Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе
презентация к уроку (10 класс) на тему
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел булу уңаеннан кичә уздыру өчен ясалган презентация.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
boek_vatan_sugyshy_poeziyase.ppt | 1.71 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар курсәтте. Киләчәктә әсәрләр, героик саллы образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үтте. Һәp солдат кебек, шагыйрьләр дә Көнбатыш Европа илләрен гизгән керәшчеләр булдылар. Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде. Алар радиода эшләделәр, патриотик җырлар, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьесалар, сценарийлар яздылар. Үз әсәрләре белән күпмеңле армия аудиториясендә, колхозларда, клубларда, госпитальләрдә чыгышлар ясадылар... Фронтта hәм тылда… Көрәшнең алгы сафында hәркөнне алып барылган бу эш безнең күп әдипләребезнең иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде.
Сүз - миллионнарча штыклар булып атакага барды; сүз - артиллерия залпы кебек, куәтле яңгырады: hәркем йөрәгенә үтеп кереп, җиңүнең безнең якта булачагына ышаныч уятты; сүз - батыр илнең hәp карыш җире өчен канны да, җанны да кызганмыйча көрәшергә, кыю, тапкыр, батыр булырга өндәде; сүз - пропагандист булды, халыклар арасында дуслыкны ныгыту өчен тырышты. Татар әдипләрен hәp җирдә: рядовой солдатлар арасында, команда составында hәм, әлбәттә, хәрби корреспондентлар сафында, фронт газеталары редакцияләрендә очратырга мөмкин иде. Алар фронт газеталарының иң актив хезмәткәрләре булды. “ Нәфрәт көче” альманахының титул бите Ш.Мөдәрриснең “Тупчы Ваһап” исемле китабының титул бите “ Фронт намусы өчен” исемле фронт газетасмының бер бите, 1942 ел. “ Ватан өчен” мисемле фронт газетасының бер бите. 1942 ел.
Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә уналты фронт газетасы чыга: «Ватан өчен» ( Төньяк Көнбатыш фронты) , «Ватан намусы өчен» (Беренче Украина фронты), «Алга, дошман өстенә!» (Калининград фронты), «Сталин байрагы» (Көньяк фронт), «Ватан өчен сугышка» (Карелия фронты), «Фронт правдасы», «Ватанны саклауда» (Ленинград фронты), «Кызыл сугышчы» (Мәскәү хәрби округы), «Совет сугышчысы» (Өченче Украина фронты), «Суворовчы», «Кызыл Армия» (Беренче Белоруссия фронты), «Фронт хакыйкате» (Волхов фронты), «Җиңү байрагы» , «Суворовча кысрыклау», «Тревога», «Сталин сугышчысы».
"Без, Татарстан язучылары, кулларыбызда каләм hәм корал килеш, данлыклы Кызыл Армия сафына кушылырбыз hәм барлык энергиябез, белемебез hәм талантыбыз белән сөекле Ватаныбыз өчен тормышыбызны да кызганмыйча көрәшербез" ("Кызыл Татарстан" газетасыннан. 1941 ел, 25 июнь). "Кызыл Армия сафына чакырылгач та, төп хәрби эшем белән бергә, Ватан сугышы темасына багышланган әдәби-иҗат эшемне актив дәвам иттем. Бу дөньякүләм тарихи көрәштә үземнең бөтен сәләтем белән совет сугышчыларының батырлыкларын гәүдәләндерергә тырыштым". (Ф.Кәрим)
Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе бөтен совет әдәбиятының куәтле һәм бердәм оркестрында үзенчәлекле һәм көчле яңгыраган шигъри авазларның берсе булды. Татар совет поэзиясенең бу авазы илебез чикләрен үтеп чыкты, бөтен дөнья халыклары йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды, аларның җырлары җиңеп чыкты, дистәләгән еллар үтсә дә, әһәмияте җуелмаслык поэтик җәүһәрләр калды. Зәет Мәҗитов
Б өек Ватан сугышы чоры поэзиясендә төп мотивлар: көрәшкә өндәү, чакыру (Ә.Ерикәй. “Сугышка, иптәшләр!”); илне сакларга ант итү (Ф.Кәрим. “Ант”; М.Җәлил. “Тупчы анты”; М.Хөсәен. “Туган ил өчен”); фашизмга нәфрәт (К.Нәҗми. “Фашизмга үлем!”; Ә.Исхак. “Канга – кан!”); туган җир, кадерле кешеләр белән саубуллашу (Ш.Маннур. Саубуллашу җыры”; Г.Кутуй. “Озату җыры”; К.Нәҗми “Озату”); фронт вакыйгалары, солдат батырлыгы, уй-хисләре (Ш.Мөдәррис. “Землянкада”; С.Хәким “Хат”; Ә.Фәйзи. “Фронт юлында”); тылдагы хатын-кызларның тырыш хезмәтен күрсәтү, якты образларын бирү (К.Нәҗми. “Хәят апа”, “Сагыну хаты”); поэма һәм баллада жанры активлашу (Ф.Кәрим. “Гөлсем”, “Партизан хатыны”, “Тимер һәм тимерче”; К.Нәҗми. “Снайпер Мәрдән”); җиңү шатлыгы, киләчәк матурлыгы, интернационализм һәм гуманизм авазлары (Ш.Маннур. Без киләбез күкрәп”; Б.Рәхмәт. “Безне көтәләр”; Ф.Кәрим. “Мин – гуманист”; Х.Туфан. “Гөлләр инде яфрак яралар”).
Ватаным өчен Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр, Иң дәһшәтле утка керәмен, Шулай була калса, кояшны да Бүген соңгы тапкыр күрәмен. Мин сугышка керсәм, дошманымның Йөрәгенә төзәп атамын; Үзем үлсәм, балаларым кала Минем гомерем булып, Ватаным. Кала дөнья, кала бар матурлык, Ал чәчәкләр кала болында, Чәчәкләргә төренеп, эзем кала, Җырым кала үткән юлымда. Үләм икән, үкенечле түгел Бу үлемнең миңа килүе, Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе. Теләк Матурлык сайлауда мине Кем куып җитәр икән?! Сөюдә һәм сөелүдә Мине кем җиңәр икән?! Яшәдем, яшел урманнар Иркәләде, көйләде. Инде мин сугыш кырында, Тик бер генә теләгем: Дошманга ялкын сибүче Җил булып барсам иде, Тәвәккәллек, батырлыкта Җыр булып калсам иде.
Жырларым, сез, шытып йөрәгемдә, Ил кырында чәчәк атыгыз! Күпме булса сездә көч һәм ялкын, Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! Сездә минем бөтен тойгыларым, Сездә минем керсез яшьләрем. Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен. Мин кабыздым җырда ялкын итеп Йөрәгем һәм хаклык кушканны. Җырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиңдем дошманны. Алдый алмас мине түбән ләззәт, Вак тормышның чуар пәрдәсе. Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю— Яшәвемнең бөтен мәгънәсе. Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антыма. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма. Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма. Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып. Җырларым
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.
Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне....
Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты
. Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...
Сугыш чоры балалары
Презентация...
Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р.
Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р....
Тема: Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез Түзем hәм сабыр булган өчен, Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез! ( Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасы. 5 нче сыйныф)
Әлеге класстан тыш чараны А. Гыйләҗевнеӊ «Язгы кәрваннар» әсәрен өйрәнгәндә дә берләштереп җибәрергә була.Максат: Өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешненыгыту; тормыш кыйммәтл...
Сугыш чоры баласы
Миннебаева ( Хабибуллина) Гөлбаһар 1937 елның 4 октярендә хәзерге Арча районы Апаз авылында туа. Аңа 3, 5 яшь булганда сугыш башлана, сугышның беренче көннәреннән үк әтисе с...