Халыкара туган тел көненә багышланган КВН.
методическая разработка
Халыкара туган тел көненә багышланган КВН эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
halykara_tugan_tel_konen_kvn.doc | 47.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тел – күңел көзгесе
(Халыкара Туган тел көненә багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе)
А. Баручы. Исәнмесез, кадерле дуслар! Шаяннар һәм тапкырлар үзенең “ Тел – күңел көзгесе” дип исемләнгән бәйгесен башлап җибәрә. 21нче февраль- Юнеско тарафыннан халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бу бүген соңга калып булса да залга җыелдык. Иң татлы тел – туган тел, анаң сөйләп торган тел, ди халык. Бүгенге бәйгедә без сезнең үз телегезне ни дәрәҗәдә белүегезне ачыкларбыз.
Шулай итеп, остазлар һәм шәкертләр
Башлыйлар ярышырга.
Һәр ике як бер-берсеннән
Теләмәс калышырга.
КВН, КВН,
Бик күңелле бу уен!
Бүген ике команда көч сынашачак. Беренче команда- олимпиадада призлы урын алган укучылар катнашында- Шәкертләр командасы. Икенче команда- укытучылар катнашында- Остазлар командасы.
Бүгенге уенны хөрмәтле җөри хөкем итә : Фирдания. Илгизаровна, Илисә Равилевна, 9 класс Хәмидуллина Алия, 10класс Хасаншин Ленар.
1.КВНның яхшы гадәте буенча, хәзер командалар бер-берсен сәламлиләр.( 1 команда )
1) Дуслар,
Бу күркәм залга
Җыелдык без уенга.
Әйдәгез, рәхим итегез
Бүгенге КВНга
2)Безнең җиңүне теләп,
Бик күп дуслар килгәннәр,
Көч тырыйк әле,
Оттырмаска, дигәннәр.
3) Хөкемдарлар, сүзебез шул ;
Эш бик күп булыр сезгә.
Тик менә артык таләпчән
Булмагыз инде безгә.
Рус халкының телен яратабыз,
Аңлашыла ул һәр кешегә.
Бар халыклар өчен уртак бер тел:
Матур да ул, бай да, көчле дә!
Тел бутарга ләкин, тел бозарга
Юк, хакы юк һичбер кемнең дә.
Руслар белән сөйләш русчалап син,
Татар белән- бабаң телендә,
Анаң телендә, Туган телендә
4) Остазлар! Уныш телибез
Без- киң күңелле халык.
Менә букча, тутырыгыз
Очколар җыя барып.
2нче команда : Котлавыгыз өчен рәхмәт,
Тик шуны онытмагыз.
Бер урында басып торып,
Тимер күк тутыкмагыз.
Без дә сездән
Калышмаска уйлыйбыз.
Әмма зур бүләк тапмадык,
Тапшырырга кыймыйбыз.
Беләсез бит: бүлмәләрдә
Чисталык булу кирәк.
Шуңа күрә менә сезгә
Себерке белән чиләк.
Командаларга рәхмәт.
Беренче конкурс. Юмористик хикәя төзү.(5б)
I командага: II командага:
Күрше- тирә җир- су
Ир- ат ис- акыл
Ут-күз уен- көлке
Язу- сызу кош-корт
Кеше- кара хатын- кыз
Урын- җир бала- чага
Алар әзерләнгән арада Сайфуллина Майя башкаруында җыр.
Икенче конкурс- Кем остарак? (5б)
Һәр ике командага да тел бутауга карата шигырь бирелә: Алар шушы шигырьне сәхнәләштереп күрсәтергә тиешләр.
I командага: М.Хөсәен Мин Җәмилә түгел, Җинечка!
II командага: Рус казлары “Га-га-га”
Әзерләнә торганда зал белән уен
Минем сүзләр
Өченче конкурс: Алфавитны сөйләтү дип атала.
Сез ничек сөйләргә икәнлеген үзегез сайлап аласыз.
I командага- суд хөкемен чыгаргандагы кебек.
II командага- мәхәббәт аңлаткандагы кебек.
Дүртенче кокурс: Капитаннар ярышы.
Сез борчак саный-саный минем сорауларыма тулы җаваплар бирергә тиеш буласыз. Аннары борчакларыгызны саныйбыз, аларның саны сез әйткән сан белән туры киләргә тиеш.
Шәкертләргә
- Синең исемең ничек?
- Син ничәнче класста укыйсың?
- Сиңа ничә яшь?
- Синең туган көнең кайчан?
- Кайсы фәннәрне яратып үзләштерәсең?
- Иң яраткан укытучың?
- Класс җитәкчегез кем?
- Мәктәп директорының исеме ничек?
- Иң яраткан ризыгың?
- Классыгызда ничә малай бар?
- “Әминә” шигырен беләсеңме?
- Сөйләп күрсәтә аласыңмы?
- Кем буларга телисең?
- Ни өчен?
- Син нинди йолдызлык астында тудың?
Остазларга
-Сезнең исемегез ничек?
-Сезнең туган көнегез кайчан?
-Кайсы йолдызлыкта тудыгыз?
- Нинди фәннәр укытасыз?
- Иң яраткан төсегез?
- Кайсы ел фасылын яратасыз?
- Балаларга әйтер сүзләрегез?
- Һөнәрегезне яратасызмы?
- Спорт белән шөгырьләнәсезме?
- Машина йөртә беләсезме?
- Мәктәптә сезгә нәрсә ошамый?
Бишенче конкурс: Туган телне Габдулла Тукайдан башка күз алдына китерүе дә кыен. Хәзер аның шигырьләре буенча бер бирем үтәрбез.
Һәр ике командага да киселгән рәсемнәр бирелә. Сез аларны җыеп, рәсемне төзергә һәм шигырьнең исемен атарга тиеш буласыз. Кем беренче төзер
Алтынчы конкурс: Интелектуаль бәйге.
Чиратлап командаларга сораулар бирелә. Кайсы команданың дөрес җаваплары күп булуы ачыклана.
1 дөрес җавап – 0,5 очко
- Шүрәленең “ әтисе” (Г.Тукай)
- “Тукай” сүзен ничек асылташка әйләндереп була (йакут)
- Сарыкның туганы кем ?
- Су анасы белән Шүрәле кайда очрашалар?
- Капчыкта бүре башы ничә булган? (1)
- Кәҗә кем белән дус?
- Алманың яртысы нәрсәгә охшаган?
- Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма. Барысы ничә алма?
- Кайсы ай календарьда юк? ( һавадагы ай)
10)Бүрегенә чыпчык кунганда, кавылчы нишли? (йоклый)
11)Нәрсәне күрү бик җиңел? (кеше гаебен)
12)Чиләккә башта нәрсә салалар? (күз)
Җиденче конкурс: Һәр командага да берәр тизәйткечләр бирелә. Һәр команда кешесе бер-бер артлы тизәйткечләрне укый. Кайсы команда тизрәк һәм аңлаешлы, дөрес итеп әйтер(5 балл)
Сигезенче конкурс: Соңгы конкурсыбыз иҗади характерда.
Сез килешләрне искә төшереп, җөмләләр әйтәсез. Килешләрнең тәртибе үзгәрми.
1 команда. 2 команда
Баш. Йокы.
Б.к.
И.к.
Ю.к.
Т.к.
Ч.к.
У.-в.к.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне
Туган тел бәйрәме...
21 февраль -- Халыкара туган телләр көне.
Дәрестән тыш чара туган телләр көненә багышлап үткәрелде. Бу эштә 9 сыйныф укучылары катшашты. Алар туган телне яратырга, сакларга кирәклеген аңлаттылар һәм башка телләрне дә хөрмәт итәргә...
Халыкара Туган тел көненә багышланган чара
“Туган тел” көне (“Туган тел” клибы (“Казан егетләре” төркеме “Туган тел” җырына татар халык бию) Выходят ведущие 1ведущий: Хәерле көн димен барчагызга, Кояшлы көн тели...
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне
Халыкара туган тел көненә багышлап ясалган презентация...
Халыкара туган тел көне
Халыкара туган тел көненә презентация.Дәрестә һәм сыйныфтан тыш эшләрдә кулланырга....
21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә
21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә (1, 2 нче слайдлар)Шигырь сөйлим туган телемдә1 нче укучы. Үз телемдә шигырь укыйм, (3 нче слайд...
Халыкара туган теллләр көненә багышланган кичәгә сценарий
Туган тел көненә багышланган кичәгә сценарий...
- Мне нравится (2)
Комментарии
КВН эшкәрмәсе һәр укытучыга
КВН эшкәрмәсе һәр укытучыга ярдәмлек булып тора. Бик зур рәхмәт
Халыкара туган тел көненә багышланган КВН.
Материалыгыз файдалы һәм кызыклы.Рәхмәт.Уңышлар