Тәләкә белән Сипкелбикә маҗаралары.
методическая разработка на тему
Предварительный просмотр:
Тәләкә белән Сипкелбикә маҗаралары.
Яңа ел бәйрәмендә үткәрелгән кичә.
Максат:Бәйрәмне бай эчтәлекле, балаларның,Әти-Әниләрнең күңелендә калырлык итеп үткәрү.
Җиһазлау: Залны матур итеп бизәү. Күренеш өчен сандык,маскарад киемнәре, музыкаль үзәк.
Алып баручы:
-Хәерле көн,кадерле балалар,хөрмәтле укытучылар,тәрбияче апалар! Мөхтәрәм Әти-Әниләр, килгән кунаклар! Сезне, барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын!
Бүген бездә зур бәйрәм,
Бүген Яңа ел килә!
Безнең күңелләр җырга
Һәм биюгә җилкенә.
Бераз гына моңсу да,
Ник икәнен мин беләм.
Хушлашабыз чөнки без,
Бүген иске ел белән.
Бәйрәмебезне башлап җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Сабитов Шәүкәт Накиповичка бирәбез.
А.б.Әйлән-бәйлән уйный ап-ак карлар,
Яңа елны көткән көннәрдә.
Җемелдиләр ак йолдызлар мени,
Якты йолдыз кебек төннәрдә.
Күтәрелеп күктә очкан чакта,
Ак йолдызлар көйләр чыгара.
Ак энҗеләр күргәч күңелләрдә,
Өшер өчен юктыр,юк чара.
Ап-ак кына энҗе бөртекләре,
Әйлән-бәйлән,уен уйныйлар.
Һәр туасы яңа матур көнгә,
Яңа елда бәхет юрыйлар.
Ак карларың, ак хисләрең белән,
Хуш киләсен безгә Яңа ел!
Әйлән-бәйлән уйный ап-ак карлар,
Яңа елга җәеп яңа юл!
Балалар,яңа ел бәйрәмен башлап җибәрер алдыннан бер сәер хәлгә тап булдым бит әле. Бүләкләр тутырган капчыкны эзлибез,эзлибез юк! Баксаң,аны Яңа ел кичендә безне гел борчып йөри торган биш әкият героебыз серле сандыкка бикләп куйганнар икән, ә ачкычларын үзләре белән алып киткәннәр! Менә хәзер бүләкләрсез калдык инде. Сандыкның ачкычларын да таба алмыйбыз. Үзем генә ерып чыга алмам дип мин үземә ярдәмгә Тәләкә белән Сипкелбикәне чакырдым. Ачкычларны тапса алар гына таба инде!
Залга Тәләкә белән,Сипкелбикә керәләр.
Тәләкә(чыршы янына килеп.):
- Ой ,Сипкелбикә,кара әле монда нинди сылу урман чибәре утыра!Күз яуларын алырлык мондый чибәр кемнәр өчен килгән икән?
Сипкелбикә:
-Безнең нәни дусларыбыз өчен!Урман гүзәле алар өчен дип шулай матур итеп киенгән!Исәнмесез,кадерле кунаклар! Безнең әкият иленә кунакка килүегез өчен без бик шат!
Тәләкә:
-Ой,Сипкелбикә,нәрсә бу!(Сипкелбикәның кулындагы сәгатен тыңлый)Тик-так,тик-так,нәрсә бу?
Сипкелбикә:
-Бу тылсымлы сәгать ,алар узып баручы елның соңгы минутларын саныйлар. Балалар,әйдәгез,бергәләп сәгать турындагы тылсымлы җырны җырлыйк әле!
(Балалар белән бергәләп “Тик-так,тикают часы.” дигән җыр башкарыла.)
Сипкелбикә:
-Ой,булдырдыгыз,балалар! Бик матур җырладыгыз!Менә без синең белән бер яңа җыр да өйрәнмәгәнбез.Көннәр буе күз күрмәгән,колак ишетмәгән урман юлларыннан йөрибез дә йөрибез.
(Чыршы тирәли әйләнеп йөргәндә сандыкны күреп алалар.)
Тәләкә:
-Ух,кара әле йөрүебез бушка булмаган бит!Нинди зур байлыкка тап булдык бит!
Сипкелбикә (елый):
-Ой,Тәләкә,кайгы безгә,кайгы! Бу бит Кыш бабайның балаларга дип җибәргән бүләкләре,урманның явыз көчләре аларны сихерләгәннәр,ә ачкычын үзләре белән алып киткәннәр!
Тәләкә:
-Елама әле,Сипкелбикә!Син бик акыллы кыз бит.Әйдә берәр нәрсә уйлап тап әле!
Сипкелбикә: (елаудан туктап)
-Әйе,елап эш чыкмас. Әйдәгез бергәләп ачкычларны эзләп юлга чыгыйк! Балалар,сез безгә булышырсызмы?
Балалар: Әйе!
Тәләкә:
-Әйдәгез алайса,бергәләп юлга чыгыйк!
(“Бабка Ёшка” көе ишетелә.Убырлы карчык биеп чыга.)
Убырлы:
-Опаньки! Вы кто такие,ваще? Шо тут рыщите? Вы кого- то, или что-то ищете?
Сипкелбикә:(курыккан тавыш белән.)
-Сез нәрсә инде,Әби,без ачкычлар эзлибез!
Тәләкә: (Сипкелбикәнең артыннан чыгып.)
-Бәлки безгә сезнең ачкычыгыз туры килер.Безнең балалар бүләксез калалар бит.Теләсәң безгә берәр төрле сынау бир.
Убырлы:
-Нәрсә,нәрсә,ә менә төрле җәзалар уйлап табарга яратам инде мин! Менә мин сезгә табышмаклар әйтәм,сез җавап бирегез!
Тәләкә:
-Әгәр җавап бирә алсак,ачкыч безнеке! (Убырлы табышмаклар әйтә,балалар җавап табалар.)
Убырлы:
-Ну хәзерге балалар,бер дә белмәгәннәре юк! Миңа мичтә пешереп ашарга да балалар табып булмый хәзер.Ябыгып бетмәсәм ярый инде!
(Ачкычны бирә дә музыка астында биеп чыгып китә.)
Сипкелбикә:
-Уф,котларны алды бу әби!Алга таба киттекме,Тәләкә?
Тәләкә:
-Монда бит хәзер бер кая да барып булмый.Күрмисең мени нинди зур күл җәелеп ята! Моннан я йөзеп,я чумып кына чыгып була!
(Тыныч кына су аккан тавыш ишетелә.)
Сипкелбикә:
-Балалар,әйдәгез,тирән итеп сулыш алабыз да,күзләрне йомып тирән күлгә чумабыз!
(Ут сүнеп ала. Залга Су анасы керә.Кулындагы уенчык бака белән балаларны куркытып йөри.)
Су анасы:
-Кемнәр килгән минем янга? О ,нинди кадерле кунаклар! Ә минем берүземә шундый күңелсез иде! Төрткәләп,чеметкәләп уйнарга иптәш булганны яратам инде мин! (Тәләкә белән Сипкелбайны төрткәли.)
Сипкелбикә:
-Кадерле Су анасы,син безгә үзеңнең ачкычларыңны бүләк итмәссең микән? Югыйсә безнең балалар яңа елда бүләксез калалар бит!
Су анасы:
-Бер нәрсә дә ишетергә теләмим!Минем күңел ачасым,биисем,җырлыйсым килә.Ә менә мине берәр бию белән шатландырсагыз мин бәлки уйлап карар идем.
Тәләкә: Әйдәгез, балалар, бергәләп Су Анасына биеп күрсәтик әле!
(Чыршы тирәсендә күмәк бию.”Яблочко”)
Су Анасы: Ой,булдырдыгыз,балалар! Ничә еллар шулай күңел ачканым юк иде.Тырышлыгыгыз өчен менә сезгә ачкыч! ( Ачкычны бирә.)
Тәләкә:
-Ә хәзер,балалар,күл төбеннән йөзеп чыгабыз! Тагын тирән итеп сулагыз,күзләрне йомыгыз!(Су тавышы килә.)Булды,күзләрне ачтык!
(Әкрен музыка уйный,песи мияулаган тавышлар ишетелә.Чыршы төбендә песи йоклап ята,көйгә мияулап та ала.)
Тәләкә:
-Бу нинди моңлы тавыш?
Сипкелбикә:
-Кара,Тәләкә,песи йоклап ята түгелме?
Тәләкә:
-Әйе шул! Ә куенында безнең ачкыч.(Песигә төрткәләп.) Хөрмәтле песи әфәнде,күзегезне ачыгыз әле!
Песи(күзен ачып.):
-Яу,мяу,мин йоклыйм,төшемдә җырлыйм.
Сипкелбикә:
-Песи,песи,уян әле! Без синең янга ачкычка килдек!Ачкычны бирсәң без сиңа үзебез теләсә нинди җырны җырлап бирәбез!
Песи:
-Менә,мяу,шәп була бу мяу! Мин җырлыйм, ә сез дәвам итәрсез,мяяяу!
(Песи җырларны башлый,балалар дәвам итәләр.)
Песи ачкычны ала да Тәләкәгә бирә.
Песи:
-Мин бик канәгать,мяу! (Песи чыгып китә.)
Сипкелбикә:
-Тәләкә,кара әле,безнең эшләр алга бара бит болай булса,менә ни кадәр ачкыч җыелды.
Тәләкә:
-Ләкин безнең алдыбызда биек-биек таулар бит.Бу таулар арасында зур борынлы,зур авызлы,сыбызгылы разбойник йөри дип сөйлиләр!
(Лизгинка көе астында Соловей разбойник биеп чыга.)
Соловей разбойник(грузин акценты белән):
-Соловей разбойник визивали.
Тәләкә(куркып.):
-Юк,чакырмадык!(Ачкычны күреп)Әйе,әйе,чакырдык шул!
Соловей разбойник:
-Это-я,зачем звали?
Сипкелбикә:
-Безгә менә бу ачкыч кирәк иде! Балаларга бүләкләр тапшырасы бар бит!
Соловей разбойник:
-Не ,дорогой ключь деньга стоит, а у вас деньга нету.Нет деньга,нет товара!
Сипкелбикә:
-Бәлки минем калфагым сезгә охшар!
Соловей разбойник:
-Юк, калфак кирәк түгел миңа! Миңа шәп итеп сызгыра торган иптәшләр кирәк.Картайдым,тешләрем дә коелып бетте инде. Тәртипсез балаларны сызгырып куркытырга иптәш кирәк.
Сипкелбикә:
-Сызгыра белмәсәләр дә,шәп итеп көлә торган балалар бар бездә.Әйдәгез,бер ярыш оештырып алабыз! (Көлү ярышы оештырыла. )
Соловей разбойник:
-Менә бу, егетләр,ичмаса! Мондый бөркетләр өчен миңа бернинди ачкыч та кызганыч түгел! (Ачкычны бирә дә биеп чыгып китә.)
Тәләкә:
-Менә Сипкелбикә,тагын бер генә ачкыч кирәк калды.Каян эзләргә инде аны,каян табарга?
Сипкелбикә:
-Су төбенә төштек,биек тауларга да мендек, кара урманнан гына эзлисе калды инде.
Тәләкә:
-Анда карт бүрегә тап булсак нишләрбез? (Бүре килеп чыга.)
Бүре:
-Бик тырышып мине эзли идегезме?Кемнәр сез? Кызыл калфакка да охшама-
гансыз!
Сипкелбикә:
-Мин –Сипкелбикә,ә менә ул-Тәләкә. Без менә бу сандыкның ачкычын эзлибез. Бәлки сез безгә булышырсыз! Ә без сезгә матур җырлар җырлар идек.
Бүре:
-Кирәкми миңа сезнең җырларыгыз! Мин үзем дә бик матур җырлыйм.
Тәләкә:
-Алайса биеп күрсәтәбез!
Бүре:
-Кирәкми миңа биюегез дә. Салкында мин үзем дә бик матурбиим.
Сипкелбикә:
-Алайса нишлик соң,әйтегез?
Сипкелбикә белән Тәләкә бер кырыйга китеп сөйләшәләр?
-Күрәсең Кыш бабайның ярдәменнән башка булмас монда.Балалар,әйдәгез,бергәләп Кыш бабайны чакырп карыйкмы әллә?
Балалар:
-Кыш бабай,Кар кызы!
(“Ну, погоди!” мультфильмыннан Бүре белән Куян җыры ишетелә.Ул көйгә Кыш бабай белән Кар кызы булып киенгән балалар бии.)
Бүре:
-Менә бу охшый миңа! Куян белән тамак ялгап алсак та була.(Ачкычны биреп,Куян белән Бүре артыннан чыгып китә.)
Сипкелбикә:
-Менә,барлык ачкычлар да булды. Хәзер инде тынычлап Кыш бабайны чакырсак та була.
(Балалар Кыш бабай белән Кар Кызын чакыралар. Кыш бабай белән Кар кызы керә.)
Кыш бабай:
-Исәнмесз,балалар! Нәрсә булды,нишләп балалар һаман бүләк алмаган?
Сипкелбикә:
-Менә бит,Кыш бабай бүләкләрне явыз көчләр сандыкка бикләгәннәр,ачкычларын урлаганнар!
Тәләкә:
-Тик балалар бик уңган булып чыктылар! Без алар белән бергәләп явыз көчләрне җиңдек,бүләкләр салынган сандыкның ачкычларын таптык!
Кыш бабай:
- Әйдәгез.алайса,сандыкны бергәләп ачыйк! Мәле,кызым,ач әле!
(Сандыкны ачып бүләкләрне алалар,балаларга өләшәләр.)
Кар кызы:-Бөтен кеше ашкынып,сагынып көткән бәйрәм бу,
Кешеләргә Яңа ел алып килгән бәйрәм бу.
Котлы булсын, Яңа ел! Бәйрәм булсын мөбәрәк!
Тотышыгыз кулга-кул,ясап бәйләм-түгәрәк!
(Чыршы тирәли уеннар дәвам итә.)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тәмлетамак маҗаралары
Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган театральләштерелгән әдәби-музыкаль композиция...
Г.Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" повесте.
Укучыларны Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” дигән повесте белән таныштыру,фашистларга каршы көрәшнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, ...
Сценарий. Камыр-батыр маҗаралары
Сценарий. Камыр-батырмаҗаралары...
“Рөстәм маҗаралары”повесте, план-конспект.
7 класс татар төркемнәре өчен "Рөстәм маҗаралары" әсәре....
Шәүкәт Галиев "Шәвәли маҗаралары"
Ачык дәрес план-конспекты...