Аклы татар сөлгесе-керсез җанның көзгесе.
классный час (9 класс) на тему
Бу кичәбез халкыбызның күңел җәүһәрләре – сөлге-тастымаллар турында.Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия .Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә,аны баета.Күпьеллык бай тарихы,мәдәнияте,әдәбияты,гореф-гадәтләре,йолалары булган татар халкы да дөнья культурасын кабатланмас үрнәк аһәңнәр белән тулыландыра бара.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
akly_tatar_solgese-kersez_zhannyn_kozgese.doc | 59.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбе
Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе.
I категорияле
татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Васильева Раушания Әһлулла кызы
2012
Сәхнә авыл өе кебек бизәлә, тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр. Тәрәзә араларына кызыл башлы, матур итеп сугылган, чүпләмле, чуптарлы, чигелгән сөлгеләр эленә. Идән уртасында сугылган палас. Өстәлдә ашъяулык, самавыр, чәйнек һәм чынаяклар. Тар сәкеләргә суккан паласлар җәелгән.
Түрдә- азрак ачылган сандык. Эченнән калфак-түбәтәйләр, чигелгән сөлгеләр күренеп тора. Урындыкта – каба, йон һәм орчык.
Кичәнең барышы.
Кичәне ачып җибәргәндә, сәхнәгә татар кызы киеменнән бер укучы кыз чыга.
Сәхнә түреннән музыка (Н.Җиһанов “Көй”) яңгырый.
1нче укучы.
...Бел син ерак бабаларның
Ничек итеп көн иткәннәрен,
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен...
Алып баручы.
Исәнмесез, диде берәү килеп ,
Читтә йөргән чакта каңгырап.
Шул чагында баскан урынымнан
Кайнар чишмә чыкты чылтырап.
Бары бер сүз- Исәнмесез! – диде,
Күпме моң ишетте колагым.
Атам-анам теле – туган телнең
Газизлеген шунда аңладым.
Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Безнең бүгенге кичәбез халкыбызның күңел җәүһәрләре – сөлге-тастымаллар турында.
Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия .Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә,аны баета.Күпьеллык бай тарихы,мәдәнияте,әдәбияты,гореф-гадәтләре,йолалары булган татар халкы да дөнья культурасын кабатланмас үрнәк аһәңнәр белән тулыландыра бара.
Чулпы,беләзек,калфак,читек,сөлгеләре белән элек-электән дан тоткан безнең халык.Әйткәнебезчә,аларны эшләү осталык һәм түземлелек таләп иткән.
Билгеле ки,һәр борынгы шәһәрнең үз туграсы,һәр дәүләтнең мәдхия-гимны була.Безнең татар хатын-кызларыбызның да үз мәдхия-гимны,үз сурәт-туграсы бар.Ул-сөлге!Сөлге – гүзәл затларыбызның символы,татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл.
Кулына сөлге тоткан икенче укучы сөйли.
Ике башы тигез,тигез аның,
Рәхәтләнә күңел караплар.
Бигрәк матур татар бизәкләре,
Җаның теләгәнчә ясап кал.
Каюлары нинди тигез икән,
Ука белән ефәк аралаш.
Бигрәк матур Казан сөлгесе,
Җем-җем итә аның өлгесе.
Алып баручы.Бизәкле сөлгеләр сугуны,мәсәлән,кыз балалар бик яшьли өйрәнгәннәр.Һәр өйдә диярлек бу һөнәрнең җайланма-корылмалары булган.Гадәттә,яшь кызлар үз гаиләләрендә әбисеннән,әнисеннән,җиңгәсеннән,өлкән апасыннан сабак алган. Әлбәттә, һәр авылда әлеге һөнәрнең бик талантлы осталары булган. Тырыш, булдыклы кыз балалар остазларыннан туку станогы һәм гаять катлаулы бизәк серләренә өйрәнгән. Алар ап-ак сөлгеләргә күңел бизәкләрен төшергән. Кагыйдә буларак, тастымал тукымалары җи-теннән, киндердән, мамык җепләреннән тукылган.
Баянда “Сөлге чигәм” көе яңгырый.
Кыз ярәшү – борынгыдан килгән матур йолаларның берсе. Ул димче, яучылар килеп, кызны бирергә ризалыкны алу гына түгел, гореф-гадәт буенча, ике як вәгъдә бүләкләре дә алмашканнар. Гадәттә, кыз ягыннан вәгъдә бүләге итеп булачак кәләш тарафыннан сугып, чигеп әзерләп куелган сөлге бирелгән. Бу йола бик матур сүз белән белдерелгән: “ак апкайту” – кыз ягыннан вәгъдә бүләге алып кайту.
Сөлге сугам, сөлге сугам,
Сөлге сугам аклыкка.
Кызыл башлы сөлгеләрем
Язсын бәхет-шатлыкка.
“Фазыл чишмәсе” татар халык көе яңгырый.
Кызның ризалыгын алгач, халкыбызның изге, тылсымлы көчкә ия йоласы – никах мәҗлесе уздырыла. Никах укыган вакытта ширбәт, баллы су салынган савыт өстенә сөлге ябалар. Ул сөлгене сихри көчкә ия дип, гомер буе сакларга тырышалар.
“Туй җыры” (татар халык көе) яңгырый.
1 нче укучы.
Чиккән сөлге – яшьлек истәлегем,
Яз гөлләре – моңлы гөрләвек.
Чиккән сөлге – минем гомер юлым,
Кышкы буран, җәйге күлләвек.
Сәхнә түреннән “Килен төшкәндә” җырының көе (Р. Яхин музыкасы) яңгырый.
Алып баручы. Туй-бөтен авыл халкы өчен зур бәйрәм. Анда атларны сөлгеләр белән бизәүгә зур игътибар бирелгән. Дугага бәйләнгән сөлге капка ачкан кешегә аталган. Сөлгеләрнең матурлыгына карап, яшь киленнең уңганлыгы бәяләнгән.
Билгеле, туйлар бирнәләр алышу белән уза. Булачак киленнең бирнәсе өй кирәк-яраклары, өйне бизәү өчен әзерләнгән сөлге-тастымаллардан тора. Кыз йорт эчен: өйнең алгы стеналарын, тәрәзә кашагаларын нәкъ менә сөлгеләр белән бизәгән.
“Ак чыгару”-туй мәҗлесендә кызның үзе чигеп әзерләгән һәм “ак” итеп биргән сөлгесен халык алдына чыгарып күрсәтү. Туй башлыгы булган кеше аны зур подноска куеп чыгара.Чигүле яки суккан сөлгене туй кунаклары кызыксынып карыйлар,сокланалар һәм:”Акны котлыйбыз,яшь килен бәхетле булсын,тигез гомер итсеннәр,”- дип,һәркем узе алып куйган бүләкне подноска куя.
“Ак чыгару”күренеше сәхнәләштерелә.
Алып баручы.
Хәрәкәтең бирсен бәрәкәт.
Җилдән җитез йөреш-хәрәкәт.
Биегән кеше чынлап бай булсын,
Хыялында йөгерек тай булсын,
Хәрәкәтең бирсен бәрәкәт.
“Татар егете”биюе башкарыла.
Яшь киленнең затлы сөлгеләреннән берсе,әлбәттә,Сабан туена бүләккә әзерләнгән...
1 нче укучы.”...Мине ат өстеннән кочаклап алдылар,ә атның муенына озын сөлге эленде.Кайсысыныкы булгандыр,әйбәт сөлге иде ул.Әле хәзер дә,авылны,балачакны искә төшергән минутларда,бүтәннәр белән бергә күз алдымда һаман шул кызыл башлы озын сөлге җилфердәп тора кебек...”(Ф.Хөсни.”Йөзек кашы”.)
Гомәр Бәшировның”Туган ягым-яшел бишек”дигән автобиографик әсәреннән дә өзек укырга мөмкин.
Алып баручы.
Сандугачлар таңга калып тыңлар,
Тыңлар агым сулар.
Кешеләрдә булган усал уйлар
Эреп юкка чыгар.
Уйна,дустым,гармуныңны
Без җырлаган көйләргә.
Сез уйнаган,без җырлаган
Калсын сагынып сөйләргә.
Баянда татар халык көйләреннән тезмә яңгырый.
2нче укучы.
Оста кызлар сабантуйга
Матур сөлге чигәләр.
Көрәштәге батырларга
Бүләк итеп бирәләр.
Ә сөлгеләр бизәк кенә,
Чәчәк белән бер алар.
Мәхәббәт хисләре белән
Чигелгәндер алар.
Сөлгеләре җилфер-җилфер!
Шул сөлге өчен генә
Җиңмәс җиреңнән җиңәрсең,
Бетмәсен көчең генә.
Алып баручы.
Җыр килә,каршы алыгыз,
Җыр килә туар таңга.
Бер үк дулкында ирешә
Әдипкә,табиб,ханга.
Һәр дәвердә,һәр халыкта
Җыр-гомерләр юлдашы.
Бер шатлыкка,бер тансыкка
И күңелкәй,җырлачы!
“Сөлге чигәм”җыры (Ә.Әхмәтов музыкасы,Х.Җәләлов сүзләре)яңгырый.
Сөлге чигәм.
Фасил Әхмәтов муз. Хәлим Җәләлов сүз.
Сөлге чигәм асыл җепләр белән,
Йөрәк хисен салып бу кырга.
Насыйп булса иде бу бүләгем
Мәйданнарда җиңгән батырга.
Ефек җепләр белән сөлгә чиктем,
Уртасында чәчәк-гөл генә.
Җиңеп алсаң, егет, бу бүләкне,
Вәгъдә бирәм сиңа мәңгегә.
Алып баручы.
Тыпырдатып биер өчен
Имән идән димәгән.
Ничек шулай назлы икән?
Бер җире юк килмәгән.
Табигать яраткан аны
Дөньялыкта бер итеп,
Карап туймас нәфис итеп,
Тоташ наз һәм сер итеп.
“Әпипә”татар кызы бию башкара.
Алып баручы.Сөлгенең матурлыгы кызларның уңганлыгын күрсәтә,дидек.Сөлге шулай ук яшь киленнәрне булдыклы,уңган булырга өнди.Менә шул турыда бер мәзәк тыңлагыз әле.
1нче укучы.Юеш сөлге.
Күптән түгел генә кияүгә чыккан яшь килен аталарына кунакка барган.Атасы моннан хәл-әхвәл сорашкач,кыз әйткән:
-Бар ягы да әйбәт, әти, киявегез дә яхшы кеше, - дигән.- Тик бернәрсә генә борчый. Мин йокыдан торганда, сөлге юеш була, шуны ошатып бетермим.
Әти кеше кызының ялкаулыгын битенә бәреп әйтә алмаган,күрәсең,ул башка жаен тапкан.
-Син,кызым,моннан соң кызык ит әле узләрен,-дигән.-Барысыннан да иртәрәк тор да иң беренче булып юын.Шулай итсәң,сөлге дә коры,йөзең дә нурлы булыр.
Кыз,атасының киңәшен тыңлап,шуннан бирле һәммәсеннәндә иртәрәк торырга гадәтләнгән,ди.
Алып баручы.Сөлге сузенең халыкта төрлечә әйтелеше дә кызыклы: битсебер, бит себергеч, йеслек,йөзлек ,селек...
Урта тәрәз янына
Бер тәрәзә уегыз.
Бит себергеч өсләренә
Бер шәлъяулык куегыз.
Селек - Касыйм татарларында,сулык - Әстерхан татарларында, бистәр - керәшеннәрдә, бит хуҗалык - Минзәлә төбәгендә.Мәсәлән, керәшеннәрдә туйда шундый жыр жырлыйлар.
Иртән торып чыгуыңа
Чөйдәге бистәрләрең ак булсын.
Төнге йокыларың татлы булсын,
Иртәнге йокыларың сак булсын.
Нинди гаҗәеп матур бизәкле сөлгеләр иҗат иткән безнең хатын-кызларыбыз: чуптарлы, чупләмле, алмалы,күбәләкле ,кызыл башлы, чиккән сөлге!
Сөлгеләр белән якыннанрак аерым-аерым таныштырыла.
Сәхнә түреннән музыка (Н.Жиһанов. “Көй”) яңгырый.
Алып баручы.
Чиккән сөлге – яшел урман юлы,
Көзге сагыш, кышкы бозлавык.
Чиккән төсләремә карыймын да
Эндәшә алмый торам беравык.
Чиккән сөлге – бүләк балаларга,
Кузләремнән күчкән нурларым.
Ничәмә төс,ничәмә җыр анда –
Һәр төсендә минем кулларым .
Чиккән сөлге –әниләрнең төсе,
Сагынганда искә алырлар.
Янып торган яз бизәге чиктем,
Гомер үтәр,гөлләр калырлар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Фронтальное занятие"Тел-күңел көзгесе"
Это итоговое логопедическое занятие с участием родителей. Все речевые материалы подобраны по теме " Мой родной татарский язык"....
Çĕре –Анне, ĕçĕ – Аттемĕр тейĕр» Ухсай Яккăвĕн «Атте-анне» поэмине пĕтĕмĕшле тишкермелли урок
Урок тĕсĕлирика хайлавне вуласа тишкермелли урок - хутăш урок.Урок тĕллевĕсем:Сапăрлăх тĕллевĕ:ачасене паллă поэтăмăр пултарулăхĕпе кăсăкланма мухтанма, ăна тĕслĕх вырăнне хумаллине вĕрент...
Тел - күңел көзгесе
КВН...
Тел - рухи дөнья көзгесе
Внеклассное мероприятие...
3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик план Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина
3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик планДәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина...
“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы” -класстан тыш чара
“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. ...
Татар теле - анам теле
ldquo; Татар теле- анам теле “ Максат: Укучыларда туган телгә, Туган илгә, үз халкына хөрмәт хисе тәрбияләү....