Разработка внеклассного мероприятия по физике на татарском языке "Эрудитлар конкурсы"
методическая разработка по физике (8 класс) по теме
Разработка для внеклассного мероприятия на татарском языке
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
eruditlar_konkursy.doc | 58 КБ |
Предварительный просмотр:
Сарсаз-Баграж урта мәктәбе
Физика фәненә багышланган
«Эрудитлар
Конкурсы»
Герасимов А.П.
2006 ЕЛ.
Эрудитлар конкурсы.
1 а.б. Хэерле кон, без бŸген физика, математика фэннэренэ багышланган эрудитлар конкурсына жыелдык.
2. а.б. Эрудит исемен алу хокукы өчен көрәш өч турда үтәчәк. Конкурста 9, 10, 11 сыйныф укучылары катнашалар. I турда 9, 10, 11 сыйныф укучылары барысы да катнаша.
1 а.б. Хәзер мин сезгә һәрберегезгә кәгазь өләшеп чыгам, сез бу кәгазьләргә, тактада язылган сүздән, төрле – төрле яңа сүзләр уйлап табып язарга тиеш буласыз. Сүзләр русча булса да, татарча булса да ярый, физика фәненә кагылган сүзләр тагын да яхшырак. Бу конкурс «Сүзләр уены» дип атала.
2 а.б. Бирелгән сүздәге хәрефләрдән сез яңа сүзләр төзергә тиеш. Бу эшкә 3 минут вакыт бирелә. Барлык уйлап тапкан сүзләрегезне дә кәгазьгә языгыз, исем фамилиягезне дә язып куярга онытмагыз. Иң күп сүзләр язучы 6 укучы бу конкурсның җиңүчеләре булачак һәм Эрудитлар конкурсының II – турына чыгачак.
1 а.б. ИГЪТИБАР! Бу сүз --- К О Н Д Е Н С А Т О Р.
2 а.б. Вакыт башланды. Безнең 3 минут вакытыбыз бар, шушы вакыт эчендә конкурста катнашучы эрудитларның эшләрен бәяләү өчен жюри билгеләргә кирәк. Жюрига
1.____________________________________________-
2.____________________________________________
тәкъдим итәм. Хөрмәтле жюри әгъзалары рәхим итеп урыныгызга утырыгыз.
1 а.б. Ә хәзер уенчылар үзләренең эшләрен тәкъдим иткәнче 1 нче Музыкаль пауза .
2 а.б. Вакыт чыкты ,эшләрне жюрига тапшырабыз (эшләрне тапшыру). Жюри эшләргә бәя бирә. Җиңүчеләрне билгели.
1 а.б. җиңүчеләр рәхим итеп биредәге өстәл артына чыгып утырыгыз. Җиңүчеләрне бирегә чакырабыз.
2 а.б. II – тур.
Тестлар, блиц сораулар, ярдәм итү юлы белән- табышмаклар.
1 а.б. II – турның программасы:
- Тест «Сүзләрнең барлыкка килүе»
- Блиц – конкурс «Акыл гимнастикасы»
- Тест «Минем хәбәрдарлыгым»
- Табышмаклар
- Финал
2 а.б. Шулай итеп: I – тест «сузләрнең барлыкка килүе» һәр катнашучы минем кулдан, бирем язылган 1 билет ала.
Бу билетта сүз язылган, катнашучы бу сүзнең килеп чыгышын әйтергә тиеш. Билетта сайлап алу өчен 5 җавап бирелгән, шулар арасыннан берсе -дөрес җавап. Җавап телдән бирелә: җавап бирүченең 5 мөмкинлеге бар. Бәяләү болай булачак: әгәр беренче тапкырдан дөрес җавап бирелсә 5 балл, икенче тапкырдан - 4 бал, өченчедән – 3 бал, дүртенчедән – 2 бал, бишенче тапкырдан – 1 бал. Иң аз бал җыйган кеше уеннан чыга. Биремнең эчтәлеген болельщиклар белсен өчен биремне кычкырып укырга кирәк.
1 а.б. Башладык: (укучылар бер – бер артлы билетлар алып, аларны укып, җавап бирә)
Анлатма: әгәр 2 – 3 укучы бертөрле бал җыйса ,Алфавит буенча хәрефкә туры килгән физик, математик, астрономнарны әйтәләр. мәсәлән: Ампер, Бор, Вольт, Герц, Джоуль, Евклид, Жолио, Кюри, Иоффе, Клапейрон, Ленц, Менделеев һ.б.
2 а.б. Ә хәзер Блиц конкурс. Бу конкурста белем, логик фикерләү, тапкырлык тикшерелә. Алып баручы сорауны укый, җавап бирергә әзер уенчы кулын күтәрә, беренче күтәрүчегә сүз бирелә. Дөрес җавап 1 бал белән бәяләнә. иң аз бал җыючы уенчы уеннан чыга.
СОРАУЛАР:
- Кайсы илдә бер үк вакытта кояшлы көн дә, караңгы төн дә була?
- Ике сан әйтегез, аларның тапкырчыгышлары 1 булсын.
- Тәвә кошы үзен кош дип әйтә аламы?
- Кайсы планета иң зурысы?
- Минем бабам кичке сәг. 8 дә йокларга ята, ә будильникны иртәнге 9 га шылтырарга куя, бабай ничә сәгать йоклый?
- Халык – ара системада мамыкның тыгызлыгы нинди берәмлекләрдә үлчәнелә?
- Кулларда 10 бармак, ә 10 кулда ничә бармак?
- 12 йолдызлыкның гомуми исеме ничек атала?
- Ломоносовның инициаллары ничек?
- Рогаткадан ташны атканда ул нинди энергия хисабына оча?
- Джоуль кайсы илдә туа һәм яши?
- Аш тозы сүз тезмәсенең синонимы нинди?
- Россиядә трансформаторны кем уйлап таба?
- Беренче мәртәбә кояшта, аннан соң гына җирдә табылган химик элементның исеме ничек?
- Нинди авторның уйлап табылган әйберен 7 майда бәйрәм итәләр?
- Кечкенә күләмдәге сыеклык ничек атала?
- Кем дөньядагы барлык телдә дә сөйләшә?
- СИ истемасында атомның массасы нинди берәмлекләрдә үлчәнә .
- 0,5 килеп чыксын өчен 2 не нинди санга бүләргә кирәк
- Электр тогының эшен нинди прибор белән үлчиләр?
- Без куллана торган термометрлардагы градус белән үлчәнә торган шкаланы кем уйлап тапкан?
- Табигатьтә иң киң куллана торган матдә нинди?
- Бер йомырка 4 минут кайнаганда пешә, ә 5 йомырка пешеп җитсен өчен ничә минут кайнарга тиеш?
1 а.б. Музыкаль пауза № 2
Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. ЖЮРИ.(нәтиҗә ясый.)
2 а.б. Тест – 2.
Бу тест сезне белемнең төрле өлкәләренә алып китәр. Сезнең алда яңадан- билетлар. Чират буенча һәрберегез билет алырга килә. Билетта 1 сорау һәм 5 җавап.Шушы җаваплардан берсе дөрес. Сез шул дөрес җавапны сайлап алырга тиеш. Җавапны сайларга һәм кычкырып әйтергә кирәк. Нәтиҗә I – тесттагы кебек. Катнашучылар арасыннан күбрәк бал җыйганнар безнең конкурсны дәвам итә.
БИЛЕТЛАР БИРЕЛӘ.(жаваплар )
ЖЮРИ: (Нэтижэ ясый.)
1 а.б. 2 нче Конкурс. «Әйтеп тору юлы белән табышмаклар»
Алып баручының терәк сигналлары буенча табышмакка дөрес җавап бирергә кирәк. Күтәрелгән кул – дөрес җавап билгесе. Дөрес җавап өчен 1 бал. Кимрәк бал җыйган уенчы уеннан чыга.
2 а.б. 1нче Табышмак
Подсказкалар:
- Ул студент елларында ук маятник тирбәнешләренең периоды амплитудага бәйле түгел икәнлеген ачыклый.
- Ул университетны тәмамлагач механика һәм астрономия өлкәләрен өйрәнә.
- Ул инерция законын һәм хәрәкәтнең чагыштырма булуын ача.
- Ул Юпитерның 4 планетасын һәм Венераның фазасын ача.
- Ул ирекле төшү тизләнешен ачканда франциянең Пиза шәһәрендәге Авыш башняны файдалана.
1 а.б. 2нче Табышмак
- Сугыш коралы буларак уйлап табылган бу әйбер XII һәм XV гасыр чыганакларында һәм 18 нче, 19 нчы гасырларда языла.
- Бу әйбер сугыш һәм тынычлык максатларында кулланыла.
- Бу әйбер беренче тапкыр Кытай дәүләтендә уйлап табылган.
- Европада XIII – гасырда оча торган ут дип телгә алына, ә XX гасырда бу әйбер кызлар исеме белән йөртелә.
- Бу әйбер космик корабльләрнең төп двигателе.
2 а.б. 3нче Табышмак. Бу немец физигы.
- Белеме буенча инженер.
- Аның төп фәнни казанышы ул вакытта билгеле булмаган физика бүлеге.
- Ул физика өлкәсендә беренче Нобель премиясе лауреаты (1901)
- Ул беренче тапкыр тере кешенең скелет төзелешен күрә.
1 а.б. 4 нчеТабышмак
Бу әйбер кара ящик белән бәйле (булышучы «ящик» алып чыга)
- Бу әйбер ярдәмендә Паскаль законын һәм газларның кысылучанлыгын күрсәтергә була.
- Аны фәндә кулланып кайбер физик күренешләрне өйрәнергә була.
- Аның белән кайбер спортсменнар дус.
- Ул геометрик фигуралар арасында бертөрле күләмлеләрдән мәйдан өслеге иң кечкенәсе.
- Аңа карап Эминә үкереп елаган.
2 а.б. Музыкаль пауза №3
1 а.б. Финал
Финал өчен биремнәр:
1 нче бирем.
Беренче бирем: финалистларга 1әр кап шырпы бирелә. Алар сигнал бирелгәч шырпыны сызарга тиеш. Кемнең шырпысы озаграк яна ул 1 бал ала. Вакыт китте.
2 а. 2 нче бирем.
2 – биремдә финалистлар чылбыр җыярга тиеш. 1 минут вакыт эчендә скрепкалардан җыйган чылбыр кемнеке озынрак шул уенчыга 1 бал.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Разработка внеклассного мероприятия КВН по татарскому языку в 7 классе
Внеклассное мероприятие по татарскому языку в 7 классе...
Методическая разработка внеклассного мероприятия «Физика за самоваром»
Это внеклассное мероприятие проводится совместно с преподавателями спецдисциплин, обязательно после изучения темы: «Электрический ток»....
Методическая разработка внеклассного мероприятияпо истории родного края для учащихся 6-7 классов
Методическая разработка внеклассного мероприятияпо истории родного края для учащихся 6-7 классовучителя истории и краеведенияМОУ ООШ №2 г.Юрюзани Катав-Ивановского муниципального районаГавенко Ольги А...
Методическая разработка внеклассного мероприятия "Физико-математическая спартакиада"
Внеклассное мероприятие разработанно преподавателем математики Е.В. Форыкиной и преподавателем физики Л.А. Никоноровой. Разработка включает в себя сценарий и презентацию спартакиады, проведенной на 1 ...
Методическая разработка внеклассного мероприятия "Физико-математическая спартакиада"
Внеклассное мероприятие разработано преподавателем физики Л.А. Никоноровой и преподавателем математики Е.В. Форыкиной. Разработка содержит сценарий и презентации....
Методическая разработка внеклассного мероприятия по английскому языку "Фонетический конкурс".
Внеклассное мероприятие по английскому языку "Фонетический конкурс" направлено на совершенствование языковой подготовки, знакомство со знаменитыми писателями Великобритании и репродукциями известных а...
Разработка внеклассного мероприятия "Физика для малышей"
Учащиеся 8-9 классов с удовольствием наблюдают различные демонстрации физических явлений. Но они так же с большой охотой сами стараются провести физические опыты. Этим их желанием можно воспользоватьс...