урок чтения на тат.языке в 1 классе
план-конспект урока по чтению (1 класс) по теме
Урок объяснения новой темы в игровой форме.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
urok_chteniya__na_tat._yazyke_v_1_klasse.docx | 25.48 КБ |
Предварительный просмотр:
Беренче сыйныфта уку дәресе
Тема: Авазларны хәрефләр белән билгеләү.Гг – Кк хәрефләре.
Максат: Гг, Кк хәрефләре белән таныштыру,[г ], [к ] авазларын хәрефләр белән дөрес тамгаларга өйрәтү, белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү, парларда дустанә эшләренә җирлек булдыру.
Дәрес барышы:
I. Дәресне оештыру моменты.
II. Кабатлау, үткәннәрне искә төшерү.
а) –Укучылар, әйдәгез әле сузык авз хәрефләрен искә төшерик.(а,ә.и.у.ы)
б) – Ни өчен бу авазларны сузык авазлар дип атыйбыз?(алар сузыла, көйләнә)
в) – Сузык авазлар нинди ике төркемгә бүленә?(калын һәм нечкә сузык авазлар)
г) – Алар нинди эш башкара?(яннарында килүче тартык авазны я калынайта, я нечкәртә)
е) – Таттык авазлар нинди ике төркемгә бүленәләр?(яңгырау һәм саңгырау тартыклар)
җ) – Яңгырау тартык авазлар турында нәрсә әйтә аласыз?(алар тавыш белән яңгырап әйтелә, нечкә һәм калын укыла).
з) – Саңгырау тартык авазлар турында нәрсә әйтерсез?(пышылдап, тавышсыз әйтелә, нечкә һәм калын укыла).
III.Темага кереш.
Уен: Тактада ике кәрзин, таратып хәрефләр эленгән, арасында Г К хәрефләре(хәрефләр түгәрәк эчендә әйләндереп куелган)
Кәрзиннәрнең берсенә сузык аваз хәрефләрен, икенчесенә тартык аваз хәрефләрен тутырырга кирәк.(ике укучы тактада эшли)
-Иптәшләрегезнең җаваплары белән килешәсезме?(әйе, килешәбез)
-Укучылар тактада нинди ике түгәрәк калды икән,беләсегез киләме, әйдәгез карап карыйк(түгәрәкләрне әйләндереп карау)
-Безнең дәресебәзгә кунак булып ике хәреф килгән.Нинди хәрефләр икәнен белү өчен сезгә табышмакларга җавап табарга кирәк булыр.
1табышмак: Бер хәсрәт капчыгы
Яфрак астында тора.
Башы бер дә булмаса да,
Эшләпәдән утыра(гөмбә).
-Гөмбә сүзенең башында нинди аваз ишетәбез? [г ]. Димәк: беренче кунагыбыз Г хәрефе.
2табышмак:Утыра бер чүлмәк
Өстенә кигән йөз күлмәк(кәбестә)
-Кәбестә сүзендә беренче нинди аваз ишетәбез? [к ]. Икенче кунагыбыз К хәрефе икән.
IV.Тема өстендә эшләү.
-Дәресебезгә кунак булып килгән хәрефләр белән таныштык.
-Укучылар, карагыз әле, бу хәрефләр ни өчен икәүләшеп кулга-кул тотынышып килгәннәр икән?(чөнки алар парлы тартык авазлар)
Физминутка.
Без әле бераз ардык, Бер алга, бер артка сузып,
Ял итәргә уйладык. Күңелле ял итәбез.
Башны иябез алга, Аннары без чүгәлибез,
Ә аннары- артка. Тезләрне кочаклыйбыз.
Уңга – сулга борабыз, Башны алга яшереп,
Аннан карап торабыз. Азрак кына “йоклыйбыз”
Иң өсләрен сикертәбез, Менә ничек ял иттек,
Кулларны биетәбез. Дәресне дәвам итик.ңгырау икәнен белик әле
-Инде килгән кунакларыбыз белән якыннан әйбәтләбрәк танышыйк. Аларның кайсысы яңгырау, кайсысы саңгырау икәнен белик әле.
(әйтеп карау, беренче рәт-[г] авазын. Икенче рәт-[к] авазын әйтеп карыйлар.Ә хәзер 1 рәт [к] авазын, 2 рәт [г] авазын әйтеп карыйлар, нәтиҗә ясау:
[Г] – яңгырау тартык аваз;
[К] – саңгырау тартык аваз;)
-Укучылар, бу авазлар әйтелешләре буенча бер төрле генә була алалармы икән?
Әйдәгез, шул турыда бераз сөйләшик.
(суган һәм гөмбә рәсемнәре, рәсем астында схемалары күрсәтелә)
-Бу рәсемдә нәрсә күрәсез?(суган)
-Суган сүзендә [г] авазы ничек әйтелә?(калын)
(тактада[ г] янына калын тартык аваз схемасы куела)
-Бу нәрсә?(гөмбә)
-Бу сүздә [г] ничек әйтелә?(нечкә)
(тактада[ г] янына нечкә тартык аваз схемасы куела)
(нәкъ шулай ук каз, кәбестә сүзләре тикшерелә)
Нәтиҗә ясала: 1 хәреф 2 аваз белдерә.
Димәк, [г] [к] авазлары турында нәрсәләр әйтә алабыз инде?
А) парлы тартык авазлар.
Б)[г] – яңгырау тартык аваз, калын һәм нечкә укыла.
В) [к]- саңгырау таттык аваз, калын һәм нечкә укыла.
Физминутка “Аккалач”
V. Дәреслек буенча эшләү.
-Ә хәзер дәреслекләребезне ачыйк. Таблицада бирелгән иҗекләрне укып карыйк әле.
ка га
ку ку
ки ги
гә кә
гү кү
-Кайсы иҗекләрнең урыннары алышынган?(җаваплар)
Сүзләр уку, иҗекләргә бүлеп уку.
ак ага алга кисә
мәк кага алка гизә
тирәк
Текст белән танышу.
Чылбырлап уку.
-Текстта нәрсә турында сөйләнә?(мәктәп, малайның мәктәпкә килүе, апаның китап бирүе китапның матурлыгы турында әйтелә)
-Бик дөрес.
-Хәзер сезгә шундый эш тәкдим итәм.
(схемалар күрсәтелә)
1 рәт шушы схемага туры килүче җөмләләрне табалар.
(схемалар күрсәтелә)
2 рәт бирелгән схемаларга җөмләләр уйлыйлар.
Эшләр тикшерелә.
VI.Йомгаклау.
-Бүгенге дәрестә нинди хәрефләр белән таныштык?
-Алар турында нәрсәләр белдегез?
-Бу хәрефләр белән танышуыбызны киләсе дәрестә дә дәвам итәрбез, алар турында тагын да күбрәк белербез.
VII.Үзбәя.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Интегрированный урок чтения, математики, русского языка и природоведения в 3 классе.
интегрированный урок по теме "Лес-наше богатство". расчитан на два урока. ...
Интегрированный урок по литературному чтению и русскому языку 1 класс "Спасибо, Азбука, тебе!"
Материал включает в себя цель,задачи, предполагаемые результаты, оборудование урока, а также подробный конспект урока с примерными ответами детей....
Урок по литературному чтению и русскому языку (1 класс)
Интегрированный урок по литератуному чтению и русскому языку в 1 классе УМК "Перспектива"...
Развитие речи учащихся на уроках чтения и русского языка — развитие личности школьника Гущина Татьяна Ивановна, учитель начальных классов Разделы: Преподавание в начальной школе.http://festival.1september.ru/articles/311514/
Развитие речи учащихся на уроках чтения и русского языка — развитие личности школьникаГущина Татьяна Ивановна, учитель начальных классовРазделы: Преподавание в начальной школеТруд учителя нелегок, но ...
Развитие речи учащихся на уроках чтения и русского языка — развитие личности школьника Гущина Татьяна Ивановна, учитель начальных классов Разделы: Преподавание в начальной школе.http://festival.1september.ru/articles/311514/
Развитие речи учащихся на уроках чтения и русского языка — развитие личности школьникаГущина Татьяна Ивановна, учитель начальных классовРазделы: Преподавание в начальной школеТруд учителя не...
Технологическая карта урока по литературному чтению на родном языке 3 класс "Софрон Данилов Торбостор"
3 кылааска литература аа5ыытын уруогар технологическай карта "Софрон Данилов Торбостор"....