Алмашлык.Морфологик-синтаксик анализ ясау.
методическая разработка (6 класс) по теме

Гилязева Фирая Ханифовна

Дәрес экологик тәрбия бирү максаты белән үрелеп бара. Шулай укукучылар  алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга өйрәнәләр. Дәрес рус мәктәбенең татар төркеме өчен тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon almashlyk_6klass_dres_eshkrtmse.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Фирая Гыйләҗева,

Лениногорскидагы 2 нче мәктәпнең  I квалификацион категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема:  Алмашлыкларны кабатлау. Морфологик-синтаксик анализ ясау   тәртибе.    (экологик темага багышланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе).

Максат: алмашлыклар турында кабатлау, аларга морфологик анализ ясау     үрнәге белән таныштыру, дөрес анализ ясауларына ирешү, агачлар, аларның кеше тормышындагы роле турында сөйләшү уздыру, үз фикереңне дәлилли алучанлыкларын, эзлекле фикер йөртүләрен, танып-белү эшчәнлекләрен үстерү, табигатькә, аның байлыкларына сакчыл караш, рәхимлелек хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау: интерактив такта.

Материал: Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина.Татар теле , 6 нчы сыйныф (рус телендә  урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек, татар балалары өчен) -Казан: Мәгариф, 2005, 178-180 нче битләр; “Заман сулышы” газетасы, 2010 ел, 23нче апрель саны.

                             Дәрес  барышы:

I.Оештыру, психологик әзерлек.

         - Исәнмесез. укучылар! Карагыз әле, көн нинди матур бүген! Күктә матур итеп кояш елмая! Ул бөтен җирне җылыта. Кулларыгызны кояшка сузыгыз әле, җылысын сизәсезме? Әйдәгез, кояш нурларын кочагыбызга алыйк әле. Күрәсезме, ничек җылы булып китте. Кояш безне генә түгел, бөтен табигатьне җылыта. Агачлар, үләннәр кояшка омтыла. Экрандагы агач яфракларындагы  һәм кояш нурларындагы сүзләргә игътибар итегез әле. (1 нче слайд).( укучылар сүзләрне укыйлар, нәтиҗә ясыйлар).

-Әйдәгез, бүгенге дәреснең темасын бергәләп билгеләп карыйк.

-Шулай итеп, без дәресебезне табигать  турында сөйләшүгә һәм алмашлыклар турында кабатлауга багышларбыз.

II.Актуальләштерү.

          -Укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз, өй эшен тикшереп алыйк. (Һәр укучы матур әдәбияттан язып килгән җөмләләрне укый, алмашлык, аларның төркемчәләрен атый).

Алмашлык төркемчәләре, ясалышы, җөмләдәге урыны турында искә төшерү.

  1. Кайсы сүз төркеме алмашлык дип атала?
  2. Мәгънәләре ягыннан ничә төркемгә бүленәләр?
  3. Ясалышы ягыннан  алмашлыклар нинди була?Алмашлыклар килеш белән төрләнәме?
  4. Билгесезлек алмашлыклары ничек ясала?

Укытучы өй эшләре, кабатлау буенча нәтиҗә ясый. Хаталарны төзәтә, билгеләр куя.

III.Яңа материал өстендә эш.

      - Әйткәнебезчә, бүген без алмашлыклар турында кабатлыйбыз һәм аларга морфологик анализ ясарга өйрәнәбез. Экранга игътибар итегез әле, анда бер табышмак язылган. Табышмакны дәфтәрләргә күчереп язабыз. Сез аның җавабын табарга һәм алмашлыкларны атарга тиеш буласыз.

Язын сөендерә,

Җәен ышыклый,

Көзен ашата,

Кышын җылыта. (2 нче слайд).

Ул нәрсә? (укучыларның җаваплары). Хәзер экрандагы таблицага (3 нче слайд)таянып, бу алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясап карыйк.(1 укучы тактада, ә калганнар дәфтәрдә эшли).

     - Татар халкы элек-электән мул-имин тормышның нигезе табигать белән игелекле хезмәттәшлектә булуын белгән. Халкыбыз борынгыдан аның белән нинди генә мөнәсәбәткә керсә дә, аңа зыян китермәү, аны саклау, алдагы буыннарга да хезмәт итүен теләп эш иткән.Табигатькә ак караш мәсьәләләренә К. Насыйри зур әһәмият биргән.Үзенең “Хавассы Нәбатат”( “Үсемлекләрнең хасиятләре”) исемле китабында Табигать һәр үлән һәм үсемлекне юкка гына түгел, ниндидер файдалы булганга яраткан дип искәртә, һәркайсы да дәвалау үзлегенә ия булмаса да, теге яки бу эштә файдаланып булыр, дип яза ул. (4 нче слайд).

      Агачларны саклау турында бик күп әйтемнәр, ырымнар яшәп килә. Шуларның берсенә генә тукталып китик. “Ишегалдында үскән агачка балта чапма, бәхетеңне чабасың”. Ай, хәтәр кисәтә. Шушы урында 60 нчы елларда булган бер фаҗигале вакыйга турында сөйләп китәм. Бер абый йорт салу хәстәре артыннан йөри. Менә бураны күтәрү көне җиткән. Бура шактый күтәрелгәч, яңа нигездән бер генә метр читтә үсеп утырган каен агачы, хуҗага, эшкә комачаулый кебек тоелган. Ул ике дә уйлап тормастан, үткен балтасы белән әлеге агач янына килә. Аның ниятен күреп торган иптәшләре аны туктатырга телиләр. Ләкин хуҗаның үз туксаны туксан. Имеш, өй салынып беткәч, яңасын утыртыр. Шулай ди дә, үткен балтасын агач кәүсәсенә батыра, тирә-якка каен сулары чәчри. Әйтерсең лә күз яшьләре. Яңа яфрак ярган агач урынында сөңге рәвешендә , бер метрлы очлы төп кенә кала. Эш бетеп килә . Хуҗабикә чәйгә дәшә. Хуҗа да, эшләрен бетереп, бура башыннан төшеп килә. Кинәт, аягы таеп китеп, умырткасы белән үзе ясап куйган ”сөңге”гә егылып төшә. Хастаханәгә барып җиткәнче үлә инде бу абый. Бу табу шушы очрак өчен уйлап табылган кебек. Табигать үзе белән рәхимсезләргә тагын да рәхимсезрәк.

IV.Ныгыту. Дәреслек белән эш.

      - Сезнең дәреслектә дә шушы мәсьәләгә караган бер хикәя урнаштырылган. Әйдәгез, шуны укып фикер алышыйк. Бу хикәя “Безнең ишегалдында бар бер агач” дип атала.(178нче бит, 298 нче күнегү).Укып чыккач, мондый сорауга  җавап бирергә әзерләнегез.

- Бу агач нәрсәдән өмет өзгән? Хикәяне ничә бүлеккә бүләргә мөмкин? Сез аларга нинди исем бирер идегез?

- Хикәядә алмашлыклар бармы?  Булса, аларны дәфтәрләргә язып алыгыз. Бирем экранда бирелгән үрнәк буенча тикшерелә. (5 нче слайд)

    - Хәзер биш алмашлыкка морфологик-синтаксик анализ ясагыз.( укучылар чиратлап тактада эшлиләр). Укытучы нәтиҗә ясый, билгеләр куя.

     -Укучылар, безнең шәһәрдә андый агачлар очратканыгыз юкмы? Безнең шәһәрлеләр рәхимлерәкме? Шәһәрдә агачларны саклауга игътибар бирәләрме? (укучылар сөйләве.)

-  Минемчә, бездә табигатьне саклауга зур әһәмият бирәләр, ел саен яшь агачлар утырталар, паркларны, скверларны һәрчак чистартып торалар, сез үзегез дз бу эштә актив катнашасыз. “Заман сулышы” район газетасы да бу темадан читтә калмый. 2010 нчы елның 23 нче апрель санында  кешеләрнең табигатькә рәхимле булу проблемасына  кагылган мәкалә басылып чыккан..  Аны укысагыз, бу турыда тагын бер кат уйланып, нәтиҗә ясар идегез.

V.Йомгаклау. Өй эше бирү. Билгеләр кую.

Өй эше: 1).Хикәягә план төзергә, эчтәлеген сөйләргә.

! 2) “Табигать һәм кеше” темасына инша язарга.

- Барыбыз да белгәнебезчә, Татарстанда 2013 нче ел -ТРда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. (6 нчы слайд) Тиешле Указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган. Без- табигать балалары. Табигатьне сакларга һәркем бурычлы. Бу эштә битараф булмыйк. Дәресне түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйм.

Агачларны сындырмагыз,

 Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Табигать -ул безнең әни

Табигатьне саклагыз! (7 нче слайд)

Дәрес ахырында “ Табигатьне саклыйк” җыры (Р.Әхиярова көе, Р.Харис сүзләре) яңгырый. (8 нче слайд).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе

8 нче класс өчен материал...

ДӘРЕСКӘ АНАЛИЗ ЯСАУ ТӨРЛӘРЕ

Рус телле балалар өчен татар теле дәресен анализлауДәреснең бөтенлеген саклап, аны анализлый белү укытучыдан тирән белем, күнекмәләр, педагогик культуралылык таләп итә. Дәрес анализлау берничә тө...

Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы

Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

уку дәресе. Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау.

Уку дәресе(4нче сыйныф) Тема: Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау  Укытучы: Мөлекова Раушания Мирсәгыйть кызы...

Анализ ясау тәртибе

Анализ ясау тәртибе...

Фаил Шафигуллинның “Акмөгез” хикәясенә анализ ясау

(  VII нче сыйныфта  сингапурча укыту методикасын кулланып үткәрелгән сыйныфтан тыш уку дәресе...