Проект «Туган телдә белем алуны һәм тәрбияне математика фәне аша дәрестән соң эшчәнлектә популярлаштыру. Авыл мичен чыгару» .
проект

Каримов Равиль Файзрахманович

Авыл миче. Бу сүз белән күз алдына шарт- шорт янган утын пүләннәре, мич каршында йөзе алсуланган әни- әбиләребезнең, уңган килен- кызларның шаулап төшкән күмер өстендә коймак, табикмәк пешерүләре, яңа гына табадан төшкән пәрәмәчләр, өчпочмак, бәлеш- бөккәннәр, кайнар мич төбенә тәгәрәткән тәмле бәрәңге исе, әлбәттә инде, гөбердәп пешкән хуш исле икмәк күз алдына килә. Арканы җылы мичкә терәп утырып китап укулар, кул эшләре онытыла дисеңме?! Сәндерәләрдә күпме бала- чага әбиләрнең әкиятләрен, риваятьләрен, бәетләрен тыңлап үсмәгән дә, күпме песи малай һәм кызлары җылыда оеп мырламаган, карт- коры арка җылытмаган...

Элек- электән мич чыгара белүче кешеләр һәр авылда бер яки берничә генә булган, я бөтенләй дә булмаган. Шуңа күрә оста миччеләрне якын-тирә район- авыллардан эзләп алып кайта торган булганнар. Оста миччеләрнең куллары алтын. Алар таш, тимер, агач эшен- барысын да белә.

Замана үзгәргән саен, мичләре дә үзгәреп тора бит аның. Авылга газ кергән елларда дәррәү ипи мичләрен сүтеп, кечкенә газ мичләре чыгара башладылар. Аннары комплекслыга күчтеләр. Комплекслы мич- газ миче дә, ипи миче дә, газ бетсә утын яга торган урыны да бар.

Мич чыгару- бик тә җаваплы, катлаулы һәм түземлек сорый торган һөнәр. Олы мич чыгару өчен якынча 1200 кирпеч кирәк. Мичнең урынын көйләп, казнасын өеп, кече учагын ясап, мич төбен җәеп( ул тип- тигез булырга тиеш), көймәсен әмәлләп (көймә өчен тугыз данә чөй дә ясыйсы), гранит шикелле каты кирпечне юнып, борылмалар ясап, калаклар куеп һәм дә морҗаны өеп бетерү өчен  генә дә күпме вакыт, осталык кирәк. Ә бит мич чыгару стена өю генә тәгел. Аның көймәдән соңгы эшләре; өч рәт белән кәрниз чыгарып өстен ябу, янгынга каршы чикләмә ясар өчен генә дә ике сәгатьәп вакыт үтә. Йорт түбәсенең биеклегенә карап, олы мич өчен өч тишекле (төтенюлы, җилләтү юлы, газ йөрү юлы) морҗа өелә. Ә морҗаның очына кадәр ара (мич төбеннән алып үлчәп) биш метрдан да ким булмаска тиеш. Хәзерге вакытта авылыбызда мич чыгаручы осталар  юк дип әйтерлек. Бары бер мичче, Фазылҗан абыйны (улы Фаил, хәзерге вакытта 7 нче сыйныфта белем ала) атап үтәргә мөмкин. Шуңа күрә, Әтиләр советы белән берлектә дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында, Авыл мичен чыгару буенча әлеге проектны төзергә алындым. Хәтеремдә, кинә кенә бер вакыйга яңарып, моның мөһим эш икәнлеген раслап, эшлисе эшемә илһам бирде. 90 нчы еллар уртасында, минем әле укытучылык һөнрен үзләштереп йөргән елларда, Татарстанның Халык укытучысы Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина  җитәкләгән 2 номерлы татар гимназиясендә педагогик практика үткән вакытта, укучыларны мич чыгару эшенә өйрәтү алып барулары белән очрашкан идем. Нишләп әле шәһәр балаларына шундый шартлар булдыра алганда, үзебезнең авыл мәктәбендә дә бу эшне җайга салмаска?!

Максат:  Туган телдә белем алуны һәм тәрбияне математика фәне аша дәрестән соң эшчәнлектә Әтиләр советы белән берлектә тормышка ашыру. Авыл мичен чыгару  нигезләренә төшендерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt.avyl_miche.doc1.56 МБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.

Опыт работы по воспитанию толерантности на уроках истории и обществознания (на татарском языке)...

“БЕЛЕМ СЫЙФАТЫН ҮСТЕРҮДӘ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЛӘРНЕҢ АКТИВ ФОРМАЛАРЫН КУЛЛАНУ”

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәд...

Авторлык дәрес проекты "Туган телнең серле сүзләр сандыгында ниләр бар?"

 Бу дәрес 5-6 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән олимпиадаларга әзерләгәндә, татар теле лексикасыннан белемнәрне ныгыту һәм тирәнәйтү өчен тәкъдим ителә....

Авторлык дәрес проекты "Туган телнең серле сүзләр сандыгында ниләр бар?". Презентация.

Бу дәрес 5-6 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән олимпиадаларга әзерләгәндә, татар теле лексикасыннан белемнәрне ныгыту һәм тирәнәйтү өчен тәкъдим ителә. Дәрес,яшь үзенчәлекләрен искә алып, туган тел...

Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгыш

Сез дә ФДББС сыйныфларында эшлисезме? Проектлар эшләү сезнең өчен дә әһәмиятлеме? Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгышымны тәкъдим итәм....

5-9 нчы сыйныфларның туган телдә белем алучы ( татар) төркемнәре өчен туган телдән эш программасы

Состалена рабочая программа для 5-9 классов. Для каждого класса конкретно  дается рабочая программа. Программа на татарском языке для татарсой группы в русскоязычной школе....

Проект «Туган тел» (работа с одаренными детьми)

Проект для работы с одарёнными детьми "Туган тел"....