Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгыш
материал на тему
Сез дә ФДББС сыйныфларында эшлисезме? Проектлар эшләү сезнең өчен дә әһәмиятлеме? Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгышымны тәкъдим итәм.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_eshchnlege_tokranova.docx | 518.11 КБ |
Предварительный просмотр:
Сыйныфтан тыш эшчәнлектә проект ысулын куллану
Балык Бистәсе 2нче урта гомуми белем бирү укытучысы Токранова Э.И.
Безнең буын укытучылары -2 буын стандартлары арасында эшчәнлек алып баручылар. Бүген укучы белән эштә иҗадилык югалу турында еш әйтәбез. БДИ “урлаган” мөмкинлекләрне ФДББС безгә кире кайтара кебек. Әлбәттә, сүз проект эшчәнлеге турында.
Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Проект методның авторы XX йөз башында Америка педагогы, психологы, фәлсәфәчесе Джон Дьюи (1859 - 1952) "балаларның шәхси кызыксынуларына, максатларына тәңгәл килгән максатчан эшчәнлеккә нигезләнеп төзелгән процесс" дип билгели аны. Бүгенге укучыбыз безнең кулга кергәндә инде бу ысул белән балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныфтан эшли. Ә ФДББС буенча укучы сыйныфларыбыз 9нчы сыйныфны тәмамлаганда имтихан төре буларак проект сайлый алачаклар.
Татар теле һәм әдәбияты фәненнән проект методын кулланып эшләүдә тәҗрибә үрнәге булып башлангыч сыйныф укытучылары һәм инглиз теле укытучылары тора ала. Соңгыларының дәреслекләрендә үк проектлар эшләү нигезгә салынган.
Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Проект эшчәнлеге – төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләреннән берсе. Проект эшчәнлегенең нигезе- тикшеренү эше. Максаты: укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү.
Проектлы белем бирүгә:
1.Белемнәрне проект рәвешендә үзләштерү.
2.Элекеге проектларны файдалану.
3.Яңа проектлар рәвешендә яңа белемнәрне булдыру керә.
Проект эшчәнлеге фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.
Проект эшчәнлеге түбәндәге этаплардан тора. 1. Темасын уйлап табу. 2. Планлаштыру. 3. Максатын һәм бурычларын билгеләү. 4. Тикшеренү, эзләнү. 5. Проектны яклау. 6. Проект эшенең күрсәткече.(презентация) 7. Бәяләү.
Проектларны без дәрестә яки дәресләрдән тыш эшчәнлектә куллана алабыз. Дәрестә кулланыла торган проектларны башкару вакыт ягыннан чикләнгән була. Алар бер яки берничә дәрес кысасында, я өй эше буларак башкарылалар. Дәрес проекты тематикасы ягыннан дәреснең дәвамы, аны ныгыту, йомгаклау ысулы булып тора. Шәхси яки төркемдә эшләнеләләр. Аларны презентацияләү дә дәрестә алып барыла. 2нче сыйныфлар белән “ь” һәм “ъ” билгесе, 1сыйныфларда(рус төркеме) “Авылда, күлдә, урманда кем яши?” проектлары дәрес кысасында эшләнелде.
Дәрестән тыш башкарыла торган проектларны мин берничә төргә бүлеп карар идем. “Внеурочная деятельность” дигән эш юнәлешендә башкарыла торганнары алдан ук ел башында мәктәпнең укыту планына кертелә, укытучы тарафыннан планлаштырыла. Ел буе шөгыльләнү нәтиҗәсе буларак башкарыла, уңышлы дип табылганнары безнең мәктәптә мәктәп конференциясенә тәкъдим ителә. Минем 2нче сыйныфлар белән “Безнең мәктәпнең исемнәре”, “Хайваннар турында халык әкиятләрендә төп геройлар” дигән проектлар өстендә эшләгәнем бар.
Сыйныфтан тыш фән буенча проектларны сыйныф белән атналыкларга, язучыларның туган көннәренә ясыйбыз. Тукайның 130 еллыгына ясалган проект темалары 1 сыйныф(рус) “Шигырьне укыйм һәм ясыйм”, 2 сыйныф(татар) “Тукай шигырьләре иле”, 8(рус) “Тукайга һәйкәлләр”, 11(рус) “Тукай һәм рус шагыйрьләре”.
Иң күп вакытны ала торган, фән белән кызыксынган аерым укучыларның алга таба үсеше өчен файдалы проект-тикшеренү эшләре дә бар. Монысы безнең өчен күпкә таныш, һәр укытучының үз тәҗрибәсе, уңышлары бар бу юнәлештә. Соңгы берничә елда укучыларым эшләгән фәнни-тикшеренү эшләре “Һ.Такташның “Югалган матурлык” пьесасында гаилә проблемалары”, “Балык Бистәсе төбәгендә кулланыла торган диалектизмнар”, “Т. Миңнуллин публицистикасында тел мәсьәләләре”, “Татар һәм таҗик телләренең уртак лексикасы”. Бу проектларны башкарган укучылар “Бөтенроссия лингвокультурология конференциясе”ндә 1 урын, “Т. Миңнуллин ис. конференция”дә 1 урын, “Г.Ибраһимов ис. конференция”дә 3 урыннарга лаек булдылар.
Проект эшчәнлегендә иң төп мәсьәлә – тема сайлау. Минем өчен төп принцип- укучы өчен кирәк булу. Шуңа да ниндидер тормыш ситуациясеннән килеп чыккан темаларны яратам. “Татар һәм таҗик телләренең уртак лексикасы” проекты шундыйлардан. “Тукай һәм рус шагыйрьләре” проекты мәгълүматларының рус теленнән БДИга ничек кирәк була алулары турында өстәмә сөйләштек.
Икенче критерий укучыларда нинди уку гамәлләре булдырырга теләүгә бәйле. Бу юнәлештә проект төрләрен күзаллау кирәк:
- иҗади эзләнү проекты: балалар экспериментлар үткәрә, аннан соң нәтиҗәләр буенча газета чыгарыла, презентация ясала.
- рольле - уенлы төр (иҗади уеннар кулланыла);
- информацион - практик юнәлешле: балалар мәгълүмат җыя, тромышка ашыра, төрле формада аларны презентацияли (альбомнар, витражлар, газеталар һ.б.)
- иҗади (нәтиҗәне бәйрәм, кичә формасында оештыру)
Мәсәлән, “Тукайга һәйкәлләр”- информацион – практик, “Хайваннар турында халык әкиятләрендә төп геройлар”- рольле - уенлы төргә керер.
Проект эшчәнлегенең уңай яклары дип түбәндәгеләрне атарга була: -Үзбелем һәм үзконтроль -Максат-нәтиҗә технологик чылбыры төзелә -Төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру -Шәхескә якын килү -Танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну уяту
Шуның белән беррәттән шактый гына кыенлыклар да туа. -Фән буенча программалар нигезенә әлеге ысул салынмау, укытучыдан зур әзерлек сорый; -Материаль-техник мөмкинлекләрнең чикле булуы; - Проектларның күп вакыт таләп итүе; - Бәяләү системасының көйләнмәгән булуы (мәсәлән, ничә билге белән бәяләнә, гадәти билге белән аның чагыштырмасы)
Әлеге мәсьәләләр проектны бәяләү критерийлары һәм аларны тиешле шаблонга салуны максат итеп куярга тиеш. Эшләнгән эшнең гади рәсем яки газета булып калмавы укучының укытучы тарафыннан тиешле юнәлеш алуыннан тора. Иң гади, нәтиҗәсе рәсем-аппликация формасында тәкъдим ителгән проектның тормышка ашырылуын күрсәтәсем килә. 1нче сыйныф укучыларына(рус т.) ятлау өчен шигырьләрдән өзекләр бирелде. Әсәрне тулысынча күзаллау өчен аның тулы вариантын татар һәм рус телләрендә бирдем. Парларда ш. ике вариантын да укыдык. Эчтәлеген аңладык. Татарчасыннан сюңеттагы төп сүзләрне билгеләдек. Киләсе очрашканда мин аларга үзләре бирелгән предметларның рәсемен алып килдем. Шуларны буяп, текст белән кәгазҗгә урнаштырдык. Нәтиҗәдә тәрҗемә эше, яңа әсәр белән танышу, текст белән эш, аны визуаль рәвештә хәтердә яңарту проөцесслары тормышка ашырылды. Төп сораулар: Нәрсәләргә өйрәндегез, тагын ниләр эшлисегез килә?
Югары сыйныфлар өчен әлегә түбәндәге шаблонны кулланам.
Проект исеме: Тукайга куелган һәйкәлләр
Максаты: Тукайга куелган һәйкәлләрне белү
Бурычлары: 1. Габдулла Тукайга куелган һәйкәлләр турында мәгълүмат туплау. 2. Информация чыганаклары белән эшли белү 3. Мәгълүматларны туплый белү Эшне башкару этаплары: 1. Интернетан һәм китаплардан Тукай һәйкәлләрне рәсемнәрне табу. 2.Һәйкәлнең куелган урынын, вакытын, архитекторын билгеләү. 3.Рәсемнәрне бер урынга туплау, стена газетасы ясау. Нәтиҗәләр: 1. Габдулла Тукайга Татарстанда гына түгел, Россиядә, дөньяның кайбер шәһәрләрендә дә һәйкәлләр бар. 2. Тукай һәйкәләре бөек шагыйрь образын күрсәтә. 3. Тукайның утырып, басып төшкән, кулына китап тоткан, түбәтәй кигән сыннары бар. 4. Тукайга һәйкәлләр ул кайчандыр барган, татарлар күп яши торган урыннарда куелган.
Безнең ачышларыбыз: -Татарлар күп җирләрдә яши; -Татар халкы үз язучысын хөрмәт итә.
Сорау: -Тагын кайсы шагыйрьләргә күп һәйкәлләр бар?
Проект методы куллану аша балаларга үсеш бирү бурычлары:
- балаларның сәламәтлеген саклау, психологик уңай халәт тудыру;
- танып белү сәләтен үстерү,
- иҗади күзаллау сәләтен үстерү;
- иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
- аралашу, коммуникатив осталыкларын үстерү.
Проектны тормышка ашыру принциплары:
- системалылык;
- яшь үзенчәлекләрен исәптә тоту;
- баланың шәхесен хөрмәтләү;
- бала белән үзара аралашу, хезмәттәшлек итү эшчәнлеге оештыру.
Проект методын куллануда күздә тотылырга тиеш таләпләр:
- беренчедән, проект эшчәлегенең нәтиҗәсе балаларга теоретик һәм приактик яктан үсеш бирүгә юнәлтелгән булырга тиеш;
- икенчедән, куелган проблема билгеле бер логик эзлеклелектә өйрәнелергә, чишелергә тиеш: проблеманы чишү юлларын табу, гипотезалар тудыру, аларны өйрәнү; һәрьяклап тикшереп эзләнү методларын сайлау; эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән материалларны җыйнау, анализлау, системалаштыру; нәтиҗәләр ясау, яңа проблемалар тудыру;
- өченчедән, проектның эчтәлеге башлангыч этапта планлаштырылган балаларның мөстәкыйль эшчәнлегенә корылырга тиеш;
Гомумән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә, кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе.
Проект исеме:
Максаты:
Бурычлары:
Эшне башкару этаплары:
Нәтиҗәләр:
Безнең ачышларыбыз:
Сорау:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән
Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...
Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә проект методын куллану тәҗрибәсеннән
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын куллану, проект төзү һәм яклау сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә, алган белемнәрне гамәлдә кулланырга, һәркемгә үз фикерен...
Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.
Опыт работы по воспитанию толерантности на уроках истории и обществознания (на татарском языке)...
Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану.
Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану....
“Сыйныфтан тыш эшчәнлектә проект ысулын куллану”
Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Проект эшчәнлеге – тө...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшчәнлеген куллану
Укучыларның телне өйрәнүгә кызыксынуларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү алымы буларак проект методы...
Проект «Туган телдә белем алуны һәм тәрбияне математика фәне аша дәрестән соң эшчәнлектә популярлаштыру. Авыл мичен чыгару» .
Авыл миче. Бу сүз белән күз алдына шарт- шорт янган утын пүләннәре, мич каршында йөзе алсуланган әни- әбиләребезнең, уңган килен- кызларның шаулап төшкән күмер өстендә коймак, табикмәк пешерүләре, яңа...