разработка урока по математике
презентация к уроку по математике (2 класс) по теме
разработка урока по математике "Икеурынлы саннарны кушу".
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
municipalnoe_byudzhetnoe_obshcheobrazovatelnoe_uchrezhdenie.docx | 51.11 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе Сукаеш төп гомумбелем бирү мәктәбе
2 класста математика дәресе
«Икеурынлы саннарны кушу»
(әкият-дәрес)
Төзеде:Азнакай районы Зур Сукаещ
гомумбелем бирү мәктәбенең
I квалификацион категорияле
башлангыч класслар укытучысы
Гибадуллина Рәмзия Зөлфәт кызы.
Азнакай- 2013
Тема: Икеурынлы саннарны кушу.
Максат: 20 эчендә кушу һәм алуны ныгыту;
дистә аша күчеп икеурынлы саннарны кушуны ныгыту;
мәсьәләләр чишүне ныгыту;
дуслык, бердәмлек тәрбияләү,
укуга уңай халәт тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә юнәлтелгән УУЭ.
Уку эшчәнлегенә үзбәя куя белү;
Математиканы тормыш белән бәйли белү;
Уку эшчәнлегендә үз урыныңны таба белү;
Уку эшчәнлегенең максатын һәм нәтиҗәсен бәйли белү.
Регулятив УУЭ.
Әлегечә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү;
Конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү.
Танып-белү УУЭ.
Сорауларга тулы җавап бирә белү;
предметара бәйләнешләрне кулланып,кирәкле информация туплау;
эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба белү.
Коммуникатив УУЭ.
информация табу;
иптәшләре белән бергә эшли белү;
тикшерү;
үз фикереңне тулы әйтә белү.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне формалаштыру һәм ныгыту.
Эш формалары: фронталь, парларда, индивидуаль.
Дәрес материалы. Математика дәреслеге, Г.В. Дорофеев, Т.Н.Миракова, I I кисәк, 62-63 нче битләр; интернет-ресурслар.
Дәрескә җиһазлар:
компьютерда презентация;
эш дәфтәре
Дәреснең структурасы :
Оештыру өлеше.
Үзбилгеләмә , эшчәнлекнең алымнарын билгеләү. Уку мәсьәләсен кую.
Уку мәсьәләсен чишү, танып-белү эшчәнлеге:
белемнәрне актуальләштерү;
икеурынлы саннарны кушу һәм алуны төшенү;
Практик – мөстәкыйль эшчәнлек;
Рефлексия.
Үзанализ һәм үзбилге.
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше.- Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз, дәресне башлыйбыз.
2. Уку мәсьәләсен кую:
Бүген без сезнең белән “Казлар- Аккошлар” әкиятенә юл тотарбыз. Сез беләсез инде әкияттәге Аленушка үзенең энесе Иванушка артыннан күзәтеп җитә алмый һәм аны биек таулар артына убырлы карчык янына Казлар- Аккошлар алып китә. Аленушка энесен бик озак эзли. Аны эзләп тапкач, эләктерә дә өйләренә йөгерә. Ә Казлар- Аккошлар балаларны күрәләр дә аларны куа чыгалар. Бик авыр була Аленушкага. Өйләренә юл озын була. – Балалар, әйдәгез Аленушкага энесен коткарырга ярдәм итик?
- Моның өчен безгә Аленушкага биремнәрне эшләргә ярдәм итәсебез була.
3. Уку мәсьәләсен чишү. Телдән эш.
- Балаларны Казлар- Аккошлар куып җитәләр. Кыз кисель ярлы Сөт елгасына килеп җитә.
-Елга- анакаем качарга ярдәм ит. Ә елга аңа җавап итеп:
-Минем биремнәремне эшләсәң, ярдәм итәрмен ди.
(Число язабыз, сыйныф эше.)
А) 2 укучы такта янында эшлиләр.
11-2=9 12-6=6 12-9=3
14-5=9 10-7=3 15-8=7
14-4=10 12-4=8 16-7=9
Б) Такта янында 1 укучы шли.
Минем суымда 16 карась яшәгән. Аларның 9 ы йөзеп киткән. Ничә карась калган? Җавап: 7к.
Эшләрне тикшерү.
- Булдырдыгыз! Сез биремнәрне дөрес эшләдегез. Елга балаларны качырган, ә Казлар- Аккошлар аларны күрмәгәннәр. Аленушка энесе белән алга таба киткәннәр.
4. Дистә аша күчеп икеурынлы саннарны кушу.
- Күрә Аленушка, Казлар кире әйләнеп киләләр. Ә алда алмагач тора.
- Алмагачкаем, ярдәм ит, - дип ялына кыз.
- Минем биремнәремне эшләсәң, ярдәм итәм. (Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эш.)
28 +33 61 | 53 +27 80 | 39 +35 74 | 75 - 32 43 | 56 - 24 32 |
- Булдырдыгыз, балалар! Сез Аленушкага ярдәм иттегез. Алмагач аларны ботаклары арасына яшерә. Казлар кире очып югалалар. Балалар алмагачка рәхмәт әйтеп, үз юлларына китәләр.
5. Үткән материал өстендә эш. Мәсьәлә чишү.
- Күрә, Аленушка, Казлар тагын куып җиткәннәр. Ә өйгә ерак әле. Балаларның юлында мич очрый.
- Мич, мич, ярдәм ит, качыр безне.
- Минем мәсьәләмне чишсәгез, ярдәм итәм.
- Мин13 күмәч пешердем. Куян йөгереп килеп 4 күмәч ашады.Ә аннан соң Бүре килде. Ул тагын 5 күмәч ашады. Миндә ничә күмәч калды? Сезгә ничәшәр күмәч тиячәк?
Җавап: 4 күмәч, 2шәр күмәч.
- Мич балаларны яшерде. Казлар тагын балаларны таба алмыйча кире очып китәләр. Балалар мичкә рәхмәт әйтәләр, ә мич аларны үзенең күмәче белән сыйлады.
6. Физминутка.
Сазлыктагы бакалар
Бик иртә уяндылар.
Бата- калка, бата-калка,
Битләрен дә юдылар.
Ә аннары күмәкләшеп,
Зарядкага бастылар.
Уңга да бөгелделәр,
Сулга да бөгелделәр,
Алга да иелделәр,
Артка да бөгелделәр.
Аяклары белән тыпырдашып
Куллары белән чәбәкләшеп
Көчләрен сынаштылар.
7. Саннарны чагыштыруга эш.
- Балалар алга таба китәләр. Көн кичкә авыша. Юллар күренми башлый. Аларга каршы тычкан йөгерә, Аленушка аңардан сорый.
- Ярдәм ит безгә, өебезгә кыска юлны күрсәт ди.
- Ярдәм итәрмен. Иң элек минем биремнәремне үтә, ди. Мин кышка бөртекләр җыям, һәр бөртекнең арасын беләм. Чагыштыр шул ераклыкны.
40 см < 4 дм 5 см
55 см < 6 дм
52 см > 25 см
60 см = 6дм
- Булдырдыгыз, балалар!
8. Геометрик материал белән эш.
- Сезнең өчен миндә тагын бер кызыклы бирем бар. Бөртекләрне мин менә шушындый формадагы басудан җыям.
- Сез монда нинди геометрик фигуралар күрәсез? (ромб, өчпочмак, бишпочмак квадрат)
- Ничә өчпочмак бар? (5 өчпочмак)
Тычкан балаларга өйләренә чаклы юлны күрсәткән һәм алар кайтып та җиткәннәр.
9. Йомгаклау.
- Балалар, сез булдырдыгыз! Аленушка энесе белән өйдә, ә анда әти-әниләре дә кайтып җиткәннәр. Кыз күргәннәрен әти-әниләренә сөйләгән, ә әнисе сораган:
- Ә ничек син җиңеп чыктың?
Аленушка җавап биргән:
- Ә миңа балалар ярдәм иттеләр!
- Балалар, Аленушкага Иванушканы коткарырга ничек ярдәм иттегез?
-Без биремнәр эшләдек, мәсьәләләр чиштек, саннарны чагыштырдык, геометрик фигураларны искә төшердек.
- Аленушка әти-әнисенең сүзен тыңларга кирәклеген аңлаган. Шул көннән башлап алар бик бәхетле яшәгәннәр.
- Ә без балалар әкияттән кайтабыз. Булдырдыгыз, барыгыз да дәрестә яхшы эшләдегез. Мисалларны тагын да яхшырак эшләү өчен өйдә тагын да шөелләнергә кирәк.
Өй эше бирү. №3,5.
- Рәхмәт. Дәрес бетте.
Смайликның үзегезгә охшаганын сайлап алыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Разработка урока по математике. Тема урока "Арифметические действия над числами" 4 класс
Бизнес-урокЦели урока: познакомить учащихся с экономическими понятиями, отработать навык решения задач; развивать вычислительные навыки, умение преобразовывать величины, закрепить прием деления н...
Презентация к разработке урока по математике 1 класс Конспект урока по математике1 класс по программе "Школа 2100", авторы: Демидова Т.Е., Козлова С.А., Тонких А.П. Тема: Уравнения с неизвестным вычитаемым.
Презентация к уроку по математике 1 класс по программе "Школа 2100" , авторы: Демидова Т.Е., Козлова С.А., Тонких А.П. Тема: Уравнения с неизвестным вычитаемым....
Разработка урока по математике « Математический теремок» Тема урока: «ЗНАКИ «ПЛЮС» (+), «МИНУС» (–), «РАВНО» (=)» Разработка урока по математике « Математический теремок» Тема урока: «ЗНАКИ «ПЛЮС» (+), «МИНУС» (–), «РАВНО» (=)»
Цели урока: познакомить учащихся со знаками «+», «–», «=»; учить детей понимать значение данных знаков, читать равенства; работать над развитием внимания, логического мышления учащихся; при...
Разработка урока по математике для 3 класса по УМК “Перспектива”. Тема урока: « Составные уравнения»
Урок разработан в соответствии с требованиями ФГОС. На уроке используется деятельностная технология....
Разработка урока по математике: "Литр": конспект урока, технологическая карта, презентация к уроку.
Разработка содержит конспект урока по теме "Литр", технологическую карту урока математики, презентацию к уроку....
Математика. Разработка урока по математике в 3 классе по теме: Формула стоимости.
разработка урока математики в 3 классе по теме "Формула стоимости". Представлены разработка урока и технологическая карта....
Методическая разработка урока по математике 2 класс «Помощь тьютора ученикам с ОВЗ на уроке математики».
Моделирование вариантов тьюторского сопровождения особого ребенка напрямую зависит от его особых потребностей, включая состояние психофизического здоровья, а также от образовательной сред...