Шәүкәт Галиев "Шәвәли маҗаралары"
план-конспект урока
Предварительный просмотр:
Тема: Ш.Галиев.”Шәвәли маҗаралары”.
Максат:
- Ш.Галиевнең тоормышы турында белешмә бирү, балалар өчен язган кайбер шигырьләре белән таныштыру.
- Юмор төшенчәсен аңлату.Укучыларның сәнгатьле уку, бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләрен үстерү.
- Ш.Галиев иҗаты белән кызыксыну уяту.
Материал:
1.5нче сыйныф өчен “Әдәбият” дәреслеге(204 б.)
2. Укытучы өчен ярдәмлек(100-109б.)
3.”Татар балалар әдәбияты”(215б.)
4.”Балачак әдипләре”
5.”Сабантуй” гәҗите, 2003.
6.”Салават күпере” журналы, 1999
7.Видеофильм. “Татар әдипләре”.
Җиһазлау:
1.Компьютер.
2.Ш.Галиев портреты.
3.Китаплар күргәзмәсе.
4. Ш.Галиевкә багышланган материаллар тупланган папка.
5.Шәвәли рәсеме, хат, кроссворд.
6.Плакатлар.
Дәрес барышы.
I.Башлам.
1.Исәнләшү.
2.Дәрес темасын хәбәр итү.
Кроссворд чишү.(Кроссвордны чишкәч, Шәүкәт Галиев исеме укыла.Биремнәр Ш.Галиевнең шигъри табышмакларыннан тора).
1. Чаба-чаба читәннәргә 5.Сакаллы булып туган ул,
Ак йон җебен чолгый буран Сакаллы сабый булган.
Көшел өйгән ындыр кебек Парикмахерга кермәгән,
Тулып ята бөтен урам, Сакалын кистермәгән.
2.Күпме йөрсәк тә без җәен, 6.Бар җирне кызылга буяр,
Каптыралмадык җәен. Әмма канга буямас.
Җәен эләкмәсә җәен. Кайчан гына атса да ул,
Язын табарбыз җаен. Беркем куркып уянмас.
3.Бик күп телләрне белсә дә, 7.Башка җирләре бик дөрес,
Сөйләшми бер телдә дә. Бер генә ялгыш монда.
Өйрәним дисәң өйрәтә, Түгел никтер урынында.
Карышмый беркемгә дә. Мөгезе-борынында!
4.Морзе азбукасы белән 8.Көзме, кышмы, язмы, җәйме,
Тукылдата тук та тук: Тыңламый нишләтәсең.
-Тик торганым юк, юк, юк, Кар-буранда, җил-яңгырда
Шуңа күрә мин тук, тук. Салмый ул эшләпәсен.
9.Кайсы шигырьдән?
-Таш астына
Посма, посма.
Тотарга мин
Шактый оста!
Әһә, әһә!
Менә таптым!
Чү, чү, кулны
Нигә каптың?!
Җибәр, кы-ысла!
10.Авызына башны тыгып
Карадым, курыкмадым.
Аннары башына менеп,
Рәхәтләнеп йокладым.
11.Сикерә дә, сикерә гел,
Алайса ник исеме
Түгел аның “сикерткә”?
12.Янып тора өч күзе,
Күреп тора ич безне.
-Кузгалма!-ди Кызыл күз.
-Сабыр!-дия Сары күз.
-Ярый!-дия Яшел күз.
II.Актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү.
Ш.Галиевнең берәр шигырен яттан сөйләргә өйрәнеп килергә.
III.Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
- Ш.Галиевнең тормыш юлы белән таныштыру.
а) портреты белән таныштыру;
б) китаплар күргәзмәсен карау;
в) биографиясен тыңлау.
- Ш.Галиев турында видеофильмнан өзек карау.
3.Шәвәли белән таныштыру:
-“Сабантуй” гәҗитендә Шәвәли исемле малайны күргәнегез бардыр. Ул анда 1963нче елдан бирле яши. Ә Шәвәлине гәҗиткә Ш.Галиев “алып килә”.
Ш.Галиевнең күп кенә шигырьләре шәвәли исемле шаян, тапкыр татар малае турында.Ул бу шигырьләрен “Шәвәли маҗаралары” дигән җыентыкка туплаган.
4.”Салават күпере” журналының Ш.Галиевкә багышланган саны белән таныштыру.
Физкультминут
Ш.Галиевнең “Гармун уйныйм” җырына төрле бию хәрәкәтләре ясау.
5.Шигырьләрен уку, анализлау.
“Шәвәли сәгате”
1) эчтән уку;
2) кычкырып уку;
3) сорауларга җавап алу:
-Шигырь кем исеменнән сөйләнә?
-Нәрсә турында?
-Кайсы юллар аеруча елмаю тудыра?
4) юмор турында аңлатма бирү.
“Җил тегермәне”
1) сүзлек эше:
Җил тегермәне рәсемен күрсәтү, аңлату;
2) эчтән уку;
3) кычкырып уку;
4) сорауларга җавап алу:
-Беренче строфада малай нинди хисләр кичерә?
-Икенче строфада малай нинди хисләр кичерә?
-Малай кайсы юлларда шаяра?
-Шигырьдә нинди сурәтләү чарасы бар?
“Атлап чыктым Иделне”
1) укытучының үрнәк укып күрсәтүе;
2) сорауларга җавап алу:
-Шигырь нәрсә турында? Малай бу турыда ничек сөйли?
3) бер укучыдан кабат укыту;
4) -Шәвәлинең нинди сыйфатлары ачылды?
“Шәвәли хәйләсе”
1) эчтән уку;
2) кычкырып уку;
3) -Юмор нәрсәдә чагыла?
-Шәвәлинең нинди сыйфатларын күрдегез?
“Шәвәли ничә яшьтә?”
1) эчтән уку;
2) кычкырып уку;
3) -Юмор нәрсәдә чагыла?
“Серен белдем соңыннан”
1) сүзлек эше: акшар сүзенең мәгънәсен аңлату;
2) укытучының үрнәк укуы;
3) –Бу шигырь аша балалар нинди яңалык (белем) алалар?
-Мондый күренешне тормышта күргәнегез бармы?
4) рифмаларны таптыру.
“Узып киттем мин автобусларны”
1)укытучының үрнәк укуы;
2)укучылардан укыту;
3)- Шигырьдән юмор барлыкка китерә, елмайта торган юлларны табып, укып күрсәтегез.
“Таныш шофер”
1) эчтән уку;
2) кычкырып уку;
3) -Шәвәлинең нинди яңа сыйфатын күрдегез?
“Ат йөртүче малай”
1) кычкырып уку;
2) - Шигырь кем турында?
-Малайның нинди сыйфатлары көлке тыудыра?
-Атта йөрү өчен нинди сыйфатлар кирәк?
-Кайсы юллар аеруча көлкеле?
-“Фара” сүзе нинди мәгънәдә кулланылган?
“Светофорның өч сүзе”
- бер укучыдан укыту;
- –Светофор әйткән сүзләрне табып, сәнгатьле итеп укырга әзерләнегез. Әлеге юлларны истә калдырыгыз.
IV.Йомгаклау.
1.Өй эше бирү.
1)дәрестә укыган бер шигырьгә иллюстрация ясарга.
2) шигырьләрне сәнгатьле укырга әзерләнергә.
3)тест биремнәрен үтәргә
ТЕСТ
1. Мәкальләрнең кайсысы “Ике төрле Тәүфыйк “ шигыренең эчтәлегенә туры килә .
* Байлык белән торылмый , холык белән торыла.
* Исем кешене бизәми , кеше исемне бизи .
* Макталу хур итә, тыйнаклыкка ни җитә.
* Бер карасаң үрәле , бер карасаң шүрәле
ИКЕ ТӨРЛЕ ТӘҮФЫЙК (Ш.Галиев)
Мәктәптә безгә еш кына
Күрсәтәләр Тәүфыйкны
Һәм мактыйлар:
-Ул тәүфыйклы ,
Бер дә бозмый тәртипне.
Кызлар белән дә тату бит ,
Мөгамәлә матур бик –
Ялгыш кына кагылса да :
- Кичер мине , гафу ит ...
Директор да күргән икән ,
Үрнәк итеп китерде .
Кайсыннан үрнәк алыйк соң –
Тәүфыйк бит ике төрле ?!
Берсе аның дәрес тыңлый ,
Тыныч кына утырып .
Икенчесе астан гына
Чеметә борып-борып .
Берсе “рәхим итегез”не
Сүз аралаш кыстыра ,
Икенчесе, тел күрсәтеп ,
Аяк тибеп кычкыра.
Тәртипле дип әйтсеннәр дип ,
Шулай итенгән була –
Юри аякка баса да
Гафу үтенгән була ...
Бер Тәүфыйкка ике Тәүфыйк .
Шулай яши ул һаман .
Тыштан күренгәне яхшы
Астыртыны бик яман.
2. “Автобуста” шигырендәге малай нинди кагыйдәне үтәми?
а) Юл йөрү кагыйдәсен
б) Әдәплелек кагыйдәсен
в) Дөрес утыру кагыйдәсен
АВТОБУСТА (Ш.Галиев)
Әби аяк өсте кайта ,
Аяклары авырта .
Букчалары кулын тарта –
Киләдер бик авырга ...
Малайга да җиңел түгел
Гел утырып барырга ...
Йөз кат күргән урамнарны
Күз алдыннан үткәреп .
Күрмәмешкә салыша ул ,
Тәрәзәгә текәлеп ,
Кыбырсып кайта юл буе ,
Кызарынып үртәнеп ...
Муены авыртып бетте ,
Тәмам арыды үзе .
Тик барыбер бирешмәде ,
Читен булса да , түзде ...
3.”Ялкау да үсә” шигыренең эчтәлегенә туры килгән үзең белгән халык мәкален язып куй.
ЯЛКАУ ДА ҮСӘ ... (Ш.Галиев)
Иренә ул укырга, ..............................................................................................
Иренә ул эшләргә, ...............................................................................................
Иренсә дә , барыбер, ....................................................................................................
Туры килә үсәргә. ...................................................................................................
Әкрен кыймылдаса да
Тиз үтәчәк балачак.
Бала ялкау үскәчтен
Ата ялкау булачак!
2.Нәтиҗә ясау.
1)-Ш.Галиев шигырьләре ошадымы?
-Кайсы яклары белән ошады?
-Шәвәли нинди малай булвп күз алдыгызга килә?
2) Шәвәлинең хаты белән танышу, андагы сорауларга тапкыр җавап табу:
-Кем ул Иләвәш?
-Шәвәли ничә яшьтә?
-Шәвәли кайда яши
3.Белемнәрне бәяләү.
Шәяхмәтова Г.Н.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тәмлетамак маҗаралары
Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган театральләштерелгән әдәби-музыкаль композиция...
Г.Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" повесте.
Укучыларны Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” дигән повесте белән таныштыру,фашистларга каршы көрәшнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, ...
Тәләкә белән Сипкелбикә маҗаралары.
Яңа ел бәйрәмендә үткәрелгән кичә....
Сценарий. Камыр-батыр маҗаралары
Сценарий. Камыр-батырмаҗаралары...
“Рөстәм маҗаралары”повесте, план-конспект.
7 класс татар төркемнәре өчен "Рөстәм маҗаралары" әсәре....