Г.Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" повесте.
методическая разработка (5 класс) по теме

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

 

Укучыларны Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” дигән повесте  белән таныштыру,фашистларга каршы көрәшнең фантастик маҗара стилендә   бирелешен аңлату, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, укучыларны тормышта гел   уяу  булырга,  әти-әни сүзен тыңларга,  олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rostm_mazharasy_d.e.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:      Г.Кутуй «Рөстәм маҗаралары”

Максат: 1. Укучыларны Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” дигән повесте

                   белән таныштыру.

              2.Фашистларга каршы көрәшнең фантастик маҗара стилендә

                  бирелешен аңлату, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

              3. Укучыларны тормышта гел   уяу  булырга,  әти-әни сүзен  

                  тыңларга,  олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Материал:  портрет, дәреслек, “Сайланма әсәрләр”е, презентация,

                    аңлатмалы сүзлек, рәсемнәр, интернет материаллары,

                    әдәби әсәрләрдән өзекләр.

                                  Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше.  1слайд.

   Әйдәгез укучылар, сезнең белән бераз хыялланып алыйк.

Мин сезгә кәгазь битләре өләшәм. Сез шул битләргә, хәзерге моментта кайда булырга теләгегез бар икәнен язарсыз.

    Мин, мәсәлән, хәзерге вакытта  дәрес биреп тормас идем. Минем Аквапаркта буласым, суда йөзәсем килә. Ә сез нәрсә турында хыялланасыз икән? Белик әле.

     Укучыларның язылган хыяллары укыла.  2 слайд.

    Укытучы:Укучылар, бу хыялларны  чынга ашырып булыр микән?

    Менә без сезнең белән хәзер Аквапаркка(тагын башка җирләргә) барып төшсәк ничек  әйбәт булыр иде! Әйдәгез шунда китик.  3-4 слайд.

     Ә анда ничек барырга соң?  Укучылар җавабы.

     Укучылар, бу мөмкин әйберләрме? Тормышта булган бу маҗаралы хәлләрне кайларда күререгә мөмкин соң?

    Укучы:  Киноларда, әкиятләрдә күрергә була.  5 слайд

    Укытучы: Балалар, без китсәк, безнең турыда кемнәр нәрсә уйларлар соң,

                         кемнә борчылыр безнең өчен.?

                         Менә укучылар, безнең кебек маҗаралы хәлләргә очраган

                         геройлар да бар. Укучылар сез маҗаралы, маҗара дигән сүзнең

                         мәгънәсен ничек аңлыйсыз.  Карап китик.

Аңлатмалы сүзлек:

1.Баштан үткән, күрелгән кызыклы яки күңелсез хәл, көтелмәгән вакыйга. Юлдагы маҗаралар.

2.Хәвефле,куркыныч вакыйга, фаҗига.

3.Очраклы хәл. Маҗарага тап булу.

Укучылар бүген без сезнең белән Г. Кутуйның маҗаралы повесте “Рөстәм маҗаралары” белән таныша башлыйбыз.  6 слайд

7 слайд.

Гадел Кутуй Бөек Ватан сугышында катнаша.1944 нче елда, берничә айга ялга кайткан арада, ул “Рөстәм маҗаралары” дигән фантастик повесть язарга өлгерә. Рөстәм исемле герой - язучының үз улы. Шуның өчен Г.Кутуй аны яратып, укучылар да яратырлык, сокланырлык батыр итеп сурәтли.

8 слайд.

60 нчы елларда әдәбиятта Рөстәм Кутуй исеме барлыкка килде.Ул әтисе юлыннан китте. Рөстәм Кутуй рус телендә иҗат итте. Ул - шагыйрь, прозаик һәм тәрҗемәче.Әтисе Гадел Кутуй, Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, Равил Фәйзуллин шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итте.Аңа хәзер 72 яшь. Аның “Мин җирдән барам” (“Я иду по земле”), “Җир яфрагы” (“Лист земли”), “Тамырлар”(“Корни”)- шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.Ә проза әсәрләреннән:”Яңгыр килә” (“Доҗдь будет”),”Шундый- шундый тормыш”, (“Такая җизнь”), “Көләм, буылам, елыйм” (“Смеюсь,  задыхаюсь и плачу”).

9 слайд. Газзи Кашаф сүзләре:

“Кутуй ул әсәрне язарга күптән җыена иде. Безнең иҗади бәхәс шактый озын булды. Гадел Кутуй абаганың үзенчәлеге турында озак уйлануын, галимнәр белән киңәшүен, үзенең дә фәнни нигездә язуын, шуны исбат итәчәген әйтте. Ләкин аның исбат ителүе икенче кисәктә күрсәтелергә тиеш иде. Язучы әсәрнең икенче, өченче кисәкләрен язарга өлгерә алмый.”

 

 10 слайд. Маҗаралы сүзенә аңлатмалы сүзлектән аңлатма бирелә.

11 слайд.

 Укый башлар алдыннан,  бүлектәге сүзлеккә игътибар итик.

 Укучылар бүлек өстендә эшли башлаганчы, сүзлек өстендә эшләп

 алыйк:

Сырхаулады – авырды, авырып калды.

Пошындырды – куркуга салды, уйланырга мәҗбүр итте.

Янчелгән – изелгән, тапталган.

Укып бетергәч:

Укытучы: Укучылар бү бүлектә сүз нәрсә турында бара?

Укучы: Югалу.  Рөстәмнең югалуы.

12 слайд.

Укучылар: Сез укучылар югалган балалар турында ишеткәнегез бармы?

 Ишетсәгез кемнән, кайдан ишеткәнегез бар? Кая китеп югала икән алар?

13 слайд.

Укучылар, бу куркыныч сезгә дә янарга мөмкин. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- белмәгән кешеләр белән  аралашмаска.

- өйдә үзең генә калганда ишекне бикләп утырырга.

- белмәгән кешеләргә ишекне ачмаска.

- чит – ят машиналарга утырып итәргә  ярамый.

Укытучы: Бала югалу кемгә кайгы – хәсрәт китерә балалар?

Укытучы: Бу бүлектә Рөстәмнең югалуы өчен кемнәр бочылдылар?

Әнисе, әтисе, әбисе бик борчылдылар.

Өзекне укырга була.

Укытучы:Әти-әни рөхсәтеннән башка, сорамыйча берәр җиргә китәргә ярыймы укучылар?

Укучылар,  Рөстәм  нинди  гаиләдә тәрбияләнгән?

14 слайд.

Рөстәм укучылар бик тәртипле гаиләдән. Әтисе Һашим абыйның әнисенә әйткән сүзләрен искә төшерик әле.

- Юкка борчылма, әнкәй, кайтыр... Берәр түгәрәк утырышында калгандыр...

дип йомшак кына итеп дәшә.

Ял итеп алабыз укучылар. Әниләр турында җыр тыңлау.

Сезнең дә әбиләрегез бармы балалар? Сез аларны яратасызмы? Ничек итеп яратасыз?

Укытучы: Рөстәм укучылар, мәктәптә дә иң тәртипле укучы булган. Укытучысы  аның беренче мәртәбә сораусыз, сәбәпсез дәрес калдыруына аптыраган.

Сез дә сәбәпсез дәрес  калдырасызмы укучылар?

Әгәр дә дәрес калдырасыгыз булса, авырып калдырырга мөмкин, берәр төрле сәбәп булырга мөмкин Сезгә укытучыларыгызны  килмәвегез турында  кисәтергә  кирәклекне онытмагыз яме.

Рөстәм нинди бала икән укучылар, әйдәгез аңа сыйфатлама биреп карыйк.

Әйдәгез, әсәрнең соңгы  кызыл  юлына  игътибар итик.

Әйтергә генә ансат:  күз алдында йөгереп йөргән бала кинәт, көпә – көндез, суга чумгандай  юкка чыксын, имеш. Телләре кычыткан гайбәтче хатыннар бу турыда кеше ышанмаслык хәбәрләр дә таратып өлгергәннәр иде инде.

Татар теле дәресендә  сез өйрәнгән сүзләр бар монда укучылар, таныш сүзләр бармы?

Суга чумгандай юкка чыкты, теле кычыткан хатыннар - фразеологик әйтелмәләр.

Укучылар, ул – югалды. Менә бүген,  сезнең белән югалган булсак, безнең өчен дә кайгырган булырлар иде. Рөстәм өчен дә ничә кеше кайгыга төште.

Бу очракта Рөстәм нишләргә тиеш иде.?

Әйе, ул язу булса да язып калдырырга тиеш иде, чөнки әле ул вакытта телефоннар юк.  Аралашу өчен дә мөмкинлекләр.юк иде.

Укытучы:  Рөстәмнең югалуы инде маҗаралы хәлләрнең башы укучылар.

Алдагы бүлекләрдә без бу маҗаралы хәлләр белән танышырбыз.

15 слайд.  Өйгә эш:

1.Бу бүлекнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнеп килергә.

2. Үзегез белән яки гаиләдәге берәр кеше белән булган маҗаралы хәлне искә төшереп, сөйләргә әзерләнергә.

3. “Минем гаиләм” дигән темага хикәя язып килергә.

Дәрес тәмам, рәхмәт  акыллыларым. Чыгарга  була.

                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “ әсәренә нигезләнгән)

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе ”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “әсәренә нигезләнеп)...

Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен анализлау

Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): укучыларга «Сагыну» нәсеренең  эчтәлеген                төшендерү...

Г. Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ

Г. Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ...

Ачык дәрес "Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ"

7 нче сыйныфта үтеләсе Гадел Кутуйның "Сагын" нәсеренә дәрес эшкәртмәсе...

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

        I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мә­гариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куй­ды. Бу үзгәрешләр үз чи...

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә темасы.

Яшьлек,Гомрең кыска синең,Шундый кыска булып тоела,Кичен чәчәк аткан була,Ә таңында инде коела...МәхәббәтУл үзе иске нәрсә,ЛәкинҺәрбер йөрәк аны яңарта,Тиле яшьлек ярты гомрен бирәАның хисе белән янар...