Сценарий. Камыр-батыр маҗаралары
материал на тему

Хайруллина Айгуль Хабибрахмановна
Сценарий. Камыр-батыр
маҗаралары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kamyrsha_mazharalary.doc162.5 КБ

Предварительный просмотр:

                     

     


                               Катнашучылар


         
Әби-Ана:  Камыр-батырның әнисе, 40 яшьләрдә.

Бабай :  Камыр-батырның әтисе, 45 яшьләрдә.

Камыр-батыр: аларның уллары, башта кечкенә, аннары батыр егет.

Җантимер: тимерче, 20 яшьләрдә.

Малайлар: ике малай, 7 -8 яшьләрдә, Камыр-батырның дуслары.

Ташказар : Камыр-батырның дусты , 18 яшьләрдә.

Тауказар : камыр-батырның дусты , 18 яшьләрдә.

Дию патшасы  - Кәрлә.

Беренче патша кызы: 16- 17 яшьләрдә.

Икенче патша кызы : 16- 17 яшьләрдә.

Өченче патша кызы :16 - 17 яшьләрдә.

Әби: шәһәр кырыенда яшәүче әби, 60 яшьләрдә

Авыл, шәһәр кешеләре.


                                    Камыр – батыр маҗаралары

1 нче күренеш

Авыл өе эче. Авыл миче. Мичтә утыннар яна. Мичкә терәлеп сәке тора. Сәкедә бабай утыра. (бабайны борынгы киемгә киендерәсе). Ул моңлы итеп курайда уйный. Әби  агач савытта (борынгы савыт) камыр баса. (әбине борынгы татар әбие киеменә киендерәсе).

Әби: - Картым, гомер бигрәк тиз үтә инде , әйеме. Бигрәк тиз картаеп киткән кебек булдык.

Бабай: - Әйе шул, карчыгым, гомер бик тиз үтә. Иң үкенечлесе шул – бер малаебыз да булмады ичмасам.

Әби: - (һаман әле камыр баса) Камырдан гына булса да бер малай ясап куйыйкмы икән әллә?

Бабай: - Бигрәк әйбәт булыр иде. Эштән арып кайтканда икәүләп мине капка буенда каршы алыр идегез.

Әби: - Әйдә,  картым, мин матур итеп малаебызның битен ясыйм, ә син гәүдәсенә тотын. Кара аны, малаебызны таза, нык итеп ясый күр.(бабайга савыттан камыр алып бирә)

Бабай белән әби өстәл янында Камыр-батыр ясый башлыйлар. Әби сандыкка бара, аннан киемнәр ала. Киемнәрне бабай янына өстәлгә алып килә.

Бабай: - Кайдан килде безгә шулкадәр матур бала киемнәре?!

Әби: - И картым, гомерем буе улыбыз булса иде дип хыялландым. Төннәрен ай нурында, син йоклаган вакытта тектем мин бу киемнәрне.

(Камыр-батырны киендерәләр. Башында чигелгән кәләпүш, өстендә күлмәк, күлмәк өстеннән камзул киертәләр, аякларында читек)

Камыр-батырны сәкегә утыртып куялар. Бабай белән әби кырыйданрак кына малайларына  шатланып карап торалар.

Бабай: - Бигрәкләр дә үземә охшаган малай булып чыкты, бигрәкләр дә матур.

Әби: - Эх, чынлыкта да шушындый малаебыз булса иде безнең.

Урмада сыер мөгрәгән тавыш ишетелә.

Әби: - Абау,   Сөтлебикәбез  турында да онытканбыз. Көтү дә кайткан икән бит инде.(тәрәзәгә таба карап)  Хәзер-хәзер, чиләкләремне генә алыйм, чыгып җитәм. Бабай, әйдә, син дә озаклама. Бераз утыннарыңны ярып алырсың.

Бабай: - Әйе шул.  Хәзер чыгам, әйдә.    

Әби белән бабай ишектән чыгып китәләр. Ишек ныклап ябылып бетмәгән була. Ул ачылып китә. Ишектән кәҗә һәм кәҗә бәтиенең башы күренә.  Камыр-батыр сәкедә басып тора.

2 нче  күренеш

Салам түбәле өй. Ишектән әби белән бабай чыга. Әбинең кулында чиләк. Ишегалды. Бер кырыйда салам түбәле лапас. Өйдән лапаска таба читән койма. Койма буенда печән өелгән. Ишегалдында  ике тавык җим чүпләп тора.  Лапас янына көтүдән  сыер кайтып баскан. Лапаска сөялеп каен утыннары өелгән. Өй кырыенда эт оясы. Янында Сарбай ята.Әби белән бабай чыга башлагач , эт тора, койрыгын болгый башлый. (эт тавышы)

 Әби сыерны лапаска куып кертә башлый.( сыер тавышы)

  • Әйдә, минем Сөтлебикәм. Көтүдән исән-сау гына йөреп  кайттыңмы, бик арымадыңмы? Безне тәмле сөтең белән сыйлыйсыңмы?

Бабай утын өеме янына килә һәм ,балта тотып, утын яра башлый.

3 нче күренеш

Беренче күренештәге өй эче. Камыр – батыр кәҗәгә менеп атланган. Куллары белән мөгезенә ябышкан. Аяклары белән кәҗәнең корсагына тибә. Камыр-батырның киемнәре ертылып киткән, ыштан балаклары кыскарып калган. Мич белән стена арасындагы рәшәткә җимерелгән. Кәҗәнең авызында  ашалып бетмәгән печәннәр калган. Кәҗә йорт буенча чабып йөри: сәкегә менә, төшә. Кәҗәнең артыннан кәҗә бәтиләре дә  калышмый. (кәҗә тавышлары).

Ишектән әби белән бабай керәләр.Әби алдан керә, бабай арттан.  Бабайның кулында сөт тулы чиләк. Әби белән бабай камыр –батырны күреп гаҗәпләнәләр.

-Әстәгафирулла, бу ни бу?!

Бабай чиләген сәкегә китереп куя.Камыр-батыр кәҗә өстеннән сикереп төшә һәм әбине кочаклый .

  • Әнием минем! (әтисенә карап) Әтием минем!

Әби Камыр-батырны күтәреп ала:

  • Абау,  балам, бигрәкләр дә авыр икәнсең. Күзләр генә тимәсен үзеңә.

Бабай , кабалана-кабалана, мич арасына (кәзәнкәгә) кереп китә.Кулына шартаяк тотып чыга.

Бабай: Улым, балакаем, мә әле мин сиңа нәрсә бирәм.

Әби: Әй картым, картым, кайчан  ясап өлгердең әле син бу шартаякны?

Бабай: Ясадым инде. Мин бит гомерем буе көттем бу мизгелне.Улым була калса дип,  күпме уенчыклар ясадым мин. Ләкин алар киптеләр, кайсысы кая югалып бетте, кайсыларын мин күрше малайларына бирдем. Икенче елларга мин тагын ясый идем. Һәм менә , минем хәзер улым бар. Мин аңа әле тагын әллә нинди уенчыклар ясап бирермен.

Камыр-батыр: Әти, мин шартаякны алып, урамга уйнаргы чыгып керим әле.

Камыр-батыр шартакны ала. Болгап карый,  идәнгә куеп, таянып баса. Шартаяк шартлап сына.

Бабай: Абау, улым, бигрәкләр дә көчле инде үзең. Шартаяк булып шартаякны да сындырдың. Болай булгач, мин сиңа тимерчедән нык шартаяк эшләтеп алып меним әле.

Бабай сынган шартаякны алып чыгып китә.

Камыр-батыр: Әни, дим, әни, мин урамга чыгып керим инде, ә?! 

Әби: Бар улым, бар. Кара аны яңа дуслар белән тәртипле генә уйна.

Камыр-батыр урамга чыгып китә. Әби елмаеп , шатланып , артыннан карап кала.

4 нче күренеш

Тимерче алачыгы. Алъяпкыч ябынган тимерче тора. Кулында тимер. Бер кырыйда тимерче учагы, тимерчелек инструментлары, алар арасында чүкеч, кискеч, тишкеч, кыскычлар. Тимерчелеккә бабай килеп керә. Кулында сынган шартаяк.

Бабай: Әссәламегаләйкем, Җантимер энем. Ни хәлләрең бар? Эшләрең җитәрлекме?Ишеттеңме минем шатлыкны? Минем бит малаем бар.

Җантимер: Ишетмәгән кая. Ишеттем. Бик куәтле дип әйтәләр үзен.

Бабай: Сөбханалла. Үзем кебек нык (көлә). Менә сиңа да йомыш белән килдем әле. Миңа нык итеп тимердән шартаяк ясап бирмәссеңме икән?

Җантимер: Улың өченме?Ясыйм, аның нәрсәсе бар.Хәзер ясыйбыз аны.

Җантимер (тимерче) тимерләрне тукылдата-тукылдата шартаяк ясый башлый. Утлар чыга. Тимер тавышлары.

5 нче күренеш

Авыл урамы. Бер кырыйда авыл өе күренеп тора. Йорт кырыеннан койма сузылган. Койма буенда ике шартаяк сөялеп тора. Сукмак. Ике малай тора. Малайлар  яланаяк, күлмәк, түбәтәй, киндер ыштан кигәннәр . Малайлар таш белән уйнап утыралар. Сукмактан Камыр-батыр килә.

Камыр-батыр: Нихәл, малайлар, мине дә үзегез белән уйнарга алыгыз әле.

Малайлар: Ә син кем буласың соң?

К.б.: Минме, мин –Камыр-батыр булам.

Малайлар: Әйдә соң, алайса, безнең белән уйнарга.

Камыр –батыр малайлар белән җирдә таш ыргытып уйный башлыйлар. К.б. ыргыткан таш малайның кулына килеп бәрелә.

Малай: Ай-яй-яй, кулымны авырттырдың ич! Карабрак уйный алмыйсыңмы әллә?

К.б.: Гафу ит инде мине. Мин теләмәдем бит.

Сукмактан бабайның килгәне күренә. Бабайның кулында шартаяк. Малайлар бабайны күреп алып, башларын күтәрәләр.

К.б.: Әтием. Миңа дигән шартаякмы бу?

Бабай: Әйе, улым. Менә тимерчедә эшләтеп алдым. Инде уйнасаң да була. Сына дип курыкма. Ничек, малайлар, таныштыгызмы инде минем улым белән, бергәләшеп уйныйсызмы?

Малайлар: Уйнарбыз, уйнарбыз.

К.б.: Малайлар, әйдәгез шартаяк уйныйбыз.

Малайлар: Әйдә, әйдә.

Малайлар койма буеннан шартаякларын алып киләләр. Өчәүләшеп шартаяк уйный башлыйлар. К.б. бер малайның кулына сугып җибәрә. Малай кычкыра. Уен дәвам итә. Икенче тапкырда К.б. икенче малайның шартаяк белән аягына эләктерә. Малай егыла.

Малай: Ай, аягым. Ай, аягым. Аягымны сындырдың ич. (елый) мин сине әнигә әйтәм.( йөгереп китә) Әни, әни. Камыр-батыр минем аягыма сукты. Бик авырта.

Урам кырыеннан бер ананың йөгереп килгәне күренә. Ул, кулын изи-изи усал итеп кычкыра : Ах аны, кем баласы ул? Хәзер әнисенә барып әйтәм.

6 нчы күренеш.

Камыр-батырларның ишегалды. Салам түбәле өй. Бер кырыйда салам түбәле лапас. Өйдән лапаска таба читән койма. Койма буенда печән өелгән. Ишегалдында  ике тавык җим чүпләп тора.  Лапаска сөялеп каен утыннары өелгән. Өй кырыенда эт оясы. Янында Сарбай ята. Бабайларның ишегалдына таба авыл халкы килә (бер апа, абый, бер малай. Авылча киенгәннәр).

Абый: Бабай, бабай дим, чык әле монда!

Ишектән бабай, аның артыннан әби чыгалар. Артларыннан Камыр-батыр чыгып, баскычка утыра.

Бабай: Нәрсә булды, ник шаулашасыз?

Апай : Бабай, Камыр-батырың бигрәк тә көчле. Малайлар белән урамга чыкса, бер көнне бер малайның аягын сындырып кертә, икенче көнне икенче малайның муенын сындырып кертә.

Абый: Малаең малай төсле түгел, балаларны имгәтеп бетерә, теләсәң кая куй!

Бабай: Ничек мин үземнең баламны куып чыгарыйм ди.

Апай: Теләсәң кая куй! Тик эзе дә булмасын бу авылда. Башка чыдарлыгыбыз калмады.

Әби яулыгы белән битен каплап елый. Бабай башын кашый, ул күңелсез. Камыр-батыр гаепле кеше сыман утыра. Халык китә. Бабай Камыр-батыр янына баскычка килеп утыра.

Бабай: Сиңа бездән китәргә туры килер, ахрысы, улым. Авыл халкы сине бер дә яратмады. Гафу ит мине,  балам.

Камыр-батыр: Нәрсә өчен , әти. Син гаепле түгел монда. Китәрмен мин моннан. Нишләтәсең инде, кешеләр миннән куркып яшәгәч. Әни, миңа юлга бераз азык- төлек  тутырып бирмәссеңме икән?

Әни: Хәзер, балам. (өйгә кереп китә).

К.б.: Әти, мин читкә чыгып карыйм, дөнья гизеп кайтыйм. Бәлкем, берәр җирдә минем көчем кирәктер, ярдәмем тияр. Йөри торгач, насыйп булса, сезгә килен дә алып кайтырмын. Сез үзегез генә каласыз инде. Ярдәмчегез дә булмаячак. Шуңа борчылам.

Өйдән кулына төенчек тотып, әби чыга.

Әби: Син , улым, безнең өчен бер дә борчылма. Синең белән берәр хәл булса, без кайдан белербез икән соң?

Камыр – батыр җирдән каурый ала. Каурыйны бүрәнәгә кыстырып куя.

К.б.: Әни, әгәр дә менә шушы каурыйдан кан тама башласа, мин бәлагә очраган булырмын.

Әни: Бар, улым, юлың уңышлы булсын. Исән-сау йөреп кайтырга насыйп булсын үзеңә.

Камыр-батыр төенчекне алып, иңбашына шартаягын куеп, ишегалдыннан чыгып китә. Бабай белән әби кочаклашып елап калалар. Кул болгыйлар.

7 нче күренеш

Камыр – батыр урман буйлап бара. Тирә – якта агачлар, агач башында сыерчыклар сайрый, урманда куяннар күренеп китә, агач башында тиен утыра. Камыр-батырның урман буйлап барганы күрсәтелә. Кояш бер баштан чыга һәм икенче яктан кереп китә. Караңгылана. Камыр-батыр төнлә дә юлын дәвам итә. Тагын кояш чыга. Камыр-батыр алдында үзәнлек ачыла.Үзәнлектә ике тау. Тау кузгала (әле бер - берсенә якынлаша, әле бер – берсеннән ераклаша). Ике тау бер-берсенә бәрелә. Камыр-батыр тауларга таба якынрак килә. Тауларны бер батыр бер-берсенә чәкештереп утыра.(батыр аягында чабата, башында бүрек, өстендә күлмәк белән камзул, ыштан кигән). Бер кырыйда казан асылган.

Камыр-батыр: Әй, егет. Син кем буласың?Бу тауларны нигә болай чәкештерәсең? Бер-бер нәрсә булдымы әллә? 
        Егет ике тау арасыннан чыга. Камыр-батыр янына килә.

Теге егет әйткән:  Синең киләсеңне белдем дә, чакма чагып ут чыгарып, ботка пешермәкче булдым.

   Камыр-батыр: Әйдә, танышыйк  алайса. Мин Камыр-батыр булам.Ә син?

   Егет:   Мин – Тауказар атлы булам. Син дә минем шикелле бик көчле бугай. Син дә дөнья гизәргә чыктың, ахрысы.

К.б.: Әйе, көчем күп булганга, авылда миннән зыян күрүчеләр күбәйде. Дөньяда минем көчем кирәк кешеләр юкмы икән дип йөрү.

Егет: Миңа да синең белән барсам ярыймы соң? Ал мине дә үзең белән.

К.б.: Әйдә. Бергә-бергә күңеллерәк тә булыр. Тик башта син пешергән ботканы ашап, ял итеп алыйк. Иртән юлга кузгалырбыз.

Камыр - батыр белән Тауказар казаннан ботка алып ашарга утыралар. Ашап бетергәч, йокларга яталар. Кояш байый.

8 нче күренеш

          Ике дус  урман буйлап бара. Тирә – якта агачлар, агач башында сыерчыклар сайрый, урманда куяннар күренеп китә, агач башында тиен утыра. Камыр-батыр һәм Тауказарның  урман буйлап барганы күрсәтелә. Кояш бер баштан чыга һәм икенче яктан кереп китә. Караңгылана. Камыр-батыр  һәм Тауказар кич белән дә бара. Тагын кояш чыга. Камыр-батыр белән Тауказар  алдында үзәнлек ачыла. Бер кеше таш сыгып утыра. Якында гына казаны белән уты да бар. (кеше бик зур гәүдәле. Башында эшләпә, аягында читек, өстендә ыштан, күлмәк, күлмәк өстеннән жилет) Ике дус аның янына килә.

        Камыр-батыр: Әй, дус, син кем? Бу ташларны нигә болай сыгасың?

Егет: Сезнең киләсегезне белдем дә, ботка пешерермен дип, таштан май чыгарып маташам.
       Камыр-батыр
:  Ә исемең кем соң синең, ни атлы буласың?

Ташказар:  Мин – Ташказар . Сез кая барасыз? Миңа да сезнең белән барырга мөмкинме?

Камыр-батыр:  Әйдә. Иптәш булырсың. Бергә-бергә юл да кыскарак булыр. Тик башта син пешергән ботканы ашап, ял итеп алыйк. Иртән юлга кузгалырбыз.

Камыр - батыр белән Тауказар, Ташказар казаннан ботка алып ашарга утыралар. Ашап бетергәч, йокларга яталар. Кояш байый.

9 нчы күренеш

Көн туа. Кояш чыга.Өч иптәш бергәләп кыр  буйлап баралар. Каршыларында   күл килеп чыга. Берәм-берәм күлдән йөзеп чыгалар. Баралар. Каршыларында урман күренә. Урманга барып җитәләр. Урман куе, караңгы. Шул урманнан баралар. Барганда бер йорт күренә. Йорт иске, бер генә тәрәзәсе бар. Салам түбәле. Кечкенә генә. Егетләр берәм-берәм йортка кереп китәләр.

10 нчы күренеш

 Йорт эченең күренеше. Бер кырыйда чыбык-чабык ята.Идән уртасында учак, учак янында казан, өй түрендә сәке, сәке өстендә табак, табак эчендә кашык. Өйдә бер кеше дә юк. Ишектән К.б., Тауказар, Ташказар әкрен генә керәләр. Як-якка караналар.

К.б.: Өйдә бер кеше дә юк. Кая китте икән соң хуҗалар?

Тауказар: Бу өйдә генә калып торыйк әле. Хуҗасы кайтса, куып чыгарса, чыгып китәрбез.

Ташказар: Бик дөрес. Эх, шушы табакта ботка булса, бик шәп булыр иде. Юк шул.

Тауказар : Инде кич булды. Безгә йоклап алырга да кирәк бит.

К.б.: Әйдәгез, йоклыйк. Иртәгә күз күрер.

 Батырлар идәндә йокларга яталар.

11 нче күренеш

Урман күренеше. Кич. Күктә ай. Тынлык. Йорт күренеп тора. Тәрәзәдән батырларның гырылдаган тавышлары гына ишетелеп тора.

12 нче күренеш

Йорт эченең күренеше. Идән уртасында учак, учак янында казан, өй түрендә сәке, сәке өстендә табак, табак эчендә кашык. Идәндә  батырлар йоклап ята. Көн якты. Кояш чыккан. Батырлар йокыларыннан уяналар.

Камыр-батыр: Уяндыгызмы, дуслар.

Тауказар: Уянуын уяндык үзе. Тик менә ашыйсы бик килә бит.

К.б.: Килә шул. Йортның хуҗасы һаман да күренми.

Ташказар: Әллә монда туктап бераз ял итикме, кош-корт аткалыйк, аннан соң күз күрер.

К.б.: Әйе шул. Калып торыйк монда. Мин Тауказар белән ауга барып кайтыйм, ә син,  Ташказар,  ашарга пешерә тор.

К.б. белән Тауказар ишектән чыгып китә. Камыр-батыр шартаяк тота, Тауказар бау ала. Ташказар  казан  астына ут ягып җибәрә. Казанга ярма сала. Чүмеч белән болгата башлый. Казан астына тагын чыбык-чабык өсти.  Ишек шакыган тавыш ишетелә.

Ташказар: Кем бар анда? Керегез.

Кәрлә: Ач ишекне!
      Ташказар ишекне ача. Ишектән бер Кәрлә килеп керә.Ул кечкенә генә буйлы. Зур сакалы бар. Башында чалма. Чалмадан мөгезе чыгып тора. Бер колагында алкасы бар. Усал кыяфәтле.

Кәрлә: Сәкегә күтәреп утырт!
       Ташказар сүзсез генә аны күтәреп сәкегә утырта.

        Кәрлә:  Аш бир!
      Ташказар табакка салып аш  бирә.

        Кәрлә: Миңа болай гына җитми, казаны белән китер!

        Ташказар: Юк, казаны белән бирә алмыйм, иптәшләремне туйдырасым бар.

        Кәрлә: Әһә, әле син шулаймы? Китер тизрәк!
        Ташказар сәкегә Кәрлә каршына казан китереп куя. Кәрлә аш ашый. Ташказар карап тора. Берникадәр вакыттан соң Кәрлә сикереп төшә сәкедән. Ташказар янына килә, күтәреп сала. Ташказар идәндә ятып кала. Кәрлә йорттан Ташказарның өстенә басып чыгып китә. Ишек ачык кала.

13 нче күренеш
        Урман күренеше. Йорт күренеп тора. Камыр – батыр белән  белән Тауказар өйгә кайтып киләләр.Камыр-батырның кулында ике куян.

Камыр-батыр: Хәзер шушы куяннарны пешереп ашасак, тамаклар туячак инде безнең.

Тауказар: Әйе, кичәдән бирле берни ашаган юк алайса. Ташказар да берәр шулпа пешереп куйгандыр.

К.б.: Кара әле, Тауказар, Ташказар ник ишекне ачып куйган икән?

Тауказар: Белмим шул. Әйдәле,  тизрәк кереп карыйк.

          Камыр-батыр белән Тауказар өйгә кереп китәләр.

14 нче күренеш

             К.б. һәм Тауказар өйгә  кергәне күренә. Алар керәләр һәм туктап калалар. Өйдә казан , калган савыт-саба идәндә аунап ята. Ташказар идәндә ята. Ул суламый. Камыр-батыр белән Тауказар Ташказар алдына тезләнәләр.

Камыр-батыр: Нәрсә булган монда?

Тауказар: Нәрсә булган безнең иптәшебез белән?

Камыр-батыр:  Монда килеп безнең иптәшебезне үтерергә кемнең батырчылыгы җиткән?

Тауказар: Ах, безнең дустыбыз, саклап кала алмадык үзеңне.

К.б.белән Тауказар Ташказарны күтәреп алып чыгып китәләр. Йорт эче күрсәтелә. Берникадәр вакыттан батырлар кире керәләр.

К.б.:  Инде кич җитте. Йоклап алырга кирәк. 

Тауказар: Йортны җыештыргалап алыйк. Бүген дә ашау эләкмәде.

Батырлар савыт-сабаларны җыештыралар да идәндә йокларга яталар.

15 нче күренеш

Урман күренеше. Кич. Күктә ай. Тынлык. Йорт күренеп тора. Тәрәзәдән батырларның гырылдаган тавышлары гына ишетелеп тора.

16 нчы күренеш

Йорт эченең күренеше. Идән уртасында учак, учак янында казан, өй түрендә сәке, сәке өстендә табак, табак эчендә кашык. Идәндә  батырлар йоклап ята. Көн якты. Кояш чыккан. Батырлар йокыларыннан уяналар.

Камырша: Тагын бер көн туды.

Тауказар: Бүгенге көн нинди яңалыклар алып килер икән? Ашап алсаң да әйбәт булыр иде.

К.б.: Мин ауга бүген үзем генә барып кайтыйм, ә син ашарга  пешерә тор.

Тауказар: Ярый. Тик син бик озак торма. 

 К.б.  ишектән чыгып китә. Камыр-батыр шартаяк тота. Тауказар  казан  астына ут ягып җибәрә. Казанга ярма сала. Чүмеч белән болгата башлый. Казан астына тагын чыбык-чабык өсти.  Ишек шакыган тавыш ишетелә.

Тауказар: Кем бар анда? Керегез.

Кәрлә: Ач ишекне!
      Тауказар ишекне ача. Ишектән  Кәрлә килеп керә.

Кәрлә: Сәкегә күтәреп утырт!
      Тауказар сүзсез генә аны күтәреп сәкегә утырта.

         Кәрлә:  Аш бир!
        Тауказар табакка салып аш  бирә.

Кәрлә: Миңа болай гына җитми, казаны белән китер!

Тауказар: Юк, казаны белән бирә алмыйм, иптәшемне туйдырасым бар.

Кәрлә: Әһә, әле син шулаймы? Китер тизрәк!
        Тауказар сәкегә Кәрлә каршына казан китереп куя. Кәрлә аш ашый. Тауказар карап тора. Берникадәр вакыттан соң кәрлә сикереп төшә сәкедән. Тауказар янына килә, күтәреп сала. Тауказар идәндә ятып кала. Кәрлә йорттан Тауказарның өстенә басып чыгып китә.


          17 нче күренеш
Урман күренеше. Йорт күренеп тора. Камыр – батыр  өйгә кайтып килә. Камыр-батырның кулында кош. Камыр-батыр өйгә кереп китә.

18 нче күренеш

        К.б.  өйгә  кергәне күренә. Ул керә һәм туктап кала. Өйнең асты-өскә килгән , савыт-саба идәндә аунап ята. Тауказар идәндә ята. Ул суламый. Камыр-батыр Тауказар алдына тезләнә.

Камыр-батыр: Нәрсә булган монда? Нәрсә булган минем иптәшем  белән? Монда килеп минем иптәшемне үтерергә кемнең батырчылыгы җиткән?

Камыр-батыр Тауказарны күтәреп  урамга алып чыгып китә. Йортның эче күрсәтелә. Берникадәр вакыттан Камыр-батыр кире әйләнеп керә.

Камыр-батыр: Нинди зур бәла килде, ике дустым да үлде. 

Камыр-батыр өйне бераз җыештыра һәм идәндә йокларга ята.

 19 нчы күренеш

  Урман күренеше. Кич. Күктә ай. Тынлык. Йорт күренеп тора. Тәрәзәдән батырның гырылдаган тавышы гына ишетелеп тора.

20 нче күренеш

Йорт эченең күренеше. Идән уртасында учак, учак янында казан, өй түрендә сәке, сәке өстендә табак, табак эчендә кашык. Идәндә  батыр йоклап ята. Көн якты. Кояш чыккан. Батыр йокысыннан уяна.

Камыр-батыр: Тагын бер көн туды. Бүгенге көн нинди яңалыклар алып килер икән. Ботка булса да пешереп алыйм .

К.б.  казан  астына ут ягып җибәрә. Казанга ярма сала. Чүмеч белән болгата башлый. Казан астына тагын чыбык-чабык өсти.  Ишек шакыган тавыш ишетелә.

К.б.: Кем бар анда? Керегез.

Кәрлә: Ач ишекне!
       К.б.:
Чакырган кунагым түгел. Үзең керерсең.

 Ишектән  Кәрлә килеп керә.

Кәрлә: Сәкегә күтәреп утырт, нәрсә карап торасың!
       К.б.
 Керә белгәнсең икән, менеп утыра да белерсең.

         Кәрлә сәкегә менеп утыра.Үзе сәкедә утыра , ә сакалы ишек төбенә кадәр сузыла.

Кәрлә:  Аш бир!
        К.б.:
 Ашыйсың килә икән, үзең пешереп аша.

Кәрлә: Ах , син әле шулаймы!
        Камыр – батыр  белән Кәрлә сугыша башлый. Картның сакалыннан Камыр-батыр тотып ала, күтәреп җиргә сала. К.б. арты белән борылган арада Кәрлә Камыр-батырна эләктереп болгап ата. К.б.  идәнгә тубыктан бата. К.б. яңадан торып көрәшәләр. Кәрлә аяк чала. К.б. идәнгә егыла һәм тормый.

21 нче күренеш

Камыр-батырларның ишегалды. Салам түбәле өй. Бер кырыйда салам түбәле лапас. Өйдән лапаска таба читән койма. Койма буенда печән өелгән. Лапаска сөялеп каен утыннары өелгән. Өй кырыенда эт оясы. Янында Сарбай ята. кыстырылган каурыйдан кан тама башлый. Өйдән әби чыга. Күзе каурыйга төшә. Әби каурый янына килә. Елый башлый.  

Әби: Бабай, бабай дим. Чык әле монда.

Бабай өйдән чыга. Әби янына килә .

Әби : Ай, балам! Ниләр булды сиңа, кайда син?!
         Бабай:
  Тукта әле, әнисе. Бернәрсә дә  булмагандыр. Борчылма әле.

Әби: Юк инде. Күңелем сизә. Нидер булган. Каурыйга гына кара әле. Кан тама да тама. Бер дә туктамый. Мин улымны эзләп табарга тиешмен. Мине туктата күрмә.

Бабай: Бар, алайса, барып кайт. Үзем бара алмыйм инде. Беләсең бит хәлемне: бер-ике адым атлыйм да сулый алмыйча торам. Ана күңеле сизә дип дөрес әйтәләр шул.

Әби: Син өйдәге мал-туарны карап торырсың, ә мин төенчегемне генә алыйм да юлга чыгыйм.

Әби өйгә кереп китә. Бабай баскычка утыра. Уйланып утыра. Әби төенчеген күтәреп чыга. Башына шәл ябынган. Каурыйны ала.

Бабай: Исән-сау гына йөреп кайт , карчыгым. Улыбыз белән бергә кайтырга насыйп булсын үзегезгә.

Әби: Сау бул. Борчылма. Каурый миңа юл күрсәтер.

Әби ишегалдыннан чыгып китә. Бабай кул болгап озатып кала.

22 нче күренеш

Әби  урман буйлап бара. Тирә – якта агачлар, агач башында сыерчыклар сайрый, урманда куяннар күренеп китә, агач башында тиен утыра. Әбинең урман буйлап барганы күрсәтелә. Кояш бер баштан чыга һәм икенче яктан кереп китә. Караңгылана. Әби  төнлә дә юлын дәвам итә. Тагын кояш чыга. Әби алдында  йорт күренә. Йорт иске, бер генә тәрәзәсе бар.Салам түбәле.Кечкенә генә.

Әби: Бу нинди йорт икән? Хуҗасыннан сораштырып карыйм әле, минем улымны күрмәдеме икән? 

Әби йортка кереп китә.

23 нче күренеш

Әби ишектән йортка керә. Йорт эченең күренеше. Бер кырыйда чыбык-чабык ята.Идән уртасында учак, учак янында казан аунап ята, өй түрендә сәке, сәке өстендә табак ауган, идәндә К.б. ята. Әби К.б. күреп ала, аның алдына тезләнә.

Әби: Улым, нәрсә булды синең белән? Ничекләр генә терелтим үзеңне? Тукта  әле, син биреп калдырган каурыем бар бит минем.

Әби куеныннан каурыйны чыгара. Әфсен укып өшкерә, каурый белән сыпыра. К.б. ыңгыраша, башын боргалый, торып утыра. Авызын ачып исни.

К.б.: Уф, ай-ай, озак йоклаганмын икән!
          Әби:  
Ай, балам, ярый әле мин килеп җиттем, югыйсә, күзләрең мәңгегә йомылган иде бит.
         К.б.:
Анам, син мине терелттең.

Әби: Әйе, балам. Каурыйдан кан тамганны күрдем дә юлга чыктым.  Сине күргәч, бик борчылдым. Инде менә терелдең. Ничек килеп чыкты соң мондый хәл?

К.б.: Монда  Кәрлә килгән иде. Шуның белән сугыштым . Әнием, минем иптәшләремне дә Кәрлә үтереп китте. Аларны да мине терелткән күк терелт әле! 
          Әби:
Ай-һай, балам, булырмы икән! Мин бит сине, балам булганга, үземнең йөрәк җылымны өреп кенә терелттем.
          К.б.: Алар миңа туганнарым кебек якын, терелтсәнә, әни.
          Әби:
Ярый, ана булган кеше баласы хакына кулыннан килгәнне кызганмас, тик син белеп тор, иптәшләреңне  терелтсәм, сулыйсы сулышларым кыскарыр, юньле кеше булсалар гына терелтәм.

К.б.: Рәхмәт сиңа, әнием. Син - изге җанлы кеше.

Әби: Кайда синең дусларың. Әйдә киттек.
           К.б. һәм Әби ишектән чыгып китәләр.

24 нче күренеш

Әби белән К.б. ишектән чыгалар. Йорт кырыена баралар. Тауказар белән Ташказар җирдә яталар. Әби алар янына бара.

Әби: Ай-яй, улым. Булырмы икән миннән? Бигрәк озак яталар бит инде болар монда. Терелтә алырмынмы икән?

К.б.: Әни, бәгърем, тырышып кара инде.

Әби батырлар алдына тезләнә. Җылы сулышын өрә. Сулышын өргән саен батырлар терелә башлый. Әкренләп торалар. Батырлар торып утыралар, ә К.б.ның әнисе һушыннан язып егыла.

К.б.: Әнием, әнием. Ни булды синең белән?!

Тауказар: Анабыз безнең, син бит безне терелттең. Инде без сине карарбыз.

Ташказар: Рәхмәт сиңа ,Ана!

К.б.: Егетләр, әйдәгез әнине өйгә кертеп яткызыйк, үлән чәйләре эчертик, шулпа  пешереп  ашатыйк.

Батырлар  ананы күтәреп, өйгә алып кереп китәләр.

25 нче күренеш

Йорт эченең күренеше. Йорт уртасында учак. Учак өстендә казан. Казан янында Ташказар шулпа пешерә. Сәкедә ана ята. Баш астында мендәр, өстенә толып ябылган. Ишектән К.б. керә. Чүлмәк тоткан.

К.б.:Ташказар, әнинең хәлләре ничек? Яхшырмадымы?

Ташказар: Яхшырып килә? Бер-ике тапкыр күзләрен ачып карады, сине сорады.

К.б.: Менә кыр кәҗәсенең сөтен алып кайттым. Әни шуны эчеп җибәрсә, һичшиксез тереләчәк.

Ана күзләрен ачып җибәрә.

Ана: Улым, улым, кил әле минем яныма.

К.б.: Әнием, мин монда. Нихәлләрең бар?

Ана: Ярый, улым, хәлем яхшырып килә инде.

Ташказар җамыякка шулпа сала. Ана янына алып килә.

К.б.: Әни, Ташказар урман тавыгыннан шулпа пешерде. Әйдә ашап ал әле.

К.б. белән Ташказар ананы  җайлап утырталар. К.б. анага кашык белән шулпа ашата.Бераз ашаганнан соң Ана: Улларым минем, минем хәлем яхшырды инде. Иртәгә  мине үз өемә озатып куярсыз.

К.б.: Ашыкмыйсыңмы соң, әни. Тагын бераз торсаң да ярар иде әле.

Ана: Юк, улым. Өйдә миңа әйбәтрәк булачак.

26 нчы күренеш

Урман күренеше. Урманнан ана һәм өч батыр баралар. К.б. анасын култыгыннан тоткан. Урман кырыена чыгалар. Авыл күренә.

К.б.: Әни, әнә безнең йорт та күренеп тора. Син безне ачулана күрмә инде, без синең белән шушында хушлашырбыз. Безгә кире китәргә  рөхсәт бир.

Ана: Ай улым, улым. Яңадан да бәлаләргә тарый күрмә инде. Исән-сау гына йөри күрегез .

Тауказар: Сау бул, әниебез. Безне үлемнән коткарганың өчен  зур рәхмәт сиңа.

Батырлар китеп баралар . Әниләре кул болгап озатып кала.

27 нче күренеш

Урман буйлап өч батыр баралар. Агачларда тиеннәр сикереп йөри. Кошлар очып йөри. Төрле кош тавышлары ишетелә. Бераз баргач, батырлар җирдә кан таплары күрәләр.

К.б.: Егетләр, карагыз әле, кан бит бу.

Ташказар: Бу, мөгаен , Кәрләнең каныдыр.

К.б.: Бик булырга мөмкин.  Әйдәгез,  шушы кан эзеннән барып карыйк. Кәрләне һичшиксез табарбыз.

 Кан эзе буенча бара-бара бер кое янына килеп җитәләр.

Ташказар: Карагыз әле, кан шушында килеп җиткәч, юкка чыккан. Әллә коега төшеп качканмы ул?

К.б.: Тыңлагыз әле мине. Мин хәзер билемә бау бәйлим, коега төшәм. Тартып чыгарыр вакыт җиткәч, бауны селкетермен.

Тауказар: Әгәр дә син озак чыкмасаң, безгә нишләргә?

К.б. Түзем булыгыз, көтегез.

К.б. биленә бау бәйли. Коега әкренләп төшеп китә. Батырлар җепне тоталар, булышалар. Шартаяк коега сөялеп кала.

28 нче күренеш

Кое төбе. Җир. Якын тирәдә бернәрсә дә юк. Ерактарак  өч - дүрт йорт. Мәчет, аның манарасы авышкан. Кемнеңдер акырган тавышы ишетелә. Тавыш каты . Якындарак   бер кечкенә йорт тора.

Камыр-батыр: Бигрәк яман тавыш. Кайдан килә икән ул? Теге шәһәр ягыннан ишетелгән  күк. Нәрсә булган икән анда?  Шәһәргә барып карыйммы соң әллә? Тукта , бер йорт күренә. Шуның хуҗасыннан сораштырып карыйм әле башта.

Батыр йортка таба китеп баралар.

29 нчы күренеш.

Йорт якыннан күрсәтелә. Иске генә бер тәрәзәле йорт. Якында бер агач үсеп утыра. Йорт кырыенда эскәмия тора. Эскәмиядә соры песи йоклап ята. Батыр йорт янына килә. Камыр-батыр ишеккә шакый. Мәче , мияулап , сыртын кабарта һәм торып китә.

Йорттан әби чыга. Ул бөкрәйгән. Башында яулык. Озын күлмәк, күлмәк өстеннән бишмәт кигән. Аягында чабата.

Әби: Кем бар? Син кем? Монда нишләп йөрисең?

К.б.:  Исәнме, әби. Бик яман тавыш ишетелә. Нинди тавыш бу?!

Әби: Бу, улым, диюләрнең патшасы. Бик явыз кеше. Гел матур-матур кызларны урлап кайта.

К.б.: Нинди кызлар?

Әби: Патша кызлары. Тик соңгы барганында эше уңмаган.  Яраланып кайткан. Кемдер кыйнаган үзен. Бигрәп шәп иткәннәр.

К.б.: Кыйнаганнар дисеңме?

Әби: Әйе, әйе. Көчкә кайтып егылды. Менә шуннан бирле сызлануларына түзә алмыйча үкереп ята.

К.б.: Мин аның янына барсам,  таба алырмынмы икән?

Әби: Ни өчен анда сиңа барырга? Ни калган?

К.б.: Дию патшасын күрәсем килә. Кызларны да коткарып булмасмы.

Әби: Ай-һай , улым, барма син анда. Ул кызларны коткарырга бик күп батырлар китте инде анда, тик берсе дә кире әйләнеп кайтмады әле.

К.б.: Әй әби. Минем өчен кайгырма син. Нәрсә булса - шул булыр, миңа юлны гына өйрәт.

Әби: Әй улым, улым. Ишетмисең бит сүземне. Бигрәк үзсүзле икәнсең. Ярар, тыңла. Шәһәр ягына таба барырсың. Анда диюнең бик явыз сакчылары бар. Аларны син көч белән җиңә алмассың. Җиңсәң җиңәрсең яхшылык белән. Анда барганда  бер йөк печән, бер түшкә ит, чикмән кирәк булачак. Аларны мин сиңа бирермен.

К.б.: Нишкә соң алар миңа?

Әби: Сакчыларны күргәч, ни өчен икәнлеген аңларсың. Я, әйберләрне ал да юлга чык . Хәерле юл.

30 нчы күренеш

 Бер сарай күренә. Сарай зур , матур, тәрәзәләре күп. Сары төстә.  Сарайның ишек төбендә эчләре кипкән, күзләрен кан баскан тау тикле бер үгез тора. Сарай янына Камыр-батыр  килә. Аркасына бау белән бәйләп печән аскан. Бер кулында зур гына кисәк ит, култык астына чикмән кыстырган.

      Үгез: Әй, син кем? Кит моннан юньле чакта.

      К.б.: Мин сиңа ашарга алып килдем. Ашап ал әле.(бер йөк чамасы печән ыргыта)

Үгез печәнне комсызланып, үкерә-үкерә  ашый башлый.

К.б.: Хуҗаң бигрәк усал, ахрысы. Ач тота икән үзегезне.

Үгез: Шулай шул. Соңгы тапкыр кайчан ашаганымны да оныттым инде. Ә син нишләп торасың монда. Бар, эчкә уз. Печәннәрең өчен зур рәхмәт.

Камыр-батыр, капканы  ачып, эчкә таба уза.

31 нче күренеш

Камыр- батыр атлап бара. Каршысында тагын бер капка очрый.  Капка тимер. Камыр - батырның бер кулында бер зур гына  кисәк ит, икенче кулына чикмән тоткан. Сарай янында дүрт эт тора. К.б. килә башлагач, этләр йөгереп килә башлыйлар. Бик каты ырылдыйлар. К.б.га ташланмакчы булалар. Инде К.б. янына килеп җитәм дигәндә К.б. аларга бер түшкә ит ыргыта. Этләр ырылдап ашый башлыйлар. К.б. кырыйлатып, капкадан кереп китә.

32 нче күренеш

Камыр- батыр атлап бара. Каршысында тагын бер сарай очрый. Сарай соры төстә. Сакта шәп-шәрә бер кеше, кыйнала торгач, тәне җөйләнеп беткән, төсе-чырае киткән, усаллыктан көеп зәһәрләнеп беткән .

К.б.: Абау, ниләр булып бетте синең белән? Кем сине шулкадәр мәсхәрәләде? Мә әле,  киеп куй, туңып торма.

К.б. кешегә  чикмән киертә.

Кеше: Рәхмәт сиңа. Мин беренче тапкыр шундый йомшак сүз ишетәм. Тәнем дә җылынып китте. Син монда ни өчен килдең соң, и адәм?

К.б.: Мин монда дию яши дип ишеттем. Ул патша кызларын урлап китеп, монда тота икән. Мин шул кызларны коткарырга дип килдем. Дөрес бараммы?

Кеше: Дөрес барасың. Шушы капканы үткәч тә туры юлдан барсаң, нәкъ дию янына барып җитәчәксең.

33 нче күренеш

Камыр-батыр капканы  эчке яктан яба. Каршысында  сарай тора.  Сарайга сукмак буенча барып җитә. Сарай ишеген ачып, каршыга бер кыз йөгереп чыга. Кыз – татар кызы. Матур итеп киенгән. Башында калфагы бар. Татар күлмәге, алъяпкыч. Аягында читек.

Кыз: Исәнме, егет. Сине бу якларга нинди рәхимле  җилләр ташлады. 

К.б.: Кем син, и матур кыз? Монда яшисеңмени?

Кыз: Мин монда яшәргә мәҗбүр. Мине дию патшасы урлап кайтты,  җиләктәй яшь  гомеребез  шушында үтә. Тыңлачы минем сүземне: коткар диюдән безне. 

К.б.: Мин сезне коткарырга дип килдем. Тик мин юлда бик арыдым.  Дию белән алышырга көчем җитмәячәк. Миңа ике көн  ял итеп алырга кирәк. 

Кыз: Зинһар  өчен, ял итеп ал, тик безне ташлап кына китә күрмә.Әйдә, мин сине бакчага алып керәм, шунда ял итәрсең.

34 нче күренеш.

Бакча. Бакчада бер зур гына инеш ага. Бик күп җимеш агачлары . Чишмә агып тора. Кырыйдарак мунча күренә.   Бакча уртасында өстәл. Өстәлдә  бик күп ашамлыклар. Зур бәлеш тора, савыт белән әйрән тора.  Өстәл кырыенда ике кыз утыра. Алар да татар кызлары киеменә киенгән. Камыр –батыр белән кыз бакчага керәләр. Кызлар өстәл яныннан торып, алар янына йөгереп килә.

2 нче кыз: Кем бу? Нинди хур егете?

1нче кыз: Бу – батыр егет. Ул безне диюдән коткарырга дип килгән. Тик юлда ул бик ачыккан, бик арыган.

2 нче кыз: Әйдә, әйдә, узыгыз түрдән. Менә өстәл өстендә бик күп ризыклар. Утыр әйдә, аша. 

3 нче кыз: Батыр егет, сыйдан баш тартма. Аша-эч. Хәзер мунча ягып җибәрербез. Мунча керерсең, ял итеп алырсың.

К.б.: Рәхмәт,  кызлар,  барыгызга да.

К.б. табын артына утыра, ашамлыкларны ашый башлый.

35 нче күренеш

Камыр -  батыр бакчада сәкедә йоклап ята. Көн якты, кояш чыгып килә. К.б. уянып килә. Утыра , киерелеп ала. Янына беренче кыз килә.

Беренче кыз: Йоклап тордыңмы, батыр егет? Ни телисең, боер.

К.б.:  Миңа берни дә кирәкми. Инде мин бик шәп ял иттем. Хәзер инде дию янына да барырга була.

Беренче кыз: Юлларың уң булсын. Диюне җиңеп кайтырга насыйп булсын үзеңә.

К.б. бакчадан чыгып китә.

36 нчы күренеш.

Бер зур бүлмә күренеше. Ике тәрәзә, сәке бар. Сәке янында өстәл. Өстәлдә ашамлыклар бар. Идәннәре мәрмәр таштан. Сәкедә дию ята. Үзе кәрлә, ә сакалы озын.  Ак сакалын тараткан. Сакалы киштәгә эленгән.  Башы яланбаш. Мөгезе бар.  Бишмәт кигән. Билендә кылыч белән кыны бар. Бер патша кызы сакалны тарак белән тарап тора. Бүлмәгә К.б. керә.

Дию-кәрлә: Син кем? Минем яныма килергә ничек батырчылык иттең?

К.б.: Мин Камыр-батыр булам. Син гел кан коеп йөрисең. Балаларны ятим калдырасың. Мин сине туктатырга дип килдем.  Көрәштәнме, сугыштанмы, алыштанмы, салыштанмы?

Дию-кәрлә тиз генә сәкедән сикереп тора.  Җиңен сызгана. К.б.ның каршына килеп баса.

Дию-кәрлә: Алыштан да булыр, салыштан да булыр. Әле минем белән көрәшәсе батыр тумаган, туганнары уңмаган. Безнең якта менә болай сугалар аны, энем!

Дию К.б.ның яңак төбенә китереп суга. К.б. идәнгә егыла. Дию кыныннан кылычын ала башлый. Үзе үкерә. Кыз, артыннан килеп,   кулына ябыша, туктатмакчы була. Бу вакытта К.б.  күзләрен ача, башын күтәрә, торып баса.

К.б.:Безнең якта алай сукмыйлар, менә болай сугалар!

К.б. диюнең сакалыннан тотып ала, баш өстенә күтәреп әйләндерә, идәнгә китереп бәрә. Дию  көлгә әйләнә.  Камыр-батыр торып баса. Кыз, шатланып , аны килеп кочаклый.

Кыз: Бигрәк батыр икәнсең, егет. Диюне син җиңдең. Әйдә тизрәк башка патша кызларын да шатландырыйк.

Кыз К.б.ның кулыннан тотып чыгып китәләр.

37 нче күренеш

Бакча. Бакчада бер зур гына инеш ага. Бик күп җимеш агачлары . Чишмә агып тора. Кырыйдарак мунча күренә.   Бакча уртасында өстәл. Өстәлдә  бик күп ашамлыклар. Өстәл янында өч патша кызы йөри. Алар Камыр-батырны уратып алганнар.

Беренче кыз: Бик зур рәхмәт сиңа , батыр егет.

Икенче кыз: Син безне явыз диюдән коткардың.

Өченче кыз: Инде без әти-әниләребез янына да кайта алабыз.

К.б.: Иртәгә үк юлга кузгалырбыз.

Икнче кыз: Әйдә , егет, өстәл янына. Тәмле нигъмәтләрдән авыз итеп ал.

Беренче кыз: Дию патшасының байлыгы бик күп. Безне диюдән коткарган өчен,  барысы да сиңа булыр.

Кызлар һәм К.б. өстәл тирәли утыралар, ашыйлар.

38 нче күренеш.

К.б. һәм кызлар кое төбендә. К.б. янында капчык тора. Капчык башыннан алтын-көмеш, мәрҗәннәр күренеп тора.

К.б.: Кызлар, менә без килеп тә җиттек. Өстә мине ике иптәшем көтә. Икесе дә өйләнмәгән.

Беренче кыз: Ник сөйлисең син безгә моны?

К.б.: Телисез икән, чыккач, туй итәрсез.

Өченче кыз: Ә миңа ни эшләргә?

К.б.: Ә менә сине, чибәркәй, риза булсаң, хатын итеп үземә алыр идем. Әнкәемә килен булырсың, үземә – хатын.

Өченче кыз: Мин риза.

К.б.: (өскә таба карап кычкыра) Әй, өстә, бауны төшерегез, безне тартып менгезегез.

Барысы да өскә таба карый. Өстән бау төшә.

К.б. бауга капчыкны бәйли. Җепне ике тапкыр тартып ала. Бау белән капчык өскә таба күтәрелә башлый. Кызлар елмаешалар, кочаклашалар.

К.б.: Патша кызлары, хәзер сезнең чират.

Беренче кыз:Мин беренче меним. Мин –иң олысы.

К.б.: Өскә менгәч тә барысын да сөйләп бирерсең.

          Өстән бау тагын төшә. К.б. бауны беренче кызның биленә бәйли. Кыз бауга тотына. К.б.бауны ике тапкыр тарта, бау белән кыз өскә таба күтәрелә башлый. Икенче һәм өченче кыз кочаклашалар, елап алалар.

Икенче кыз: Хәзер мин өскә менәрмен. Сез бер-берегезгә иптәш. Без сезне өстә көтеп торырбыз.

Өстән бау төшә. К.б. бауны икенче кызның биленә бәйли. Кыз бауга тотына. К.б. бауны ике тапкыр тарта, бау белән кыз өскә таба күтәрелә башлый. Өченче кыз К.б. белән кала.

К.б.: Хәзер синең чират. Синнән соң мине күтәреп алырлар.

Өченче кыз: Мин сине өстә көтеп торырмын.

Өстән бау тагын төшә. К.б. бауны өченче кызның биленә бәйли. Кыз бауга тотына. К.б. бауны ике тапкыр тарта, бау белән кыз өскә таба күтәрелә башлый. К.б. аста торып кала. Бауның төшкәнен өскә таба карап көтеп тора. Бау төшә. К.б. бауны биленнән бәйли. Ике тапкыр бауны тарта. Бау өскә күтәрелә башлый.

39 нчы күренеш.

Җир өсте. Кое яны. Кое янында өч патша кызы тора. Кое кырыенда ике батыр.

Ташказар: Кара әле никадәр байлык.

Тауказар: Бу алтын-көмешләр, мәрҗәннәр гомер буена җитәрлек.

Ташказар: Ә кызлары... Кызларын кара әле,  нинди матур.

Тауказар: Кызларны коткарган өчен  патша  Камыр-батырга тагын алтын-көмеш бирер инде.

Тауказар: Ә кызларны без коткардык дип әйтсәк. Ничек уйлыйсың?

Ташказар: Ә Камыр-батыр... Аны нишләтәбез?

Тауказар : Аның бернәрсәсе юк: җепне генә кисеп җибәрик.

Тауказарның бауны кисеп җибәргәне күрсәтелә. Кызлар моны күрмиләр.

40 нчы күренеш

Кое. Кое уртасында К.б. җеп белән бәйләнгән. Ул өскә таба шуыша. Яктыра башлый.

К.б.: Инде яктылык та күренә. Тиздән чыгып та җитәм, ахрысы.

Бу вакытта бау өзелеп китә. К.б. яңадан аска мәтәлеп төшеп китә.

41 нче  күренеш.

Кое төбе. Камыр-батыр кое төбендә ята. Менә ул селкенеп куя. Кулы белән башын тота. Күзләрен ача. Утыра.

К.б.: Ни булды минем белән? Ничек, әллә миңа иптәшләрем хыянәт иттеме? Әллә алар бауны кисеп җибәрделәрме? Булмас, моңа ышануы кыен. Әгәр дә шулай була калса? Инде миңа нишләргә?  Әби. Әйе, әби янына барыйм әле. Ул берәр киңәш бирер, дөньяга чыгуның икенче бер юлын өйрәтер. 

К.б. тора һәм кое төбеннән китә башлый.

42 нче күренеш.

Яңадан әбинең йорты. Әби  өй кырыендагы эскәмиядә утыра. К.б. әби янына юл буенча килә.

К.б.: Исәнме , әби. Минем юлым уңмады бит әле. Дөньяга чыгып җитәм дигәндә генә иптәшләрем бауны кисеп җибәрделәр. Дөньяга чыгарга бүтән берәр әмәл белмисеңме? Белсәң, өйрәтсәнә!

Әби: Яхшы егет син. Диюне дә үтергәнсең дип ишеттем. Булышам мин сиңа. Әйдә , минем арттан. 

Әби К.б.ны йорт кырыена алып килә. Кулы белән бер кырыйга күрсәтә.

Әби: Әнә, тегендә сукмак күрәсеңме? Сукмак буенча барсаң, бер күлгә барып җитәрсең. 

К.б.: Нинди күлгә?

Әби: Бүлдермә сүземне. Күл эчендә бер утрау булыр. Утрауда бер имән үсә. Имән үзе юан, тамыры нык, ботагы җиргә тигән. Шул имән янында ике тәкә утлап йөрер. Берсе-ак, берсе-кара. Тәкәләрнең агын сайла, йонына ябыш, төшеп кала күрмә. Ул тәкә сине җир өстенә чыгарыр. Кара аны, тәкәләрнең карасына ябыша күрмә!

К.б.: Бик зур рәхмәт сиңа, әби.

43 нче күренеш

           К.б.  урман буйлап бара. Тирә – якта агачлар, агач башында сыерчыклар сайрый, урманда куяннар күренеп китә, агач башында тиен утыра. Камыр-батыр   урман буйлап барганы күрсәтелә. Кояш бер баштан чыга һәм икенче яктан кереп китә. Караңгылана. Камыр-батыр   кич белән дә бара. Тагын кояш чыга. Камыр-батыр   алдында күл ачыла. Су уртасында утрау, утрауда карама, карама төбендә үгез тикле ике кәҗә тәкәсе сөзешә. Берсе ак, берсе кара. Шундый каты сөзешәләр, утрау дер селкенә, мөгезләреннән яшеннәр атыла. Судан К.б. утрауга йөзеп керә, капылт кына ак тәкәнең аягына ябыша. Тәкә башта К.б. ябышкан көе утрау буенча әйләнеп йөри. Аннары җил чыга, аларны җил күтәреп алып менеп китә.

44 нче күренеш

Җир өсте. Басу уртасы. Өстән К.б. дөп итеп килеп төшә. К.б. күзләрен ача, як - ягына карана, өсләрен каккалый.

К.б.: Ай-яй тәкә дисәң дә тәкә: җир өстенә күз ачып йомганчы алып чыгып куйды бит. Кайда соң мин? Патша кызларын табарга кирәк. ( китә башлый, җиргә карый). Әһә, монда эзләр күренә. Биш кеше барган: ике ир-ат, өч хатын-кыз. Болар, мөгаен, шулардыр. Эзләр  буенча барыйм әле мин.

45 нче күренеш

Басу буйлап К.б.бара. Учак яндырган урынга җитә. Учак сүнгән.

К.б.: Минем иптәшләр монда булганнар.(кулын учак өстен куя). Учактан җылы бәреп тора әле. Тукта, бу ни? (учакны актара. Аннан ипи ала). Төче күмәч. Бу күмәчләрне теге чибәр кыз  миңа дип күмеп калдыргандыр инде. Ашап, тамак ялгап алыйм да, юлга кузгалырмын.

К.б. учак янына утыра, икмәкне сындыра-сындыра ашый.

46 нчы күренеш

К.б. юл буенча бара. Аягында чабата. Күлмәк кигән, ыштан. Башында кәләпүш. Җилкәсе аркылы капчык эленгән. Ике якта кечкенә , бер генә тәрәзәле йортлар. Ара –тирә агачлар утыртылган.  Алда зур йортлар күренеп тора. Зур йортлар буйлап бара. Уртада бер төзелә торган сарайга килеп җитә. Ике - өч кеше сарайга карап торалар.

Кешеләр: Ай-һай бигрәк матур.

  •  Бигрәк зур булачак инде бу сарай.

К.б.: Бу сарайны кем салдыра? Бай кешеме үзе, патшамы?

Кеше: Юк, патша салдырмый бу йортларны, шулай ук байлар да түгел; бу яңа йортларны дию патшасын җиңеп кайтучы ике батыр салдыра. Өстәвенә әле патша кызларын да диюдән коткарып  кайтканнар.

Камыр-батыр китеп бара. Бер кырыйгарак килә һәм үзенең күлмәген сала, капчыгыннан иске күлмәк ала һәм шуны киеп куя. Аягындагы чабатасын да сала, капчыгына тыгып куя. Бер хәерчегә охшап куя.  Кире сарай янына килә. Ишеген шакый.

К.б.: Мин бер юлаучы идем. Керергә рәхсәтме?

Эчке яктан “Кер” дигән тавыш ишетелә. Камыр-батыр ишектән кереп китә.

47  нче күренеш.

Сарай эче. Сарайда ике батыр өстәл артында утыра. Бүрәнәгә сөялеп шартаяк тора. Ике патша кызы түрдә сәкедә бик горур кыяфәттә утыралар. Өченче кыз күңелсез. Ул кырыйда бүкәндә генә утыра. Камыр-батыр ишектән башын аска иеп кенә керә.

К.б.: Исәнмесез. Мин бер юлаучы. Миңа бераз ашарга бирмәссезме икән?

Егетләрнең берсе Камыр-батырга бер ипидән сынык сындырып суза. К.б. бу сыныкны килеп ала. Ул өченче кызга караштырып ала.

Ташказар:  Тагын ни кирәк сиңа? Тиешлесен бирделәр бит инде, бар, юлыңда бул!

К.б.: Тарсынма, мин китәрмен, мондый тар күңелле кешеләр янында минем үз күңелем дә тарсына. Тик миңа бик азга гына ук-җәя биреп тормассызмы диебрәк керүем иде. 

Ташказар :  Нишкә ул сиңа? Әллә ата беләм димәкче буласыңмы? Әнә, минем ук белән җәя, ал шуларны.

К.б. җәяне ала. Аны тартып карый. Ул чабата кебек бөгелеп бетә.

К.б. (көлеп): Мондый ук белән җәяне беренче тапкыр күрәм әле.

Тауказар: Әнә,  минем ук белән җәя. Ал шуларны.

К.б. җәяне ала, тартып карый, идәнгә ыргыта.

К.б.: Хурланмыйча, моны күтәреп йөргән ирләрен әйтер идем. Белмим, малай-шалайга чыпчык куркытып уйнарга гына яраса ярар бу.

Тауказар: Йә, йә, хәерче, телеңне бик озайтма!

К.б.: Әнә , бүрәнәгә бер шартаяк сөялеп тора. Шул шартаякны миңа бирмәссезме икән?

Тауказар: Ал. Тик сиңа ни өчен соң ул?

К.б.: Монда килгәндә күл буенда биш аккош күрдем. Аларның икесе ата кош, өчесе ана кош. Киңәш бирегезче, шуларның аталарын үтеримме, әллә аналарынмы?

Беренче кыз: Ата кошларын ат.

Икенче кыз: Әйе, ата кошларын ат. Ана кошларның бала чыгарган чорлары булыр, аларга тимәскә кирәк. 

Тауказар: Юк, юк, бетәсе булгач, барысы да бетсен. Нигә аталарын гына аерып атарга? Аларның ни гаебе бар?

К.б. идән уртасына килеп баса. Шартаягын иңбашына күтәреп куя.

К.б.: Гаепләре бар шул. Аккош бер вакытта да сыңар-сыңар йөрми ул. Сез миннән: «Нигә биш кенә, нигә алты түгел?» — дип сорамадыгыз. Алайса үзем әйтим. Бер ата кошны теге икесе, үлсен дип, ярты юлда чукып-чукып тинтерәтеп, аерып калдырганнар, ярыннан аерганнар.  Шулмы иптәшлек, шулмы булды егетлек?

Ташказар: Син кем? Ник син мондый сүзләр сөйлисең?

Ике батыр качарга дип, ишеккә таба бара башлыйлар. К.б. аларга аркылы төшә, кызларга карый.

К.б.:  Мин – сез ташлап калдырган Камыр-батыр булам. Таныйсызмы?

Ташказар: Камыр-батыр, зинһар безне гафу ит. 

Тауказар: Без бүтән алай итмәбез.

Ташказар: Зинһар , үтермә, башны бетермә.

К.б.: Ярый, яшәп торыгыз. Тик хәтерегездә тотыгыз: бу якларга юлларны онытыгыз! Моннан соң минем күземә күренәсе булмагыз.

Тауказар: Китәбез, китәбез. Башка монда күренмәячәкбез.

Батырлар акрынлап, башларын иеп, ишектән чыгып китәләр.

Беренче кыз: Инде батырлар китте. Безгә ничек яшәргә?

К.б.: Курыкмагыз, кызлар. Дию биргән байлыклар бик күп бит. Ул сезгә  бай тормышта яшәргә җитәчәк. Батырлар салган йорт та сезгә кала. Борчылыр берни дә юк.

К.б. өченче кыз каршына бара.

К.б.:  Әгәр дә син риза булсаң, без синең белән анам янына авылга кайтыр идек. Анда туйлар ясап, бәхетле гомер итә башларбыз.

Өченче кыз: Мин бик шатланып риза. Иртәгә үк юлга кузгалырбыз.

К.б. белән өченче кыз кочаклашып калалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәмлетамак маҗаралары

Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган театральләштерелгән әдәби-музыкаль композиция...

Г.Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" повесте.

Укучыларны Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” дигән повесте  белән таныштыру,фашистларга каршы көрәшнең фантастик маҗара стилендә   бирелешен аңлату, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, ...

Тәләкә белән Сипкелбикә маҗаралары.

Яңа ел бәйрәмендә үткәрелгән кичә....

“Рөстәм маҗаралары”повесте, план-конспект.

7 класс татар төркемнәре өчен "Рөстәм маҗаралары" әсәре....

Шәүкәт Галиев "Шәвәли маҗаралары"

Ачык дәрес план-конспекты...