“Җирлегебез көзгесе”
методическая разработка на тему

Хабирова Майсара Фаисовна

Җирлегебезнең күренекле кешеләренә багышланган

әдәби – музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhirlegebez_kozgese.dbi_kich.docx38.25 КБ

Предварительный просмотр:

“Җирлегебез көзгесе”

әдәби – музыкаль кичә.

Үткәрү урыны: Актаныш районы Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә узган район татар теле һәм әдәбияты  укытучылары семинарына тәкъдим ителде.

Авторлар: Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы,

                    Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы.

Йосыф Хуҗин китапларыннан күргәзмә.

Кичә “Ык буйлары” җыры белән башлана.( Гөлшат Зәйнәшева сүзләре, Касыйм Бакиров көе.)

Җырны Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Султанова Гөлчәчәк Сәлах кызы башкара.

1 нче алып баручы.

(Әлеге җырның язылу тарихы. Язманы тулы килеш бирәбез.)

“Бу җыр балачактан күңел түренә кереп урнашты. Аны безнең якта белмәгән, җырламаган кеше юктыр. Агыйдел буендагы болынга печән чабарга баручылар, машинага җайлап утырышуга, җыр башлыйлар. Инде тау астындагы авыл ерагайганнан - ерагая бара, шунда өлкәнрәк агай, тамак кырып, арадагы иң шәп җырлаучыга: «Әйдәле, фәлән, үзебезнең Касыйм абыйның теге көен башла әле», - дип сүз ката. Июнь аеның йомшак җылы җиле урман - кырлар өстенә гаҗәеп моңны таратырга тотына:

Бик сагындым Ык буйларын ...

Туй-мәҗлесләр дә аннан башка узмый. Җырлый торгач, тәмам тавыш ачылып, һәркемнең тавышы бердәй яңгырау дәрәҗәсенә җиткәч, түр башындагы егет, баянының сәдәфләрен бераз сынагандай, кулын алар өстеннән йөртеп чыга да, әллә кай җирләреңә үтеп керердәй итеп, бөтереп, сузып уйнап җибәрә. Табын янындагылар, бермәлгә сискәнеп китеп, тын калалар, тәндә бала йоннары калка һәм шунда фәкать мәҗлес күрке булган кеше генә аңа кушыла:

Бик сагындым Ык буйларын,

Ашыгып аккан суларын.

Ык сулары басар кебек,

Йөрәгем ярсуларын.

Башкалар да исләренә килә һәм тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтеп, аны дәррәү күтәреп алалар. Бу җыр тәмамлангач, гадәттә, икенчесе башланмый, барысы да, нәрсәдер югалткан кебек тынып, бушанып кала, бүтән көйләр онытыла, кабат җырлау халәтенә  килү өчен вакыт кирәк була.

Әйе, әлеге көйне тыныч кына тыңлау да, башкару да мөмкин түгел. Әгәр Илһам Шакировны тыңласаң, беттем диген, йөрәгеңне телеп салачак. Шулкадәр нинди сагыш, моң бу көйдә, каян килә, нинди ачы язмышлар хакында сөйли ул?

Аның авторы белән ничә тапкыр очрашырга омтылып та җае чыкмады. Ә шулай да 1984 нче  елның көзендә аны күрү бәхетенә ирештем. Менә хәзер шул әңгәмәне, туганнары, замандашлары, авылдашлары сөйләгәннәрне күңелемнән үткәреп утырам. Бу вакытта Касыйм Бакиров ялгыз иде инде, авыру улы Әлмир белән генә яшәгән чагы. Хатыны Асия апа гүр иясе булган. КХТИны «бик яхшы»га бетергән кызы Әлфия Ленинградта тора. Кияүдә.

Касыйм абый пианиносы янына килде, уйнап, акрын матур тавыш белән җырлап җибәрде:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Теләкәйләр көенә.

Шул Теләкәйләр көенә

Күңелләрем сөенә.

Көе ягымлы, анда таныш авазлар бар кебек. Композитор җыр тудырган, тик әлегә шигъри авазлары юк, бу юллар исә каралама гына.

Кабат клавишалар хәрәкәткә килә һәм бүлмәгә янә моң, урман шавы, тургай авазлары иңгәндәй була. Монысы «Туган якларыма» дип атала икән, Искәндәр Биктаһиров өйрәнеп киткән иде, ди. Беләсе иде, бу мөхтәрәм җырчы аны концертларында башкара микән, сүзләре нинди икән? Минем үземә ишетергә туры килгәне юк. Анда «Ык буйлары»ның чалымы сизелгәне генә хәтердә калган.

Ал чәчәкле язлар килгән саен

Сагындыра туган якларым.

Кайгы дигән сүзне һич белмәдем

Иң кадерле балачакларым.

Юк, күрә ул кайгыны, башыннан әллә ниләр кичә, әмма туган яклар өзелеп искә төшкәндә, алары - аның өчен бәләкәйрәк нәрсә. Кавалериядә хезмәт иткән әтисе Әбүбәкер үпкә авыруыннан 1928 елны 40 яшендә үлеп китә. Хәтирә апа 4 бала белән кала. Бик  авыр яшиләр. Касыйм - гаиләдә икенче бала. Ул үзе 1917 елны туган, әмма әти - әнисе аны 1919 елгы дип яздыралар, күрәсең, армиягә соңарыбрак барыр, буыннары ныгыр, дөнья  көтәргә булышыр,  дигәннәрдер. Крестьяннар арасында мондый караш киң таралган була.

Авылның кайнап, бөтерелеп торган чагы -  утызынчы еллар җитә. Ярлылар бәхетле яшәргә, урта хәллеләрне, баеракларны авылдан сөреп, алар малы белән хәерчелектән чыгарга атлыгалар. Укучылар Павлик Морозовка охшарга тырышалар һәм Теләкәйдә Павлик хәрәкәтен ясыйлар. Фәсхи дигән малай үги әтисен караклыкта гаепли, аны кулга алалар, Мәгъсүм Латифуллин бу хакта җитмешенче елларда «Үлемсез галстук» дигән әсәр дә язды, тик ул халыкта каршылыклы фикер уятты. Ләкин ни хәл итәсең, буласы булган, буявы сеңгән, тарихны кире язу мөмкин түгел. Фәсхиләр, Касыймнар тормышның үзәгендә шулай кайнап үсәләр. Алар тагын бер тәвәккәл адымга баралар. V классны Такталачыкка йөреп укыйлар.  Икенче елны Теләкәйнең үзендә җидееллык мәктәп ачыла, әмма VI га Такталачыкка барырга кушалар. Теге ташбаш малайлар, җыйнаулашып, район мәгариф бүлегенә төшеп китәләр һәм мәсьәләне үз файдаларына хәл итеп кайталар.

2 нче алып баручы.

Укыганда Касыйм Сара исемле кыз белән утыра, концерт - спектакльләрдә дә бергә катнашалар. Аларның күп вакытлары бергә уза. Мәктәпне бетергәндә, алар инде 19 - 18 яшьлек егет беләй кыз булалар. Шул елны Теләкәйнең 12 егете һәм кызы төбәкнең мәдәният һәм уку үзәге булган Минзәләгә укырга дип җәяүләп чыгып китәләр. Училище ишекләре бик азларга гына ачыла. Миңкамал һәм Ильясны педучилищега, Сараны зоотехникумга алалар. Касыймга мондый бәхет эләкми. Биштәрне асып, авылга юл тоталар. Ык буенда ал таң аттырулар онытылмас хатирә булып сеңеп кала.

Ләкин 1936 елда  Минзәлә күпләр өчен бәхетсезлек чыганагына әверелә, шәһәрдә тиф башлана. Хәрби комиссариатка каралырга барганда авылдашлары  Сараны носилка белән хастәханәгә алып кереп китүләрен күреп калалар... Әнисе икенче көнне ат җигеп килеп җитә, техникумда ике - өч ай гына укырга өлгергән Сара чын хәлен аңламый, кайтмыйм, укуым кала дип, башта үгет - нәсихәткә бирелми. Бибикамал апа, мунча кертергә генә алып кайтам дип, аны көчкә күндерә. Кайткач инде, саташа, алышына ук башлый. Касыймның Кадыйр Бәшировский кул астында район үзәге Актаныштагы халык  театрында эшләгән чагы. Яшьлек дустының авыр хәлдә икәнен ишетеп кайта авылына. Сара, аны күрүгә, аңына килә: «Касыйм, сине генә көттем, бәхил бул», - ди. Биш минут үтүгә, ул мәңгегә күзен йома ...

Касыйм бер елдан артык артист булып йөри. Аны Кадыйр Казанга алып китә. Егетебезне театр техникумына алалар. Анда ул татар сәхнәсенең йолдызлары булып балкыячак Вера  Минкина, 3. Туишева, Фатих  Колбарисовлар белән бергә укый. Укуын тәмамлагач, үзе теләп армиягә китә. Ригада хәрби диңгез училищесында укый. 1941 елның февралендә маршал С. К. Тимошенко призына үткәрелгән кросс вакытында үпкәсенә салкын тигезә, 13 июньгә кадәр госпитальдә ята. Комиссия аны: «Армия хезмәтенә яраксыз», - дип таба. Палатадашы: «Иптәш лейтенант, мине дә көт, бергә кайтырбыз», -  ди. Һәм Касыйм аның савыгуын көтеп кала...

22 июньдә госпитальне тревога белән күтәрәләр. Йөрердәйләрне, хәрби киемнәрен кигезеп, сугышка алып китәләр. Лейтенант К. Бакиров Төньяк-Көнбатыш фронтта дошман белән йөзгә - йөз очраша, бәрелешләрнең берсендә алган яра аны кабат 11 айга сафтан чыгара. Аякка баскач, Сталинград фронтына эләгә, немецлар артыннан куып, Севастопольгә кадәр барып җитә. 1944 елның 26 ноябрендә,  Кенигсбергны азат иткәндә, кабат авыр җәрәхәтләнә. Аяклары чәрдәкләнә, сул күзе асылынып кала, ул аны тартып өзә. Һушын югалта. Өч айдан соң гына Тамбов госпиталендә кабат исенә килә. Уң күзе аз гына күрә, Мәскәүгә, аннан Казанга җибәрәләр. Монда аны дәвалаучылар арасында Кадыйр Бәшировскийның балдызы - шәфкать туташы Асия Вәлиуллина да була. Алар бер - берсен сугышка кадәр беләләр. 1946 елның декабренә кадәр ятарга туры килә. Асия аны больницадан үзләренә алып кайта, гаилә корып җибәрәләр.

Тома сукыр килеш, Касыйм пианинода уйнарга өйрәнә, ул аның соңгы сулышына кадәр дустына, сердәшенә әверелә. Хәсрәтен басарга дип башлаган мавыгуы аның яңа сәләтен ача. Акрынлап үзеннән - үзе күңел түрендәге моңнары түгелә башлый, яшьлек еллары хатирәсе тыңгылык бирми, шуларны сүзләр белән бирү хасияте дә туа.

Балалык еллары Минзәлә төбәгендә үткән, вакытында шундагы педучилищены тәмамлаган яшь шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева аның халәтен, ни әйтергә теләгәнен, сагышының тирәнлеген дөрес тотып ала. Соңыннан мәшһүр булып китәчәк, җыр язу остасына әйләнгән  Гөлшат Зәйнәшевага җөмһүриятебезнең Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясен китерәчәк, «Илле җыр» китабына керәчәк, «Ык буйлары» туа. Илһам Шакиров канат биргән бу җыр озын гомерле булып чыга. Менә дүрт  дистә елдан артык ул үзенең якты, тирән моңы, яшьлек дустына, туган якка олы, саф мәхәббәте белән күңелләрне хисләндерә, сафландыра. Ул халык җыры  дәрәҗәсенә күтәрелә. Татарстан ССРның атказан артисты Миңгол Галиев консерваторияне тәмамлаганда дәүләт имтиханында татар халык җыры урынына әлеге көйне башкарган.

Композиторның туганы Һидая Актуганова сөйли: «Касыйм абый 50 яшен ике көн уздырды. Беренчесенә татарлар, икенчесендә руслар һәм шул телдә сөйләшүчеләр генә чакырылды һәм аларга үз милли ризыклары әзерләнде. Ике кичә дә  «Ык буйлары» н аягүрә басып җырлаудан башланды, ә икенче көнне аны татарча да, русча да җырладылар».

Касыйм Бакиров турында күңелне тетрәтерлек язманы авылдашыбыз Йосыф Хуҗин яза. Аның Касыйм абый белән очрашкач туган хис – кичерешләре “Җырлары ядкарь булып калды” исеме белән 1991 елда “Актаныш таңнары” газетасында басылып чыга.

1 нче алып баручы. 

Шушы җирлектә туып – үскән, вакытында мөгаллим булган, хәзер документаль материалларга нигезләнеп, авыл тарихын һәм  конкрет шәхесләр турында язучыбыз – Йосыф Әхтәм улы Хуҗин  -  бүгенге кичәбезнең кунагы. (Рәхим итегез. )

2 нче алып баручы. 

Актанышка иң беренче булып,

Таңда кояш сибә нурларын.

Китсәм дә мин кайсы гына якка

Актанышка илтә юлларым. (М.Разов)

Үзенең матурлыгы белән чагыштыргысыз Актаныш ягы талантларга бик бай. Күрәсең, танылыр, сәләтеңне күрсәтер өчен туфрагы ук уңдырышлы аның. Район ярларын юучы Агыйдел, Ык, Сөн елгалары; печән чабар болыннары; иксез – чиксез иген басулары; киек җәнлекләргә, кошларга бай урманнары үз ягыбызга гына хас матур табигать Актаныштан чыккан әдипләр иҗатында матур чагылышын таба, аларга дәрт, илһам өстәп, рухи азык бирә.

 Актаныш данын еракларга тараткан шәхесләребез бихисап.

Сәнгать – мәдәният өлкәсенә үзеннән өлеш керткән мәшһүр трагик Мөхтәр Мутин; 1890 елдан башлап, булачак артистның тормышы Бәләбәй шәһәре белән бәйләнә. 1912 елдан “Нур” театрында эшли башлый. 1920 елдан Казанда. Зур шөһрәт казанган атаклы артист Мутин – татар сәхнәсендә героик пафос, романтик юнәлеш алып килгән, гаҗәеп темпераментка ия булган олы трагик талант. Шәхес культы корбаны, 1937 елда кулга алына. 1941 елның июнь башларында Колымада һәлак була. 1963 елда аклана. Татарстанның атказанган артисты (1926).

1нче алып баручы. 

Опера җырчысы Салих Хөснияров. Әнисе вафатыннан соң, авылдан чыгып китә. Өермәле тормыш юллары аны Самара, Пенза, Воронежга, Урта Азия һәм Урал якларына алып чыга. ФЗӨда, авыл хуҗалыгы, кооператив техникумнарда укып карый, тик берсенә дә күңеле ятмый.

Казан аның тормышында хәлиткеч борылыш ясый.  Театр техникумының

3 курсыннан 1936 елда Мәскәүдәге Чайковский исемендәге консерваториянең башкорт опера студиясенә укырга керә. Тумыштан килгән сәләтенә Һиндстан, Непал, Бирма, Монголия, Финляндия тамашачылары да сокланды. Шулай да, кунакка кайткан саен Теләкәй болыннарында “Китмә, сандугач” ны сузып җибәрүенә берсе дә җитмәгәндер, мөгаен.

2 нче алып баручы. 

Профессиональ музыкант Мансур Солтанов. 1875 елда туа.1897 елда гимназия каршындагы курсны тәмамлагач, Мәскәү консерваториясенең В.В.Крйчман җитәкләгән флейта классына укырга керә. 1912 елның җәйге сезонында Кисловодск шәһәренә Оркестр музыкантлары җәмгыятенең солисты итеп чакырыла. Шул елның июнендә Саратов консерваториясенең беренче директоры С.Экснер М.Солтановны махсус флейта классы буенча укытучы итеп чакыра. 1916 елда Саратовта “Башкирские и татарские мотивы” дигән җыентык бастыра. 

1 нче алып баручы. 

Рәссамнар: Васил Маликов, Зилфәт Басыйров – 1927 елда туа. Хезмәт юлын 1942 елда урман кисүдән башлый. 1955 елда Түбән Тагил Урал гамәли училищесын, 1962 елда Мәскәү технология институтын кызыл дипломга тәмамлый. 1965 елдан башлап, гомере Башкортстан белән бәйле. Бик күп мактаулы исемнәр иясе.

2 нче алып баручы. 

Цирк артисты Замир Мостафин – 1939 елда туа. 1953 елда Теләкәй җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1961 елда Свердловск төзелеш – тимер юл техникумына укырга керә. Театр студиясенә йөри, 4 елдан үзе диплом яза. Мәскәү дәүләт эстрада – цирк сәнгате училищесына укырга керә. Атаклы клоун Замир уен – көлке белән бергә татар моңын СССРның барлык эре шәһәрләрендә, Германиядә, Италиядә, Даниядә, Япониядә, Мароккода, Малайзиядә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тарата. Клоуннарның Бөтенроссия конкурсында Гран – при алуга ирешә. Дуров медале иясе.

1 нче алып баручы. 

Сәнгать эшлеклесе Әсгать Сәфәргалин;

Композиторлар: Илгиз Закиров, Инсаф Хәбибуллин, Рәис Нәгыймов, Азат Хөсәенов;

Җырчыларыбыз: Әлфия Афзалова, Хәнәви Шәйдуллин, Асаф Вәлиев, Газинур Фәрухшин, Лилия Муллагалиева, Артур Исламов;

Язучылар һәм шагыйрьләр: Нур Баян, Риза Ишморат, Гамил Афзал, Зәет Мәҗитов, Рахмай Хисмәтуллин, Ягъсүф Шәфыйков, Вахит Имамов, Данил Салихов, Фәйрүзә Мөслимова, Мөхәммәт Мирза, Роза Хәлиуллина, Әлфия Ситдикова, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина, Айгөл Әхмәтгалиева.

“Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсендә каләм чарлаган, язучылык эшен тормышлары белән бәйләгән алда санап киткән талантлы шәхесләребезнең исемлеген тулыландырып, бүгенгесе көндә үзебезнең район җирлегендә яшәп иҗат иткән язучы – шагыйрьләребез дә шактый.Алар: Фәнәвис Дәүләтбаев, Кадрия Саматова, Альбина Авзалова, Рәмзия Әхмәтова, Рания Мортазина, Роберт Сәлахиев, Фәнүсә Баянова, Зәйнәп Зәкиева, Лилия Гыйлем,  Йосыф Хуҗин.

2 нче алып баручы. 

Шагыйрьләргә, язучыларга туган ягы көч, куәт  бирә, илһам, дәрт өсти. Һәр язучының, шагыйрьнең әсәрләрендә туган як, якты образ булып, иҗатының буеннан – буена сузыла. Бүген без очрашачак, бик зур иҗади активлыкка ия булган якташыбыз, авылдашыбыз Йосыф абый Хуҗин. Ул саф күңелле якташларына мәдхия җырлый, йомшак итеп кенә үгет – нәсыйхәтен бирә.

  • И. Тимиров. “Җияшем”. Сөйли  9 нчы класс укучысы Рушания Закирҗанова.
  • “Җияшем”. (Илсур Тимиров сүзләре, Язилә Галләмова көе).

Җырлый Шамил Шәемов.

(Укучылар  Йосыф Хуҗинның тәрҗемәи хәле һәм иҗаты турында сөйлиләр.)

9 нчы класс укучысы Резеда Гәрәева сөйли:

Йосыф Әхтәм улы Хуҗин Иске Җияш авылында туа. Әнисе Миңнехәдичә тапкан 12 баладан унынчысы ул, 9 бала үскәннәр, хәзерге вакытта алтысы исән.

9 нчы сыйныфка Актанышка бара, ләкин район үзәге булудан туктаган чор була бу, шуңа юлсызлыкта ике арада йөрү үзәгенә үтә, кышлыкта МТСка ремонтка баручы механизаторларны Уразай аша трактор чанасында илтәләр. Шулар белән Актанышка барып җиткәндә мәктәптә дәресләр бетә яки уку ахырына якынлаша. Атна аралаш шимбәдә, берничә дәресне калдырып, шул рәвешле кайтырга да кирәк. Шунлыктан сыйныф җитәкчесен һәм үзен җәфалаудан туеп, 1964 елның көзеннән Такталачык урта мәктәбенә күчә. Монда бик әйбәт укый, йөрү ягы да җайлана. Игелекле күршесе Фатыйх абый файдаланырга велосипедын биреп тора. Аннан Әнисә апа ( бертуган апасы ) үзенә яңа велосипед ала. Кышын товар ташучы Мәгъдәнур абыйга яки хисап китерүче сатучыларга утырып кайта башлый. Алар юк вакытта Фаис абый атын җибәрә.

9 нчы класс укучысы Назлыгөл Гыйздәтуллина сөйли:

1964 елның 24 маеннан мәкаләләре безнең дә үзәккә әйләнгән Минзәләдә, соңыннан район кабат оешкач, Актанышта чыгучы район газеталарында, Казанда “Социалистик Татарстан” газетасында, “Чаян” журналында басыла башлый. Бу аның киләчәк язмышын хәл итә. Унберьеллык мәктәпне тәмамлап, бер бару белән паспорт алу бәхетенә ирешкәч, “Игенче даны” газетасы мөхәррияте юлламасы да салынган, шыплап тулган зур чемоданны күтәреп, 1966 елның 12 июлендә зират өстендәге каен агачлыгы буйлап олы юлга таба тәпили.

Имтиханнардан соң, шактый зур конкурс узып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә кабул ителә. Аларның 466 нчы төркемен күренекле галим, берничә елдан атаклы язучы булып танылачак Мөхәммәт Мәһдиев туплый һәм, КДУның профком рәисе булып сайланганчы, җитәкчеләре була. Соңыннан да аларны күз уңыннан төшерми. Уку чорында Йосыф абыйга талибларның фәнни берләшмәсен җитәкләргә туры килә. Татар хорына, театр студиясенә йөри. Җитәкчеләре татар театрының атасы Галиәскәр Камалның туганының кызы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Гәүһәр апа Камалова тәкъдиме белән баш режиссер М.Сәлимҗанов студиядән берничәсен Г.Камал театры спектакльләренә күп кешеле күренешләрдә уйнарга чакыра. Моның өчен аларга акча түлиләр. Уку беткәнче, бу Йосыф абый өчен зур матди чыганак була. Матбугатта басылган язмалар да акчадан өзелмәскә ярдәм итә. Аспирантурада калырга тәкъдимнәр булса да, соңыннан килермен дип, хатыны Венера апа белән үз теләкләре буенча эшкә кайталар. Казанга чакырулар соңыннан да килә. Әмма аның балаларны хәләл җефете белән бергә үстерәсе килә. Моңа ул һич үкенми. Алар әдәпле, тәртипле, ата – ана, туган җанлы булып үсәләр. Хәзерге вакытта Йосыф абый белән Венера апа аларның җан җылысын, ярдәмнәрен тоеп яшиләр. Олыгайган көннәрендә моннан да зур куаныч юк алар өчен.

1 нче алып баручы. 

1971 – 1975 нче елларда Чуракай урта мәктәбендә француз, татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. 1975 – 1979 елларда Теләкәй урта мәктәбендә француз теленнән белем бирә. Шәкертләре – дәвамчылары бар. 1979 елның 5 июнендә “Игенче даны” газетасына мөхәррир урынбасары итеп, КПСС райкомы эшкә чакыра, әмма ул җаваплы сәркатип булырга гына ризалаша. Ике ел ярым “Ватаным Татарстан” газетасында үз хәбәрче булуын исәпләмәгәндә, 2009 елның 15 ноябренә кадәр бар гомере Актаныш мөхәрриятендә үтә. Күпсанлы журналистлар, яшь язучылар үстерүгә хәләл өлеше керә. “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе эшчәнлегендә актив катнаша, аны 2004 – 2008 нче елларда уңышлы җитәкли.

1986 елда СССР, 1992 елда Татарстан Журналистлар берлекләренә әгъза итеп кабул ителә. 1982 елда рәсеме республиканың Мактау тактасына куела.

2004 елның 7 июнендә Татарстанның мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

Эшче – авыл хәбәрчеләренең 5 нче, Татарстан халыкларының 1 нче корылтаенда делегат булып катнаша. Җилкәсенә өелгән 15 ләп җәмәгать эшен санап тормыйча, берничәсен генә әйтеп үтик. Район партия конференциясе делегаты, КПСС райкомының контроль комиссиясе әгъзасы, Актаныш бистәсе депутаты булып сайлана.

Иҗади эшчәнлеге өчен 2009 елның 12 февралендә РФ Юстиция министрлыгының көмеш медале белән бүләкләнә. КПРФның “ВЛКСМның 90 еллыгы” медале иясе.

Шактый кешеләрнең шәҗәрәләрен төзеп бирә.

Күп еллар район инвалидлар оешмасы рәисенең урынбасары. 2014 елда Бөтенроссия инвалидлар оешмасы Үзәк идарәсенең Мактау грамотасына лаек була.

2006 елның 17 июленнән “Нурлы” газетасы редакторы. Мөселман массакүләм мәгълүмат чараларының 6 нчы “Каләм” конкурсында “Дини ММЧда мөселманнар турында иң яхшы язма” номинациясендә 2 тапкыр 1 нче урынны ала ( 2012 ел, май һәм 2014 ел, май ) .

2014 елда “Район мәдәниятын яктырткан, тыгыз элемтәдә эшләгән каләм иясе” исеме бирелә һәм кубокка ия була.

2014 елның 19 сентябрендә туган авылында мәчет ачылды. Аның өчен кулыннан килгәнчә ярдәм итеп, башкаларны да изге эшкә өндәп йөрде. Үзе шәригать кануннары нигезендә яши.

2 нче алып баручы. 

Йосыф Әхтәм улының күпьеллык хезмәтләре – китаплары хакында мәгълүмат бирү.

  1. Йосыф Хуҗин. Уртак язмыш кояшыбыз. Иске Җияш авылы тарихы. – Набережные Челны. НГПИ, 2011. – 311с.
  2. Йосыф Хуҗин. Алтын баганаларыбыз. Атаклы хуҗалык җитәкчеләре турында очерклар, язмалар. – Казан: “Сүз” нәшрияты, 2013. – 200б.
  3. Фәнүс Муллагали улы Муратов, Йосыф Әхтәм улы Хуҗин Актаныш – туган җирем. Идел – Пресс. 2003.
  4. Фәнүс Муратов, Йосыф Хуҗин Актаныш – туган җирем. Казан, 2010.
  5. Мәңгелек хәтер. Казан: “Сүз” нәшрияты, 2015. – 240б.
  6. Й.Хуҗин Икмәктә – хикмәт. Яр Чаллы, 2010 ( Роберт Шәкүров турында).
  7. Й.Хуҗин Язмышын иярләп тоткан ир. Яр Чаллы, 2011 ( Глүс Шәрипов турында ).
  8. Нәсих Саматов исеменнән язган “Язмыш җилләре”. Актаныш, 2012.
  9. Й.Хуҗин Актаныш район суды. Актаныш, 2014.
  10.  Й.Хуҗин. Җирлегебез көзгесе. Сарапул, 2015.
  1. нче алып баручы. 

Якташыбыз, язучыбыз, горурлыгыбыз – Йосыф абый, инде сүзне үзегезгә бирәбез. Талантыгызга сокланган, иҗатыгызны тәфсилләп өйрәнүче бездәй мөгаллимнәргә Сезнең әйтер сүзегез бардыр. Рәхим итегез.

Йосыф Әхтәм улы Хуҗин чыгышы...

2 нче алып баручы.

Җирлегебез көзгесе – Йосыф абыйга рәхмәтебез чиксез. Безгә ул -  үрнәк тә, көч бирүче һәм илһамландыручы да. Соңгы елларда иҗатка тартылган укучыларыбыз арта бара. Очрашуларга килеп, мәктәп укучыларына шәхси кызыксындыру бүләкләре өләшүче дә ул!

Изге теләкләр теләп, рәхмәт әйтеп, кичәне җыр белән тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фронтальное занятие"Тел-күңел көзгесе"

Это итоговое логопедическое занятие с участием родителей. Все речевые материалы подобраны по теме  " Мой родной татарский язык"....

Аклы татар сөлгесе-керсез җанның көзгесе.

Бу  кичәбез халкыбызның күңел җәүһәрләре – сөлге-тастымаллар турында.Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия .Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә,аны баета.Күпь...

Тел - рухи дөнья көзгесе

Внеклассное мероприятие...

Тел - күңел көзгесе

Тел турында шигырьләр...

Тел-күңел көзгесе

Укучыларның туган тел турында  күзаллауларын, иҗади фикер йөртү сәләтен,  эстетик зәвыгын, фантазияләрен үстерү; туган телебезгә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү, Халыкара туган тел көне т...

“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы” -класстан тыш чара

“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. ...