Көзге бал КВН (класстан тыш чара)
методическая разработка на тему
Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ишмуратова Гүзәлия Нәгыйм кызы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Көзге бал КВН | 17.47 КБ |
Предварительный просмотр:
Көзге бал
КВН
Төзеде: Башкортстан Республикасы
Уфа шәһәре Ленин районы
Татар якшәмбе мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ишмуратова Гүзәлия Нәгыйм кызы
Уфа- 2014
“Көзге бал”(класстан тыш чара - КВН)
Максаты: укучылардад эстетик зәвык тәрбияләү; танып – белү ихтыяҗын арттыру; табигатькә чынбарлык аша караш тәрбияләү.
Зал көз темасына карата бәйрәмчә бизәлгән. Әкрен генә мызыка яңгырый. Алып баручы бәйрәмне ачып җибәрә. Яшелчә, җиләк – җимеш күргәзмәсе куелган.
Алып баручы.
Хәерле көн укучылар, укытучылар, килгән кунаклар!
Килеп җитте көткән сәгать
Изгелекләр кылыр өчен
Чыгып тора төрле сәбәп.
Исәнмесез.
Без сезнең белән ял кичәсенә “Көзге бал”га җыелдык. Максатыбыз безнең уйнарга, көлергә, ашарга, эчәргә, күңелле ял итәргә.
1 нче укучы.
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
2 нче укучы.
Табындагы икмәк, сый, нигъмәтне,
Күреп ил картлары шатлана.
Муллык белән килә җиргә көзләр,
Көзге муллык кыла тантана.
3 нче укучы.
Көзге көннәр бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор, арбуз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә.
4 нче укучы.
Арыш – бодайлар белән
Колхоз амбары тула.
Яхшы эшләгәч, уңыш күп,
Бар кеше дә бай була.
Алып баручы.
Бүген бездә байлык, муллык, матурлык бәйрәме. Халыкта “Эш беткәч, уйнарга ярый” дигәнэйтем бар.уйнар алдыннан эшләгән эшләребезгз күз салыйк, үзебезнеңхезмәткә бәя биреп; “көзге өстәл”гә, “көзге букет” ка, “стена гәзите”нә һәм кул эшләренә бәя биреп үтик.
Сүз жюригә бирелә. Рәхим итегез!
Рәхмәт, хәзер уйнап алыйк.безнең бүгенге уеныбызда 2 команда катнаша: Татар якшәмбе мәктәбенең 1-4 төркем укучылары Командалар сәхнәгә рәхим итегез.
1 нче бирем. Командалар белән таныштыру (Һәрбер команда сәхнәгә чыга тора, үзе белән таныштыра.)
2 нче бирем. Җыр. (Һәр команда үзенең җырын җырлап ишеттерә.)
3 нче бирем. Көзге костюм. (Көзге мода күрсәтү.)
4 нче бирем. Рецепт. (Көзге муллыктан соң яратып пешерә торган ашның рецепты белән таныштырыру.)
5 нче бирем. Яшелчәләрдән әзерләнгән азыкларны әйтү.
6 нчы бирем. “Гөмбә җыю” конкурсы. (Идәнгә төрле җиргә гөмбәләр сибелә, күзләрне бәйләп кем күкүпме һәм тизрәк җыя.)
7 нче бирем. Түгәрәктә уйнау. (Бер хәреф әйтелә, мәсәлән, “Б”, шул хәрефкә яшелчә, җимеш, улән исемнәре әйтелә.)
8 нче бирем. Бу кайсы агачтан? (Күзне бәйләп яфракларны тану.)
9 нчы бирем. Яшел даруханә. (Дару эшли торган үләннәр, җимешләр, яшелчәләр исемнәрен әйтергә.)
10 нчы бирем. Табышмаклар.
- Җир астында кызыл әтәч. (чөгендер)
- Утыра агач башында кыз, солтан кебек
Түгәрәк шалкан кебек,
Кызыл кан кебек,
Татлы бал кебек. (алма)
- Аягында кара ката,
Тәпиендә кызыл оек,
Яшел күлмәкле, ак яулыклы. ( карабодай)
- Кечкенә генә капчык
Эчендә сары балчык. (тары)
- Ук, башы алтын чук. (бодай)
- Озын-озын егетләр,
Башларында бүрекләр. (арпа)
- Кырык кат күлмәк кигән,
Утырып үлгән. (кәбестә)
11нче бирем. Сорауларга җавап.
1. Бу үсемлекләр ничә аваздан тора?
а) көнбагыш
б) бодай
в) ипи
г) он
2. Бодайдан нәрсә ясыйлар һәм пешерәләр? (ипи)
3. Көнбагыштан нәрсә ясыйлар? (май)
4. Солыны кайсы йорт хайваны ярата? (ат)
5. тарыны нинди йорт хайванына сибәләр? (чебиләргә)
6. Кишернең кайсы җирен ашыйлар? (тамырын)
7. Кәбестәнең кайсы җирен ашыйлар? (яфрагын)
8. Кабак кайда үсә? (җир өстендә)
9. Чөгендер нинди төсле була? (кызыл)
Уеннарга йомгак ясала, җиңүче ачыклана.
Алып баручы. Күрәсез, дуслар һәвакыт җиңә. Инде эйдәгез, бәйрәмне тәмамлыйк.
Уеннарда уйнадык, бәхет тә сынадык. Эйдәгез әле көзгә хушлашу сүзебезне әйтик.
1 нче укучы.
Алтын көз! – диләр, алтын көз!
Кайда аныҗ алтыны?
Ул алтын безнең түккән тир, Тырыш хезмәт ялкыны!
2 нче укучы.
Шул ялкын безнең сыебыз-
Арыш, бодай, һәммәсе.
Җирдә тик хезмәт олылый
Һәм алтынлый кешене.
Алып баручы. Кичәбез шуның белән тәмамлана.
Алдагы көннңрегездә
Телебиз мул уңышлар
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, кадерле дуслар!
12. Чәй эчү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.
“ Исән-имин йөрим дисәң Бел син юл кагыйдәсен”!...
Изгелек искермәс тә, тузмас та (класстан тыш чара ).
Изгелек искермэс тэ, тузмас та....
Класстан тыш чара
Киң колачлы талант иясе (Галимҗан Ибраһимовның 125 еллык юбилеена багышланган әдәби викторина) ...
"Язучыны таны" - татар әдәбиятыннан класстан тыш чара.
"Язучыны таны" уены - татар теле һәм әдәбияты атналыгында үткәрү өчен ачык чара. Бу класстан тыш чара 5-8 класс укучылары өчен тәкъдим ителә....
Класстан тыш чара "Дәү әни һәм онык"
Өлкәннәр коненә багышланган кичә. “Дәү әни һәм онык” бәйгесе.Максат:Газиз дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре, гаилә традицияләренә ихти...
"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара
"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара...
Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан (Класстан-тыш чара)
Математикадан интеллектуаль"Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан" укучыларның танып-белү активлыкларын,иҗади фикерләүләрен үстерү максатын куя......