Авторлык дәрес проекты "Туган телнең серле сүзләр сандыгында ниләр бар?"
проект на тему
Бу дәрес 5-6 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән олимпиадаларга әзерләгәндә, татар теле лексикасыннан белемнәрне ныгыту һәм тирәнәйтү өчен тәкъдим ителә. Дәрес,яшь үзенчәлекләрен искә алып, туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан , уен формасында алына.Шулай ук аны дәрестән тыш чараларда,ягъни әдәби кичә - викториналарда кулланырга мөмкин. Заман таләпләренә туры китереп, компьютерларда тестлар башкаруларны, интерактив тактада дөрес эшләү күнекмәләрен үстерүне дә күздә тота..Төрле эш алымнары дәресне тагын да үзенчәлекле итә. Мәсәлән, китап белән мөстәкыйль эшләр, мәкаль-әйтемнәрнең мәгънәләрен ачыклау, башваткыч чишү, рәсемнәр өстендә эш, җаваплар эзләү,нәтиҗәләр чыгарулар укучыларны ялкытмый.Бу дәрес үрнәгендә тәрбия өлкәсенә дә зур урын бирелә, ягъни бердәмлек, дуслык төшенчәләләре үтемлерәк аңлатыла.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
avtorskiy_proekt_uroka_tugan_telnen_serle_suzlr_sandygynda_nilr_bar.doc | 82 КБ |
Предварительный просмотр:
Туган телнең серле сүзләр сандыгында ниләр бар?
5-6 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән олимпиадага әзерләү өчен уен –дәрес.
Зилия Хаҗиева,Түбән Кама шәһәре Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия..
Максат: Укучыларның омоним, синоним, антонимнар, фразеологик әйтелмәләр, сүзләрнең бер һәм күп, күчерелмә мәгънәләре турындагы темаларны ничек үзләштерүләрен тикшерү; алган белемнәрен ныгыту; компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерү; фикерләү сәләтен , сөйләм телләрен үстерү; иҗади мөстәкыйль эшләргә өйрәтү ; олимпиадага әзерләү.туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләүне дәвам итү.
Дәрескә әзерлек:
- Әкият белән укучылар алдан таныштырыла.
- Аларга үзләре укыган нинди дә булса әсәрнең төп героен (образын) сайлап алырга һәм киләсе дәрестә шул герой булып уйнарга тәкъдим ителә.
Әкиятнең эчтәлеге.
Борын-борын заманда булган икән, ди, Лексика патшалыгы. Бу патшалыкта бик озак бердәмлек, дуслык, муллык, тынычлык хөкем сөргән. Хан белән ханбикә дә бик гадел патшалык иткәннәр. Вакыт үткән, бердәнбер кызлары да үсеп буйга җиткән.Ләкин, көтмәгәндә, Лексика патшалыгы таркала башлый, тирә-яктан да куркыныч яный.
Инде нишләргә? Хан уйга кала. Кинәт әтисе калдырган пакет һәм аның сүзләре исенә төшә. “Улым,- дигән иде ул,- менә сиңа миннән буыннан-буынга, нәселдән- нәселгә, кулдан-кулга күчеп килгән бер серле пакет. Моңа чаклы аның безгә кирәге тимәде. Ләкин патшалыгыңа куркыныч янаса, пакетны ач, анда авырлыктан чыгу юллары күрсәтелгән. Файдаланылмаса, оныкларга бүләк итеп калдырырсың “,- дип, пакетны тоттырган иде. Һәм ул шулай эшләгән иде дә.Тик берничә ай элек кенә, инде миңа кирәге чыкмады дип, ул кызының 18 яшенә тантаналы рәвештә пакетны тапшырган иде бит.. Хан кызы янына ашыга. Ләкин, безнең татар халкы әйтмешли, бәла-каза ялгыз йөрми бит. Кызганычка каршы, ярты сәгать элек кызын дию пәрие урлап качканлыгы ачыклана. Пакет, әлбәттә, кыз белән китә.
Хан патшалыктагы аксакалларны киңәшкә җыя. Алар патшага татар телендәге әдәби әсәрләрнең геройларын ярдәмгә чакырырга тәкъдим итәләр.
Ул шулай эшли дә. Ә ул геройлар – без.
Җиһазлау: дәреслек, сәяхәтнең картасы; компьютерда тест; ”Кыш” темасына рәсем, сүзлекләр;Ф.Яруллинның “Шүрәле”балетыннан өзек яздырылган диск;11слайдтан торган презентация ; төрле биремнәр белән карточкалар; мәкальләр, һәр бала алдында әдәби әсәр герое исеме белән табличка – “Таңбатыр”, “Су анасы”. һ.б.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше
- Исәнмесез, укучылар!
- Хәерле көн!
-Балалар, дәресне көн торышы, соңгы шәһәребез яналыклары белән танышудан башлыйбыз. Дәреснең бу өлешенә бүген кем җаваплы?(Җаваплы укучы кышны тасвирлый. Аңа карата табышмак-санамышлар тәкъдим итә. Республика, шәһәр һәм гимназия яңалыклары белән таныштыра)..Укытучы укучыны мактый, рәхмәт белдерә.
II. Дәреснең максатын аңлату.
-Әйе, урамда саф һава. Ул безне урамга чакыра. Ләкин төп эшебез- дәресләребез-тәмамлангач чыгарбыз.Ә хәзер лексика бүлеген өлешчә кабатлауга багышланган уен дәресне башлап җибәрәбез. Үткән дәрестә мин сөйләгән әкиятне искә төшерик. Дию пәрие кызны урлады. Пакет кызда. “Лексика”патшалыгы ярдәм көтә. Бүген без әдәби әсәр геройлары. Хан безгә мөрәҗәгать итә, ярдәм сорый. Бу зур эшкә алынабызмы?
- Әйе,әйе. Алынабыз.
- Алынсак, бүгенге безнең дәреснең максаты - 40 минут эчендә, (1 нче слайд,сәяхәтнең карта-схемасы күрсәтелә) хан йортыннан дию пәрие сараена кадәр араны үтеп, кызны коткару, пакетны патшага тапшыру. Ләкин бу араны үтү җиңел түгел. Бик күп шәһәрчекләр үтәргә, алар тәкъдим иткән бирем-күнегүләрне эшләргә, үзебезнең белемне күрсәтергә кирәк булачак. Булдыра алырбызмы? Тырышып карыйбызмы?
- Әлбәттә!
III. Кабатлаулар
-Озын һәм җаваплы юлга озатыр алдыннан, хан үзенең батырларын сынап карый.
Компьютерда тест биремнәрен үтәү ( һәр биремне башкаруга 20 секунд бирелә)
1. Лексика нәрсәне өйрәнә?
а) телдәге авазларны һәм хәрефләрне;
ә) сүзләрнең ясалышын һәм төрләнешен;
б) сүзтезмә һәм җөмләләрне;
в) телдәге сүзләр җыелмасын;
2.Аңлашылмый торган татарча сүзләрнең мәгънәләрен кайдан карап белеп була?
а) башка телдәге сүзлекләрдән ;
ә) аңлатмалы сүзлектән;
б) телара сүзлектән;
в) орфографик сүзлектән;
3.Сүзнең лексик мәгънәсен билгеләгез.
а) өстәл-исем;
б) өстәл –җөмләдә ия;
в) өстәл – агачтан ясалган өй җиһазы;
г) җөмләдә хәбәр;
4.Астына сызылган сүзләр үзара нинди сүзләрне хасил итәләр?
Куркак дус дошманнан куркынычрак.
а) антонимнар;
ә) омонимнар;
б) синонимнар ;
г) күп мәгънәле сүзләр;
5.Фразеологик әйтелмәне табыгыз:
а) бүгенге эшне иртәгә калдырмыйлар;
ә) өрми дә,җибәрми дә.Ул нәрсә?
б) бүрәнә аша бүре куу;
в) Ямьле дә соң безнең Идел буйлары !
6.Нинди төзелмәләр фразеологик әйтелмәләр була?
а) бербөтен мәгънә аңлата торган төзелмәләр;
ә) күчерелмә мәгънәле төзелмәләр;
б) үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелеп ,бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмә;
в) берничә сүздән торган төзелмә;
7.Болар нинди сүзләр?
Казый,зәхмәт,талак,ярлык ,золым;
а) неологизмнар;
ә) архаизмнар;
б) гомуми кулланылыштагы сүзләр;
8.Неологизмнар дип нинди сүзләр атала?
а) халыкта кинәт барлыкка килгән сүзләр;
ә) телдә барлыкка килә торган яңа сүзләр;
б) сирәк кулланылышка күчкән сүзләр;.
(2 нче слайд чыга. Җавапларның дөреслеге тикшерелә.)
-Күпләребез бик яхшы баллар җыйды.Без зур белем көче белән юлга чыгабыз,һичшиксез ,алар безгә кирәк булачак.Менә “Лексика”патшалыгыннан кузгалдык.1 нче слайдтагы карта - схема буенча юлны дәвам итәбез. Алдыбызда- бер һәм күп мәгънәле сүзләр”шәһәре”, ләкин ,капканы ачып,эчкә үтәр өчен, биремнәрне үтәргә кирәк.
Биремнәрне укучылар 2 төркемгә бүленеп башкаралар (тылсымлы - 1 нче , ә көнкүреш әкиятләре геройларын -2нче төркем итеп билгеләргә була).
а) 1 нче төркем.Сүзлектән 2 (халык,тел) сүзләрен табып, мәгънәләрен аңлата.
ә) 2 нче төркем.Интерактив тактадагы(3 слайд) мәкальләләрне укып,күп мәгънәле сүзне табалар һәм мәгънәләрен аңлаталар.
Мәкальләр:Кара көнгә кара икмәгең булсын. Кара сакалың кая барсаң да калмас.Кара суык кардан яман.
б) Төркемнәр эше бәяләнә.
-Булдырдыгыз,балалар,инде юлыбызны дәвам итә алабыз.(карта буйлап киләбез).Юлыбыз уртасында тагын бер шәһәрчек -туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр “шәһәре”. Аларның да шарты бар.
Серле йозакны ачтырыр өчен, түбәндәге бирем – күнегүләрне эшләргә кирәк.
а) 1нче төркемдәге укучылар карточкалар белән эшли.
ә) 2 нче төркемдәге укучылар тәкъдим ителгән сүзтезмәләрне туры һәм күчерелмә мәгъәле сүзтезмәләргә аерып яза.
Сүзтезмәләр:(4 нче слайд) таң йолдызы, сәхнә йолдызы, көмеш кашык, көмеш су, кеше уяна, урман уяна, тимер сәнәк, тимер мускул.
б) Җавапларны тыңлау һәм бәяләү.
- Шулай итеп, сүзнең туры, күчерелмә мәгънәсе дип нәрсәгә әйтәләр?
- Күчерелмә мәгънә ни өчен кулланыла?
- Укучылар җавабы.
- Юлыбызны дәвам итәбез. Алда – омонимлар “шәһәр”чеге.
Биремнәр:
а) 1 нче төркем өчен: Китап белән үзаллы эш. 167 нче күнегү(телдән).
ә) 2 нче төркемгә:Түбәндәге туп,яз.басма,алма,пар ат,эч, Гөлүсә,ал, бүлмә омонимнарны 4 төргә (саф омонимнар,омоформалар,омографлар һәм омофоннарга төркемләп язарга (5 нче слайд).
Яз,туп,басма,алма,пар ат, Гөлүсә.бүлмә,ал.,төш,карат, картаю.
б) Эшләрне бәяләү.Нәтиҗә чыгару.
Шулай итеп, омонимнар .......(дәвам итәргә)
-”Батырга да ял кирәк”, - ди безнең татар халкы.
Музыкаль пауза (Ф. Яруллин “Шүрәле” балетыннан өзек)
-Ял итеп алдык. Карта буйлап юлыбызны дәвам итәбез. Безне синонимнар “шәһәр”е каршылый,аларның шарты - тиз арада тактадагы башваткычны чишү(6 нчы слайд).
Ә | Д | Ә | П | Л | Е | |||||||
Т | Ә | Р | Т | И | П | Л | Е | |||||
Т | Ы | Й | Н | А | К | |||||||
И | Н | С | А | Ф | Л | Ы | ||||||
З | И | Р | Ә | К | ||||||||
Б | У | Л | Д | Ы | К | Л | Ы | |||||
Т | А | П | К | Ы | Р |
а) Бирем: горизонталь юнәлештә укучыда булырга тиешле 7 уңай сыйфатларны тапсак, вертикаль баганада тел гыйлеменең бер бүлеге исеме чыгачак.
ә ) Димәк, синонимнар.......(нәтиҗә чыгару,җавапларны бәяләү)
- Алдыбызда тагын бер киртә - антонимнар “шәһәр”чеге .Аларның бирем-күнегүләренә күз салыйк :
а) 1нче төркем : Интерактив тактадагы (7 слайд) “Кыш” темасы рәсеменә карап, антонимнар кулланып, 3-4 бер-берсе белән бәйле җөмләләр төзеп яза.
ә) 2нче төркем :Дәреслектәге 208нче күнегүне эшлиләр (язма).
б) Төркем эшләрен тикшерү.
Укучылар үзләре нәтиҗә чыгара.
Шулай итеп, антонимнар........
-Дию пәринең сараена якынлашабыз.
Соңгы фразеологик әйтелмәләр “шәһәр”енә дә җиттек. Биремнәре:
а) 1 нче төркемгә борын, тел сүзләрен кертеп, фразеологик әйтелмәләр төзеп язу.
Мәсәлән: теше тешкә тими, борын күтәрү, теше тырнагы белән, борынга чиртү, теш корты, һ.б.
ә) 2 нче төркемгә түбәндәге фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлатырга(8 нче слайд).
Инә белән кое казу-авырлык белән эшләү
Хәлдән таю-нык ару
Авыз пешү-алдану
Башы күккә тию-шатлану
Сүз эзләп кесәгә керми-тапкыр булу(Аңлатмасы 9нчы слайдта)
б).Сорауларга җавап:
-Фразеологик әйтелмәләр ни өчен кирәк? Башка телләрдә дә алар бармы? Рус телендә мисал китерегез һәм тәрҗемә итегез!?
-Көч сынаша-сыныша, дию пәрие сарае алдына килеп җиттек.
Капкасы ачылсын өчен, һәрбер укучыга ,дуслык ,бердәмлек һәм белем турында мәкаль- әйтемнәр әйтергә кирәк.Капка ачыла. Үтеп кереп, кызны алып чыгабыз һәм аның кесәсендәге пакетны алып укыйбыз(10 нчы слайд).Анда “Беләге юан” берне егар, белеме булган меңне егар” һәм “Дусы күпне яу алмый” дигән мәкальләр язылган.
IV Йомгаклау.
а) -Димәк, укучылар, ханга, патшалыгын коткарып калу өчен, нәрсәгә игътибар
итәргә кирәк?
-Бердәмлеккә. Дуслыкка. Халкының белемле, көчле булуына һ.б.
ә). Патшаның кызын коткарып, пакетны алып кайтуда тапкырлык, осталык, төпле белем күрсәтүче батырларны бүләкләү. (кулдан эшләнгән сувинерлар)
V Өйгә эш (11 нче слайд).
Синоним, антоним, омонимнар файдаланып, әкият язып килергә.
Дәрес өчен рәхмәт әйтеп,укучылар белән саубуллашу.
Файдаланылган әдәбият.
1. Ризванова Ф.Компьютер өчен тестлар.”Мәгариф”журналы,№10
2. Сафиуллина Ф.С.,Зәкиев М.З.Хәэерге татар теле “. –Казан,”Мәгариф нәшрияты”,2002 ел.
3. .Татар халык иҗаты.Мәкальләр һәм әйтемнәр.-Казан,”Татар китап нәшрияты”,1987 ел.
4. Юсупов Р.А, Зиннәтуллина К.З.,Харисова Ч.М., Гайфуллина Т.М. Татар теле.5 нче сыйныф өчен дәреслек.-Казан,”Мәгариф нәшрияты”, 2006ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Н.Нәҗминең “Татар теле” шигырендә туган телнең бөеклеге чагылышы.
"Н.Нәҗминең "Татар теле" шигырендә туган телнең бөеклеге чагылышы" дигән татар әдәбияты дәресе рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныф татар төркеме өчен төзелде. Дәрестә Н.Нәҗминең "Татар теле" ши...
Телне тизләтелгән ысул белән өйрәнү
Татар телен дәүләт теле буларак җөмһүриятебез тормышының барлык, өлкәләренә гамәлгә кертү өчен, аны бездә яшәүче башка милләт вәкилләренең дә үзләштерүенә ирешү зарур....
Укучыларның дөньяны танып белүдә һәм милли үзаңны үстерүдә туган телнең әһәмияте
Моё выступление на Первом Всероссийском форуме учителей родных языков в Москве....
Зиһен сандыгында ниләр бар?
Сүзтезмә, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр турында алган белемнәрне ныгыту. Туган телгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү. ...
Күңел сандыгында ниләр бар? (Хәлимә Гыймазова белән очрашу кичәсе)
Кичә укучыларны авылыбызның күренекле кешеләре белән таныштыру максатыннан үткәрелә....
Күңел сандыгында ниләр бар? (презентация)
Гыймазова Хәлимә апа белән очрашу кичәсенә презентация...
Авторлык дәрес проекты "Туган телнең серле сүзләр сандыгында ниләр бар?". Презентация.
Бу дәрес 5-6 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән олимпиадаларга әзерләгәндә, татар теле лексикасыннан белемнәрне ныгыту һәм тирәнәйтү өчен тәкъдим ителә. Дәрес,яшь үзенчәлекләрен искә алып, туган тел...