Бутерброд ясау.
план-конспект урока по технологии (6 класс)

Галиева Ляйля Финарисовна

Мәктәп-интернатта "Йорт эшләре" дәресеннән "Бутерброд ясау" темасына дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл buterbrod_yasau.docx24.82 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Бутерброд ясау.   7 класс

Максат:

  1. Бутерброд, аларның төрләре, ясау технологияләре белән таныштыру.
  2. Төгәллек, пөхтәлек, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.
  3. Игътибарлыкларын, иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Җиһазлау: компьютер,  мультимедийный проектор, экран; савыт-саба , бутерброд әзерләү өчен продуктлар; кыргыч, тарелка, пычак;скатерть, салфетка; алъяпкыч, косынка.

Дәрес барышы.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн укучылар.  Йорт эшләре дәресен башлыйбыз.

-Кешеләрнең сәламәт яшәве һәм таза булып үсүе өчен витаминнарга бай, төрле ашамлыклар белән тукланырга кирәк. Андый ашамлыкларга арыш һәм бодай ипие , он һәм төрле ярмадан әзерләнгән ашлар, сөт һәм сөтле ашлар, эремчек, май һәм үсемлек мае, ит һәм балык, җиләк – җимеш һәм яшелчәләр керә. Ашамлыкларда витаминнар җитешмәгәндә кеше төрле авыруларга бик тиз бирешә . Төрле азык белән тукланган укучылар сирәк авырыйлар һәм таза - сау булып үсәләр.

Төп өлеш.

-Бүген без сезнең белән бутербродлар, аларның төрләре белән танышырбыз һәм ачык бутербродны ясарга өйрәнербез. Бутербродларның нигезе булып ипи тора.  

-Ничек уйлыйсыз, укучылар, ипи файдалымы ул?

Икмәк  турында кереш сүз.

-Мин үзем икмәкне кеше өчен иң зарури ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип саныйм. Икмәк авыр хезмәт белән үстерелә. Аның өчен игенчеләр күп көч куялар.Башта алтын бөртекләр җылы туфракка чәчелә. Аны карап үстерәләр. Июль аенда уңыш җыю башлана. Бөртекле ашлыктан он әзерләнә. Шуннан соң гына икмәк пешерәләр. Икмәк барлык ризыклардан өстен тора.

2. Ипи турында табышмаклар әйтү.

3.Бутербродлар  белән таныштыру.

-Бутерброд безнең менюга төрлелек кертә, төрле ризыкларны аппетитлы һәм матур итеп ясарга мөмкинлек бирә.

-Бутербродлар төрле формада була: түгәрәк, квадрат, өчпочмак, чәчәк  кебек формаларда. Һәм бутербродларны ясаганда : сыр, йомырка, майонез, тозлы ризыклар һәм башка шундый ризыклар кулланыла.

4. Бутербродларның төрләре.

-ачык (гади һәм катлаулы)

- ябык (сандвич)

-кабымлык

-кайнар

5. Ачык бутербродларны ясау технологясе.

- Ак һәм кара ипидән ясала;

-Ипине 1 см калынлыкта кисәбез;

- төрле ризыклар һәм яшеллек белән бизибез.

Ачык-гади бутербродка 1-2 ризык куелса, катлаулы бутербродка берничә ризык куела.

6. Әзер бутербродка тәлапләр:

1) Бутербродны табынга бирер алдыннан гына әзерлиләр

2) Бутерброд ясыйсы ризыклар бозылмаган булырга тиеш.

3) Ипи артык калын яки юка булырга тиеш түгел.

4) Ипинең өсте бөтен килеш ризык белән капланып бетәргә тиеш.

5) Бутербродларны холодильникта 3 сәгатьтән дә ары сакларга ярамый.

7. Куркынычсызлык кагыйдәләре.

Пычак һәм башка җайланмалар белән эш иткәндә:

  1. Пычак яки чәнечкене кешегә сабы белән бир.
  2. Тактада продуктлар эшкәрткәндә, пычакны тактадан өскә күтәрмә.

Санитария-гигиена таләпләре.

Аш-су әзерләгәндә махсус кием кияләр. Тырнак киселгән, кул яхшылап юылган, чәч яулык яки калпак астына яшерелгән булырга тиеш.

8. Практик эш.

  • 1. 1 см калынлыкта итеп ипине кисәбез.
  • 2.  Сыр, сарымсак  һәм йомырканы вак кыргычта кырабыз.
  • 3. Майонез салып, барысын бергә болгатабыз.
  • 4. Ипигә килеп чыккан шушы катнашманы сылыйбыз.
  • 5. Бутербродны яшеллек белән бизәп, тарелкага салып, табынга бирәбез.

9. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

  1. Табын янына соңга калып утырмагыз. Өстәл артына башта олыларны уздырыгыз, аннан соң үзегез утырыгыз.
  2. Табын янына урындыкны тавышсыз гына куеп килеп утырыгыз.
  3. Табын янында кычкырып, авызны зур ачып сойләшү кабул ителми.
  4. Ашаганда тавыш чыгарып ашамагыз.
  5. Дөрес һәм матур ашарга өйрәнегез. Чәнечке белән ашарга тиешле ризыкларны кашык белән ашамагыз.
  6. Табын яныннан бөтен кешегә бер вакытта китү кабул ителгән. Әгәр башкалардан алдарак торып китәргә туры килә икән, өлкәннәрдән рөхсәт сорарга кирәк.

10. Йомгаклау.

11. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алмашлык.Морфологик-синтаксик анализ ясау.

Дәрес экологик тәрбия бирү максаты белән үрелеп бара. Шулай укукучылар  алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга өйрәнәләр. Дәрес рус мәктәбенең татар төркеме өчен тәкъдим ителә....

Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе

8 нче класс өчен материал...

конспект урока ФГОС "Бутерброды и горячие напитки" 5 класс презентация "Бутерброды" поурочное планирование

Конспект урока ФГОС второго поколения. Технология.Технологическая карта урока       Данные об учителе:  Бидненко Элла Анатольевна, учитель технологии МОБ...

Бутерброды. Технология приготовления бутербродов

Урок технологии «Бутерброды. Технология приготовления бутербродов» проводится в 5 классе при  изучении раздела «Кулинария». На уроке используется  методы обучения: объяснительно-иллюстративн...

Методическая разработка по кулинарии: "Бутерброды. Особенности приготовления бутербродов" (5 класс)

Данная методическая разработка составлена на основе программы И.А. Сасовой: Технология: 5-8 классы: Программа – М.: Вента-Граф, 2013, с целью обучения учащихся   проектированию и приготовлению бу...

"Бутерброды. Приготовление бутербродов"

Знакомство учащихся со значением хлеба в питании человека, с технологией приготовления и оформления бутербродов. Развитие творческих способностей и вкуса при изготовлении и оформлении бутер...

Урок - Путешествие «Бутерброды и горячие напитки. Приготовление бутербродов и чая».

Выбранная структура урока позволяет решить поставленные задачи и учесть индивидуальные способности учащихся, так как учащиеся имели право выбора и самостоятельное распределение задач в группе, умение ...