Аулак өй күренеше
методическая разработка (10 класс) на тему

Шавалиев Ленар Зуфакович

Аулак өй күренеше

         Сәхнә авыл өенчә бизәлгән. Кызлар төрле кул эшләре эшләп утыралар, ике (яисә бер) бала курчак уйнап утыра. Түр башында әбиләре җеп эрли (оекбаш бәйли, гәзит укый, дога китаплары өйрәнә). Кызлар тыныч кына җыр-җырлыйлар (“Каз канаты” яисә “Ак калфак”). Үзара сөйләшә-сөйләшә, әти белән әни керәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aulak_oy.docx24.94 КБ

Предварительный просмотр:

Аулак өй күренеше

        Сәхнә авыл өенчә бизәлгән. Кызлар төрле кул эшләре эшләп утыралар, ике (яисә бер) бала курчак уйнап утыра. Түр башында әбиләре җеп эрли (оекбаш бәйли, гәзит укый, дога китаплары өйрәнә). Кызлар тыныч кына җыр-җырлыйлар (“Каз канаты” яисә “Ак калфак”). Үзара сөйләшә-сөйләшә, әти белән әни керәләр.

Әни: карале, картым, шушы күлмәгем  матур булыр микән?

Әти: Бик матур булыр, әнисе, бик күркәм. Тик шулай да өстеңә калынрак киен, күрше авыл гына булса да, юл җиле салкын була. Онытып та торам, без әнкәйгә әйттекме соң әле кунакка барасыбызны?

Әни: Атна башында әйткән идем, тик шулай да исенә төшерик әле, оныткандыр да.

Әти: (әбигә) Әнкәй, әнкәй дим, без кодаларга кунакка барып кайтабыз. Син балаларга, йорт-җиргә  күз-колак булып тор инде, яме. (әби колакка катырак, берничә тапкыр кабатлата, ахырдан барысын да аңлый)

Әби: Ярар, улым, ярар, барыгыз-бар, кодаларга сәлам әйтерсез, без балалар белән йортны саклап торырбыз. Исән-сау йөреп кайтыгыз, бер дә борчылмыйча, иркенләп кунак булыгыз.

Әни (олы кызын чакыра) : Кызым, берүк егетләр килмәсен, ишекләрегезне бикләп ятыгыз, әбиегезне борчымагыз!

Курчак уйнап утырган кыз йөгереп килә: әни, әти миңа сөйләшә торган курчак алып кайтырсыз әлеее. Болары искереп бетте инде (курчагына күрсәтә).

Әти-әни: Ярар-ярар кызым, тәртипле  булсаң, алып кайтырбыз.  (Саубуллашып, чыгып китәләр. Олы кыз озатып керә, шатланып, иптәш кызлары янына килә)

Олы кыз: Кызлар, бүген аулак өй, мин түбән оч кызларын да чакырдым!

Кызлар (шатланышып): Әйе-әйе килсеннәр, бергә-бергә күңелле булыр.

(но әбине каядыр присобачить надо!)

Олы кыз(әбисе янына килеп):әбекәй, Мокатдисә әби янына кереп чыкмыйсыңмы? Күптән күрешкәнегез дә юк бугай, ул да сине сагынгандыр!

Әби (тоже хәйләкәр, боларның уен тиз сизеп алды): И-иии кызым, үзем дә“керермен” дип әллә кайчан әбищәть иткән идем, әле дә булса онытып йөрим.  Ул бит миңа “Бәкара” сүрәсен өйрәтермен дигән иде, керәм, хәзер керәм.

Олы кыз: Бик әйбәт. Менә сеңлем озатып та куяр үзеңне, (сеңлесенә) үскәнем, әбекәйне күршеләргә кертеп кенә чык әле.

(бәләкәй кыз, әбисен култыклап, чыгып китә. Кызлар өй җыештыра, кул эшләрен карыйлар, бу вакытта башка кызлар да килеп кушыла, күрешәләр, кул эшләре белән мактанышалар)

(Кечкенә кыз, әбисен илтеп кайтып килгәндә, бер егет туктата)

Егет: Әй, матур кыз, кая бардың?

Кыз: Әбиемне күршеләргә озата бардым.

Егет (хәйләкәр генә): Әллә әтиләрең дә өйдә юкмы?

Кыз: Әйтмим.

Егет (тоже не промох): Ә кәнфит бирсәм? (кесәсеннән конфет чыгарып, кызга бирә)

Кыз (конфетны ала да): Әти дә, әни дә күрше авылга кунакка киттеләр! (йөгереп кереп китә) Егет сызгыра, гармун уйный-уйный иптәшләре килеп керәләр. Кызлар (“өйнең” эчке ягында) торып басалар, егетләрне каршы алырга әзерләнәләр.

Егетләр ишек шакый.

Егетләр:Кызлар, безне дә кертегез әле, ачыгыз! 
Олы кыз: Ач булсагыз ашап килегез (көлешәләр). 
Егетләр: Ачыгыз тизрәк. 
Икенче кыз: Ашыкмагыз, авызыгыз ашка пешәр. Алтыннарыгызны әзерләп, берәм-берәм генә керегез. 

1нче кыз: Егет сиңа ни кирәк? 

Егет: Кара кашлы кыз кирәк.

Кыз: Ни эшкә соң ул кирәк?

Егет: Әнигә килен кирәк.

Кыз: Акчаң җитәрме? Үзең чибәрме?

Егет: Акчам тулы өй асты, үзем албасты! 

Кызлар: Ха-ха-ха. 

Кыз: Кайда бусага ялың?

Егет: Мә ал! (Янчыкны югары күтәрә, Кыз үрелеп ала.)

Кыз: Кер, кал.

Барып утыралар. 


2нче кыз: Сиңа, егет ни кирәк? 
2нче егет: Миңа нечкә бил кирәк. 
2нче кыз: Ни эшкә соң ул кирәк? 
2нче егет: Ансыз яна яшь йөрәк. 

Барып утыралар.


3нче кыз:
 Егет сиңа ни кирәк? 
3нче егет: Чибәр, акыллы кыз кирәк? 
3нче кыз: Бусага  хакы йөз алтын. 
3нче егет: (янчыгын югары күтәрә) Ала алган, алсын! (кыз үрелеп ала) 
Барысы бергә керәләр.

Егетләр, кызлар җырлыйлар: 
Каз канаты каурый-каурый, 
Хатлар язарга ярый. 
Уйнамагач та көлмәгәч, 
Бу дөнья нигә ярый? 

Олы кыз: Әйдәгез әле, егетләр-кызлар, уеннар уйнап алыйк.

Бергәләп: әйдәгез.

Олы кыз: “Йөзек салыш” уены. Үзем йөзек салам. 1. Музыка,  йөзек салучы биеп кенә түгәрәкне әйләнеп чыга) Кемдә йөзек, сикереп чык! ((тотып калалар, җәза бирәләр, желательно егет кеше, әтәч булып 3 тапкыр кычкырырга) 2. Музыка,  йөзек салучы биеп кенә түгәрәкне әйләнеп чыга) Кемдә йөзек, сикереп чык! (тотып кала алмыйлар, җәза бирелми, уен дәвам итә) 3.  Музыка,  йөзек салучы биеп кенә түгәрәкне әйләнеп чыга) Кемдә йөзек, сикереп чык! (тотып калалар, желательно кыз кеше, биеп яки бер куплет җырлап күрсәтә).

 

Егет: Ә хәзер бергәләп “Капкалы”уенын уйнап алыйк! Түгәрәкләнеп басыгыз әле. (түгәрәкләнеп басалар, бер пар  уртада кала.) Көй туктагач, уртада калган парларга җәза бирелә.1. Башыңны түшәмгә тидер! (түбәтәен түшәмгә ыргытып ала). 2.

(Әби кайта.) Бәрәкалла, бик күңелле уеннар уйнап күңел ачасыз икән бит, балалар!

Егетләр: Нихәл әби, исәнлекләр ничек? 
Әби: Рәхмәт, балалар, әлегә аллага шөкер, йөрим әле әкрен генә. 
Олы кыз: Әбием, кайтып та җиттеңмени. Зинһар, ачуланма инде. 
Әби. Ярар, ярар, уйнагыз, көлегез. И-и-и-и, безнең дә яшь чаклар бар иде бит... Без дә шулай аулак өйгә җыела торган идек. Ул уйнаган уеннар, җырлаган җырлар! Исәбе-хисабы юк инде. 
Кыз. Әбекәй, безгә дә өйрәт әле шул уеннарны.  Берәр мөнәҗәт яки бәет әйтсәң дә ярый. 
Әби. Я, ярый соң. Менә бер мөнәҗәт тыңлап карагыз. 
Килеп кердем өйегезгә, Мәҗлесегез күркәм булсын, 
Дога кылдым түрегезгә. Өегезгә фәрештә тулсын. 
И Ходаем, иман нуры Догаларым кабул булсын, 
Балкып торсын өегездә. Гомерегез озын булсын. 
Олы кыз. Әбекәй,  син кисәтүләр дә күп беләсең бит, әйт әле берничәне. 
Әби. Элек-электән үк иң олы нигъмәт ипи, икмәк булган.(Ипи ала). Беркайчан да икмәк өстенә әйбер куймагыз. Ипидән өстен нәрсә юк. Ипекәйнең валчыгы да бездән олы, коеп ашамагыз. Менә шулай олылагыз ипине, балакайларым. Ярыймы? 
Барысы бергә. Олылыйбыз, әби. 
Әби. Өстәлне кәгазь белән сөртмәгез, тавыш чыгар. Олы кешегә үзең башлап сәлам бир. 
Кыз: Әби, без дә мәкальләр беләбез бит. 
Әби. Миңа әйтеп күрсәтегез әле мәкальләрегезне. 
Егет:  Әйдә ярышыйк, кем күбрәк белә икән? (Бер-бер артлы мәкаль әйтәләр) 
• Агач җимеше белән, кеше эше белән татлы. 
• Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. 
• Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. 
• Тырышкан табар, ташка кадак кагар. 
• Эш сөйгәнне ил сөяр. 
• Бүгенге эшне иртәгә калдырма. 
• Калган эшкә кар ява. һ.б. 
Әби:  Бигрәк булдыклы егетләр, уңган кызлар икәнсез. Булдырдыгыз бит. 
Кыз: Уф, арытты. Инде бераз ял итеп чәй эчеп алмыйбызмы? 

Икенче кыз:Минем күптән ашыйсым килә инде. 
Беренче егет: Без чәйләп утырмабыз инде кызлар. Мичтәге бәлешегезне култык астына кыстырыйк та без тайыйк. 
Егетләр җырлый: Алай итәргә кирәк, 
Болай итәргә кирәк. 
Хуҗаларга рәхмәт әйтеп 
Кайтып китәргә кирәк. 
Егетләр җырлый-җырлый чыгып китәләр. 
Олы кыз:(шаярып күз яшьләрен сөртә) Бигрәк күңелсез булып калды егетләр киткәч. 
Икенче кыз: Аның каравы рәхәтләнеп чәй эчәбез хәзер. 
Олы кыз: Кызлар, әйдә булышыгыз.(Күңелле музыка башлана.Кызлар чыр-чу килеп өстәл әзерлиләр). 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.

Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....

Аулак өй

Максатлар: Татар халыкының әби-бабайлардан калган греф-гадәтләрне                       яң...

Сценарий фольклорного вечера "Аулак өй".

Сценарий специально написан для проведения вечеров с русскоязычными учениками....

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)...

Тема: Марина - - диңгезне сурәтләүче күренеш .

Дәреснең темасы - марина. Марина   -  диңгезне сурәтләүче күренеш дигәнне аңлата. Диңгез пейзажын ясаучы  рәссам маринист дип атала. Россиянең иң танылган рәссам-маринисты - И.К. Айвазо...

Коррупция - катлаулы сәяси күренеш

Материал класс сәгатьләр үткәргәндә файдалану  өчен тәкъдим ителә. Шулай ук дәрестә дә кулланырга мөмкин....