"Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында"
статья (8 класс) по теме
Бу материал Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап әзерләнгән иде. Ләкин хәзер дә актуальлеген югалтмагандыр, дип уйлыйм. Класс сәгатьләрендә дә файдаланырга мөмкин.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mini-saytka.docx | 1 байт |
mini-saytka.docx | 18.64 КБ |
mini-saytka.docx | 18.64 КБ |
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Татарстан.... Синең тарихыңны актарам да карыйм... Узган еллар агышында Танышларны барлыйм. Асия Маликова. 1941нче елның 22нче июнь таңы. Сәгать 4. Илебез халкы авыр эш атнасыннан соң тирән йокыда. Беркем дә, хәтта саташулы төшендә дә, берҗирдән дә явызлык көтми. Ләкин нәкъ менә шушы минутларда фашист илбасарлары, үзләренең меңләгән туплары һәм очкычлары белән, безнең чик буе заставаларын, хәрби казармаларны, элемтә үзәкләрен тупка тоталар. Шул ук минутта дошман бомбардировщиклары да, һавага күтәрелеп, тыныч илебез өстенә меңәрләгән бомбаларын ташлыйлар. Сабан туена дип хәзерләнгән тастымалларга батырлар биленең ныклыгын сынарга насыйп булмый. Чиккән кулъяулыклар кыңгыраулы дугаларга, ат башларына бәйләнми кала – барысына да сугыш тутыгы куна, күз яше сеңә. 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугыш шулай башланып китә. Бу 1418 утлы көн һәм төн халкыбыз җилкәсенә күтәрә алмаслык йөк булып ята. Хыянәтчел фашист илбасарлары илебез өстенә ябырылуның беренче көненнән үк, күпсанлы башка милләт вәкилләре белән беррәттән, Татарстан уллары һәм кызлары да калкан булып күтәрелә. Һәрвакыт шулай булган. Гасырлар буе шулай килгән. Һәр халыкта үз илеңне, үз Ватаныңны дошман явыннан саклау иң изге бурыч булып саналган. Һәрвакыт шулай. Бөек Ватан сугышының беренче көннәре дә моның шулай икәнлеген кат – кат раслады. Сугышның иң беренче көннәреннән үк Татарстан ир – егетләре, кызлары илне саклаучылар сафына баса. Яу кырына республикабызның 560 меңнән артык кешесе чыгып китә, 350 меңнән артыгы әйләнеп кайта алмый. 200дән артык якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, 50се Дан орденының тулы кавалерлары була, 100меңнән артыгы орден һәм медальләр белән бүләкләнә, 13 кеше легендар Шакирҗан – Александр Мөхәммәтҗанов – Матросов батырлыгын кабатлый, 6 очучы һава тараны ясый. Алтын Йолдыз кавалерлары исемлегендә Татарстан улларының исемнәре дә балкып тора. Бу – каһарман чик сакчысы, шәһәрдәшебез Никита Кайманов, Брест крепостен саклаучы легендар Петр Гаврилов, куркусыз очучылар Михаил Девятаев һәм Фәрит Фәтхуллин, Сталинград герое Гани Сафиуллин һәм бик күп, бик күп башкалар. Ир – егетләр белән беррәттән бу көрәштә курку белмәс хатын – кызларыбыз да катнаша. Безнең республикадан гына фронтка батыр йөрәкле 10 меңнән артык кыз |
китә. Шуларның иң якты вәкиле булып батыр очучыбыз Мәгубә Сыртланова тора. Яу кырында Казан танк училищесы курсантлары да геройларча сугышалар.Аларның хәрби машиналары дошман өстенә беренчеләрдән булып ташлана. Күп яп –яшь егетләр Сталинград янында һәм Курск дугасында ятып кала. Хәрби елъязмага алтын хәрефләр белән исемнәре язылган якташларыбызны санап бетерергә мөмкин түгел. Алар барысы да үзләренең гражданлык бурычларын ахырына кадәр намус белән үтиләр. Сугыш шул чорның һәр кешесе язмышы аша үтә. Бу чорда безнең республикабыз нинди үзгәрешләр кичерә соң? Татарстан сугыш вакытында хәрби техника җитештерүче иң эре үзәкләрнең берсенә әверелә. Хәрби техниканы сугышка кадәр төзелгән оборона заводлары гына түгел, ә төрле өлкә һәм шәһәрләрдән эвакуацияләнеп килгән 70тән артык предприятие дә җитештерә. Казанның Горбунов исемендәге заводы бомбардировщиклар эшләп чыгара.Татарстанда җитештерелгән самолетлар 41нче елның җәендә үк инде хәрби очышлар ясыйлар. Сугыш чорында эшләнгән алты самолетның берсе “күккә путёвканы” Татарстанда ала. Республика предприятиеләрендә шулай ук снарядлар һәм шартлаткычлар, патроннар һәм бомбалар, пехотага һәм танкка каршы миналар, хәрби өс – баш һәм аяк киеме, фронт өчен азык – төлек җитештерелә. Порохлар заводы “Катюша”лар өчен миллионнан артык шартлагыч матдә җибәрә. Республикабыз территориясендә 50 госпиталь ачыла. Анда йөз меңнәрчә яралы солдат һәм офицерга медицина ярдәме күрсәтелә. Шуларның 200 меңнән артыгы яңадан сафка баса. Бу исәптән безнең Тарловка бистәсендә урнашкан хәрби госпитальне дә атап үтәргә кирәк. Шәһәр кешеләре кебек үк, авыл хезмәтчәннәре дә Җиңүне якынайтуга лаеклы өлеш кертәләр. Ир - егетләр - фронтта. Колхозда ныгытып эшләр кеше, рәтле ат калмый. Карт – коры, малай – шалай, кыз – кыркын кырда кунып – төнеп эшлиләр, ат урынына сыер җигәләр, ипи урынына туяр – туймас бәрәңге ашыйлар. Түзә халык, ыңгырашмый. Фронт сораганның барысын бирә тора. Ару – талуны белмичә, көнне төнгә ялгап, тир түгеп, хәсрәт йотып үстергән уңышны җыеп алалар да фронтка озаталар. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан илгә 131 миллион пот икмәк, 59 миллион пот ит, 39 миллион пот бәрәңге һәм яшелчә, 200 миллион литр сөт, ярты миллионнан пот йон бирә. Заводларда һәм кырларда хатын – кызлар һәм үсмерләр, олысы да, кечесе дә - һәркайсы, батырлык һәм гаять зур чыдамлык күрсәтеп, Җиңү көнен якынайталар. Ә фронтта безнең якташларыбыз Иделдән Берлинга кадәр 3 меңнән |
артык километр җир үтәләр. Аларның барысын да - командирлар һәм гади солдатларны, танкистлар һәм җәяүлеләрне, очучылар һәм морякларны, артиллеристлар һәм врачларны уртак максат берләштерә: Туган илнең бәйсезлеген саклап калу һәм мәкерле фашизмны юк итү. Үзләренең хәрби антларына тугры калып, безнең якташларыбыз үтеп чыга алмастай оборона чикләрен үттеләр, шәһәр һәм авылларны азат иттеләр, соңгы снаряд һәм патронга кадәр, соңгы тамчы канга кадәр сугыштылар. Һәм менә 1945нче елның язгы, кояшлы көнендә бөек илебезнең алҗаган, ләкин бәхетле солдаты рейхстаг стенасына “Монда мин булдым!” дип язып куйды.Шушы солдатларның берсе Җиңү байрагын рейхстаг өстенә беренче булып кадап куйган якташыбыз Гази Заһитов булуы да миндә горурлык хисләре уята. Бу истәлекле Май көненнән бирле ярты гасырдан артык вакыт үтте. Яңа буыннар үсеп җитте. Алар өчен Бөек Ватан сугышы - ерак тарих. Ләкин без Җиңүнең нинди корбаннар хакына яулап алынуын беркайчан да онытырга тиеш түгелбез. Иделдән алып Дунай ярына һәм Шпрейга кадәр, шәһәрләр, поселоклар һәм авыллар буйлап Татарстан уллары һәм кызларының каберләре тора, һәйкәлләр калка. Без, җиңүчеләрнең оныклары, моңа кадәр сугыш корбаннарының саны турында бихәбәр булдык. Рәсәй, икенче Бөтендөнья сугышында катнашучы илләрдән бердәнбере, хәзергә кадәр үзенең корбаннары санын тулысынча белми. Ниндидер сәбәпләр аркасында аларның саны киметеп күрсәтелде. 60нчы елларга кадәр 7 миллион дигән, аннан соң 20 миллион дигән саннарны атыйлар. Бүгенге көндә 27 миллион тирәсе дигән мәгълүмат бар. Ләкин никадәр генә булмасын, алар турында истәлекне безнең күңелләрдән беркем дә җуя алмас. Хәзергә кадәр хәбәрсез югалганнарның каберләрен эзләү, исемнәрен барлау дәвам итә. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан Хәтер китабының 27 томы рус һәм татар телләрендә басылып чыкты. Геройлар даны мәңгелек! Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас! Бүген һәркайсыбызның күңеле бер уй, бер теләк белән сугарылган: Туган илебез туфрагын дошман танклары таптамасын, күкләребез гел аяз, ил – көннәребез имин булсын! |