3-4 сыйныфта әдәби уку дәресе "Ап-ак карлар яуганда..."
методическая разработка по чтению (3 класс) по теме
. Шигы Шигырьләрне аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.
Логик басым, пауза турында белемнәрен ныгыту. Кышкы табигатькә соклану хисе, толерант шәхес тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dbi_uku_drese_3-4.doc | 74 КБ |
Предварительный просмотр:
Портфолио
Башлангыч класс укытучысы: Кашапова Р.И.
Укудан ачык дәрес.
Татар Борнае
урта мәктәбенең
башл. кл. укытучысы:
Кашапова Р.И.
2007 ел.
Уку №24.
3 кл. 4 кл.
Тема: Буран. Г. Тукай. Беренче кар. Н. Думави.
Максат: 1. Шигырьләрне аңлап һәм сәнгатьле итеп
укуырга өйрәтү.
2. Логик басым, пауза турында
белемнәрен ныгыту.
- Кышкы табигатькә соклану хисе,
толерант шәхес тәрбияләү.
Материал: дәреслек 110 – 111 б., 3 – 4 б.,
,,Табигать бизәкләре” китабы,
кыш турында картина, рәсемнәр, куян
уенчыгы, санлы карточкалар, тест биремнәре,
Г.Тукай, Н.Думави портретлары.
Дәрес барышы.
I. Дәресне оештыру.
- Исәнләшү.
- Һәр дәрестә кулланыла торган кагыйдәләрне искә төшерик әле. Дәрестә сезнең сөйләмегез һәм җавапларыгыз нинди булырга тиеш? (Дөрес, эзлекле, эчтәлекле ачык).
- Мин сездән дөрес җаваплар, уйлап әйтелгән матур фикерләр көтәм. Дәрестә сезгә уңышлар телим.
II. Актуальләштерү.
1. - Сезгә өй эшенә рәсемнәр ясарга, әкият, хикәя, шигырь-ләр иҗат итәргә кушылган иде.
Әйдәгез, иҗат эшебезнең темасын бергәләп ачыклыйк әле. Мин табышмак әйтәм, ә сез җавабын белеп, дәресебез темасын ачыкларсыз.
Табышмак: Кырлар буш калды,
Сулар бозланды.
Уйный җил буран
Бу кай чак, туган?
2. - Ә хәзер сезне тыңлап үтәрбез.
Кем ничек тырышты икән?
(Балалар шигырь, әкият, хикәяләрен сөйлиләр,
рәсемнәрен күрсәтәләр).
III. Яңа белемнәр һәм күнекмәләр формалаштыру.
1. - Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәресебездә елның
кайсы фасылы турында сүз бара? (Кыш).
- Әйе, кыш турында безнең бүгенге дәрес темабыз.
2. - Дәфтәргә число һәм теманы язабыз.
3. - Без сезнең белән Г.Тукайның һәм Н.Думавиның
,,Кыш” темасына карата шигырьләрен аңлап, сәнгатьле
итеп укырга өйрәнербез. Кайсы класс укучылары дәрестә
тырышыбрак эшләр, активрак булырлар икән?
4. - Әлеге авторлар сезгә танышмы?
Г.Тукай һәм Н.Думави
портретларын карау.
(Балалар фикере).
- Г.Тукай сезгә яхшы таныш, ә Н.Думави белән бик таныш
түгел. Ләкин киләчәктә аның матур шигырьләре белән
тагын очрашачакбыз әле.
5. 3 кл.
Сүзлек белән танышып
чыга. Бирелгән сүзләрне
дөрес һәм матур итеп дәф-
тәргә язабыз. Аннан соң
шигырьне аңлап, эчтән
укып чыгарсыз.
себрелә - себерелә ,,Беренче кар” шиг.укытучы
котрына – котырына укый.
йөзгә - биткә - Нинди сүзләр аңлашылмый?
рәхимсез – кызганмыйча Сүзлек
җылан – елан уйкусыннан уйганып -
йокысыннан уянып
вәләкин – һәм ләкин
Сүзлекне дөрес, матур итеп
дәфтәргә язып куегыз әле,
исегездә калсын. Ә аннары
шигырьне эчтән генә эчтә 6. леген аңлап ,укып чыгарсыз.
,,Буран” шигырен кычкырып
укыту һәм анализлау.
- Шигырьнең ике юлын укыгач,
күз алдыгызга елның кайсы
вакыты килде? Ни өчен?
- Ә икенче ике юллыкны укыгач,
нәрсәне күз алдыгызга китердегез?
- Кышны күктән нәрсә күзәтә?
Ул нишләгән? Ни өчен?
- Ахыргы ике юллыкта юл нәрсә
белән чагыштырыла? – Буранны
шагыйрь ничек тасвирлый?
- Димәк әлеге шигырьдә сүз нәрсә
турында барды?
Буранлап кар яугач, йөрүләре
җиңелме?
- Өлкәннәргә йөрүе авыр,
аларның ишек алларын,
турларын көрәргә ярдәмгә
барырга кирәк.
- Сез өлкәнәргә булышасызмы соң?
7. - Ә хәзер барыгыз да уйлагыз әле, нәрсә ул -
рифма?
бар һава саклана
кар ява зарлана
- Бу сүзләр шигырь юлының кайсы урынында һәм алар ничек яңгырый? Аларны шигырьдән табыгыз, әле.
Игътибар белән карагыз һәм тагын нинди рифмалар табарга мөмкин?
бар һава ап – аклана
кар ява чана чаба
яктысы саклана
ак төсе зарлана
юл тыныч бала
куркыныч сала
Нәтиҗә ясыйк инде, димәк, нәрсә ул рифма?
(Балалар сүзе)
Рифма (аһәңлелек, ярашучанлык) – ике яки берничә шигырь юлы ахырында аваздаш кабатлаулар яки охшаш яңгырашлы сүзләр.
IV. Физ – ка. Ябалак кар ява,
Чыгабыз уйнарга.
Ябалак кар яу - яу.
Без ясарбыз кардан тау.
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Логик басым, паузаларга
игътибар итеп, сәнгатьле итеп шигырьне
укуырга өйрәнегез. (Карточ-
калар тарату. Мөст. эш)
Икеюллыкларга бүлеп
укыту.
- ,, Беренче кар”
шигыренең ике юлын укыгач,
күз алдыгызга елның кайсы
вакыты килде? (Кыш)
Ни өчен?
- Нинди алмашыну турында сүз
бара? Нәрсә белән нәрсә алмашы-
на? (Арба – чана)
- Ә кешеләр тормышында нинди
үзгәрешләр? (Кием)
- Кош – кортлар ни өчен
зарлана? (Азык юк, салкын)
Димәк, кошларга азык җитми.
Сез кошлар турында ничек
кайгыртасыз?
- Ә бала нигә шатланган?
Ә хәзер пауза һәм басымнар куеп,
сәнгатьле итеп укырга өйрәнегез.
(Карточкалар тарату. Мөст. эш)
2. Кычкырып, сәнгатьле
укыту.
3. Тест тәкъдим итү.
(карточкаларда).
III класс. Тест. ,,Беренче кар” шигырен
сәнг. укыту.
Г. Тукайның ,,Буран ” шигырендә:
1. Һәр кара нәрсә - ул:
1) бүре;
2) аю;
3) куян?
2. Төшә җиргә нинди ай яктысы:
1) якты;
2) тонык;
3) тулы.
3. Нинди буран чыкты?
1) көчле;
2) рәхимсез;
3) адаштыргыч.
IV класс. Тест.
1. ,,Беренче кар” шигыренең авторы кем?
1) М. Җәлил;
2) Г. Тукай;
3) Н. Думави.
2. Тышта нинди кар ява?
1) ябалак;
2) ап – ак;
3) энҗе кебек.
3. ,,Кыш та җитте!” – дип нәрсә (кем)
кайгыра?
1) кеше;
2) бала;
3) кош вә корт.
VI. Өй эше бирү: (куян уенчыгы 4 бит – сәнг. укырга;
кар бөртекләре өләшә) кошларга җимлек
110 нчы бит – сәнг. ук; эләргә, күзәтергә;
инд. эш – тулы вариантын инд.-ль карточкалар-,,кар”
укырга, рифмалар уйлап бөртекләрендә рифмалар
язарга. уйлап язарга.
VII. Йомгаклау.
- Дәрестә нәрсә белдегез, нәрсәләргә өйрәндегез?
- Билгеләр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.
Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...
Юлда булсаң, уяу бул! 1 нче сыйныфта (татар төркемендә) үткәрелгән дәрес планы.
"Мәгърифәт " газетасы һәм ЮХИДИ үткәргән конкурска җибәрелгән дәрес план конспекты....
Әдәби укудан ИКТ кулланып 4 нче сыйныфта ачык дәрес "Г.Хәсәнов. Декабрь".
4 нче сыйныфлар өчен үткәрелгән ачык дәрес...
3 нче сыйныфта татар теле дәресләре
Мин “Кисәкчәләр” темасы буенча дәрес планнары тәкъдим итәм. Программа буенча укучылар III сыйныфта да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит кисәкчәләренең сөйләмдәге роле, аерым сүз б...
Башлангыч сыйныфта проект методы.
Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Проект эшчәнле...
1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе
1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе Г. В. Дорофеев дәреслеге буенча "Сантиметр" темасына төзелде. (УМК "Перспектива" )...
3-4 сыйныфта әдәби уку дәресе "Ап- ак карлар яуганда..."
Макс: 1. Шигырьләрне аңлап һәм сәнгатьле итеп ...