Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э. Шәрифуллина “Алтын балык” 2нче сыйныфта әдәби уку дәресе
материал по чтению (2 класс) на тему

Гайфуллина Гильсина Махмутовна

2нче сыйныфта әдәби уку дәресе. 2нче сыйныфта әдәби уку дәресе. Максатым : балаларны эстетик һәм әхлакый ситуацияләрне үзләре кичергән сыман күзаллап бәяләргә, текстта, төсле маркировкага таянып, ориентлаша, кирәкле өзекләрне таба белергә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_nche_synyf_1257_chen_1241_d_1241_bi_ukudan.docx751.55 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби уку дәресенә технологик карта

2 нче сыйныф, УМК “Перспекив башлангыч мәктәп”

Комыргуҗа урта мәктәбе

Яңа Җөлби филиалы укытучысы Гайфуллина Гөлсинә Мәхмүт кызы

12.12.2014.

         

Класс:        2

Предмет: әдәби уку

Тема: Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э. Шәрифуллина  “Алтын балык”

Максат: Балаларны эстетик һәм әхлакый ситуацияләрне үзләре кичергән сыман күзаллап бәяләргә, текстта, төсле маркировкага таянып, ориентлаша, кирәкле өзекләрне таба белергә өйрәтү.

Бурычлар: 1)Кирәкле җөмләләрне табу өчен, сорауларга җавап биргәндә, текстны кат-кат укуны оештыру.

2) Текстны әкият һәм чынбарлык вакыйгаларына бүлә белергә күнектерү.

3)Табигатькә, сулыкларга сак караш  тәрбияләү.

Предмет буенча нәтиҗәләр : яңа мәгълүматлар туплауда дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәре белән эшли белү;йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү; әдәби әсәр герое белән бәйле төрле эстетик һәм әхлакый ситуацияләрдә үз фикереңне җиткерү.

Төп төшенчәләр: Табигать,  сулыкларны саклау, экология,

Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш

Чыганаклар: Әдәби уку, 2 класс, 1 нче кисәк, 112-115 б.

Мөстәкыйль эш дәфтәре, 52-53 б.

Җиһазлау: Презентация Power Point – “ Авылым чишмәләре”, Э. Шәрифуллина портреты, шагыйрәнең  китапларыннан күргәзмә, Укымышлы Ябалак рәсеме, елга макеты. Карточкалар, Укымышлы ябалак сүзлеге.

Предметара бәйләнеш: литературное чтение, татар теле, әдәби уку, әйләнә-тирә, ИЗО,


Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

        УУГ

ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру

  • Исәнләшү, кәефләрне сорашу.

Исәнләштек, күрештек-

Кулны-кулга бирештек.

Матур итеп елмайдык,

Белем иленә юл алдык.

  • Өч кеше юлдан таш төягән арба этеп баралар икән. Боларга бер кеше очраган:
  • Сез нишлисез?-дип сораган ул.

Берсе әйткән:

-Мин хәлдән таеп таш төягән арба этәм.

Икенчесе әйткән:

-Мин ипилек акча эшлим.

Ә өченчесе:

-Мин гаҗәеп гүзәл сарай төзим, -дигән. Алар өчесе дә берүк эшне башкарганнар, ләкин эшкә карашлары тәрлечә булган. Сезнең дә бүгенге дәрестә башкарган эшегез “Гүзәл сарай төзим”-дип әйтерлек булсын дигән теләктә дәресебезне башлыйбыз.

-Өй эшен тикшерү

(М. Эш дәф. 48 бит

Бу текстка нинди сүзләр өстәдегез?

Болар табышмакмы, тизәйткечме, әллә такмазамы? (табышмак)

Чагыштыруларны билгеләдегезме?

-Булдыргансыз, дәфтәрләрне миңа тапшырыгыз, билгеләрне дәфтәрләрегезгә куярмын.

  • Укучыларның җаваплары

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

  • Шигырь тыңлау (укытучы укый)
  • Син сөйләгән әкиятләрдә
  • Чәчәкләр җирдә иде.
  • Балык сурәтләрдә түгел,
  • Елгада, күлдә иде.
  • Кирәксенмибез шифасын, Яңгырын, чиста карын.
  • Кайсы әкият сыендырыр
  • Без яшәгән Җир шарын.
  • -Сез әлеге  шигырь юлларын ишеткәнегез бармы?
  • -Ул ничек атала?
  • -Аны кем язган?
  • -Әйе, балалар, Э.Шәрифуллина, (портреты күрсәтелә) ул Мөслим районынан, укытучы һәм китаплар яза.
  • Күргәзмәдәге китапларны укымаганнарын буш вакытыгызда алып укырсыз.
  • -Сез балыкка йөрергә яратасызмы?
  • -Алтын балык тотканыгыз юкмы?
  • -Ни өчен тота алмыйсыз?
  • -

-Ишеткәнебез бар.

  • Ул “Әбием әкиятләре” дип атала.
  • Аны Эльмира апа Шәрифуллина

язган .

-Без балыкка йөрергә яратабыз.

-Алтын балык тоткан юк, ул әкиятләрдә генә була.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

  1. Табышмакларның җавапларын тап.

1)Канаты бар — каурыйсыз,

Күзе дә бар — керфексез.

Күлмәге тулы ак тәңкә,

Ул да тагылган җепсез.

2) Канаты бар − очмыйдыр,
Күккә карамыйдыр,
Аяклары юк − йөридер,
Җирдә тормыйдыр,
Кешеләрне белмидер.
(Балык)

  • Бу табышмаклар нәрсәләр турында?
  • -Балалар, Укымышлы ябалакның сезгә соравы бар: “Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
  • Нинди максат куярсыз үзегезгә ? Әдәби уку дәресләренең максаты нинди?

 

-Балык турында.

  • Без бүген алтын балык турында укырбыз, аның турында да Эльмира апа Шәрифуллина язган .

  • Аңлап, сәнгатьле укырга өйрәнергә, укыган буенча үз фикереңне әйтә белергә, иптәшләрнең фикерләрен тыңлый белергә.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

IV.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: күзаллау булдыруда ярдәм итү;

мисаллар китереп раслый белү

1.Әдәби әсәрне беренчел кабул итү.

Сүзлек өстендә эш

-Балалар, аңламаган сүзләр булганда без нишлибез?

-Без бүген кунакта, яныбызда сүзлекләр дә юк, ләкин Укымышлы Ябалак безне кайгыртып, сүзлек алып килгән.

Укучыларга  карточкалар эләшәм.

ТАКЫЯ,  НӘЗБЕРЕК,  ШӘМӘХӘ,  АЛТЫНСУ.

-Үзара киңәшләшегез, бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

Хәзер Укымышлы Ябалак сүзлегенә күз салыйк.

Чылбыр буенча уку.(укытучы башлап укый)

  • Әсәрдә сүз нәрсә турында бара?
  • Сезнең төш күргәнегез бармы?
  • Әсәрне нинди кисәкләргә бүлеп була?
  • (чынбарлык һәм төш күрү)

-Төсле сызыклар белән әйләндереп алынган җөмләләр бар, бу кемнәрнең сөйләме?

-Текстта автор сөйләме бармы?

физкультминутка

Сингапур структурасы буенча

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

Дәреслекнең 112 битен ачалар.

Сүзлекләрдән карыйбыз.

Балаларның җаваплары.

Балаларның җаваплары.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:        

яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү; өстәмә әдәбият белән эшли белү; укучыларның хисси һәм эстетик тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру

Рольләргә бүлеп, текстны кабат уку.

-Текстның  кайсы өлеше чынбарлык, кайсы өлешен  әкият дип атарга  мөмкин?

-Сезнең төшләр күргәнегез бармы?

“Балыкларны коткарыйк” уены

(елганы чүпләрдән арындырабыз, чүп хәреф язылган балыкка әйләнә, хәрефләрдән ЭКОЛОГ сүзен төзибез.

Бертуктаусыз көн-төн ага.

Бөтен кеше рәхмәт укый аңа.

Нәрсә бу?

-Балалар, елгалар башлангычы чишмәләр, безгә чишмәләрне дә карап, чистартып торырга кирәк.

“Авылым чишмәләре” презентация (1-4 слайд)

Сингапур структурасы буенча ТЭЙК ОФ  ТАЧ  ДАУН

 Укытучы фикере белән килешсәгез, урыныгыздан торып басасыз, килешмәүчеләр утырып кала.  (“Ярый-ярамый”)

-Урманда сукмактан йөрергә ярый.

Чишмәләрне чистартырга кирәк.

Агачларны сындырырга ярамый.

  Су буенда карамак белән  балык тотарга ярый

Җиләк, гөмбәләрне тапатрга, типкәләргә ярый.

Кош ояларын туздырырга ярамый.

Кошлар сайравын тыңларга ярый.

Үләннәрне, чәчәкләрне сәбәпсез таптарга, күпләп өзәргә ярамый.

 Сулыкларга чүп ташларга ярый.

-Балалар, нигә минем фикер белән килешмәдегез? 

-Искиткеч җавап, кадерле балалар.

-Чишмә.

-Балыклар сулый алмый, без су коена алмыйбыз.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

VIII. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

  • Дәрес сезгә ошадымы?
  • Аеруча да нәрсә кызыклы булды?
  • Карточкаларда билгелибез

Дәрес              Мин дәрестә      Нәтиҗә

 1.Кызыклы.   1.Эшләдем.      1. Материалны      

2.Күңелсез.    2.Ял иттем.         аңладым.

3.Битараф.     3. Башкаларга   2. Яңа белем.

                       ярдәм иттем           үзләштердем

  •                                                    3. Аңламадым.
  • Нинди яңалык белдегез?

-Димәк, кайбер әсәрләрдә чынбарлык белән әкият бергә берләшеп тә килә ала. Һәркем әкиятне чынбарлыкка әйләндерү максатында тирә-ягын матурлауда, табигатьне саклауда катнаша ала.

  • Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт.

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

IX. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

  1. М.эш дәфтәре 52бит Г.Гыйльманов “Булатның төше” шигырен укырга, биремнәрен үтәргә.
  2.  Рольләргә бүлеп укырга әзерләнергә.
  3. Алтын балык рәсемләп, үз теләгеңне язарга.

C:\Users\1\Desktop\_д_би укудан технологик карта1\әдәби укудан технологик карта1\сүзлек.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2нче сыйныфта эш программалары

татар теле фәне буенча 2сыйныфта эш программасы...

3-4 сыйныфта әдәби уку дәресе "Ап-ак карлар яуганда..."

. Шигы     Шигырьләрне аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.                 Логик басым, пауза турында белемнәрен ныгыту. Кышкы табигатькә сок...

3-4 сыйныфта әдәби уку дәресе "Ап- ак карлар яуганда..."

Макс:                   1. Шигырьләрне аңлап һәм сәнгатьле итеп                    ...

1 сыйныфта әдәби уку дәресе

Әлифбаны кабатлау...

“Минем Ватаным” темасына 2нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән туган тел дәресе эшкәртмәсе

2нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән туган тел дәресе эшкәртмәсе.Укытучы – Заһидулина Альбина Фәнис кызы....