкару һәм аларның дөреслеген тикшерү өчен калькулятор кулланырга;
• исәпләүләрне башкару һәм гадиләштерү өчен арифметик гамәлләрнең элек өйрәнгән үзлекләрен кулланырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• тапкырлауның оештыру үзлеген әйтә белергә;
• санны суммага һәм сумманы санга тапкырлау кагыйдәсен әйтә белергә;
• санны суммага бүлү кагыйдәсен әйтә белергә;
• 0 гә бүлүнең мәгънәсезлеген нигезләргә;
• арифметик гамәлләрнең (операцияләрнең) микъдар мәгънәсен һәм алар арасындагы үзара бәйләнешне аңларга.
“Геометрик фигуралар” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• өчпочмак төрләрен почмаклары зурлыгы (турыпочмаклы, җәенкепочмаклы, кысынкы-почмаклы) һәм яклары озынлыгы (тигезьянлы, тигезьянлы өчпочмакның аерым очрагы булган тигезьяклы, төрле яклы) буенча танып белергә;
• бирелгән якның озынлыгы буенча турыпочмаклык төзергә;
• бирелгән периметр буенча турыпочмаклык төзергә;
• бирелгән радиус буенча әйләнә төзергә;
• циркуль ярәмендә әйләнәләр сызарга һәм аларда линейка ярдәмендә радиус һәм диаметрлар үткәрергә; мәсьәләләр чишү өчен бер әйләнәнең радиусы һәм диаметры арасындагы нисбәтләрне кулланырга;
• кубны яссылыкта сурәтләргә; аның моделен төзергә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• почмак зурлыкларын үлчәүне башкарырга;
• фигураларның мәйданнарын фигураны кисәкләргә бүлеп һәм кисәкләрдән фигура тө-зеп чагыштырырга; “тигез төзелгән” һәм “тигез зурлыктагы” фигуралар терминна-рын кулланырга;
•өчпочмак биеклеген төзергә һәм аны мәсьәләләр чишү өчен кулланырга.
“Геометрик зурлыклар” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• турыпочмаклык мәйданын үлчәп (палетка ярдәмендә) һәм исәпләп (линейка ярдәмен-дә алдан үлчәүләр үткәреп) билгеләргә; турыпочмаклык мәйданы формуласын (s=a·b) кул- ланырга;
• озынлык берәмлекләрен – километр, миллиметр һәм аларның метр белән нисбәтлә-рен кулланырга;
• мәйдан берәмлекләрен – квадрат сантиметр (кв.см яисә см2), квадрат дециметр (кв.дм яисә дм2), квадрат метр (кв.м яисә м2), квадрат километр (кв.км яисә км2) һәм алар ара-сындагынисбәтләрне кулланырга;
• төрле мәйдан берәмлекләрен кулланып, фигура мәйданын күрсәтергә (мәсәлән, 1 дм2 6 см2 һәм 106 кв. см2).
Укучылар өйрәнерә мөмкинлек алачак:
•төрле мәйдан берәмлекләрен кулланырга (квадрат миллиметр, квадрат километр, ар яисә “сутый”, гектар).
“Текстлы мәсьәләләр” булегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• мәсьәләнең кыскача язылышын таблицалы формада төзергә һәм кулланырга;
• тапкырлау һәм бүлүгә гади мәсьәләләр чишәргә;
• төзелмә мәсьәләләрнең чишелешен гамәлләп һәм бер аңлатма белән язарга һәм исәпләргә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• бер үк мәсьәләнең төрле формулировкаларын кулланырга;
• бер үк мәсьәләнең төрлечә чишелешен табарга;
• төзелмә мәсьәлә чишүнең алгоритмик характерын аңларга.
“Мәгълүмат белән эшләү” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• мәгълүматны күрсәтү һәм кабатлы һәм аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр тө- зүдә баганалы (яисә юллы) диаграммалар кулланырга;
• кирәкле мәгълүматны белешмәлекләрдән һәм уку басмаларыннан эзләргә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• разрядлар һәм класслар таблицасын чиксез киңәйтү мөмкинлекләрен аңларга;
• төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып кирәкле мәгълүматны табарга.
4 нче сыйныф ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр
Башлангыч гомуми белем бирү баскычында математиканы өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларда белем алу осталыгы нигезе буларак танып белү, коммуникатив, регулятив һәм шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашачак.
Танып белү универсаль уку гамәлләре
Укучылар өйрәнәчәк:
• мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга;
• мәсьәлә чишү алымнарын үзләштерергә;
• чишелешнең нәтиҗәле ысулын яисә дөрес чишелешне сайлау өчен чагыштыру, сери-ация, классификация үткәрергә;
• тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатырга;
• материаль объект, таблица, рәсем, схемалар кулланырга;
• бирелгән алгоритм буенча гамәлләр башкарырга;
• фикерләүдә логик чылбыр төзергә;
• уку мәсьәләләрен модельләштерүдә билгеләр (символлар) кулланырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• интернетны кулланып, мәгълүмат эзләргә;
• мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм классификация башкарырга;
• сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыруны үз эченә алган логик хикәяләү тө-зергә.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
Укучылар өйрәнәчәк:
• партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;
• нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга;
• төрле карашларны исәпкә алырга һәм хезмәттәшлектә төрле позицияләр координаци- ясенә омтылырга;
• килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;
• сораулар формалаштырырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• төрле коммуникатив мәсьәләләрне нәтиҗәле чишү өчен үз эшчәнлегеңне планлаш- тырырга һәм көйләргә;
• сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алырга;
• монолог төзергә.
Регулятив универсаль уку гамәлләре
Укучылар өйрәнәчәк:
• таблица буенча чишелешнең дөреслеген тикшерегә;
• гамәлләрне таләп ителгән вакытта башларга һәм тәмамларга;
• кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;
• максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелырга;
• сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштырырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• партадаш күршең белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләләрен куярга;
• уку эшчәнлегенең үзең өчен әһәмиятен, мәгънәсен һәм сарыф ителгән вакытны, көчне бәяләргә;
• ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразларга;
• яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләргә.
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
Укучыларда формалашачак:
• математика фәненә танып белү кызыксынуы;
• дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү инициативасы;
• үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;
• нормалардан тайпылышны күрү;
• үз сүзләрең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык.
Укучыларда формалашырга мөмкин:
• ситуациянең мораль эчтәлеген аерып алу;
• берничә мораль норманы чагышытырып карар кабул итү;
• ситуацияне башкалар күзлегеннән чыгып күрү.
Учебно – тематическое планирование по математике
Предмет: Математика
Класс: 4
Учитель: Гатауллина Гульназ Рахимановна
Количество часов: всего 136часов; в неделю 4 часа.
Плановых контрольных работ -8
административных контрольных работ - 1,
итоговая контрольная работа -1
Учебник: «Математика.4 класс» в двух частях Ав. Чекин А.Л.под ред Р.Г.Чураковой, . — М.: Академкнига / Учебник, 2014
Календарь-тематик планлаштыру
65 | Берурынлы санга баганалап бүлү | 1 | Беурынлы санга баганалап разрядлы бүлү ысулын үзләштерү | КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү | 12.01 | |
ТБУУГ: схема кулланып бирем үтәү | ||||||
ТБУУГ: бирелгән алгоритм буенча гамәлләр эшләү | ||||||
66 | Берурынлы санга баганалап бүлү | 1 | РУУГ: инструмент ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү | 13.01 | ||
КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек | ||||||
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | ||||||
ТБУУГ: диаграмма кулланып биремнәр үтәү | ||||||
67 | Тулы булмаган өлеш язылышында цифрлар саны | 1 | Тулы булмаган өлеш язылышында ничә цифр булуын белү белән таныштыру | РУУГ: кагыйдә буенча бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү | 14 | |
ТБУУГ: таблицаны файдалану | ||||||
68 | Икеурынлы санга баганалап бүлү | 1 | Икеурынлы санга баганалап бүлү белән таныштыру | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | 18 | |
ТБУУГ: чишелешнең нәтиҗәле ысулын яисә дөрес чишелешне сайлау өчен чагыштыру | ||||||
69 | Баганалап бүлү алгоритмы | 1 | Бүлү процессы, алгоритмы белән таныштыру | ТБУУГ: тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлату | 19.01 | |
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү | ||||||
ТБУУГ: таблицаны файдалану | ||||||
70 | Баганалап бүлү язылышының кыскартылган формасы | 1 | Кыскартылган язылышны тулы итеп үзгәртергә өйрәтү | РУУГ: кагыйдә, алгоритм буенча бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү | 20 | |
ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү | ||||||
71 | Баганалап бүлүне ныгытабыз | 1 | Баганалап бүлү күнекмәләрен ныгыту | РУУГ: кагыйдә ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү | 21.01 | |
ТБУУГ: диаграмма, схема кулланып биремнәр үтәү | ||||||
ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү) | ||||||
ТБУУГ: бирелгән алгоритм буенча гамәлләр эшләү | ||||||
72 | “Баганалап бүлү» темасы буенча контроль эш №5 | 1 | Тема буенча алынган белемнәрен тикшерү | ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу | 25 | |
73 | Хаталар өстендә эш. Зурлыкларны кушу һәм алу | 1 | Зурлыкларны исәпләү күнекмәләрен ныгыту, яңа белемнәр, күнекмәләр формалаштыру | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | 26 | |
74 | Зурлыкны санга һәм санны зурлыкка тапкырлау | 1 | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | 27 | ||
ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү), | ||||||
75 | Зурлыкны санга бүлү | 1 | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | 28 | ||
ТБУУГ: таблицаны файдалану | ||||||
76 | Зурлыкның өлешен табу һәм өлеше буенча зурлыкны табу | 1 | ТБУУГ: мөстәкыйль рәвештә эшләнгән диаграмма нигезендә биремнәр үтәү | 01 | ||
ТБУУГ: таблица, диаграмма файдалану (төзү) | ||||||
77 | Зурлыкның өлешен табу | 1 | Диаграмма һәм схемалар ярдәмендә зурлыкның өлешен табарга өйрәтү | КУУГ: партадаш күршең белән хезмәт- тәшлек | 2.02 | |
ТБУУГ: арифметик гамәл билгеләре нигезендә биремнәр үтәү | ||||||
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | ||||||
78 | Зурлыкны аның өлеше буенча табу | 1 | Өлеше буенча зурлыкны табу күнекмәләре булдыру | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | 3.02 | |
ТБУУГ: арифметик гамәл билгеләре нигезендә биремнәр үтәү | ||||||
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү | ||||||
79 | Зурлыкны зурлыкка бүлү | 1 | Зурлыкны зурлыкка бүлү күнекмәләре булдыру | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | 4 | |
ТБУУГ: арифметик гамәл билгеләре нигезендә биремнәр үтәү | ||||||
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү | ||||||
80 | Зурлыклар белән гамәлләрне ныгытабыз | 1 | Зурлыкларны исәпләү күнекмәләрен ныгыту, яңа белемнәр, күнекмәләр формалаштыру, контрольэшкә әзерләнү | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | 08.02 | |
ТБУУГ: тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлату | ||||||
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү | ||||||
81 | Зурлыклар белән гамәлләрне ныгытабыз | 1 | ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү | 09 | ||
ТБУУГ: арифметик гамәл билгеләре нигезендә биремнәр үтәү | ||||||
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу ни гезендә кагыйдә формалаштыру | ||||||
ТБУУГ: чишелешнең нәтиҗәле ысулын яисә дөрес чишелешне сайлау өчен чагыштыру | ||||||
ТБУУГ: тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлату | ||||||
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү | ||||||
82 | “Зурлыклар белән гамәлләр” темасы буенча контроль эш №6 | 1 | Тема буенча алынган белемнәрен тикшерү | РУУГ: кагыйдә ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү | 10 | |
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | ||||||
ТБУУГ: арифметик гамәл билгеләре нигезендә биремнәр үтәү | ||||||
ТБУУГ: чишелешнең нәтиҗәле ысулын яисә дөрес чишелешне сайлау өчен чагыштыру | ||||||
ТБУУГ: бирелгән алгоритм буенча гамәлләр эшләү | ||||||
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү | ||||||
83 | Хаталар өстендә эш. Хәрәкәт вакыты бер үк булганда | 1 | Хаталарны кисәтү, тизлек һәм юлны табарга өйрәтү | ТБУУГ: арифметик гамәл билгеләре нигезендә биремнәр үтәү | 11.02 | |
ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү) | ||||||
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр тө-зү | ||||||
84 | Үткән юл озынлыгы бер үк булганда | 1 | Тизлек һәм вакыт табу күнекмәләре формалаштыру | РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау, максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелу ШУУГ: мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?») | 15 | |
85 | Бер үк юнәлештәге хәрәкәт | 1 | Бер үк юнәлештә хәрәкәт итүче объектлар арасындагы ераклыкның үзгәрү тизлеген табарга өйрәтү | ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү | 16 | |
ТБУУГ: материаль объект, рәсем, схемалар кулланып биремнәр үтәү | ||||||
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү | ||||||
86 | Бер үк юнәлештәге хәрәкәт | 1 | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | 17.02 | ||
ТБУУГ: таблица кулланып биремнәр үтәү | ||||||
87 | Капма-каршы юнәлештәге хәрәкәт | 1 | Капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итүче объектлар арасындагы ераклыкның үзгәрү тизлеген табарга өйрәтү | ТБУУГ: материаль объект, рәсем, схемалар кулланып биремнәр үтәү | 18.02 | |
КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану | ||||||
88 | Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез | 1 | Мәсьәләнең таблица рәвешендә бирелгән яңа кыскача язылышы белән таныштыру, схема һәм кыскача язылыш төзү күнекмәләрен ныгыту | ТБУУГ: мөстәкыйль рәвештә эшләнгән палетка ярдәмендә бирем үтәү | 22.02 | |
КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану | ||||||
89 | Исәпләүләрне ныгытабыз һәм үткәннәрне кабатлыйбыз | 1 | Өйрәнелгән төрдәге мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту | ТБУУГ: материаль объект, рәсем, схемалар кулланып биремнәр үтәү ТБУУГ: таблицаны файдалану | 23.02 | |
90 | Эш вакыты бер үк булганда | 1 | Җитештерүчәнлекнең ничек үзгәрүен күзәтү, нәтиҗәләр ясау | ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү | 24 | |
ТБУУГ: арифметик гамәл билгеләре нигезендә биремнәр үтәү | ||||||
91 | Эшләнгән эш күләме бер үк булганда | 1 | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | 25.02 29.02 | ||
92 | Бергә эшләгәндә җитештерүчәнлек | 1 | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | |||
ТБУУГ: таблицаны файдалану | ||||||
ТБУУГ: бирелгән алгоритм буенча гамәлләр эшләү | ||||||
93 | Бергә эшләү вакыты | 1 | ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү) | 01.03 | ||
ТБУУГ: бирелгән алгоритм буенча гамәлләр эшләү | ||||||
94 | Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез һәм үткәннәрне кабатлыйбыз | 1 | Мәсьәләләрне танып белү, аларны дөрес формалаштыру күнекмәләре булдыру | РУУГ: калькулятор ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү | 2.03 | |
ТБУУГ: бирелгән алгоритм буенча гамәлләр эшләү | ||||||
95 | Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез һәм үткәннәрне кабатлыйбыз. Мөстәкыйль эш. | 1 | РУУГ: таблица ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү КУУГ: партадаш күршең белән хезмәт- тәшлек ТБУУГ: диаграмма кулланып биремнәр үтәү ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү) | 3.03 | ||
96 | Микъдар бер үк булганда | 1 | Микъдар бер үк булгандабәя ничек үзгәрүен ачыклау | ШУУГ: дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү | 7.03 | |
ТБУУГ: рәсем кулланып бирем үтәү | ||||||
ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү) | ||||||
97 | Гомуми бәя бер үк булганда | 1 | Гомуми бәя бер үк булганда микъдарничек үзгәрүен ачыклау | ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү | 08 | |
98 | Товарлар җыелмасы бәясе | 1 | Җыелмалар төзү күнекмәләре формалаштыру | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | 09.03 | |
ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү) | ||||||
99 | Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез | 1 | Өйрәнелгән төрдәге мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | 10 | |
100 | Исәпләүләрне ныгытабыз һәм үткәннәрне кабатлыйбыз. | 1 | Өйрәнелгән төрдәге аңлатмалар, мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | 14.03 | |
ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү), таблица буенча тикшерү | ||||||
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү | ||||||
101 | “Тизлек, вакыт, юл” темасы буенча контроль эш №7 | 1 | Тема буенча алынган белемнәрен тикшерү | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру | 15 | |
ТБУУГ: дөрес чишелешне сайлау өчен классификация үткәрү | ||||||
ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү), таблица буенча тикшерү | ||||||
102 | Хаталар өстендә эш. Калкулятор ярдәмендә исәпләүләр | 1 | Калькулятор ярдәмендә исәпләүләр башкарырга өйрәтү | ТБУУГ: дөрес чишелешне сайлау өчен классификация үткәрү | 16 | |
ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү), таблица буенча тикшерү | ||||||
103 | Математикада “һәм” теркәгече белән “яки” теркәгечен ничек кулланалар | 1 | Теркәгечләрне дөрес куллаырга өйрәтү | ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү), таблица буенча тикшерү | 17.03 | |
КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану | ||||||
104 | Бер шартның үтәлеше икенчесенең үтәлешен тәэмин итә | 1 | Раслаулар төзү | ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү | 30.03 | |
ТБУУГ: инструмент кулланып биремнәр үтәү | ||||||
105 | Берсе генә түгел, әле башкасы да | 1 | Җөмләләрне дөрес раслаулар килеп чыгарлык итеп тутырып язу күнекмәләре булдыру | ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау РУУГ: белгәнне һәм белмәгәнне аера белү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү | 31.03 | |
106 | Логик мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез | 1 | Логик мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту | ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү), таблица буенча тикшерү | 4.04 | |
107 | Исәпләүләрне ныгытабыз һәм үткәннәрне кабатлыйбыз | 1 | Чишелешнең рациональ юлын табарга өйрәтү | ШУУГ: дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү | 5.04 | |
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу ни- гезендә кагыйдә формалаштыру | ||||||
КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану | ||||||
108 | Квадрат һәм куб | 1 | Геометрик материал белән эшләү, фигуралар төзү | ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү | 6.04 | |
КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану | ||||||
ТБУУГ: рәсем, схемалар кулланып биремнәр үтәү | ||||||
109 | Түгәрәк һәм шар | 1 | ||||
ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү), таблица буенча тикшерү | 07.04 | |||||
110 | Мәйдан һәм күләм | 1 | Мәйдан һәм күләм табу ысулларын кулланып, геометрик материал белән эшләү | КУУГ: партадаш күршең белән хез- мәттәшлек, төркемдә хезмәттәшлек | 11.04 | |
ТБУУГ: рәсем, схемалар кулланып биремнәр үтәү | ||||||
ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү), таблица буенча тикшерү | ||||||
111 | Мәйданны палетка ярдәмендә үлчәү | 1 | Мәйданны палетка ярдәмендә үлчәү күнекмәләрен ныгыту | 12 | ||
112 | Мәйданны палетка ярдәмендә үлчәү | 1 | ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү | 13 | ||
ТБУУГ: диаграмма кулланып биремнәр үтәү | ||||||
ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү), таблица буенча тикшерү | ||||||
113 | Мәйдан һәм күләм табуны ныгытабыз | 1 | Мәйдан һәм күләм табу ысулларын кулланып, геометрик материал белән эшләү | ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү | 14.04 | |
ТБУУГ: схемалар кулланып биремнәр үтәү | ||||||
ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү), таблица буенча тикшерү | ||||||
114 | Исәпләүләрне ныгытабыз һәм үткәннәрне кабатлыйбыз | 1 | Өйрәнелгән төрдәге аңлатмалар, мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту | ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү | 18.04 19 | |
ТБУУГ: схемалар кулланып биремнәр үтәү | ||||||
115 | Исәпләүләрне ныгытабыз һәм үткәннәрне кабатлыйбыз | 1 | ТБУУГ: арифметик гамәл билгеләре нигезендә биремнәр үтәү | |||
ТБУУГ: сериация үткәрү | ||||||
116 | “Мәйдан һәм күләм” темасы буенча контроль эш №8 | 1 | Тема буенча алынган белемнәрен тикшерү | РУУГ: кагыйдә ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү | 20 | |
ТБУУГ: арифметик гамәл билгеләре нигезендә биремнәр үтәү | ||||||
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр тө-зү | ||||||
117 | Хаталар өстендә эш. Тигезләмә, тигезләмәнең тамыры. | 1 | Алынган белемнәрне куллана белүләрен тикшерү, хаталарны исәпкә алу, тигезләмәнең тамырын табарга өйрәтү | ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү) | 21 | |
ТБУУГ: бирелгән алгоритм буенча гамәлләр эшләү | ||||||
118 | Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез | 1 | Мәсьәләләрне тигезләмәләр ярдәмендә чишү күнекмәләрен өйрәтү | ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау | 25 | |
ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү | ||||||
РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | ||||||
119 | Исәпләүләрне ныгытабыз һәм үткәннәрне кабатлыйбыз | 1 | Мәсьәләләрне тигезләмәләр ярдәмендә чишү күнекмәләрен ныгыту | ТБУУГ: рәсем, схемалар кулланып биремнәр үтәү | 26.04 | |
ТБУУГ: мөстәкыйль рәвештә эшләнгән рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану | ||||||
120 | Төрле мәсьәләләр | 1 | Өйрәнелгән төрдәге мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту | ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү | 27 | |
ТБУУГ: материаль объект, рәсем, схемалар кулланып биремнәр үтәү КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану | ||||||
121 | Төрле мәсьәләләр | 1 | ТБУУГ: материаль объект, рәсем, схемалар кулланып биремнәр үтәү | 28.04 | ||
ТБУУГ: мөстәкыйль рәвештә эшләнгән рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү | ||||||
КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану | ||||||
122 | Натураль саннар һәм 0 саны (кабатлау) | 1 | Саннарның телдән һәм язма нумерациясе буенча белемнәрен, саннарны чагыштыру күнекмәләрен ныгыту | ТБУУГ: мөстәкыйль рәвештә эшләнгән рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү | 02.05 | |
123 | Баганалап исәпләү алгоритмы . | 1 | Баганалап исәпләү алгорит мын кулланып, баганалап кушу һәм алу. Тапкырлау һәм бүлү күнекмәләрен ныгыту. | ТБУУГ: дөрес чишелешне сайлау өчен чагыштыру, | 3.05 | |
ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү), таблица буенча тикшерү классификация үткәрү | ||||||
124 | Баганалап кушу һәм алу (кабатлау) | 1 | КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек | 4.05 | ||
ТБУУГ: бирелгән алгоритм буенча гамәлләр эшләү | 05.05 | |||||
125 | Баганалап тапкырлау һәм бүлү (кабатлау) | 1 | ||||
126 | Зурлыклар белән эш (кабатлау) | 1 | Өйрәнелгән зурлыкларны үлчәү, чагыштыру, исәпләү күнекмәләрен ныгыту | ТБУУГ: материаль объект, рәсем, схемалар кулланып биремнәр үтәү КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану | 09.05 | |
127 | Без ничек мәсьәләләр чишәргә өйрәндек (кабатлау | 1 | Мәсьәләләр төзү һәм чишү күнекмәләрен, мәсьәләнең таблица рәвешендә бирелгән кыскача язылышы, схема һәм кыскача язылыш төзү күнекмәләрен ныгыту | ТБУУГ: материаль объект, рәсем, схемалар кулланып биремнәр үтәү | 10 | |
ТБУУГ: мөстәкыйль рәвештә эшләнгән рәсем һәм схемалар нигезендә би- ремнәр үтәү | ||||||
КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану | ||||||
128 | Без ничек мәсьәләләр чишәргә өйрәндек (кабатлау) | 1 | ТБУУГ: таблицаны файдалану (төзү), таблица буенча тикшерү | 11 | ||
129 | Контроль эш №9. «Ел дәвамында өйрәнгәннәрне тикшерү”.Күчеш имтихан эше. | 1 | Йомгаклау тикшерү эше үткәрү, белемнәрен ачыклау | 12.05 | ||
130 | Хаталар өстендә эш. Геометрик фигурала һәм аларның үзлекләре (кабатлау) | 1 | Ел дәвамында алынган белемнәрне куллана белүләрен тикшерү, хата-ларны исәпкә алу, нәтиҗәләр ясау | КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану | 16 | |
131 | Хәрефле аңлатмалар һәм тигезләмәләр. (кабатлау) | 1 | Хәрефле аңлатмалар һәм тигезләмәләр чишү күнекмәләрен ныгыту | КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану | 17 | |
132 | Эзлеклелекләр табарга өйрәнәбез | 1 | Санлы эзлеклелекләр төзү күнекмәләрен ныгыту | РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау РУУГ: максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелу ШУУГ: мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънә-се һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую) | 18.05 19.05 23.05 | |
133 | Мәгълүмат белән эшләү | 1 | Таблицалы рәвештә бирелгән мәгъ лүматны укый, анализлый, үзеңә кирәклесен аерып ала белү күнекмәләре булдыру | |||
134 | Өйрәнгәннәрне ныгыту, тест үткәрү | 1 | 4 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне ныгыту, рефлексияләү | |||
135 | Гади вакланмалар | 1 | Гади вакланмалар белән таныштыру | ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау РУУГ: хаталарны мөстәкыйль табу, төзәтмәләр кертү ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлык- ларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру | 24.05 25.05 | |
136 | Йомгаклау. | 1 |
Программаны тәэмин итәләр:
Чекин А.Л. Математика. 4 нче сыйныф өчен дәреслек: ике кисәктә. – Казан: Татарстан Республикасы “ХӘТЕР” нәшрияты, 2014.
Захарова О.А. Тетрадь для самостоятельных работ №1, №2, №3. – М.: Академкнига / Учебник, 2014.
Чекин А.Л. Математика: Методическое пособие. – М.: Академкнига / Учебник, 2014
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочие программы 1 класс УМК "Школа России" ФГОС
Рабочая программа по математике 1 класс УМК "Школа России" ФГОС...
Рабочие программы по русскому языку, математике, ИЗО (ФГОС, 1-4 класс)
Данные рабочие программы разработаны в соответствии с ФГОС в 2012 г....
рабочие программы 2 класс по системе Занкова ФГОС
рабочая программа по математике 2 класс по системе Занкова ФГОС...
рабочие программы 2 класс по системе Занкова ФГОС
рабочие программы 2 класс по системе Занкова ФГОС...
рабочие программы 2 класс по системе Занкова ФГОС
рабочая программа по физкультуре 2 класс по системе Занкова ФГОС...
Рабочая программа 3 класс по математике. ФГОС.
Планирование составлено на основе сборника программ, созданного на основе концепции « Начальная школа 21 века». Руководитель проекта- член -корреспондент РАО...
Рабочая программа 4 класс "Планета Знаний" по ФГОС
Рабочая программа по УМК "Планета Знаний" в соответствии с требованиями ФГОС и НОО...