1 нче сыйныфта грамотага өйрәтү дәресе эшкәртмәсе ( «Перспективалы башлангыч мәктәп» укыту- методик комплекты буенча)
план-конспект урока (1 класс)

Нафиева Гулия Рафаиловна

Дәрескә план-конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany_1_klass.doc87.5 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе

1 нче сыйныфта грамотага өйрәтү дәресе эшкәртмәсе

( «Перспективалы башлангыч мәктәп» укыту- методик комплекты буенча)

План-конспектны башлангыч сыйныфлар укытучысы Нәфиева Гөлия Рафаил кызы төзеде

Тема: [п] авазы һәм П,п хәрефләре

Максат: 1. [п] авазы һәм П,п хәрефләре белән таныштыру. [п] авазын аерып алырга һәм дөрес әйтергә, бу аваз кергән сүзләрне дөрес укырга өйрәтү;

2. укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен, игътибарларын үстерү;

3. әхлак тәрбиясе бирү;

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Шәхескә кагылышлы УУГ

Дәрестә актив, иптәшеңә кайгыртучан булу

Регулятив УУГ

Укытучы белән бергә уку максаты кую;

Эшчәнлекне планлаштыра белү. Нәтиҗә ясау, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту;

Танып белү УУГ

Логик гамәлләр башкару( анализ, синтез);

Проблема кую һәм аны чишү.

Коммуникатив УУГ

Үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау ;

Парда эшләгәндә иптәшеңне тыңлый белү, үзара килешү.

Материал : И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова “ Әлифба “ дәреслеге Казан ”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты

И.Х. Мияссарова , Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова Әлифба дәреслеге өчен “Методик кулланма “ Казан”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты

Җиһазлау: Рәсемле әлифба( “ П” хәрефе)

Хәрефләр кассасы;

Песнәк, поши, пычкы рәсемнәре;

Сүзләр схемасы;

Җөмләләр язылган таратма материал;

“Футбол” уены өчен таблица, туп

;

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

#1069;шчәнлеккә мотивлаштыру этабы

2. Белемнәрне

актуальләштерү.

Парларда эшләү

#1059;ку мәсьәләсе

кую

ситуациясен

тудыру

Парларда эшләү

4. Уку пробле-

масын чишү

5. Беренчел

ныгыту

6. Яңа

белемнәрне

куллану

#1056;ефлексия

Үзбәя

- Укучылар, бер-берегезгә карап елмаегыз да һәм тыныч кына утырыгыз.

- Сезнең кәефләрегез ничек икән?

Хәрефләрне укыгыз, алар нинди авазларны белдерәләр? Нәрсә белән алар охшаш? Артык хәрефне табыгыз

к, б, ф, с, т

Сүзләрне белегез

Мәктә..., кита..., ту...

Сүзләр ахырында нинди аваз ишетелә?

Дәресебезнең темасын әйтеп карагыз әле.

Ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләрбез икән?

[п] авазы турында бер берегезгә сөйләгез

[п] авазы язуда п, П хәрефләре белән

белдерелә( хәрефләр күрсәтелә).

  1. Бу авазның пары бар микән?

Хәрефләр тасмасына карыйбыз

Г З В Б

К С Ф ?

2. Уен “Апага кунакка”

а) Апаның исемен бел (схема күрсәтелә).

п

п

(Әпипә)

Әпипә апага кунакка барганда тизәйткеч

әйтә – әйтә барабыз

б) Әпипә апа сыйлары (ул безне п авазы кергән ризыклар белән кунак итә). Шул сүзләрне уйлап әйт. (Уен туп белән уйнала)

3. Ачык иҗекләр уку (төрле интонация белән)

па-шатланып

пу-борчылып

пи-көйләп

пә-сорап

пү-аптырап

пы-ачуланып

4. Физкультминутка. Рольле уен “Балалар һәм чебиләр”

Кызлар: Чеп-чеп-чеп!

Малайлар: Пи-пи-пи!

4. Рифма уйлыйбыз, п авазы кергән иҗек һәм сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәбез:

Па-па-па - ярата безне ... (апа)

Пи-пи-пи - табын түрендә ... (ипи)

Пы-пы-пы – берүк сызма ... (шырпы)

Пе-пе-пе – әнә килә ... (керпе)

Ап-ап-ап - аю килә ... (атлап)

5. Әлифбаның 69нчы битеннән иҗекләр һәм сүзләр уку. (паркет, үпкә, ипле сүзләренең мәгъәсе аңлатыла)

6. “Песнәкләр” тексты өстендә эшләү

  • Сүзлек эше туңмай

Хикәядә сүз нәрсәләр турында бара?

Канатлы дусарыбыз – алар нәрсәләр?

Канатлы дусарыбыз кая китте? Кайсы кошлар туган ягыбызда калды? Нигә аларга азык табуы читен дип уйлыйсыз? Балалар песәкләргә ничекярдәм итәләр? Ни өчен песнәкләрне автор безнең дусларыбыз дип атаган?

Күзләргә физкультминутка

#1050;россворд чишү( кроссвордта п хәрефләре ачык)

1) Урманда яшәүче зур мөгезле матур җәнлек.

2) Тиз ашый, вак чәйни, үзе йотмый.

3) Кайчысыз кисәләр, җепсез тегәләр.

4) Кипкән үлән

5) Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.

п

о

ш

и

п

ы

ч

к

ы

п

и

л

м

ә

н

п

е

ч

ә

н

м

ә

к

т

ә

п

4 нче баганада нинди сүз килеп чыкты?

“Икмәк турында сөйләшик” – тәрбияви әңгәмә.

- Икмәкне икенче төрле ничек атыйлар?

Ипи сүзенең схемасын төзегез.

Һәр партага карточкалар таратыла, аларда ипи турындберәр җөмлә язылган. (Ашаганда ипи валчыкларын идәнгә коймагагыз. Табыннан ипине кул белән алыгыз.Ак ипи белән кара ипине аерым куярга кирәк. һ.б.)Укучылар башта эчтән, аннары кычкырып укыйлар.

- Икмәк турында нәрсәләр белдегез?

Укытучы йомгак ясый.

- Икмәктән кадерле ризык юк. Икмәк үстерү бик авыр хезмәт. Ипи безнең өстәлгә килеп җиткәнче озын юл үтә, аңа күп кешеләрнең хезмәте куела. Шуңа күрә икмәкне кадерләгез.

Укытучы Р.Миңнуллинның “Ипекәй” шигырен укый.

Әйдәгез шоферлар булыйк, икмәк ташыйк. “Шофер буласым килә” җыры яңгырый – (Л.Батыр-Болгари музыкасы)

9. Сүзлек запасын баету өстендә эш.

Икенче сүз белән әйт: чиста-(пөхтә), мәче-(песи), кача-(поса).

Сез әйткән сүзләр нинди авазга башлана?

10. [п] авазына башланган сүз белән җавап бирегез

- Кайсы шәһәргә барабыз?

- Нәрсәгә утырып барабыз?

- Атнаның кайсы көнендә барабыз?

- Урман аша чыкканды тәрәзәдән нинди хайванны күрәбез?

- Ул нәрсә ашап тора?

- Нинди кош тавышы ишетәбез?

-Укучылар, без бүген нинди аваз белән

таныштык?

-[п] авазы һәм П,п хәрефләре турында

нәрсәләр белдегез?

- Нинди сүзләрне истә калдырдыгыз?

- Дәрестә ничек эшләгәнегегезгә карап,

үзегезгә бәя бирегез

-Дәрес ахырына килеп җитте,

сезнең кәефләрегез ничек

икән? Кәефләрегез үзгәрмәдеме?

-Дәрестә бик тырышып эшләгәнегез өчен, бик зур рәхмәт. Күтәренке кәеф белән дәресебезне тәмамлыйбыз.

Укучылар кәефләрен ачыклыйлар,

смайликлар күтәрәләр

Бу хәрефләр барысы да тартык авазларны белдерәләр. Юл

хәрефләр. Артык хәреф-б, чөнки яңгырау тартыкны белдерә

Укучылар җавабы тыңлана.

Ахырда укытучыга ияреп. уку мәсьәләсе куела: “[п] авазы һәм

п хәрефебелән танышырбыз. Бу

хәреф кергән сүзләрне дөрес

укырга өйрәнербез”

Һәркем пышылдап уку мәсьәләсен кабатлый.

Башта учларын авыз каршына

куеп, авазны әйтеп карыйлар

һәм нәтиҗә ясыйлар. (“[п]-

саңгырау тартык аваз, чөнки уч

төбенә җылы һава агымы килеп

бәрелә)

Нәтиҗәне хор белән дә

кабатлыйлар

Аның пары- [б] авазы

Хәрефләр тасмасына П хәрефен

куялар.

.

Әпипә ипи ала, ипи ала Әпипә.

(Ипи, пилмән, прәннек, пылау, паштет, пәрәмәч, помидор, компот, пәхләвә һ.б. сүзләрне атарга мөмкиннәр)

Хор белән укыйлар. Парларда бер берсенә кабатлыйлар.

Кызлар- балалар,

малайлар - чебиләр

Хор белән әйтеп бетерәләр.

Аңлатмалы сүзлектән укыйлар

Башта яхшы укучы укучылардан укытыла, аннары калганнар

“чылбыр” тәртибендә укыйлар.

Укучылар сорауларга җавап

бирәләр

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

-Укыдым җөмлә, иҗек сүз,

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем ял итсен,

Ачам күзем күп күрсен.

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да, бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән,

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләрем

Имән бармак башына

Кинәт карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

Укучылар төркемнәрдә

кроссвордны чишәләр

- Ипи, ипекәй.

Ипи сүзенең схемасын төзиләр.

Укучылар укыйлар.

Сорауга җавап бирәләр.

Музыка астында

физкультминутка ясыйлар

Сорауларга җавап бирәләр

-Париж, Пермь, Пенза

-поездга, пароходка

-пәнҗешәмбе

- поши

-печән

-песнәк

Уңышлар агачын бизиләр

(Кем барысын да аңладым, бик

яхшы эшләдем, белгәннәремне өйгә

кайткач та сөйләп бирә алам дип уйлый- агачка кызыл алмалар элә.

Кем барысын да аңладым, ләкин белгәннәремне өйгә кайткач сөйләп бирә алмыйм дип уйлый- агачка

яшел алмалар элә. Кем әле үзеннән канәгать түгел- яшел яфраклар элә.

Смайликлар белән кәефләрен күрсә-

тәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика 2 класс "Перспективалы башлангыч мәктәп"

2 сыйныф өчен эш программасы." Перспективалы башлангыч мәктәп"...

2 сыйныф өчен математикадан белем бирү программасы «Перспективалы башлангыч мәктәп»

2 сыйныф өченматематикадан белем бирү программасы«Перспективалы башлангыч мәктәп»             Төзеде:   Фатыйхова Фәридә Харисовна...

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту.

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту...

3 класс татар теле ФГОС "Перспективалы башлангыч мәктәп"

ФГОС "Перспективалы башлангыч мәктәп" татар теленнән 3 класска эш программасы...

Башлангыч класста ана телен укыту программа

1-4 классларда ана телен укыту программасы...

З нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе Тема: «Кисәкчәләр» (УМК «Перспективалы башлангыч мәктәп»)

АннотацияТатар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен  татар теле  дәресе эшкәртмәсе  “Перспективалы башлангыч мәктәп” яки “Перспектива&rdqu...