Укучыларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен арттыру; узебезнең Югары Чура авылы җирлеге үзидарәсе буенча яу кырында һәлак булганнарны искә алу; өлкәннәргә, бигрәк тә сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт, патриотизм хисе тәбияләү.
классный час (5, 6 класс) на тему

Карпова Елизавета Семеновна

Предварительный просмотр:

Тема. Дәүләт символлары

Максаты: Укучыларны Россиянең дәүләт символлары белән таныштыру ,символларга сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Россиянең, Татарстанның дәүләт флагы, гербы рәсемнәре, гимн язылган дисклар.

Сыйныф сәгате барышы:

-Укучылар,сыйныф сәгатен менә мондый сүзләр белән башлап китәсем килә:

Дәүләт символлары гади түгел,

Күмелгәннәр данга шөһрәткә.

Күз карасыдай саклыйк аларны,

Горур атларбыз без киләчәккә.

Шигырь юлларыннан күренгәнчә, бүгенге сыйныф сәгатебез дәүләт символларына багышлана.Мин сезгә берничә сорау бирмәкче булам. Менә минем кулымда Россиянең дәүләт гербы белән Татарстан дәүләтенең гербы һәм флагы. Аларны класска беркетергә кирәк булса, кайсын уңга, кайсын сулга беркетер идегез.(Укучыларның җавабы тыңлана)

-Дөрес. Татарстан символлары уң якка, Россиянең символларын сул якка куябыз.

        -Ә сезнең гербны кайларда күргәнегез бар? Флаг кайчан куела?

         -Укучылар, сез инде дәүләт символлары турында күп беләсез, шулай бит?! Әйдәгез әле белемнәрне үзара уртаклашып ныгытыйк.

1нче укучы:

        1993нче елның 12 декабрендә безнең илебездә яңа Конституция кабул ителә һәм берүк вакытта Россиянең дәүләт символларын яңарту башлана. 2000 елның декабрендә Дәүләт думасы Россия Федерациясенең дәүләт символлары турында закон кабул итә. Шулай итеп, 3 нче меңъеллыкка Россия яңа дәүләт символлары белән аяк баса.

2нче укучы:

Россиянең дәүләт гербы- аскы почмаклары түгәрәклә-неп, уртасы очланып киткән, канатлары өскә күтәрелгән ике башлы бөркет сүрәте төшерелгән турыпочмаклы кызыл калкан формасында. Бөркетнең ике башында ике кечкенә таҗ, алар ленталар ярдәмендә зур таҗга беркетелгән. Бөркетнең уң аягында- скиптер, сул аягында – дәүләт. Бөркетнең күкрәгендә, кызыл калканда көмеш атка атланган, зәңгәр плащлы аяк астында чалкан яткан аждаһаны аты белән таптаткан көмеш жайдак сурәтләнгән. Гербны эшләүче художник Е. И. Ухналев.

3нче укучы:

Шулай итеп , яңа 3 нче меңъеллык башында 500 еллык тарихы булган дәүләт эмблемасы яңадан туа.Гербта ике башлы бөркет-Россия Федерациясенең бәйсезлеген, Европа һәм Азия өлкәсе халыкларының бердәмлеген символлаштыра.

        -Россия гербын кайларда күргәнегез бар ?

4нче укучы:

Дәүләт җитәкчеләре эшли торган биналарның алгы ягында, дәүләт документларында, паспортта.

Һәм без –Россия Федерациясе гражданнары.Шулай ук чик баганаларына герб куела, хәрбиләрнең сугышчан байрагын шулай ук Россиянең гербы бизи, Дәүләт учреждениеләренең мөхерләрендә. Печать , ягъни –мөхерне югалтырга ярамый, мөхер сугылмаган документ чын дип саналмый.

           -Ә герб сүзе нәрсәне аңлата соң?

        5нче укучы:

 “Герб” сүзе рус теленә 16-17 гасырларда килеп кергән. Ул сүзнең нигезендә немец сүзе ята һәм “мирас” дигәнне аңлата. Димәк, сүзендә үк гербның әһәмиятле бер ягы – даими кулланышта булуы чагыла.

        -Хәзер укучылар тиз генә практик эш эшләп алабыз.

Һәр звено гербка багышлап берәр канатлы сүз яза. Мәсәлән, “Гербтагы бөркет кебек һәрвакыт кыю булыйк!”

        (Укучыларның җавабы  тыңлана.)

-Әңгәмәбезнең икенче өлешенә күчәбез.Росия флагы турында сөйләшик.Аңарда нинди төсләр урын алган әле?

        6нчы укучы:

Флаг.

Россия флагы 3 төстә Ак, зәңгәр, кызыл.2000 нче елның 8 декабрендә Россиянең Дәүләт Думасы флаг турында закон кабул итә, 25 декабрендә ул чактагы президент В.В.Путин тарафыннан раслана.

        7нче укучы:

Ул законда флагка менә мондый характеристика бирелә: “ Россия Федерациясенең Дәүләт флагы- бертигез киңлектәге өч полосадан, ( өстә ак, уртада-зәңгәр, аста-кызыл) торучы турыпочмаклык формасындагы тукыма. Иңенең буена чагыштырмасы:2\3

Ак төс – чисталык,пакүлек,Кызыл-кан төсе, Зәңгәр-күк төсе.

        8нче укучы:

Россиянең Дәүләт флагы илебезнең җитәкче органнары урнашкан биналарда эленеп тора. Флаг шулай ук тантаналы чаралар, бәйрәмнәр вакытында күтәрелә. Россиянең корабль мачталарында шулай ук флаг җилферди.

                9нчы укучы:

Ә менә ил буенча кайгылы көннәр- траур булса флаг төшерелә яки таякның өске ягына кара лента бәйләнә.Флаг безнең изге әйберебез, без аңа хөрмәт белән карарга тиешбез.

        -Ә менә байрак белән флаг арасында нинди аерма бар микән, әллә икеседә берүк нәрсәме?

10нчы укучы:        Әйе, охшашлык бар,икесе дә тукымадан тегелгән, икесе дә озын таякка беркетелә. Ә аерма бар. Без тарихтан укып белгәнчә , сугышчылар байрак йөртә.Байрак күтәрү-сугышка әзерлекне, төшерү-җиңелүне  күрсәткән.

        11нче укучы:Шуңа күрә сугышчылар дошман байрагын төшерегә тырышканнар. Байракны югалту хурлык булып саналган.

        12нче укучы:Аерма шунда : флаг җиңел материядән тегелә. Байрак озак вакытка эленми, алар төрелгән формада саклана, кирәк вакытта гына кулланыла.Байракны аерым кешеләр йөртә.

        13нче укучы:Әңгәмәбезне дәвам итеп Дәүләт гимны турында сөйләшик.” Гимн”- грек сүзе, тантаналы җыр мәгънәсендә.1990 елның 23 ноябрендә РСФСРның Югары советы сессиясендә, яңа гимн башкарыла.

Ләкин бу гимнның сүзләре булган көе булмаган. 2000 елда гимн мәсьәләсен яңадан карыйлар. Яңа гимнның сүзләрен С.В.Михалков язган. Ә көен А.В.Александров язган. Бу алдагы гимн көе. Шулай итеп 2000 елның 30 декабрендә В.В.Путин гимн турындагы указга кул куя.

Һәм гимн тантаналар, бәйрәмнәр башланганда, чит илдән килгән вәкилләр белән очрашу вакытында , уен башланганда , уку елын башлаучы һәм тәмамлаучы линейкада яңгырый.

        -Сезнең ТНВ каналында хоккей уены караганыгыз бар, шулай бит.”Ак барс” чит шәһәрдән килгән команда белән уйнарга тиеш. Әйтегез әле ,беренче кайсы илнең  гимны уйнатыла?

        -Башта Россиянеке, аннары Татарстанныкы уйнатыла.Бу кунакны хөрмәтләүне аңлата.Әйдәгез әле, без дә Россия гимнын өйрәник.

        Гимнны бергәләп башкару.

Йомгаклау:

-Дәресне йомгаклап шуны әйтәсе килә:үзебезнең дәүләт символларына карата сакчыл булырга, аларны хөрмәт итәргә кирәк. Дәүләт символларын саклау –һәрбер Россия гражданиның төп бурычы.



Предварительный просмотр:

Сыйныфтан тыш чара (парламент сәгате)
Тема: "Законнар кайда туа"

“Вәкиллекле идарә - ул шундый инструмент: анда иң сәләтле музыкантлар гына уйный ала. Ул инструментта уйнау искиткеч авыр һәм үзенчәлекле. (Клеманс Меттерних (1773-1839), Австрия империясе канцлеры)


Төп максат – укучыларның сәяси-хокукый культурасы мәсьәләләренә бәйле мәгълүмат-ны белүгә ярдәм итү;

  • Россия федерализмы системасы урнашу тарихына бәйле мәгълүматны белүгә ярдәм итү;
  • укучыларга хакимиятнең региональ закон чыгару органы хокукларына һәм вәкаләт-ләренә, аның структурасына һәм эшчәнлек тәртибенә кагылышлы төшенчәләр сис-темасын өйрәтүне дәвам итү;
  • укучыларның аналитик фикерләү, үзара фикер алышу, нәтиҗә ясау һәм анализлау сәләтен үстерү;
  • укучыларның танып белү активлыкларын һәм кызыксынучанлыкларын үстерү.

Үткәрү рәвеше – катнаш.

План:

  1. Оештыру;
  2. Укытучының Россиядә федерализм һәм парламентаризм тарихына кагылышлы мәсьәләләргә нигезләнгән кереш сүзе;
  3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы турында видеофильм карау;
  4. Укучыларның белемен "Региональ закон чыгару барышында хакимият тармакла-рының үзара эшчәнлеге" темасына “Брейн-ринг” аша кабатлау һәм ныгыту;
  5. Өй эше.

Төп төшенчәләр һәм атамалар: парламентаризм, федерация, федерация субъекты, Дәү-ләт Советы, федерация субъектының хакимият органнары, закон чыгару инициативасы, килештерү комиссиясе, хакимият бүленеше принцибы, сайлау системасы, алып бару тәр-тибе.

Материаллар: Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конститу-циясе, “Җәмгыять белеме” (9-11 сыйныф өчен дәреслек), дәфтәр.

Чараның барышы:

  1. Оештыру.
  2. Укытучының кереш сүзе.

Россия, күпмилләтле дәүләт буларак, үзенең күп гасырлы тарихында катлаулы үсеш юлы үтә. Империя заманында Россия киңлекләрендә яшәүче күп санлы халыклар закон чыгару барышында катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм була, чөнки дәүләттә хакимият монарх ку-лында була.

Милли азчылык вәкилләренең үз сәяси-хокукый статусын үзгәртүгә өметләре Россия им-периясенең сәяси системасын демократизацияләү барышына бәйле, "Александр реформа-лары" дәвере (XIX гасырның 60-70 еллары) аның башлангычы булып тора.

Россия халкына ирек биргән 1905 елның 17 октябрендәге манифест һәм Россия тарихында беренче вәкиллекле учреждение – Дәүләт Думасы оешу Россия парламентаризмының башлангычы булды.

Унбер ел (1906-1917 еллар) дәвамында Дәүләт Думасы тарафыннан 3,5 мең закон кабул ителә, аларның күбесе ил өчен зур әһәмияткә ия була. Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән Россия гражданнарының хокукый һәм социаль хәлне яхшыртуга, мәгарифне, фән-не һәм мәдәниятне үстерүгә, илнең оборона куәтен ныгытуга, аграр сектор реформасына юнәлдерелгән закон проектлары мөһим роль уйный.

Кызганычка каршы, шушы кыска вакыт эчендә Дәүләт Думасы милли-дәүләт системасын реформалаштыруга бәйле мәсьәләләрне хәл итеп өлгерми. Империянең рус булмаган ха-лыкларын берләштергән фракцияләрнең Думада, хәтта милли-мәдәни автономия кысала-рында да, милли мәсьәләне хәл итәргә тырышулары империя хакимияте тарафыннан зур каршылыкка очрый. Дәүләт Думасының 1915 елда диненә һәм милләтенә бәйсез рәвештә барлык гражданнарның тигезлеген тәэмин итүче закон кабул итүдән баш тартуы күбесен-чә дәүләтне җимерүгә этәрә һәм ул Россиянең үсешен тамырдан үзгәрткән 1917 елгы рево-люция белән тәмамлана.

Хәзерге фән күзлегеннән караганда, совет халкының дистәләгән еллар буе хакимлек итүе демократик идарә итү принципларыннан һәм җәмгыятьнең сәяси системасында хакимия-тенең закон чыгару органнарының ролен һәм урынын аңлаудан ерак булды. Ләкин шуны да онытырга ярамый, 1917 елгы революция һәм Совет хөкүмәте Россиядә идарә итүнең республика рәвешен һәм федераль дәүләт корылышын билгеләүгә китерде, ә ул исә элек-кеге Россия империясендәге халыкларның милли тигезсезлеген бетерү проблемаларын хәл итте. Башкортлар, татарлар, мордва һәм Россиянең башка халыклары үз конституцияләрен булдыру һәм республиканың хакимият органнарын төзү мөмкинлеген биргән дәүләт авто-номиясенә ия булдылар. СССР Югары Советында Милләтләр Советы, СССР халык депу-татлары съездлары арасында закон чыгару хакимияте органы функцияләренә ия булып, Советлар Союзы халыкларының, шул исәптән татарларның милли мәнфәгатьләрен уңыш-лы чагылдырды.

Халык депутатлары съездлары XX гасырның 80-90 елларында үзгәртеп кору чорында за-кон чыгару хакимиятенең совет моделеннән парламент демократиясенә күчү нигезен сал-ды.

СССР таркалганнан соң (1991), Россиядә башка союздаш республикалардагы сәяси прак-тиканы хуплап, суверенитет өчен көрәш лозунглары белән Россиядә яңа сәяси көчләр бар-лыкка килде. Болар барысы да катлаулы дәүләт булып торган Россиядә эчке процессларга йогынты ясамый калмады. Дәүләт бердәмлеге бара торган вакыйгалар шартларында тот-рыклы булып кала алмады. Аеруча Чечен-Ингуш Республикасыннан аерылып чыккан Че-чен Республикасында драматик вакыйгалар урын алды. Монда террорчылык, криминал сәяси режимы урнашты.

Россия Федерациясенең башка субъектларында сәяси җитәкчелек, сәяси киеренкелеккә ка-рамастан, республикаларда тотрыклылыкны саклап кала алды.

Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителү (1990,

30 август), президентлык институтын гамәлгә кую (Татарстан Республикасы Президентын сайлау – (1991) Республиканың дәүләт символларын: дәүләт флагын (1991, ноябрь), дәү-ләт гербын (1992, февраль) һәм дәүләт гимнын (1993, август) раслау бу елларда Татарстан Республикасында суверен дәүләтчелек торгызу процессының чагылышы булды.

1992 нче елда матбугат аша Татарстан Республикасының яңа Конституциясе проекты тәкъдим ителә. Ике айдан соң Югары Совет 1992 нче елның 21 мартына дәүләт статусы мәсьәләсе буенча референдум үткәрүне билгели.

21 нче мартта референдумга гражданнарның күпчелеге килә һәм республикада суверенла-шу процессын яклый.

Суверенитетны ныгыту юлында алдагы төп адым 1992 нче елның 6 ноябрендә яңа Татар-стан Республика Конституциясен кабул итү булды.

1993 нче елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителә. Ул Феде-рация субъектлары закон чыгару хакимияте органнарының статусын һәм федераль закон-нар кабул ителгәндә, региональ мәнфәгатьләрне исәпкә алырга тиеш булган Россия парла-ментының югары палатасы буларак, Федерация Советының вәкаләтләрен билгели. Конс-титуция нигезендә Россия составына федерация субъектлары: милли принцип буенча – республикалар (21) һәм территориаль принцип буенча крайлар, өлкәләр, округлар керә. Кайбер республикалар федераль үзәк белән үз мөнәсәбәтләрен шартнамә нигезендә җайга сала. Мәсәлән, 1994 елның 15 февралендә "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте орган-нары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында" Шартнамәгә кул куелды.

Шартнамә Татарстан җирләрен, җир асты байлыкларын, бөтен милекне аның күпмилләтле халкы байлыгы дип таныды һәм республиканың халыкара икътисадый эшчәнлекне мөстә-кыйль башкару, халыкара мөнәсәбәтләргә керү, чит илләр белән элемтәләр урнаштыру, алар белән шартнамәләр һәм килешүләр төзү хокукын таныды.

“Россия-Татарстан моделе” федератив төзелеш факторына әверелде, дөньяда зур кызык-сыну уятты. Ул компромисска, бәхәсләрне тынычлык белән хәл итүгә, хезмәттәшлеккә, мәнфәгатьләр нисбәтен эзләүгә корылган булуы белән халыкара танылу тапты. Эчке сәя-сәттә "Татарстан моделе" милли һәм мәдәни төрлелекне бердәмлек һәм татулык шарты буларак хөрмәт итүне һәм хуплауны аңлатты.

1995 елның мартында Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең вәкиллекле, закон чыгару органына – Дәүләт Советына сайлаулар булды һәм ул үзенең закон чыгару эшчән-легенә кереште.

Хәзерге вакытта Татарстанда узган елларда Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән 700 гә якын закон гамәлгә ашырыла. Алар арасында Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасының Җир, Бюджет, Экология, Гаилә, Сайлау, Административ хо-кук бозулар турында кодекслары; Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсе-ше буенча; Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча, республиканың ягулык-энергетика комплексын үстерү буенча, кече эшкуарлыкка ярдәм итү буенча дәүләт һәм республика-ның максатчан программалары; административ-территориаль корылыш турында, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында, җирле үзидарә турында, Конституция суды турында, җәмәгать судьялары турында, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында, Хисап палатасы турында, Иҗтимагый палата турында, коррупциягә каршы көрәш турын-да, әйләнә-тирә мохитне саклау турында, мәдәният турында һ.б Татарстан Республикасы законнары.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 2009 елның 1 мартында биш елга гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә сайланды. Ул 100 кешедән тора: 50%ы партия исемлекләре, 50% ы территориаль округлар буенча сайланган депутатлар.

3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы турында видеофильм карау.

4. Командалар арасында "Региональ закон чыгару барышында хакимият тармакларының үзара эшчәнлеге" темасына "Брейн- ринг".

Уенга әзерлек: сыйныфтагы укучылар өч командага бүленә. Алып баручы (укытучы) ко-мандаларны уен һәм аның кагыйдәләре белән таныштыра: команданың беренче ике турда-гы һәр дөрес җавабына бер балл, иҗади биремдәге дөрес җавапка биш балл, капитаннар конкурсындагы дөрес җавапка биш балл куела. Иң күп балл җыйган команда уенның җи-ңүчесе була.

Уенның сценарие: команда эзлекле рәвештә өч тур үтә. Уенны алып баручы уен шарт-лары белән таныштыра. Командалар биремне үтәгәч, жюри әгъзалары балларны саный. Жюри әгъзалары уен кагыйдәләрен бозган команданың балларын киметә ала.

I тур сорауларына җаваплар түбәндәге төшенчәләргә бәйле: “хакимият бүленеше”, “хаки-мият тармаклары”, “Татарстан Республикасы хакимияте органнары”, “Татарстан Респуб-ликасы хакимияте органнарының вәкаләтләре”.

  1. Политологиядә “вертикаль хакимият”, “горизонталь хакимият” дигән төшенчәләр бар. Алар нәрсәне аңлата? (Вертикаль хакимият – дәүләт хакимиятенең төрле дәрә-җәдәге субъектлары арасында хакимият вәкаләтләрен бүлешү, горизонталь хакими-ят - хакимият вәкаләтләрен хакимият тармаклары арасында бүлешү).
  2. Хакимиятнең өч тармагы ничек атала? (закон чыгару, башкарма, суд)
  3. Татарстанда өч хакимият тармагы нинди дәүләт органнары аша идарә итә? (закон чыгару – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, башкарма – Татарстан Респуб-ликасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте, суд – Татарстан Рес-публикасы Конституция Суды, Татарстан Республикасы Югары суды, һәм башка гомуми юрисдикциядәге федераль судлар, Татарстан Республикасы Арбитраж су-ды, җәмәгать судьялары).
  4. Хакимиятнең закон чыгару тармагы нинди вәкаләтләргә ия? (Татарстан Республи-касы Конституциясен кабул итү, аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, республика законнарын кабул итү, Татарстан Республикасы бюджетын раслау, Татарстан Рес-публикасының эчке сәясәтен һәм тышкы эшчәнлек юнәлешләрен билгеләүдә катна-шу, башкарма хакимият органнары системасын билгеләү буенча вәкаләтләр, һ.б.).
  5. Татарстан Республикасы дәүләт органнары системасына җирле үзидарә органнары керәме? (юк, алар – мөстәкыйль).
  6. Татарстанда бүген ничә муниципаль берәмлек бар? (999).

II турда Татарстан Республикасында закон проектларын әзерләүдә һәм ка-бул итүдә хакимият тармакларының катнашуына бәйле сораулар бирелә.

  1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы хокукына кемнәр ия? (Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советы депутатлары, Дәүләт Советы Президиумы һәм комитетлары, Татарстан Республикасы Министр-лар Кабинеты, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары ия. Шулай ук Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комис-сиясе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дә үз карамакларындагы мәсьәләләр буенча закон чыгару инициативасы хокукына ия).
  2. Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы хокукы ни рәвешле башкарыла? (Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр әлеге актларның үз көчләрен югалтуын тану турында тәкъдимнәр кертү; закон проектларына өстә-мәләр кертү турында закон проектлары рәвешендә; Татарстан Республикасы Дәү-ләт Советы карарлары; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Рос-сия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына кертү өчен федераль закон проектлары рәвешендә).
  3. Татарстан Республикасында дәүләт хакимиятенең кайсы органына ел саен парла-ментка республика бюджеты турындагы законны кертү буенча аерым хокук бире-лә? (Татарстан Республикасы Президентына)
  4. Татарстан Республикасы Президенты Конституция нигезендә законга күпме вакыт эчендә имза сала һәм халыкка җиткерә яисә аны кире кага? (ундүрт көн эчендә).
  5. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кире кагылган законны Татар-стан Республикасы Дәүләт Советы күпме тавыш белән хуплый ала? (республика парламенты депутатларының Конституциядә билгеләнгән санының кимендә өчтән икесе тавышы белән)
  6. Татарстан Республикасы Президенты кире каккан законның аерым нигезләмәләре буенча каршылыкларны бетерү өчен нинди чаралар күрелә? (Килештерү комиссия-се төзелә, аның составын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Дәүләт Советы депутатлары төп комитет, Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе, Татар-стан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе, закон чыгару инициати-васы хокукы субьекты һәм закон проектын әзерләүчеләрнең вәкилләре катнашында төзи )
  7. Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең кайсы органы Татарстан Республи-касында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилне сайлый? (Татарстан Республи-касы Дәүләт Советы)
  8. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы республика Хөкүмәте әгъзаларының кай-сы вазыйфаларын билгеләп куюда катнаша? ( Татарстан Республикасы Дәүләт Со-веты Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча Премьер-министр кан-дидатурасын раслый; Премьер-министр урынбасарларын билгеләп кую турында Президент тәкъдименә ризалык бирә)
  9. Татарстан Республикасы Конституция Судының төп функциясе нинди? (хокукый актларның Конституциягә туры килүен карау).

III турда иҗади һәм капитаннар конкурсы оештырыла.

Иҗади конкурс. Алып баручы һәр командага Дәүләт Советының бер комитетын атарга һәм аңа ярашлы закон проектлары (исеме, максатлары) уйларга куша. Жюри команданың аталган закон проектының актуальлеген һәм максатын төгәл чагылдыра белүен исәпкә ала. Шулай ук команда закон проектының парламент карамагындагы мәсьәлә булуына игътибар итә. Командаларга түбәндәге комитетлар тәкъдим ителә:

  1. Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты.
  2. Социаль сәясәт комитеты.
  3. Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты.

Капитаннар конкурсы. Бу конкурс капитаннарга тәкъдим ителгән өч сораудан гыйбарәт.

I Команда капитанына сораулар: 

  1. Татарстан Республикасы Президенты кем?(М. Ш. Шәймиев).
  2. Татарстан Республикасы Парламенты ничә елга сайлана? (5 елга).
  3. Дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының иң күпсанлы партия фракциясен әйт. (“Бердәм Россия” фракциясе – 76 депутат).

II команда капитанына сораулар: 

  1. Татарстан Республикасы Премьер- министры кем? (Р. Н. Миңнеханов).
  2. Ничә яшьтән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат булып сайланырга мөмкин? (21 яшьтән )
  3. Дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы составына нинди партия фракцияләре һәм төркемнәре кертелде? (“Бердәм Россия”, “КПРФ”, “Татарстан –Яңа гасыр” депутат төркеме)

III команда капитанына сораулар: 

  1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе кем? (Ф.Х. Мөхәммәтшин)
  2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ничә комитет бар? (җиде)
  3. Законнар ничә телдә кабул ителә һәм бастырып чыгарыла? (ике дәүләт телендә – татар һәм рус телләрендә). Уен балларны санау, җиңүче команданы һәм иң яхшы уенчыны билгеләү белән тәмамлана.
  4. Биремне оештыру: укучыларга укытучы тәкъдим иткән темаларның берсе буенча эссе язарга тәкъдим ителә.

4. Өй эше. Эссе.

Эссе темалары:

  1. "Халык өчен җәмгыять төзеп яшәүнең төп максаты – үз милкеннән тыныч һәм имин файдалану, ә җәмгыятьтәге законнар моның өчен төп корал һәм чара булып хезмәт итә." (Джон Локк).
  2. "Бары тик дәүләттә генә яхшылыкларны һәм кимчелекләрне үлчәү өчен гомуми масштаб була. Һәр дәүләтнең законнары мондый масштаб булып хезмәт итә ала." (Томас Гоббс).
  3. Яңа дәүләттә хакимиятне тотып торырдай һәм икеләнүчеләрне ышандырырдай йә аларда кыюсызлык һәм билгесезлек халәтен саклап калырдай алымнарның берсе – закон чыгару, ул яңа эшләрнең һәм башлангычларның ничек бетүенә кызыксыну уятып, даими омтылышта тота." (Никколо Макиавелли).
  4. "Миңа Сезнең фикер белән килешмәскә дә мөмкин, ләкин Сезнең аны җиткерә алу хокукы булган өчен гомеремне бирәм." (Франсуа Вольтер).
  5. Ирек ул – законнар белән рөхсәт ителгәннең барысын да эшләү хокукы. Әгәр граждан законнарда тыелганнарны эшли алса, ул ирекле булмас иде, чөнки шуны ук башка гражданнар да эшли алыр иде." (Шарль Монтескье).



Предварительный просмотр:

 “Озын толым”  “Ягез әле, кызлар!”

1.А.б. Хәерле көн, дуслар! Хәерле көн!

         Ничек үтә сезнең көнегез?!

         Тыныч тормыш,матур аяз кичләр

         Чын күңелдән сезгә телибез.

2.А.б. Хәерле төн телим бар җиһанга

          Хәерле көн телим гөлләргә.

          Хәерле юл телим юлчыларга,

          Аяз күкләр телим илемә.

1.А.б Саумысез, хөрмәтле тамашачылар: егетләр- кызлар, хөрмәтле укытучы апа-

         ларыбыз!

2.А.б. Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм белән чын күңелебездән котлыйбыз.

          Матур-матур чәчәк букетлары,      

Килә сезгә бүләк итәсе.

                Күңелдәге назлы сүзләрнең дә

           Иң-иң кайнарларын әйтәсе.

1.А.б. Юлыгызда беркайчан да,

          Очрамасын киртәләр.

          Гел шатлыклы куанычлар гына

          Бүләк итсен сезгә иртәләр.

Икесе бергә: Барыгызны да бәйрәмнәр белән!

   1.А.б. Табигатьнең матур бер көнендә, Без сезнең белән шушы залга җыелдык. Бәйрәмебез “Ягез әле кызлар” яки “Озын толым ” дип атала. Бәйрәм үзәгендә-уңган,

          булган,чибәр,зифа буйлы мәктәбебез кызлары.

2.А.б. Билгеле инде һәр бәйгенең нәтиҗәсе була.Безгә бу эштә ярдәм итүче хөкемдар-

          ларны тәкъдим итәсебез килә.  

Менә алар.

1.Мухаметшина Фирая Шарифулловна

2.Гилмутдинова Зөлфия Шарифулловна

3.Назмиев Илсур Туфанович

1.А.б. Бүгенге кичәдә кызлар сезгә үзләренең уңганлыкларын исбатларлар,

булганлыкларын күрсәтерләр.

2.А.б. Ә инде сез үз чиратыгызда, аларга көч биреп, җанаталар булып сыйныфыгыз

          өчен көрәшергә тиеш буласыз.

1.А.б. Хәерле сәгатьтә диеп,

          Башлыйк дуслар без бу ярышны.

          Гадел булып җитез эшләп,

          Билгелик иң уңган кызны.

2.А.б. “Озын толымлы кыз” исеменә,

           Кем лаеклы булыр икән.

          Җиңүче таҗын чәченә,

          Кем кадап куяр икән.

1.А.б. Аның өчен сездән кызлар

          Белемнәр таләп итәм.

          Сездән уйланган,төгәл һәм матур

          Эшләрегез мин көтәм

2.А.б. Биремнәрне җитез генә,

          Эшләргә туры килер,

          Һәркайсыгыз мин ышанам,

          Төп-төгәлҗавап бирер.

1.Аб.Шулай итеп, дуслар бүгенге бәйрәм кичәсен –конкурсны башладык.

Музыка яңгырый “Эх сез, матур кызлар”.

2.А.б. Бүгенге конкурсант кызарыбызны бирегә чакырабыз. 5нче,6нчы,7нче сыйныфтан

           дуслар “җанатарлар”- болельщиклар буласыз инде.

 1.Кызлар чыгып басалар.

1 Конкурс. Визитная карточкаларын тәкъдим итәләр.

1.А.б. Рәхмәт, кызлар, булдырдыгыз! Үзегез белән

          бик яхшы таныштырдыгыз.

2.А.б. Дуслар, бәйге “Озын толым” дип аталса да,чәчне озын итеп үстерү, тиешенчә йөртү бик үк җиңел түгел. Күп кенә кызлар чәчләрен кистереп,теләсә ничек кенә йөртәләр. Ә бит татар халкында икегә аерып таралган, җыйнак итеп үрелгән чәч йөз күрке булып саналган. Әйдәгез әле, кызларыбызны сынап карыйк. Алар чәчләрен ничек тәрбияли икән?

2 Конкурс. Алдагы конкурс “Сәламәт чәчләр-матурлык төсе”дип атала.

1.А.б. Матур кызлар бик матур итеп татар халык биюен дә башкара ич әле ул.

          Әйдәгез аларның көйгә дөрес басуларын тикшереп алыйк.

2.А.б. Биюченең итәге,

          Бии-бии кыскара.

          Биючегә сүз әйтмәгез,

          Бии-бии остара.

3 Конкурс. “Татар кызлары биюе”

2алып баручы бергә биеп чыгалар. Бииләр,әйләнәләр дә.

1.А.б. Безне биеттеләр, үзләре бии беләләрме икән соң? диярлек булмасын. Өздереп биедек әле.

2.А.б.Дуслар үзебезнеке ич

         Һич тә гаеп итмәсләр!

1.А.б.Хәзер телевизордагы рекламаларга ияләнеп беттек инде. Бары  да,бер төсле сыман.“Шолдерс”, “Пантин”, “Шаума”, “Сансилк”  тагын әллә ниләр. Шуларны куллансаң бер нинди чәч проблемасы калмаячак ди.Бөдрә чәч турая ди, ә кавык бөтенләйгә югала

имеш.

2.А.б. Менә мин дә шуны әйтмәкче идем инде дустым. Әйдәгез кызлар да шампуньга  

         реклама ясап күрсәтсен. Кайсы кызлар ныграк ышандыра алыр икән?

2. А.б. 4 Конкурс. “Реклама тукталышы” “Иң яхшы шампунь”

1.А.б. Күрәм, дуслар бик җай гына урнаштыгыз, бәйрәм күзәтәсез, шулай бит. Бер дә тик тотасы килми бит әле сезне.

2.А.б. “Җанатарлар” конкурсын игълан итәр вакыт җитте ахрысында. Бу конкурсыбыз

          “Этикет кагыйдәләре” дип, атала “Без кафеда”.Рәхим итегез, дуслар!

5 Конкурс “Без кафеда”

1.А.б. Бәйгедә катнашуның тагын бер  өлеше бар,иде ич әле, дуслар. Ул “Стена газеталары”.

2.А.б. Һәм ул газеталарны якларга да кирәкинде. Темаларны ачыклап бирсәгез бик яхшы

           булыр иде, кызлар. Кыскача гына.

6.Конкурс “Стена газеталары” .

1.А.б. Сәнгатьне яратмаган, җырламаган, биемәгән кызлар булмый ул. Бәйрәмебезне дәвам итеп алдагы бәйгене игълан итәсе килә.Ул “Мин- сәләтле бала” дип атала.

2.А.б. Хәзер кызлар үзләренең талантларын күрсәтерләр. Биисезме, җырлыйсызмы, скетч уйныйсызмы, анысы сезнең карамакта. Рәхим  итегез.

7 Конкурс “Мин- сәләтле бала”.

1.А.б. Тапкырларга,зирәкләргә

          Бездә урын түрдән:

          Кайда? Нәрсә? Кайчан була?

          Әйтсен шуны белгән.

2.А.б. Алдагы бәйге “Блиц- турнир” дип атала.Һәр командага 5әр сорау бирелә. Кем тизрәк  җавап бирә.

8 “Блиц турнир”

2.А.б. Тыйнак та син, тырыш та син,

          Батыр да син, матур да син,

          Киң күңелле татар кызы.

1.А.б. Без, кызлар, алга таба хуҗабикә буласы кешеләр. Йорт яме хатын-кыз белән. Ул бит әле-әни  дә. Теләсә нинди хәлдән чыга белергә тиешбез.

         Мәсәлән, кисәк кенә кунаклар килеп керде...

9 “Кунак каршы алу”.

1.А.б. Ай,бәйләнде бу димәгез, болельщиклар. Сезнең белән тагын бер уен уйнап китәсе килә бит әле.“Сеңлемне бакчага илтәм” бәйгесе.

 2.А.б. 1 кыз, 1 егетне чакырабыз. Күзләр бәйләнгән килеш бу коробкадан алып чәчен тарап кереш белән кыстырырга. Кем алданрак, өлгеррәк...

10 Болельщиклар “Сеңлемә причёска”.

2. А.б. Егетләр причёска ясаган арада безнең бәйгедә катнашучы кызларыбыз да алдагы конкурска әзерләнде.

1.А.б. Алдагы бәйге “Матурлык салонында” дип атала. Кызлар причёскалар ясап аны як-

 ларга тиешләр.

11 “Матурлык салоны”. Причёскалар конкурсы.

1.А.б.Булдырдыгыз кызлар! Афәрин! Матур җырлыйсыз, әйбәт биисез. Әле сәнгатьле

         итеп шигырь дә сөйлисездер,әйме?

2.А.б. Ләкин менә шигырь сөйләүне катлауландырдык әле. Берәү шат, икенчеләр

битараф, өченче кызга ачу белән сөйләргә кирәк булачак!

12 “Мин булачак диктор” Конкурсы.

2.А.б. И тирбәлә өй түрендә,

          Талбишек талгын гына...

          Үрсәгез бишек,алыгыз,

          Безнең як талгын гына.

1.А.б. Җырлый бишек, елый бишек!

          Җырлый-елый моңлана.-

          Әллә бишек,әллә иде

          Бишектә яткан бала?!

2.А.б. Бишек җырлары. Болар,гадәттә, баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда көйләнә. Ул җырлар газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри.

1.А.б. Димәк, бишек җырын көйлибез.

13 “Бала йоклатканда”

1.А.б. Дуслар, бүгенге бәйрәмебездә без мәктәпнең иң озын чәчле кызын билгеләргә тиешбез.Әйе, әйе тиешбез. Бүгенге замана чиренә бирешмичә шундый озын чәч толым-нары үстерүче кызларны билгеләп үтми мөмкин түгел.

2.А.б. Мөмкин булса чәчләрен сүтеп , менә монда килсәләр , ничә см. икәнен ачыклап , җиңүчене билгеләр идек .

14 “Озын толымлы кыз” Конкусы.

2. А .б  Ә хәзер үзләренең сыйныф кызларын котлау

              өчен  сүз егетләргә бирелә.

15 Финал. Жюри чыгышы . Җиңүчеләрне билгеләү

1.А. б   Кара кашларыңның  канатларын,

             Карлыгачлар бүләк иттеме.

             Йөзең нурлы , әллә бит очыннан

             Таң кояшы үбеп киттеме? Әй , син гүзәл татар кызы !

2. А .б    Шулай итеп , дуслар бәйрәмебез тамам.



Предварительный просмотр:

Хәтерләрдә мәңге сакланыр 

Бөек Җиңүгә  багышланган тәрбия сәгате

Село Чура

Максат: Укучыларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен арттыру; узебезнең Югары Чура авылы җирлеге үзидарәсе буенча яу кырында һәлак булганнарны искә алу; өлкәннәргә, бигрәк тә сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт, патриотизм хисе тәбияләү.

Җиһаз: “Хәтерләрдә мәңге сакланыр” презентациясе; аудио кассета; Хәтер китабы, Батырлар китабы.

 

Дәрес барышы.

I.       Дәрескә оештыру.

     Уңай эмоциональ халәт булдыру. 

II.     Уку мәсьәләсен кую.

Слайд 2 (обелиск рәсеме)

 -  Игътибар белән карагыз әле, бу рәсем турында нәрсә әйтә аласыз? Анда кемнәрнең исемнәре язылган? Аларны анда ни өчен язганнар?

 -  (Балаларның җаваплары).

 - Дөрес балалар, монда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның исемнәре язылган. Бүген без Бөек Ватан сугышы турында сөйләшербез.

 

III.   Уку мәсьәләсен чишү.

1.   Әңгәмә.

     -  Бөек Ватан сугышы ничәнче елда башланган?

     -  Ничәнче елда тәмамланган?

     -  Әйдәгез әле, бергәләп аның ничә ел дәвам итүен белик.

-  Әлеге сугышта кемнәр катнашкан?

     -  Көрәш бары тик сугыш кырында гына барганмы?

     -  Без сугыш турында каян беләбез?

     -  Бөек Ватан сугышы геройларыннан кемнәрне беләсез?

     -  Ни өчен аларның исемнәре онытылмый?

Слайд 3

2.   Сүзлек эше.

     Ветеран – сугышларда катнашкан, тәҗрибәле, карт солдат – көрәшче.

     Тыл – сугышучы илнең фронт сызыгы артындагы бөтен территориясе.

     Патриот – үз илен, үзенең халкын яратучы, саклаучы.

 

3.   Рәсемнәргә карап сугыш турында әңгәмә.

Слайд 4 – 13

     -  Сугыш... Нинди авыр һәм каһәрле, шомлы сүз бу. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

     -  Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән. Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

     -  Сугыш вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.

4.   Укучыларга сүз бирелә.

- Укучылар, хәзер сүзне сезгә бирәм.

Беренче укучы:

Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын,

Комсыз сугышны...

Алай икән, ник соң ул сугышны

Уйласаң да кыса сулышны?

Икенче укучы:

Йөздән артык солдат

Өйләренә

Ни сәбәпле кайтмый калган соң?

Яшь хатыннар – ирсез,

Ә балалар

Ник әтисез калган аннан соң?

Өченче укучы:

Нигә соң ул сугыш

Авылдагы

Һәрбер йортны мең кат тетрәткән?

Хирурглар

Ярчыкларны һаман

Чүпләп бетерә алмый күкрәктән?

Дүртенче укучы:

Яудан соң да

Ник солдатлар түгел,

Үлем кәгазьләре агылган?

Йә, кем әйтә ала

Ул сугышны

Узмаган дип безнең авылдан?

Слайд 14

     -  Безнең Югары Чура җирле үзидарәсе буенча 580 ир-егет Бөек Ватан сугышына китә. Шуларның 284е яу кырында мәңгелеккә ятып кала, күбесе кайткач вафат була. Хәзерге көндә Ватан сугышында катнашкан 1 ветеран исән. Ул – Иванов Андрей, Югары Чура авылыныкы. Ул бүгенге көндә шушы авылда, улы Валерий гаиләсендә яши. Туган җиребезне саклап һәлак булган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Слайд 15 (мәңгелек ут)

5.   “Һәйкәлләргә чәчәк куябыз” (Ф. Мортазин көе, А. Хәмзин сүзләре) җыры башкарыла.

6.   Бер минут тынлык игълан итү.

        - Хөрмәтле, балалар! Якты киләчәгебез өчен гомерләрен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Бер минутка тынлык.

7.   Китаплар белән таныштыру.

         - Хөкүмәтебез сугыш батырларын, яу кырында ятып калганнарны онытмый. Аларны мәңгеләштерү йөзеннән “Батырлар китабы”, “Хәтер китабы” бастырып чыгарды.

 8.   Сугыш ветераны – Иванов Андрей турында сөйләү. 

IV.   Йомгаклау.

Слайд 16

Онытмыйк Җиңү батырларын,

Алар өчен үлем юк җирдә!

Буыннардан-буыннарга күчә

Батырларның гомере җыр булып.

Илне яратудан өстен хис юк

Чын батырлык – илгә тугрылык.

     - Озакламый Бөек Җиңү бәйрәме. Алдагы тормышыбызда бары тик тынычлык кына хакимлек итүен телибез.

     -  Әйдәгез, барыбыз да басабыз. Бөтен җир шарына тынычлык теләп җыр башкарабыз. Еллар тыныч, ил, көннәр имин булсын!

Слайд 17

Кояш нуры, саф күк йөзе –

Ул бер малайның рәсеме

Ясаган ул ап-ак биткә

Һәм язып куйган читкә:

Һәрвакыт булсын кояш,

Һәрвакыт булсын һава,

Һәрвакыт булсын әни,

Һәрвакыт булыйм мин!

КУКМАРА МУНИЦИПАЛЬ  РАЙОНЫ

СЕЛО-ЧУРА АВЫЛЫ  УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

ХӘТЕРЛӘРДӘ МӘҢГЕ САКЛАНЫР

(тәрбия сәгате)

                                 

                                             Сыйныф җитәкчесе: Карпова Е.С.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөек Ватан сугышы елларында этләр батырлыгы. .

Рус төркемендә укучы балалар белән Бөек Ватан сугышы елларында этләр күрсәткән батырлыклар белән танышу, яңа сүзләр өйрәнү....

Бөек Ватан сугышы поэзиясендә вәгъдә, ант темасы.

Курс эше  БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ПОЭЗИЯСЕНДӘ ВӘГЪДӘ, АНТ ТЕМАСЫ....

"Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында"

Бу  материал  Бөек  Җиңүнең  70  еллыгына  багышлап  әзерләнгән  иде.  Ләкин  хәзер  дә  актуальлеген  югалтмагандыр...

Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы.

“Минем беренче гомерем” истәлекләрендә шагыйрь: “Сугыш башланган төндә һәм Җиңү таңында ел саен борчылып уянам: кем алдындадыр, ни өчендер җаваплы, бурычлымын сыман. Мөгаен, һәлак булганнар алдында ал...

"Отечественная война 1812 года" ("1812 елгы Ватан сугышы")

8 класста яңа теманы өйрәнү дәресе. Схема, презентация, милли-региональ компонентлардан файдаланылды....

Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе

Бөек Ватан сугышы  тәмамлануга 70 ел булу уңаеннан кичә уздыру өчен ясалган презентация....

Бөек Ватан Сугышы материаллары буенча музей баннеры

Бөек Ватан Сугышы материаллары буенча музей баннеры...