Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.
план-конспект по теме

Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл halyk_uennary.docx24.48 КБ

Предварительный просмотр:

Татар халык уеннары.  Киров өлкәсе Нократ Аланы Иске Пенәгәр авылында аулак өйдә уйналган уеннар.

Эшне башкаручы: Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Кукмара поселогы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе ,,4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең  югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимуллина Зөлфия Марсил кызы

 Татар халкының да, башка милләтләрнеке шикелле үк, бай уен репертуары һәм уен фольклоры бар. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә уенга “күңел ачу, вакыт үткәрү өчен булган шөгыль”, “махсус кагыйдәләр, ысуллар белән башкарыла һәм күңел ачу, ял итү, организмны чыныктыру өчен хезмәт итә торган спорт төре булып саналган эш”, ”аерым бер сәхнә әсәрен тамашачыга күрсәтү” дигән билгеләмәләр бирелә.

Уеннарның эчтәлегенә күз салсаң, аларның тормыш-көнкүрешнең һәм хезмәт төрләренең бер чагылышы икәнлегенә ышанасың.  “Үзеннән-үзе аңлашыла, – дип яза үзенең бер хезмәтендә Г.В.Плеханов, – вакыт ягыннан алданрак торган,  теге яки бу төрдәге җитди шөгыль юралышы булмаган бер генә уен формасы да юк”. Н.Исәнбәт тә уеннарга шул ноктадан торып якын килә һәм “уен – иҗтимагый шөгыль” дигән нәтиҗәгә килә. Моннан тыш көнкүрештә берәр эш-шөгыльне яки йоланы үтәү, күмәк эшнең тәртибен билгеләү өчен уйнала торган уеннар да байтак.

Шулай итеп, без уен дигәннән кешелек җәмгыятенең үсеш дәверендә хезмәт формаларын чагылдыру рәвешендә барлыкка килгән, яшь  буынны физик һәм әхлакый, эстетик яктан тәрбияләү вазыйфасын һәм шулай ук олылар өчен күңел ачу, вакыт үткәрү һәм көнкүрештә берәр эш-шөгыльне, йоланы үтәү вазыйфасын башкаручы мавыктыргыч чаралар системасын аңлыйбыз.

Өлкәннәр уеннары

Уеннарны “балалар һәм өлкәннәр уены” дип аерып куйсак та, ул аеру шартлы рәвештә генә эшләнә. Чынлыкта, уеннарның табигый яшәешендә бу чикне сызу шактый кыен мәсьәлә. Әмма шулай да яшьләр һәм олылар тарафыннан уйнала тоган уеннар эчтәлекләре белән беркадәр аерылып тора. Зурлар уеннары күңел ачу, җорлану гына түгел, ә еш кына йолалык мәгънәсенә ия була яки үз парыңны эзләү, яраткан кешең белән күрешү, кавышу чарасы да булып тора. Кыскасы, зурларның уеннары тормыш-көнкүреш, кеше яшәеше белән тыгызрак бәйләнгән.

Күңел ачу уеннары.

Халык уеннары милләтнең профессиональ  мәдәнияте һәм сәнгате барлыкка килүдә нигез вазыйфасын үтәгәннәр. Әйтик, татарларның профессиональ бию, җыр, театр сәнгатенең электән үк шактый югары күтәрелүенең бу сәнгать төрләренең халыктагы тамырлары нык булудан әйтә алабыз. Тамашалы милли сәнгать төрләренең нигезендә халык уеннары ята.

Уеннар борын-борыннан халыкның көнкүреше, хезмәт формаларын чагылдыру нигезендә барлыкка килгән иҗат җимеше булганлыктан, анда милләтнең әүвәлдән килгән милли традицияләре, тормыш рәвеше, милли характеры ачык чагылыш таба. Уеннарның эчтәлегендә, образларында сакланып калган аерым элементлар, мотивлар татар халкының этнографиясен өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып торалар.

Татар халкының уеннары һәм уен фольклоры милләтебезнең эстетик карашларын, милли характерын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә дә мөмкинлек бирә. Аларда халыкның бөек рухы, иҗат куәте, иҗат мөмкинлекләре ачык чагыла. Икенче яктан ул халыкның рухи тормышын, көнкүрешен матурлык кануннары нигезендә оештыруның мөһим чаралары да булып тора. Кыскасы, уен ул – җитди шөгыль. 

Кичке уеннар – татар яшьләренең традицион күңел ачу урыннарының берсе. Кыш көне кич утырулар, аулак өйләр булса, яздан алып көннәр салкынайтканчы, көз аена кадәр, яшьләр  кичләрен шунда күңел ача. Һәрбер авылның үз кичке уен урыны һәм аның исеме була.

Кичке уеннарда кулланышка керә торган күңел ачуларда башлыча җырлы-биюле, түгәрәк уеннары төп урынны алып тора.

Очраштыра, таныштыра,

Кавыштыра аулак өй.

Аулак өйдән китмәс егет,

Үзенә яр сайламый.

Әүвәлге заманнарда татар яшьләренең җыелып күңел ача торган урыннары  – аулак өйләр. Әйтергә кирәк, аулак өйләргә җыелып күңел ачу күп урыннарда 1950 елларга кадәр дәвам итеп килде. Табигый ки, яшьләр-кызлар гына катнашкан бу традицион күңел ачуларның һәм андагы уеннарның тотрыклы бер тематик юнәлеше бар: анда үзеңә пар сайлау, яшьләр җәмәгате алдында үзеңнең уңганлыгыңны-булганлыгыңны, зирәклегеңне күрсәтү төп урынны алып тора. Гадәттә, кызның әти-әнисе күрше авылга кунакка киткәндә, ул алардан кызлар чакырыр өчен рөхсәт сорап калган. Хуҗалар киткәннән соң, кызлар кул эшләрен алып, шушы йортка җыелганнар. Алар җырлап, биеп, мәзәкләр сөйләп чигү чиккәннәр, бәйләгәннәр. Бу хәбәрне ишетеп, авыл егетләре гармуннар белән  әлеге өйгә җыелганнар.

Аулак өй – халкыбызның борынгыдан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, сөйләшү, киңәшү, танышу  урыны булган.

Аулак өйләр һәрчак уен-көлке, җыр-бию белән гөрләп торган. Анда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның матурлыгы макталган.

Иске уен, кызык уен –

“Йөзек салыш” уены.

Уч төбеңә йөзек салам –

Аңларсыңмы уемны?

Кемдә йөзек сикереп чык.

Йөзек салыш уены

Яшьләр тезелешеп утыралар, берәү “Йөзек салучы” була. Ул кулларын тотып утырган кешеләрнең барысына да “йөзек салып” чыга. Йөзекнең кемгә туры килүен берсе дә сизмәскә тиеш. Аннан  соң, үзе бер кырыйга китеп, “Кемдә йөзек,сикереп чык”, – ди. Йөзекле кеше сикереп торганда, ике як күршесенең берсе тотып кала алса, йөзекле  кешегә җәза бирелә, тота алмасалар, йөзек салуны яңадан башлыйлар.

Шешә тәгәрәтү

           Уенчылар түгәрәк уртасында шешә тәгәрәтә. Шешә авызы белән кемгә карап туктаса, шул кешегә җәза бирәләр.  Ул җәзасын үтәп, үзенә пар сайлап ала. Уен шулай дәвам итә. Егетләр кызлар белән парлашалар, бергәләп танцевать итәләр.

Түшәм санау

           Уен өйдә уйнала. Бу уен белән таныш булмаган бер кешедән: “Җиң аша түшәм саный аласыңмы?” – дип сорыйлар. Теге, әлбәттә, батырланып: “Саный алам”, – ди. Шуннан соң аны идәнгә яткыралар да, җиңен йөз тирәсенә туры китереп, пальтосы белән ябалар һәм, ике куллап җиңен торба кебек итеп тотып, шуның аша түшәмне санарга кушалар. Ул чынлап торып түшәм санап азапланган арада берсе пальто җиңеннән су салып җибәрә. Шуннан соң түшәм санаучыдан: “Ничә булды соң түшәм?” – дип шаяртып көләләр.

Каеш сугыш уены

             Берничә уенчы арт белән тезелеп баса. Уенны алып баручы калган уенчыларның берсенә каеш бирә. Ул арттан килеп, берәүгә каеш белән суга. Уенны алып баручы кеше каеш белән кем сукканын  сорый. Каеш белән сугылган кеше дөрес җавап бирсә, каеш аңа бирелә, җавабы дөрес булмаса, аңа җәза бирәләр, ә каеш белән суккан кеше уенчы урынына баса. Уен шулай дәвам итә.

Сигезле уены

             Уенчылар ике рәткә бүленеп кара-каршы басалар. Парсыз калган кеше, сигезле ясап, гармун көенә бии-бии, уенчыларны әйләнә. Гармун туктагач, кем янында туктаса, шуның белән парлап бииләр. Уенны парсыз калган уенчы дәвам итә.

Чүпләм уены

            Уенчылар икегә бүленеп, кара-каршы басалар. Бер уенчы арадан берсен сайлап, шуның белән биеп  әйләнә. Бию көе туктагач, аның белән биегәне, башка уенчы белән уенны дәвам итә.

Алыштырышлы уены

             Уенчылар парлап басалар. Парсыз калган уенчыны уртага чыгаралар. Аңа атап, беренче пар кулга-кул тотынып, такмак әйтә. Такмак әйтелеп беткәч, уртадагы уенчы үзенә беренче пардан пар сайлап ала (парлары белән алышыналар), аның белән уртада бииләр. Парсыз калучы уртага чыга, аңа икенче пар такмак әйтә. Уен шулай дәвам итә.

Ак алъяпкычлар күп яптым,

Яба алмадым зәңгәрен.

Аерылганнар белми икән

Аерылу хәлләрен.

Исемнәре Гыйльминур.

Әллә сиңа ай-кояшлар

Подарить иттеме нур?

Итәгең борчак кебек,

Урталарда торасың,

Ясалган курчак кебек.

Аягыңдагы галошың

Алтылымы-бишлеме?

Яңа сөйгән ярларыңның

Куены килештеме?

Рауза кия күн итек,

Кеше ярларын сөясең,

Үз ярларың күк итеп.

Рауза яшел пәлтәле,

Кеше яры синең өчен

Булырмы соң, әйт әле?!

Чәче озын – бер метр,

Җаным-бәгърем дигәннәргә,

Эч-сереңне бирми тор.

Ботинкасы иллеле,

Авторитетлы егетләрнең

Гәүдәсеннән билгеле.

Назалы уены

Уенчылар парлашып бер сызыкка тезеләләр. Парсыз калучыга уенчылар, бию хәрәкәтләре ясап,   такмак әйтәләр. Такмакның соңында ул үзенә пар алып, артка күчә. Парсыз калган кеше алга чыгып баса, уен шулай дәвам итә.

Челтәр элдем уены

Егетләр бер рәткә, кызлар аларга каршы басалар. Кара-каршы җырлыйлар.

Егетләр:

Ал алъяпкыч челтәрле, илдә матур бетәрме?

Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме?

Кызлар:

Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә.

Егетләр:

Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар:

Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап, кемне алырсыз микән?

Егетләр:

Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз,

Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

           Һәр егет үзенә ошаган кызны алып, парлап биюгә чакыра. Бераз биегәннән соң, егетләр кызларны озата китә. Аулак өй шуның белән тәмамлана.

Бу мәкаләдә китерелгән уеннар турында мәгълүматлар Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылында яшәүче 73 яшьлек Галиәкбәрова Сания ( авыл халкы Миннебану дип йөри) әбидән язып алынды.

             Кукмара белән Иске Пенәгәр авылы чиктәш. Соңгы елларда район мәдәният йортында “Кичке уен” үткәрелә башлады. Анда татар халык уеннары белән бергә мари, удмурт кичке уеннары да уйнала. Уенга гадәттә урта һәм өлкән яшьтәге апа-абыйлар килә. Иске Пенәгәр авылы кешеләре дә, яшьлекләрен искә төшереп, “Кичке уен”га киләләр. Бу уенда яшьләр дә бик теләп катнаша. Шатлыклы хәл: борынгы уеннарыбызның эчтәлеге, үткәрелү тәртибе шулай итеп киләчәк буыннарга тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары

"Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары" темасына фәнни эш. Дәрестән тыш чараларда, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә кулланырга мөмкин....

Татар халык уеннары.

Татар халык уеннары....

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КАТНАШ УЕННАР

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КАТНАШ УЕННАР...

Татар халык уеннары "Аулак өй"

Соңгы елларда халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары көчәя бара. Бу үзгәреш балаларда да милли традиция, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүне алга куя. Буыннан буынга күч...

Татар халык уеннары.

Татар халык уеннары темасына презентация....