Внеклассное мероприятие по ОРКСЭ на татарском языке на тему: «Исем туе, бәби мунчасы, бәбинең беренче чәчен алу йолалары һәм алар белән бәйле ырымнар» («Традиции имянаречения, первой бани для младенца, первой стрижки волос и связанные с ними ритуалы и пре
классный час

Назарова Наиля Султановна

Методическая разработка внеклассного мероприятия по ОРКСЭ с привлечением родителей на татарском языке «Традиции имянаречения, первой бани для младенца, первой стрижки волос и связанные с ними ритуалы и предсказания» («Исем туе, бәби мунчасы, бәбинең беренче чәчен алу йолалары һәм алар белән бәйле ырымнар»)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл klasstan_tysh_odnknr.docx36.87 КБ
Файл prezenttsiya.pptx1.08 МБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

средняя общеобразовательная школа села Москово

 муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан

Внеклассное мероприятие по ОРКСЭ на татарском языке на тему: «Исем туе, бәби мунчасы, бәбинең беренче чәчен алу йолалары һәм алар белән бәйле ырымнар»

(«Традиции имянаречения, первой бани для младенца, первой стрижки волос и связанные с ними ритуалы и предсказания»)

Автор: Назарова Наиля Султановна,

                                                        МБОУ СОШ села Москово,

                                                       учитель английского языка,

                                       старший вожатый,

                                                классный руководитель

Москово - 2019

Аннотаия

Барыбыз да белүебезчә, безнең татар  халкыбызның үзенә генә хас булган бәйрәмнәр, уеннар, ритуаллар, йолалар һәм гөреф-гадәтләр системалары бар. Шуларның кубесе халык арасында ел әйләнәсендә уздырыла торганнары хаман да сакланган: хуҗалык, игенчелек һәм терлекчелек традицияләре белән бәйлеләре  мөһим булып торган булсалар, кеше тормышы турындагылары - аеруча әһәмиятле урын алып торалар. Алар барысы да халкыбызның төрле карашлары нигезендә йолалар, ритуаллар булып бүгенге көнгә кадәр формалашып килгәннәр. Туганнан башлап һәр бала да әби-бабаларыбыздан калган үз яшәеше белән бәйле йолаларны, гөреф-гадәтләрне һәм дә кызыклы ырымнарны белүләре һәм киләчәк буынга җиткерүләре, ә безнең, укытучыларның һәм ата-аналарның, аларны шуңа өйрәтү – төп бурыч булып тора. Ата-аналарның бу дәрестә катнашулары – укытучы-мәктәп-укучыларның тыгыз бәйләнештә  булуларын ачык исбатлый.

Әлеге класстан тыш чараның актуальлеге:  чараны үткәрүдә федераль дәүләт стандартларының  яңалыгы, ягъни  универсаль гамәлне - коммуникатив гамәлләрне тирән һәм дөрес итеп формалашуы, баланың  үз фикерен  монолог һәм диалог формасында гади телдә адресатка җиткерә белүгә әзерләү. Болар барысы да класстан тыш дәресенең актуальлеген  раслап тора.

Аудитория: 1-11 сыйныф укучылары, ата-аналар, укытучылар.

Класстан тыш чараның темасы: «Исем туе, бәби мунчасы, бәбинең беренче чәчен алу йолалары һәм алар белән бәйле ырымнар»

Укытучының исеме: Назарова Наилә Солтан кызы

Чара:   класстан тыш
Сыйныф: 4

Тема: «Исем туе, бәби мунчасы, бәбинең беренче чәчен алу йолалары һәм алар белән бәйле ырымнар».

Максат:

1.      Дидактик: укучыларга, аларның ата-аналарына татар халкының үзенә генә хас булган бәйрәмнәре, ритуаллары, йолалары һәм гөреф-гадәтләре турында тулы, өстәмә мәгълүмат бирү; 

  1.  Үстерешле: укучыларның фикерләү һәм коммуникатив сәләтләрен үстерү, ырым-әйтемнәрнең мәгънәсен аңлату; әби-бабаларыбыздан килгән гөреф-гадәтләренең  кыйммәтен, әһәмиятен һәм үзенчәлекләрен исбатлый белү күнекмәләрен булдыру;

3.      Тәрбияви: туган телебез белән горурлану, аны онытмау, ярату, ихтирам итү хисе тәрбияләү культурасы, сөйләм зәвыгы, матурлык хисләрен булдыру; ритуаллар, йолалар һәм гөреф-гадәтләр  аша өлкәннәргә ихтирамлы булу; тарихибызны онытмауны, матурлыкны балачактан ук тоя һәм күрә белергә өйрәтү.

Предметара бәйләнешләр: тарих дәресе, татар теле.

Төп төшенчәләр: татар халык бәйрәме, ритуал, йола, гөреф-гадәтләр, ырым, ышанулар, юраулар.

Ресурслар:

-          төп:  

1)  Уразман Р. “ Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”.

-          өстәмә:  

1)        Казыйханов  В.С. “Әхлак дәресләре”.

2)        Татар халык иҗаты.

3)        М.Х. Бакиров “Татар фольклоры” Казан, “Мәгариф”, 2008ел.

4)        Ш.Ш. Җәләлиева “татар халык педагогикасы”, Казан, “Мәгариф”, 2000ел.

5)        Ф.С. Кәримова, Ф.Г. Сәяпова “Мәктәптә бәйрәмнәр һәм кичәләр”Яр Чаллы, “Мәгърифәт”, 2002ел.

6)        Вәлиуллин  М.    Яңа  стандартлар   туганда.  –  Мәгариф  журналы. – 2010. - № 2. – Б. 3-6.

Җиһазлау: компьютер, татар халык көе, Абубакирова Гөлфәридәнең  “Ырымнар, гореф-гадэтлэр” жыры, чыгыш ясар өчен кирәкле декорация һәм материаллар, “Гаилә” турында видео-презентация.

Әзерлек эшләре:

1.  Бәби мунчасы, бәбинең беренче чәчен алу һәм исем туе белән бәйле йолалар турындагы мәгълүмат туплау (нәнәйләр, олы әбиләр белән сөйләшү).

2.    Балаларга рольләр тарату, текстлар, аңлашылмаган төшенчәләр, белән эшләү; кирәкләрен-кирәкмәгәннәрен аеру.

3.     “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән “ритуал, йола, гөреф-гадәтләр, ырым, ышанулар, юраулар” сүзләренең мәгънәсләрен карарга.

4.    Бер атна алдан ата-аналар җыелышы «Минем буын һәм гаиләм» темасына, фотокургәзмә “Нәнәемнең җылы куллары...”, “Минем исемем” темасына инша язу.

5. Презентация өстендә эшләү.

 Эчтәлек:

1. Кереш суз.

2. Исем туе йоласы.

3. Бәби мунчасы йоласы.

4. Бәбинең беренче чәчен алу йоласы.

5. Рефлексия: әти-әниләр һәм укучылар белән бергә презентация өстендә эш итү.

6. Фотога төшү һәм милли ашлар белән чәй эчү.

Класстан тыш чараның барышы

Абубакирова Гөлфәридәнең  “Ырымнар, гореф-гадэтлэр”  дигән жыр яңгырый.

  1. Исем туйы

Зал эллеккегечә бизәлгән, тирә-якта өй-яраклар: борыңгы савыт-саба, сандык, самавыр, чигелгән тастымаллар, урындыклар, матур бизәкле мендәрләр, бишек, бишек эчендә – бала (кешегэ охшаш курчак), елаган бала тавышы чыга. Яшь ана “Бишек җыры”н әкрен генә баласын селкетә-селкетә башкарып утыра. Залның икенче моешендә берничә бала уйнап утыра. Бүтән бер ир бала залга йогереп керә:

Ир бала: Сөенче! Сөенче!

Икенсе бала: Сөенчегә — уң колагың!

Ир бала: Сөенче!

Өсөнсө бала: Сөенчегә — Тычкан боты!

Ир бала: Сөенче! (Тыпырдатып биеп ала.). Фәйрүзә апаның бәбәе бар, барабызмы бала күрергә?

Балалар: Барабыз, барабыз! (Чыгып китәләр).

Шаян җыр яңғырый.

Исәнмесез, саумысыз,

Нигә каршы алмайсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Бәпечегез котлы булсын,

Котло булсын туегыз.

Бәпеч туена килдек без,

Нигә каршы алмыйсыз?

Ана: Исәнмесез, балалар!

Әйдәгез, әйдә, түрдән узыгыз.

(Балалар тезелеп утыралар).

 Әби: Менә, балалар, алла бирсә, мулла чакыртып, Азан әйттереп, исем дә куштырырбыз. Шулай булгач, кызлар, әйдәгез әле, исем сайлыйк бәпечкә. Исем сайлый башлыйлар.

1-че кыз: Әйдәгез, Рәисә дип кушыйк. Рәисә– гарәп исеме, баш, җитэкче дигәнне аңлата.

2- че кыз: Дуслар, мин бик матур исем беләм! Ул – Кадрия! Бу исем гарәп телендә кадерле, белгән, танылган дигәнне аңлата. 

3- че кыз:  Мәдинә исеме дә бигрәк матур. Ул изге кала исеме.

4- че кыз:  Юк, юк, ахирәтләр! Фазыйлә исеме ифрат матур бит! Ул гарәпчә лаеклы, бик яхшы дигәнне аңлата.

Шулчак чаршау артыннан сабый елаган тавыш ишетелә. Әби бәбәйне кулына ала, җыр җырлый башлый.

Әлли-бәлли бәпкәсе,

Кайда киткән әнкәсе?

Тау буена җиләккә,

Бәпечемә бүләккә!

Әлли-бәлли итәр ул,

Уфаларга китәр ул.

Уфалардан кайтканчы,

Табиб булып җитәр ул!

Кендек әби (баланың башыннан сөеп): “Төтәс-төтәс хатыннан, кыздан, кара күздән, коңгырт күздән, картлардан, яшьләрдән, ятлардан, дуслардан; тфү, тфү, бетсен, китсен җитмеш агач башына; азганга, тузганга, тигәнәккә. туфракка, җилгә очкан яфракка, тфү, тфү, үтсен, китсен!..”  

Ишек кагып мулла керә. Бер ничә әби һәм кунаклар килеп керәләр.

Мулла: Әссәламәгалейкүм, әллә соңладым инде?

Ана: Вәгалейкүмәссәлам, мулла абый, бик вакытлы килдегез.

Әби: Әйдүк, әйдүк, түрдән узыгыз! Мактап кына йөрисез! Аш-су әзер, көтәбез үзегезне!

Кызлар кунакларны каршы алалар, кунакларның кулларына комганнардан су сибеп торалар. сөртер өчен, сөлгеләр тоттыралар. Әбиләр бер-берсе белән исәннәшеп чыгалар, утырышалар. 

Әби: Кызыбызга исем кушыйк. (Әти кеше сабыйны өстәлдәге мендәргә сала. Мулла Корьән укый башлый).

Мулла: Актан ак бул, пактан пак бул.

Олыга — кече, кечегә — олы бул.

Уң колагыңа — Азан, сул колагыңа — Исем!

Исемең —  Мәдинә булыр (3 тапкыр кабатлый).

Кунаклар котлый, теләкләр әйтәләр.

1-че әби: Озын гомерле булсын!

2-че әби:Тизрәк атлап китсен!

3-че әби: Ата-анасына изгелекле, илгә – игелекле булсын!

4-че әби: Тәүфиклы, бәхетле булсын!

5-нче әби: Күлмәк белән тугансың, бәхетле, озын гомерле булырсың!

Кунаклар бөтенесе бергә:

Ата-инәңә шәфкәтле бул,

Олыга- кече бул,

Кечегә олы бул.

Иман әйтеп, намаз ҡыл,

Яман эштән ерак тор!

Илдә бер батыр булсын,

Дошман дер куркып торсын,

Ярышта ал бирмәс бул,

Яуда тугры юлдаш бул! (әгәр дә яңа туган бала малай булса)

Аксакал:

Тәүфиклы бала булсын,

Иманлы бала булсын.

Илнең данын саҡласын,

Илнең канын якласын!

Кендек әни:

Бәхетле, тәүфиклы бул,

Татлы телле бул.

Таштай нык бул,

Бүрәнәдәй бүкән бул!

Олы сүзен тыңлар бул,

Атаң, анаң, мине бел,

Хөрмәтлә син илеңне,

Хөрмәтлә син телеңде,

Хөрмәтләрләр үзеңне! – дип сабыйга май белән бал каптыра. 

Балалар: Баласы бар — кызы бар,

Бер ай сынлы кызы бар!

Ялтыр-йолтыр күзе бар,

Барлык кеше кызыгыр.

Тфү, тфү, буш икән,

Ай сынлы түгел икән.

Анасы: Ак күздән, күк күздән,

Кара күздән, сары күздән

Тос, тос, тос.

Ала күздән, соры күздән,

Кара күздэн, зәңгәр күздән

Тфү, тфү, тфү.

Күзе артына китсен,

Уңнан килсә уңга китсен,

Сулдан килсә – сулга китсен.

Яман күзе – бүтәнгә!

Тфү, тфү, тфү

Әби: Хәзер, әйдәгез, бәбэй туу куанычынан бәйрәм табынына рәхим итегез! Өлгер хуҗалар кымызын да пешергән, казан ачып итен дә пешергән! Түрдән узыгыз!

  1. Бәби мунчасы йоласы

Музыка уйнаганда чишмә буе куренеше корып куялар. Челтерәп аккан чичшмә, кошлар тавышы. Капма-каршы ике ахирәт очраша. Берсе су тутырып тулы көянтәләр белән китеп бара, икенчесе – әлегә буш көянтәләре белән су артыннан гына барып ята икән.

1-нче кыз: Ий, исәнме, Гамиләкәем!

2-нче кыз: Исән, исән!

1-нче кыз: Нишләп йорисең безнең якларда?

2-нче кыз: Мөхәммәтнең оныгы туган бит. Ишетмәдең мени?

1-нче кыз: Шулай мени?! Ишетмәдем шул...

2-нче кыз: Менә яңарак кына мунчаларын ягып җибәргәннәр икән, бәби юырга, күреп калдым. Шунда су илтә идем әле: савап булсын, дип.

1-нче кыз: Ә, кара әле, мин дә берәр изгелек эшлим әле. Көт мине, ярамы? Көт...

2-нче кыз: Әйдә, әйдә тизрәк, көтәм!

(Музыка, 1-нче кыз чишмәдән су ала, алып бетергәч, бергә ягылган мунча ягына чыгып китәләр).

2-нче кыз 1-нчесенә сөйләнә-сөйләнә:  Барып кергәч үк, күз тимәс өчен бала башына тоз сибәләргә оныттырмассың әле, ярыймы, Хәдичә? Сәхибнең малаена шулай иткән идек бит былтыр?!

1-нче кыз: Дөрес сөйлисен, күршекәем. Ярый.

Музыка уйнаганда мунча куренеше корып куялар. Яшь ананың әнисе белән яшь ана 40 көне дә тулмаган кыз баланы мунча кертергә әзерләнеп йориләр. Кулларында сабын, оча (тазик), сөлге, мунча себеркесе.

Яшь ананың әнисе: Бисмилләхир-рәхмәнни-рәхим әгүзү билләхи минә шайтаннир раҗим. Әннәң яккан мунча түгел ул, әттәң ташыган су түгел. Аю баласы кебек тә, бүре баласы кебек тә, 70 тимер ташлары кебек, тәгәрәп-тәгәрәп үссен безнең кызыбыз. Бәхетле, тәүфиклы, алтын канатлы булсын.

Яшь ана: Амин, әнием, шулай булсын!

Яшь ананың әнисе (Баланы чабындырганда һәм коендырганда):

Аюдай ала булсын,

Бүредәй бүгә булсын,

Таштай таза булсын,

Судай сылу булсын,

Талигалы – тәүфыйкьлы булсын,

Аналы – аталы, алтын канатлы булсын.

Кибәндәй юан, киртәдәй озын булсын.

 Яшь ана: Балама сәламәтлек, бәхет телибез.

(Баланы юындырып сөртәләр дә, сәхнәдән укына-укына чыгып китәләр).

  1. Бәбинең беренче чәчен алу йоласы

Музыка уйнаганда яңадан өй куренеше корып куялар. Яшь атаның әтисе белән яшь ата 40 көне дә тулмаган кыз баланың чәчен алырга әзерләнеп  йориләр. Кулларында элеккеге чәч ала торган корал, сабын, су, кулъяулык, кечкенэ үлчәү һәм герләр. Идәндә сандык һәм аның өстендә төрелгән алтын-көмеш акчалар тора.

Яшь атаның әтисе: Хәзер инде, улым, баланың чәчен дә алырга вакыт та ңитте.

Яшь ата: Алырбыз, алырбыз, әти!

Яшь атаның әтисе: Безнең Тимергалине чын егет ясыйк әле! Синең бабаң мәрхүм чәчеңне алды, мин сине шулай тотып утыруым исемдә... менә 20 ел да узмады, хәзер инде үз балаңны минем кебек тотып утырасың, Аллага шөкер.

Яшь ата: Алланың рәхмәте, әти! Вакыт сизелми дә үтә шул!

Сабынын юешләтә, башын сабынный, чәчен кыра башлый. Берничә мәлдән соң баланың башында ике бөтерчек куреп кала.)

Яшь атаның әтисе: Кара әле, улым, кара әле – егетебезнең баш түбәсендә хас синеке кебек ике бөтерчеге бар икән. Бабаң да синдә күрү белән: “Баланың баш түбәсендә ике бөтерчек булса, бик бәхетле булыр икән”, - диеп куйган иде. Чынлап та, син бик бәхетле, улым, үзеңә охшаган балаң бар инде. Күзләр генә тимәсен. Тфү...

Яшь ата көлеп кенә куя.

Яшь атаның әтисе (чәчен алып бетергәч): Кайда әле, үлчик әле Тимергалинең чәчләрен.

Үлчәм белән кечкенә герләрне алып үлчи башлый.

Яшь атаның әтисе: Бик җиңел, бик җиңел! Көлә. 500 миллиграмм! Булды бу, җыеп куяек. Шушы чәч сәдакасы дип, авылыбыздагы иң карт карчыкка 500 миллиграмм авырлыктагы алтын-көмеш тәңкәләр күчтәнәч итеп төшереп бирерсең, улым.

Яшь ата: Ярар, әти, озакка сузмасбыз, бүген үк төшереп бирермен!

Яшь атаның әтисе: Чәчләре синеке кебек куе, кара булып үссен! Матур булып үссен, яме?

Яшь ата: Ярар, эти! Шулай булыр!

Яшь атаның әтисе: Кечкенәбезне бер яшькә кадәр көзгегә каратмагыз. Борынгылар әйткәнчә: “Сөйләшә алмас яки тотлыга торган булыр”. Тәүбү-тәүбә...

Яшь ата: Рәиләгә дә әйтермен, әти, ярар!

Яшь атаның әтисе: Менә бит безнең матуркаебыз! Чын батыр инде... дигән сүзләр белән чыгып китәләр.

  1. Рефлексия (презентация)

Алып баручы:  Барыгызны да “Гаилә” турындагы видео-презентация өстендә эшләргә чакырабыз.

Алып баручы:  Барыгызны да бергәләп фото төшергә һәм чәй эчергә чакырабыз.

Алып баручы:  Әби-бабаларыбыздан сакланып калган һәм безнең көннәргә кадәр килеп җиткән байлыкны онытырга һәм югалтырга ярамый. Боларны барысын да, кадерле укучылар һәм ата-аналар, тагын да өйрәнеп, тормышыгызда кулланыгыз! Алар — ата-бабалар сүзе, алар - яшәеш дәресе.

Ихтибарыгыз өчен зур рәхмәт!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кем булдыра : әниләрме, бәбиләрме ?

Слайд 2

“Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла”

Слайд 3

“Туган тел” җырын искә төшерик әле барыбыз да И туган тел, и матур тел, Әткәм-Әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрәэ белдем Син туган тел аркылы . Иң элек бу тел беәэн Әнкәм бишекәэ койәэәэн . Аннары тонәр буе Әбкәм хикәят сөйләгән . И туган тел! Һ ә рвакытта Ярдәмен берән синең Кечкенәәэн аңлашылган Шатлыгым , кайгым минем. И туган тел! Синәа булган Иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл , дип ү зем h ә м Әткэм-Әнкэмне, Ходам!

Слайд 4

“Беләбезме, таныйбызмы, онытмадыкмы икән?” уены . Балаларга : 1 ). Әти-әниегезнең туган көнен, елын беләсезме? Кайчан ? 2 ). Әти - әниегезнең яраткан ризыгы нәрсә? 3). Әти-әниегезнең яраткан төсләре ? 4 ). Әти- әниегезнең яраткан җыры нинди? Әгәр мөмкин булса, 1 куплетын җырлап күрсәтегез.

Слайд 5

Мәкал ь ләр Кем беренче дә вам ит ә? Гаилә- ил ... Гаилә- бәхет ... Гаилә – гомер ... Тату гаиләгә кайгы ... Ана җылысы – кояш ... Атаның сүзе – акылның ... Әткәй шикәр – әнкәй ... Туган бар җирдә ...

Слайд 6

Әти - әниләргә : 1). Балагызның иң беренче мәгънәле сүзен, һөнәрен хәтерлисезме? 2). Балагызның яраткан ашы нәрсә? 3). Балагызның яраткан төсләре нинди? 4). Балагызның мәктәптә яраткан фәнен әйтегез . 5 ). Балагызның яратып карый торган телевизион тапшыруы нинди ? 6 ). Балагызның хоббие турында сөйләгнез. Яки балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

Слайд 7

Әниләр бишек җыры җырлап бала йоклатуны күрсәтәләр. Туган телгә иксез –чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган рухи чыганакларның берсе - бишек җырлары. Баланы бишектә чакта ук җырлап юаталар, көйләргә өйрәтәләр. Ә хәзер әниләребез бишек җырын җырлап, бәби йоклату күренешен күрсәтсеннәр әле.

Слайд 8

“Җылы сүз җан азыгы”, “Җылы сүз җанга рәхәт”, - дип безнең халык белмичә генә әйтми шул.Әти-әниләр һәм балалар бер-берегезгә нинди матур, назлы сүзләр әйтәсез?

Слайд 9

Т атар халкының милли ашлары буенча ярыш оештырып алыйк әле 1. Эченә бәрәңге яки тары ярмасыннан эчлек салып пешерелгән ашамлык . 2. Бик үзенчәлекле ашамлык. Эчлеге рәт –рәт итеп тезелә . 3. Күркәм ризык, туй мәҗлесенең бизәге . 4. Көн саен кулланыла торган ризык. Аннан башка ашау үтми . Аңа халык дан җырлый. 5. Аш пешергәндә кулланыла. Татар халкына хас ризык.

Слайд 10

Табышмаклар 1 . Тәмле ашлар пешерә, Матур гөлләр үстерә. 2. Ул бик күпне белгән, Сугышта да ул булган. 3. Ул зирәк тә, шаян да, Акыллы да, әйбәт тә! Иң-иң батыр кеше ул, Минем ..., әлбәтә! 4. Мин аны бик сагындым, Күңлем әрни әллә ни. Кем соң аны белми? Ул бит минем ... !

Слайд 11

Хөрмәтле әти - әниләр! Нинди үзегез өчен кирәкле маг ъ луматне бүген өйләрегезгә алып китәсез? Бу кичтәге якты теләкләребез тормышка ашсын! Балаларыгыз сезгә карата рәхим-шәфкатьле булсыннар иде. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшегездә җиңелрәк булыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда дәвам итсен . Йолаларны саклыйк! Рефлексия

Слайд 12

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по физике на татарском языке "Большие гонки"

Внеклассное мероприятие по физике на татарском языке "Большие гонки"...

внеклассное мероприятие по физкультуре (на татарском языке)

Внеклассное мероприятие направлено на чествование лучших спортсменов школы....

Разработка внеклассного мероприятия по физике на татарском языке "Эрудитлар конкурсы"

Разработка для внеклассного мероприятия на татарском языке...

Сценарий внеклассного мероприятия по технологии на татарском языке

Сценарий  внеклассного мероприятия на татарском языке...

Внеклассное мероприятие на русском, татарском, английском языках "Сказочные птицы"

Внеклассное мероприятие в 5 классе, направленное на формирование метапредметных умений, "Сказочные птицы" знакомит учеников с интересными фактами о пернатых, с некоторыми преданиями и легенд...

Внеклассное мероприятие , приуроченное к неделе английского языка, на тему "Harry Potter"

Сценарий для внеклассного мероприятия на тему "Гарри Поттер". В данном материале разработана Quiz - игра для двух команд....