Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)
план-конспект урока по теме
Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yarmink_kureneshe.docx | 24.84 КБ |
prezentaciya1.ppt | 1.15 МБ |
Предварительный просмотр:
Ярминкә күренеше
( сыйныфтан тыш чара)
Максат: 1. Борынгылардан сакланып калган гореф – гадәтләребезнең
бүгенге буын арасында тыгыз бәйләнештә булуын ачыклау;
2. Укучыларның сөйләм телен үстерү;
3. Милли матурлыкка омтылыш тәрбияләү; төрле милләт
вәкилләре арасында үзара дуслык, бердәмлек сыйфатлары
булуын ныгыту.
Әби оекбаш бәйли, янында оныгы уйный. Еракта яшьләр җырлаганы ишетелә.
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Сызылып таңнар атса да.
Яшь гомерләр ике килми,
Сулар үргә акса да.
Ага сулар, ага сулар
Ага сулар, ник болай?
Аккан сулар кире кайтмый,
Яшь гомерләр дә шулай.
Әби: - Их, яшь чакларым...
Онык: - И, әби, син хәзер дә яшь бит әле!
Әби: - Рәхмәт, улым, рәхмәт әйткән сүзеңә.
Тик шулай да, татлы төш шикелле генә узып китте шул яшь вакыт-
ларым! Гөмернең иң матур, җиләктәй яшь вакытымны сагынам
шул.
Онык: - Ә-ә, жених и невеста булган чакларыңмы, әбием!
Әби: - Улым, дөрес сөйлә инде! Туган телеңдә сөйләшә беләсең бит,
дөресләп әйт, бәбкәем! Кыз белән егет, диген.
Онык: - Кыз, егет... Какая разница?!
Кыз: - Чәп – чәп – чәбәкәй, өйдәме син, әбекәй?
Әби: - Өйдә, кызым, өйдә!
Кыз: - Ярминкә бүген! Ярминкә бүген! Бөтен авыл ярминкәдә, беләсең-
ме, әбекәй?
Әби: - Һай, белми калганмын.
Кыз: Мулла абый акча чатлый,
Абыстайга күлмәккә.
Ятма йоклап, йөгер тизрәк,
Сатыла баллы прәннек тә.
Әби: - Маруся әбиегезгә әйттегезме соң?
Кыз: - Әйтәм, әбекәй, хәзер барып әйтәм!
- Маруся әби, ярминкә бүген!
Оныгы: - Мине орышасың, русча сөйләшмә диеп, ә үзең дустың Маруся
белән рус сүзләрен кыстырып сөйләшәсең.
Әби: - Без бит, улым, Маруся әбиең белән яшь вакыттан ук аралашып
яшибез. Башка милләт кешеләре белән дә дус, тату яшәргә кирәк.
Әйдә, улым, җыен, ярминкәгә барабыз!
( чыгып китәләр)
( курчак театры ( петрушкалар)).
1 нче Петрушка 2 нче Петрушка
Килде ярминкә даулап, Кызыкайлар, дускайлар,
Килде ярминкә шаулап, Эшегезне ташлагыз,
Бәхет, муллыклар яулап. Йон йомарлап ятмагыз,
Әй, Иш бабай, Иш бабай Орчык шырылдатмагыз,
Мич башыннан төш, бабай. Ярминкәгә барыгыз!
( әби белән бабушка чыгалар, исәнләшәләр)
Әби: - Рано утром – иртә белән,
Пошёл – киттек базарга.
Надо – кирәк, бидрә – чиләк,
Скорее – тизрәк.
Бабушка:- Я сейчас, корзинку возьму!
Әби: - Пошли, скорей базарга, вкусный прәннек алырга.
( “Ярминкә такмаклары” җыры башкарыла)
И ал бит ул, ал бит ул, Үзен мактап, кеше хурлап, Базарга кил, соңга калма,
Ай, тырдыр, там – там. Ай, тырдыр, там – там. Ай, тырдыр, там – там.
Мал базарда бар бит ул, Йөрүчеләр бар бит ул, Иртән биштән килеп җит,
Ай, тырдыр, там – там. Ай, тырдыр, там – там. Ай, тырдыр, там – там.
Прәннек – Пряники, пряники Сладкие, мятные
сатучы: Покупайте пряники. К чаю ароматному,
Пряники русские Угощение знатное.
Әби: - Маруся, әнә анда прәннек саталар! Әйдә, прәннек алабыз,
Билле прәннек, кызыл – красный прәннек!
Бабушка:- Чего говоришь – то?
Әби: - Прәннек продают, говоришь, красный прәннек.
Бабушка:- Домой придём, чаю попьём.
Әби: - Әйе шул, Маруся, дустым, әйдә, пойдём чәй пить.
Улым, син уенчыкларны карый тор, ә без чәй эчеп алабыз.
Онык: - Ярар, әбием!
Әби: - Ерак китмә, улым!
(“Самавыр һәм чынаяклар” биюе)
Конфет - Алып җибәр чуклы конфет
сатучы: Өстәлеңә ямь булыр.
Өеңә кайтып җитмәсә,
Авызыңа тәм булыр.
1 нче - Шундый зур безнең базар,
сатучы: Шундый бай безнең базар.
Алмасы, әй алмасы,
Әй татлы соң, әй тәмле!
Әфлисун, лимоннар
Өелгән катлы – катлы.
2 нче - Базар бай, кесәсе ай – вай!
сатучы: Дарым – шарым, тәңкә ярым,
Күпмегә алсаң, шуңа сатам.
3 нче - Базарга һәркем килер,
сатучы: Үзенә кирәген алыр,
Бай килсә – мал алыр,
Ярлы килсә – чабата алыр.
( Әби белән бабушка як – якка карап керәләр)
Тасма - Тасма сатам, тасма сатам!
сатучы: Әйдә, сайла, алларын.
Чәч үргече кирәк икән,
Алып җибәр ап – агын!
Әби: - И –и, менә монысын алам, күлмәгем дә коричневый!
Бабушка:- Больно длинная ведь, а!
Әби: - Кайгырма, Маруся, озын булса, яртысын сиңа бирермен!
Маруся, кая син? Әйдә, тасманы кәрзинеңә салыйм әле! Сумкам-
ны өемдә онытканмын!
Бабушка:-Ты уж вечно забываешь!
Онык: - Әй, әбиләр, бабушкалар, йөрисез дә, йөрисез!
Әби: - Шулай инде, улым, картаеп беткәч!
Онык: - Әби, бабушка, биеп күрсәтегез әле!
Бабушка:-Уговорили, так и быть, я спою вам частушки.
Веселы мы, веселы Я на ярмарке сегодня,
Милые подружки. Накупила овощей.
Я сегодня пропою, Много будет витаминов
Весёлые частушки. И для супа и для щей.
Әби: - Маруся, ты усталдыр инде, теперь минем чират биергә!
(Әби белән онык бииләр)
Читекләр Итек – читек, энә – безләр,
сатучы: Матур итеп теккәннәр.
Кирәкмиме, алмыйсызмы?
Әллә киеп карыйсызмы?
(“Читекләр” биюе)
Көзге Әтәм – сәтәм, көзге сатам,
сатучы: Бу көзге булмас әрәм,
Бер матур кызга бирәм.
Көзге сатып Карыйм да карыйм көзгегә,
алучы кыз: Ала алмыйм күзне дә.
Миңа карап бер матур кыз,
Елмая бит көзгедә.
Гармуннар Гармуннарны күрегез: Бу гармуннар хәтерләтә
Сатучы: Ни – и – чек сызгыра. Сандугачлар сайравын,
Җаен белсәң, барысы да Мәгез, уйнап карагыз,
Матур көйләр чыгара. Ниләр чыгар, карарбыз.
(Гармунда уйнау)
Кыз: - Кызлар, егетләр киләләр!
( Егетләр җырлап керәләр )
Егетләр: Уйныйбыз да, җырлыйбыз да Без андый малай түгел Өскә бактым – ай күрдем,
Гармун кулларыбызда. Без мондый малай түгел. Түбән бактым – тай күрдем.
Алсу гөлләр чәчәк атсын, Кая барсак та ярыйбыз Зур базарның эчендә,
Йөргән кулларыгызда. Күгәргән калай түгел. Үземә насыйп яр күрдем!
( Егетләр бер кызны урлап китәләр )
Әби: - И – их, ник бирдегез, урладылар бит, кызны урладылар! И – и – и,
Маруся, беләсеңме шуны, мине дә Сәмигуллакаем шушы ярминкәдә
урлап киткән иде бит!
Бабушка:- А жених то, а жених, удалой молодец. Сильный, смелый и
проворный!
Әби: - Ник, ул прворный булганга урлаган бит инде аны. Аның җебегәне
кыз урлый алмый. Э–эх, минем Сәмигуллакаем, бигрәкләр провор-
ный иде шул!
( Егетләр керәләр һәм җырлыйлар )
Егетләр: Кыңгыраулар чаң кага
Урамнарда таң кала.
Ике яшьнең бәхетенә
Бөтен авыл таң кала.
Әби: - Бигрәкләр дә матур икән шул болар!
Скоро свадьба будет, Маруся! Никахка мине чакырырга онытма-
гыз, яме!
Бабушка:- Ой, ая ведь блинов испекла!
( Күмәк җыр башкарыла )
Мы давно блинов не ели,
Мы блиночки захотели.
Ой, блины, блины, блины
Ой, блиночки мои.
Ярминкә бәйрәменә Салдык майлы коймаклар.
Чакырдык без кунаклар Коймаклар, коймаклар,
Кунакларны сыйларга Бигрәк тәмле коймаклар.
1 нче Петрушка 2 нче Петрушка
Ике карчык гөрләшәләр тышта, Дуслар да бик, пирог пешкән көнне
Берсе – әби, берсе – бабушка. Әбине дә дәшә бабушка,
Берсе – оек, берсе - чулок тоткан, Бәлеш пешкән көнне бабушканы
Икесе дә оста бик эшкә. Әби дәшми калмый бәлешкә.
Онык: - Ә – ә, белдем, аңладым, әбием! Башка милләтләр белән дә дус
булырга кирәк, ләкин ана телен, туган телне дә онытмаска кирәк!
( Бәйрәм күмәк җыры белән тәмамлана )
Йөри безнең ярминкәдә,
Бик күп төрле кунаклар.
Төрле – төрле телләрдә
Сөйләшә белә алар.
“Дустым” сүзен күп телдә
Өйрәндем мин үзем дә.
Әйтә беләм күп телдә
“Исәнмесез” сүзен дә.
Төрле костюмнар киеп,
Йөрибез җырлап – биеп.
Ярминкә бәйрәме, диеп.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Ятма йоклап, йөгер тизрәк, сатыла пряннек тә
Алып җибәр чуклы конфет
Чәч үргече кирәк икән, алып җибәр тасманы
Итек – читек, энә - безләр
Карыйм көзгегә, ала алмыйм күзне дә
Бу гармуннар хәтерләтә сандугачлар сайравын
Ярминкә бәйрәменә пешердек без коймаклар
Төрле костюмнар киеп, йөрибез җырлап - биеп
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сыйныфтан тыш чара.
Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....
Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)
Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....
"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)
Ризаэтдин Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә багышланган тәрбия сәгате эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...
"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара
Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара....
«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара
«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....
Туган илем. Сыйныфтан тыш чара.
Туган илем.Туган ягыбызга багышланган сыйныфтан тыш чара.Туган ягым! Нинди матур яңгырашлы җылы сүзләр. Без монда туганбыз, укыйбыз, үз бәхетебезне табарбыз. Туган ягыбызны яратып яшибез. Н...
Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.
Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...