План-конспект урока чтения во 2 классе "Письмо ветерану"
план-конспект урока по чтению (2 класс) на тему
План-конспект урока чтения во 2 классе "Письмо Ветерану"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
plan-conspect_uroca.doc.docx | 24.95 КБ |
Предварительный просмотр:
Всероссийский фестиваль педагогического творчества
(2014-2015 учебный год)
Номинация: Педагогические идеи и технологии: среднее образование
Название работы: План-конспект урока чтения во 2 классе «Письмо ветерану»
Автор: Салахова Лейсан Хамбаловна
Место выполнения работы: Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа»
Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Тема: Сугыш ветеранына хат язу.
(Әдәби уку. 2 нче сыйныф)
Тема: Сугыш ветеранына хат язу.
Дәрес төре: Практик эш
Эш төре: Сөйләм этикеты нормаларын кулланып хат язу.
Планлаштырылган нәтиҗә:
Предметлы: -текст өстендә эшләү; -сүз турындагы белемнәрне камилләштерү; -сөйләм нормаларын дөрес куллана белү .
Метапредметлы:
Регулятив УУГ: - дәрестәге эшчәнлекнең максатын мөстәкыйль рәвештә ачыклау; - укытучы белән берлектә уку проблемасын формалаштыру; - уку эшчәнлеген планлаштырырга өйрәтү; - тәкъдим ителгән планга нигезләнеп, тиешле чыганаклардан куллану ( өстәмә әдәбият, үзеңнең тәҗрибәң).
Танып-белү УУГ : - яңа белемнәр алу ( укытучы тәкъдим иткән сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү); - алынган мәгълүматны мөстәкыйль эшкәртү; - нәтиҗә ясау;
Коммуникатив УУГ: - башкаларны тыңлый һәм аңлый белү; - үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү.
Шәхескә кагылышлы УУГ: - дөрес һәм грамоталы сөйләм-кешенең тәрбиялелеген күрсәтүче икәнлеген аңлау; - үзеңә һәм башкаларга дөрес бәя бирә белү.
Дәреснең максаты:
- Хат төшенчәсе белән танышу.
- Хат язуның кагыйдәләре һәм формалары белән танышу.
- Тирә- якка уңай караш , шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Бурычлар:
- Хатның төп өлешләре һәм дөрес язу кагыйдәләре белән таныштыру.
- Бөек Ватан сугышы ветеранына хат язу.
Җиһазлау:
- Интерактив такта.
- Презентация.
- Өстәмә әдәбият ( “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” )
- Төркемнәрдә эшләү өчен карточкалар.
Дәреснең барышы
- Оештыру өлеше.( Укучыларны дәрестә актив эшчәнлеккә әзерләү)
Изгелек ул – беркайчан да
Тузмый торган хәзинә.
Яхшылык эшлик һәрвакыт,
Ул үзе изге дога!
- Хәерле иртә, укучылар! Әйдәгез, барыбыз да матур итеп басып, кулга- кул тотынышыйк һәм зур итеп кояш ясыйк. Куллардан - кулларга җылылык, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирсен.(Укучылар укытучыны һәм бер-берсен сәламлиләр)
- Бурыч кую.
- Аралашу шатлыгы бүләк итик дигәнне ничек аңлыйсыз? Укучылар, сез аралашырга яратасызмы?Без нәрсә ярдәмендә аралашабыз?(Сөйләм) Ерак аралардан аралашу өчен безгә нәрсә ярдәм итә? ( Телефоннан шалтыратабыз, СМС- хәбәрләр язабыз, телеграммалар җибәрәбез).
- Сез ничек уйлыйсыз, телефоннан, интернеттан аралашу сәләте булмаган кешеләр бармы?( Әйе, билгеле, бу – өлкән кешеләр, инвалидлар).
- Ә сез андый кешеләр белән танышмы?
- Мин дә андый кешеләрне беләм, бу – Бөек Ватан сугышы ветераннары.
- Ә кем соң ул Бөек Ватан сугышы ветераны? (Слайд. Презентация. Укытучының Бөек Ватан сугышы, сугыш ветераны турында кыскача мәгълүматы.)
- Ничек уйлыйсыз, бу кешеләр хөрмәткә һәм игътибарга лаекмы? Ә сез аларга шатлык минутлары бүләк итәр идегезме?
- Актуальләштерү һәм укучыларны яңа тема үзләштерүгә әзерләү.
- Мин бүген дәрестә, илебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә, Бөек Ватан сугышы ветеранын котларга тәкъдим итәм.У л безнең авылда яши. Хәзер без аңа шалтыратырбыз. Ничек уйлыйсыз, аңа сөенеч булырмы?
- Ветеран белән сөйләшүне без нәрсәдән башларбыз?(Якынлашып килүче бәйрәм белән котларбыз).
Проблемалы ситуация.
Укучы телефон номерын җыя, ләкин абонент җавап бирми.
- Мондый очракта нишләргә? Ветеранны котламыйбызмы?
- Уку мәсьәләсен чишү юллары.
- Кемнәрдә нинди тәкъдимнәр бар?(Укучылар хат язарга һәм аны почта аша җибәрергә мөмкин дигән нәтиҗәгә киләләр).
- Ерактагы якыннар белән төрлечә аралашырга була. Шуларның бер мисалы – хат язу. Хатны бүгенге көндә интернет аша да җибәрергә мөмкин. Бу бик тиз һәм уңайлы.Вакытны да аз ала, җавапны да шул ук вакытта алырга була. Хатны ак кәгазь битенә үз кулың белән дә язып, почта аша җибәрергә мөмкин. Монда инде яңалыклар белән бергә күңел җылысын да сизәргә була. Күргәнебезчә, хат язу бер дә җиңел эш түгел. Аның үз кануннары бар.Димәк, бүгенге дәрестә хат һәм аны язу турында сөйләшербез.
- Төркемнәрдә эш.
“Аңлатмалы сүзлек” белән эш.
- Әйдәгез,нәрсә ул хат, адрес һәм адресат икәнен белик. (Һәр группа бер сүзнең мәгънәсен таба)
- Булдырдыгыз.
- Уен “Хатның сәяхәте”.
(Интерактив тактада эш.)
- Хат үткән юлларны уклар белән тоташтырыгыз.
- Матур язу күнегүе.
- Хатны нинди кәеф белән язарга кирәк? Дәрестәге кәефегезне күрсәтегез әле.(Смайликлар күрсәтү)
Төркемнәрдә эш.
- Хат язганда нинди “тылсымлы“ сүзләр кулланырга кирәк?
- Башта хатны нинди сүзләр белән башлаганны, ә соңыннан нинди сүзләр белән тәмамлаганны языгыз. (Слайдта сүзләр күренә)
- Ял минуты.
- Хатларның нинди сүзләр белән башланганын һәм беткәнен белдек. Ә хәзер язманы укыгыз. (Слайдта текст күренә).
Исәнмесез, хөрмәтле ветеран!
Үземнең хатымда безгә тынычлык бүләк иткән өчен, сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Чын күңелдән сәламәтлек һәм озын гомер телим.
Мин 2 нче сыйныфта укыйм һәм сезне үземнең классташларым белән очрашуга чакырырга телим. Зинһар өчен килегез һәм безгә сугыш хатирәләре турында сөйләрсез.Сезнең белән дуслашасы килә.Көтеп калабыз.Очрашканга кадәр.
Ихтирам белән 2 нче класс укучысы.
( Укучылар хат ул текст дигән нәтиҗәгә киләләр)
- Текстның төзелешен искә төшерик. (Кереш өлеш,төп өлеш, йомгак)
- Ә хәзер хатның һәрбер өлешенә аерым тукталырбыз.
Хатның төп өлешләре:
1. Сәламләү өлеше, мөрәҗәгать итү. 2. Хатны алырга тиешле кешенең хәлләре, сәламәтлекләре, үзеңне кызыксындырган мәсьәләләр турында сорашу. 3. Үз тормышыңдагы вакыйгаларны язу. Кызыклы һәм әһәмиятле очракларны тасвирлау.
4. Йомгаклау өлеше, саубуллашып, исемеңне, хатның язылу датасын кую.
9. Төркемнәрдә эш.
- Хатыгызны җөмләләрегезне тулылындырып языгыз.Кирәк булса, җөмләләрне үзгәртергә дә мөмкин. Күнегү “Хатны җый” (карточкалар)
Исәнме, хөрмәтле ... Сезгә беренче тапкыр язам. Минем исемем.... . Мин ... ... укыйм. Мин сезгә ... ... бик рәхмәтлемен. ... бик зур рәхмәт. Сезгә ... телим. Сау булыгыз. Хөрмәт белән ... . ( Һәр төркемнән бер укучы хат укый, фикер алышулар)
- Рефлексия.
- Ә хәзер тавыш бирәбез: кемгә бүгенге дәрестә бар нәрсә дә аңлашылды һәм кызыклы булды, смайликларыгызны почта тартмасына салыгыз, кемгә дәрестә кызыклы булды, ләкин әле хатны ничек язарга кирәк икәненә төшенеп бетмәде, смайликларыгызны тартма янына куегыз. ( Үзбәя)
- Йомгаклау. Өй эше.
- Ничек уйлыйсыз, сезне нинди өй эше көтә? (Ветеранга хат язу)
- Һәрберегезгә үзегезнең хатыгызны открыткага язарга, аппликация, рәсем ясап бизәргә мөмкин.
- Бүгенге дәресне шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Бөек Җиңүгә 70 ел дип
Шатлык белән тибә йөрәкләр.
Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч,
Гомерегез озын булсын,
Минем сезгә шундый теләкләр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация и план-конспект открытого урока по чтению для 4 класса коррекционной школы VIII вида. Тема: "Разговор о маме" Н. Саконская.
План-конспект открытого урока по чтению для 4 класса коррекционной школы VIII вида на тему "Разговор о маме" Н. Саконская". Прилагается презентация "Помогаем маме"....
план-конспект к уроку чтения 3 класс по разделу "Снег летает и сверкает". Дрожжин "Снег летает..", Бальмонт "Снежинка", Есенин "Пороша".
Тема урока: С.Дрожжин «Снег летает…»...
план-конспект к уроку чтения 3 класс С.Есенин "Поёт зама, аукает..."
Тема урока. С.Есенин «Поёт зима, аукает…»Цели: развивать воображение учащихся, умение работать с поэтическим текстом...
План-конспект открытого урока по чтению 2 класс Школа России "Обобщающий урок по разделу "Я и мои друзья""""
Обобщий урок по разделу «Я и мои друзья»...
План-конспект интегрированного урока чтения и письма по теме "Наблюдения над парными согласными в конце слова" или "СКазка-ложь,да в ней намёк, добрым молодцам урок" (2 класс)
Интегрированный урок чтения и письма по теме "Наблюдения над парными согласными в конце слова" или "Сказка-ложь,да в ей намёк, добрым молодцам урок" даёт возможность на конкретном материале сказки "Ли...
План – конспект открытого урока чтения по учебнику «Литературное чтение» 2класс.
Отзыв на открытый урок по ...
Технологическая карта + план конспект к уроку чтения на тему "Детство Л.Н.Толстого"
План конспект к уроку литературного чтения в начальныхклассах...