конспект урока по литературному чтению (тат.) в 1 классе
план-конспект урока по чтению (1 класс)
Тема урока гъ.г авазлары.Г.г хәрефләре.
Тип урока:открытие новых знаний.
В проөессе урока были использованы следующие формы :форма сотрудничества учеников с учителем.работа в парах.частично-поисковая деятельность.
Содержание учебного материала и виды работ используемые на уроке.были направлены на поддержание активности учащихся на протяжении всего урока
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
1_nche_syynyfta_dbi_uku_dresen_tehnologik_karta.docx | 25.73 КБ |
Предварительный просмотр:
1 нче сыйныфта әдәби уку дәресенә технологик карта
Тема. [гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре
Дәреснең максаты | [гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре белән таныштыру;
|
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Укучылар [гъ], [г] авазларын дөрес әйтергә, әлеге авазларга характеристика бирергә өйрәнәләр; басма текстны дөрес итеп укуга ирешәләр; үз туган ягың белән горурлану хисе кичерәләр. |
Дәреснең тибы | Яңа белемнәрне ачу дәресе |
Ресурслар | Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2011. – 54 – 55 бит. Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба. Методик кулланма. – Казан: Мәгариф – Вакыт , 2011. – 38 – 40 бит. Дәрескә презентация, рәсемле әлифба, кояш, болыт рәсемнәре, флаглар, фишкалар. |
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | УУГ |
Максат. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру. Көтелгән нәтиҗә. Дәрескә кызыксыну уяна. | Сыйныфта уңай атмосфера тудыра, шигырь укый: Елмаеп карагыз дөньяга, Рәхәт бит яшәве, шулаймы?! Елмаеп яшәсәң көн саен, Укырга, уйларга бик җайлы. Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезгә карап елмаегыз әле, бүген дәресебездә кунаклар бар - аларга да елмаю бүләк итик. Кәефләрне ачыкларга тәкъдим итә: Укучылар, кәефләрегез ничек? Әгәр кәефләрегез яхшы икән, кояш рәсемен күтәрәбез, кәефебез начар икән, болытны күрсәтәбез. | Укучылар елмаялар Кәефләрен ачыклыйлар, рәсем күтәрәләр. | Коммуникатив: уку процессын оештыру; үз хисләреңне белдерү һәм бәяләү. |
II. Белемнәрне актуальләштерү. Максат. Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту. Көтелгән нәтиҗә. Табышмак җавабы булган сүзне авазлары ягыннан тикшерә белү. | Табышмак әйтә: Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын табарга табарга тырышыгыз. Җавап-сүзләрнең схемасын төзи барырбыз. Су түгел – сыек, Кар түгел – ак. Әйдәгез, хәзер сөт сүзенең схемасын төзик. (Күмәк эш) | Сөт җавабын әйтәләр Авазларга характеристика бирәләр: [с] – саңгырау тартык [ө] – нечкә сузык [т] – саңгырау тартык | Танып белү: эзләнү, уку өчен кирәкле мәгълүматларны табу; сүз модельләре төзү. Коммуникатив: укытучы белән диалогка керү; коллектив фикер алышуда катнашу. |
III.Уку максатын кую. Максат. Аваз анализлауда кыенлык тудыру. Көтелгән нәтиҗә. Дәреснең темасын, максатын билгели алу. | Табышмак әйтүне дәвам итә, кыенлык тудыра. Үзем туныйм, Үзем елыйм да елыйм. Әйдәгез, бергәләп суган сүзенең схемасын төзик. (Күмәк эш) Ни өчен [гъ] авазын әйтмәдек? Димәк, без бүгенге дәрестә нинди аваз һәм хәрефләрне өйрәнербез инде? | Суган сүзен әйтәләр. Авазларга характеристика бирәләр: [с] - саңгырау тартык [у] – калын сузык [а] – калын сузык [н] – сонор тартык Кыенлыкны таныйлар: Чөнки без әле аны өйрәнмәдек. Дәреснең темасын әйтәләр: [гъ] авазын, Г, г хәрефләрен өйрәнербез, алар белән сүзләр укырбыз. | Регулятив: уку материалында укытучы күрсәткән ориентирны аңлау. Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану. Коммуникатив:коллектив фикер алышуда катнашу; укытучы белән берлектә эшчәнлекне планлаштыру. Шәхси: танып белү мөмкинлеген үстерү; уку эшчәнлеге мотивын ачыклау |
IV. Яңа белемнәр ачу. Максат. [гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре белән танышу. Көтелгән нәтиҗә. [гъ], [г] авазларына характеристика бирә белү. | [гъ] авазын ачыклау алгоритмын тәкъдим итә: Укучылар, барыбыз да бергә [гъ] авазын әйтәбез. Сорау куя: [гъ] – сузыкмы, тартыкмы?Ни өчен? Ә хәзер колакларыгызны каплап әйтегез: [гъ] – яңгыраумы, саңгыраумы? Схемада бу аваз нинди шартлы билге белән белдерелер? Дәреслек белән, төркемләп эшләүне оештыра: Ә хәзер “Әлифба” китабын ачабыз, суган белән янәшә нинди рәсем күрәсез? Бу сүзнең схемасы белән танышыйк әле. Суган һәм гөл сүзләрендә икесендә дә г хәрефе бар, алар ике сүздә дә бер төрле укыламы? Димәк, калын сузыклар янында [гъ], нечкә сузыклар янында [г] булып укыла икән. Бу авазларның икесенә билге булып бер хәреф – Гг хәрефе йөри. (Рәсемле әлифба эленә) Дәреслек белән эшләүне дәвам итәбез: дага һәм Гүзәл сүзләрен төркемнәрдә тикшерәбез. (Төркемнәрдә эш) | Авазны хор белән әйтәләр. Тартык аваз булуын, аны әйткәндә һава агымының тоткарлыкка очравын әйтәләр. Яңгырау тартык икәнен әйтәләр. Уртасында нокта булган квадрат белән белдерелүен әйтәләр. Гөл рәсеме икәнен әйтәләр. Схеманы карыйлар. Сүзләрне кабатлап әйтеп карыйлар, калын һәм нечкә әйтелүен ачыклыйлар. Бирелгән сүзләрнең схемасын парларда төзиләр. | Регулятив: укытучы белән берлектә яңа материалны ачу. Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану. Коммуникатив: диалогта катнашу; иптәшеңне тыңлау. Шәхси: уку материалына кызыксыну белдерү. |
Физкультминут Сазлыктагы бакалар Бик иртә уяндылар. Бата-калка, бата-калка Битләрен дә юдылар. Аннан ары зарядкага Тезелешеп бастылар: Уңга-сулга, уңга-сулга Алга-артка, алга-артка Утырдылар, тордылар. Сузылып киерелделәр, Дәрескә тотындылар. | |||
V.Ныгыту. Максат. Уку күнекмәләрен үстерү. Көтелгән нәтиҗә. Яңа авазлар белән сүзләрне, басма текстны дөрес укый алу. | Дәреслек белән эшне оештыра: Ә хәзер, укучылар, дәреслектәге кушылмаларны хор белән укыйк әле. Чылбыр рәвешендә г хәрефе кергән сүзләрне укыйк. “Яран гөле” дигән текстны җөмләләп укыйбыз. Укыган текст буенча сораулар бирә:
“Идел елгасы” исемле текстны укыйбыз. Сүзлек эше: Идел – елга исеме, баш хәрефтән языла. Татарстан – республикабызның исеме, баш хәрефтән языла. Әңгәмә оештыра:
Өстәмә мәгълүмат бирә: Безнең авыл уртасыннан ага торган кечкенә генә инеш тә, зур юллар үтеп, шушы Идел елгасына килеп кушыла, ә Идел елгасы Каспий диңгезенә коя. | Кушылмаларны хор белән укыйлар. Чиратлашып сүзләр укыйлар. Текстны укыйлар, җөмләнең баш хәрефтән башлануын, ахырында нокта куелуын искәртәләр. Укытучы сорауларына җавап бирәләр:
Текстны укыйлар. Әңгәмәдә катнашалар. | Танып белү: дәреслектә ориентлашу; текст белән эшләү. Коммуникатив: диалогта катнашу; коллектив фикер алышу. Шәхси: яңа белемгә кызыксыну белдерү. |
VI.Мөстәкыйль эш. Максат. Мөстәкыйль уку һәм фикер йөртү күнекмәләре булдыру. Көтелгән нәтиҗә. Кеше исемнәренең баш хәрефтән язылуын истә калдыру. | Эшне оештыра: Ә хәзер, укучылар, дәреслектә бирелгән таблицаны карыйбыз, андагы сүзләрне үзегез укып чыгыгыз әле. Сорау куя:
Уен оештыра: Хәзер “Яшеренгән сүз” уены уйнарбыз.Газизә сүзеннән нинди сүзләр төзеп булыр? | Мөстәкыйль укыйлар. Җавап бирәләр:
Сүзләр төзиләр: Газиз Гази газ изә гизә аз игә | Танып белү: текст белән эшләү; анализ-синтез алымын куллану. Коммуникатив: коллектив фикер алышу. |
VII.Рефлексия. Максат. Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау. Көтелгән нәтиҗә. [гъ], [г] авазларының яңгырау тартык булуын әйтә алу, үз эшчәнлегеңә дөрес бәя бирә белү. | Дәрес эшчәнлеген гомумиләштерә, нәтиҗә ясый:
Укытучы укучылар эшчәнлеген бәяли, кәефне ачыкларга тәкъдим итә: Укучылар, дәрес башында кәефләребез барыбызныкы да яхшы иде. Дәрес ахырында ул нинди калды икән? Үз кәефегезне белдереп, кояшта авыз ясагыз. Дәрестә бик актив катнаштыгыз, молодцы! Дәрес тәмам. | Сорауларга җавап бирәләр:
Үзбәя бирәләр: флаглар күтәрәләр. Кәефләрен ачыклыйлар, кояшка авыз ясыйлар. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект урока по литературному чтению в 4 классе. 1. Предмет: литературное чтение. Тип учебного занятия: Урок обобщения и систематизации учебного материала. 2. Тема: Обобщение и систематизация материала по разделу «Устное народное творчество»
Специфика проведения данного урока состоит в том, что такого полного обобщения и систематизации материала по разделу «Устное народное творчество» в Программе не предусмотрено, на выпуске из первой сту...
План-конспект урока по литературному чтению во 2 классе»Б» по теме «Литературная гостиная, посвященная творчеству К.И.Чуковского» с применением кейс-технологий.
План-конспект урока по литературному чтению во 2 классе»Б» по теме «Литературная гостиная, посвященная творчеству К.И.Чуковского» с применением кейс-технологий....
Конспект урока по литературному чтению в 4 классе по учебнику Горецкий по теме "Обобщение по разделу "Литературные сказки""
Открытый урок....
Конспект урока по литературному чтению в 3 классе по теме: «Литературная гостиная» Сергей Есенин «Пороша»
Конспект урока по литературному чтению в 3 классе можно провести, работая по любой программе....
Конспект урока по литературному чтению во 2 классе на тему "Внеклассное чтение. Творчество Э.Успенского"
Конспект урока по литературному чтению во 2 классе на тему "Внеклассное чтение. Творчество Э.Успенского"...
Конспект урока по литературному чтению в 3 классе на тему:"Обобщение по разделу "Литературные сказки"
Конспект урока по литературному чтению в 3 классе на тему:"Обобщение по разделу "Литературные сказки"....
Конспект урока по литературному чтению в 1 классе в технологии продуктивного чтения "Сергей Михалков. Мой щенок".
Конспект урока по литературному чтению в 1 классе в технологии продуктивного чтения "Сергей Михалков. Мой щенок"....