Внеклассное мероприятие "НАУРУЗ - 2012"
презентация к уроку по теме

Хуснутдинова Лилия Рафаиловна

 

Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган.Урта Идел буенда яшәгән татар халкы кышлар үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә “Нәүрүз”бәйрәмен билгеләп үткәннәр.Нәүрүз бәйрәме атна-ун көн дәвам иткән.Фарсыча “Нәү”-яңа, “рүз”-көн дигәнне аңлата.Көнчыгыш календаре буенча бу-Яңа елны каршылау бәйрәме.Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган-булган кызын сайлап “Нәүрүз-бикә”дип игълан иткәннәр.Укучы балалар йорттан-йортка кереп, “нәүрүз әйтеп” йөргәннәр:

                                Ач ишегең керәбез,

                                Нәүрүз әйтә киләбез,

                                Хәер-дога кылабыз,

                                Нәүрүз мөбәрәкбад!

  Нәүрүз бәйрәме көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә, дәүләт башлыкларына исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар.Нәүрүз бәйрәмнәре мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч-дәрман, дәрт биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән.

    “Нәүрүз”иң шатлыклы яз бәйрәме-өмет бәйрәме билгеләп үтелгән.Таң ату белән учак кабызганнар.Шул чакта итле аш яки ботка пешереп кешеләр бер-берсен сыйлаганнар.Учак әйләнәсендә балачагалар, кызлар, егетләр әйләнгәннәр.Менә шушы шәрык бәйрәме безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла.Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача.

Скачать:


Подписи к слайдам:

Нәүрүз бәйрәме:
Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган.Урта Идел буенда яшәгән татар халкы кышлар үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә “Нәүрүз”бәйрәмен билгеләп үткәннәр.
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Нәүрүз бәйрәме атна-ун көн дәвам иткән. Фарсыча “Нәү”-яңа, “рүз”-көн дигәнне аңлата. Көнчыгыш календаре буенча бу-Яңа елны каршылау бәйрәме.
УКУЧЫ БАЛАЛАР ЙОРТТАН-ЙОРТКА КЕРЕП, “НӘҮРҮЗ ӘЙТЕП” ЙӨРГӘННӘР: АЧ ИШЕГЕҢ КЕРӘБЕЗ, НӘҮРҮЗ ӘЙТӘ КИЛӘБЕЗ, ХӘЕР-ДОГА КЫЛАБЫЗ, НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘКБАД!
Нәүрүз бәйрәме көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә, дәүләт башлыкларына исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар. Нәүрүз бәйрәмнәре мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч-дәрман, дәрт биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән.
“Нәүрүз”иң шатлыклы яз бәйрәме-өмет бәйрәме билгеләп үтелгән.Таң ату белән учак кабызганнар.Шул чакта итле аш яки ботка пешереп кешеләр бер-берсен сыйлаганнар.Учак әйләнәсендә балачагалар, кызлар, егетләр әйләнгәннәр.Менә шушы шәрык бәйрәме безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла. Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача.
Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган-булган кызын сайлап “Нәүрүз-бикә” дип игълан иткәннәр.
НӘҮРҮЗ МӨБАРӘК БУЛСЫН!


Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БАЛЫК БИСТӘСЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

“ОЛЫ ЕЛГА УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”

ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«НӘҮРҮЗ ЧИБӘРЕ – 2012»

 

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хуснутдинова Лилия Рафаиловна

2011-2012 нче уку елы

НӘҮРҮЗ ЧИБӘРЕ – 2012

Җир йөзендәге иң беренче хатын-кыз булып Һава,  иң гүзәл булып Клеопатра исәпләнә.   Ә бугенге көндә иң матурлар, иң акыллылар бу безнең янәшәбездәге кызларыбыз. “Нәүрүз чибәре -2012 бәйгесе”нә дә кызларның иң уңганнары, иң булганнары һәм иң гүзәлләре генә җыелган. Әйдәгез хәзер кул чабып кызларыбызны бирегә чакырыйк

1 нче номер астында 5 нче сыйныф укучысы: Ибрагимова Диләрә

2 нче номер астында 6 нчы сыйныф укучысы: Сайфутдинова Айсылу

3 нче номер астында 7 нче сыйныф укучысы: Камалова Айгөл

4 нче номер астында 8 нче сыйныф укучысы: Альмиева Таңсылу

5 нче номер астында 9 нчы сыйныф укучысы: Нуруллина Гөлшат

6 нчы номер астында 10 нчы сыйныф укучысы: Мухаматгалеева Гөлия

Беренче бәйге  “Исәнмесез, бу мин....”  

Кызлар кыскача гына иттереп үзләре белән таныштыралар.

Икенче бәйге  “Иң сылу туташ”

Күзләреңнең каралыгын

Шомыртлардан алдың мәллә?

Су буенда гына үскән Зифа талдай синең гәүдәң.

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китмә.

Әй, син, горур татар кызы,

Кем бар тагын синдәй бүтән? – дип язган бит шагыйрь дә безнең кызлар турында.

Барыбызга да  билгеле булганча иң матур, сылу гәүдәле һәм аккыш йөзүен хәтерләткән адымнар белән   йөрүче кызлар бу көнчыгыш халыклары кызлары. Ә безнең татар халкы килеп чыгышы буенча көнчыгыш халыкларына карый. Әйдәгез әле бу чыннан да шулай микән тикшереп карыйк. Бәйгедә катнашучылар баш өсләренә китап куеп сәхнә буенча әйләнеп килергә тиешләр.

 Өченче бәйге “Иң сөйкемле туташ”

 Кызлар биремнәр язылган карточкаларны алалар. Алар карточкада язылган биремдәгечә елмаеп күрсәтергә тиешләр

  1. Улыбнись как пятиклассник старшекласснику!
  2. Улыбнись как девочка незнакомому мальчику!
  3. Улыбнись как Леопольд мышам!
  4. Улыбнись как младенец родителям!
  5. Улыбнись как двоечник получивший пятёрку!
  6. Улыбнись как девушка с рекламы колготок!

Дүртенче бәйге “Иң зәвыклы туташ”

Игътибар иткәнсездер, бүген безнең туташларыбыз бигрәк тә гүзәлләр. Аларның табигый матурлыкларын дөрес итеп ясалган макияж тагын да зәвыклы итеп күрсәтә.

Безнең туташларыбыз дөрес иттереп макияж ясау эзлеклелеген беләләр микән, шуны тикшереп карыйк әле.

  1. Нанесение тонального крема - база под макияж.
  2. Корректировка или моделирование лица при помощи пудры
  3. Контур губ.
  4. Контур глаз.
  5. Тени для век.
  6. Окрашивание ресниц.
  7. Помада.
  8. Сухие румяна.

Бишенче бәйге “Иң  өлгер туташ”

Туташлар өчен иң кирәкле аксессуарларның берсе бу -  СУМОЧКА. Бу кечкенә генә СУМОЧКАга нәрсә генә сыймый билгеле. Тиз генә кирәк булган әйберне эзләгәндә ниләр генә килеп чыкмый аннан. Әйдәгез белик әле, нинди серләрне саклый икән бу аксессуар. Сезгә хәрефләр язылган таблицлар бирелә. Бу таблицадан горизонталь и вертикаль буенча  туташлар СУМОЧКАсында еш  очрый торган предметларның исемнәре яшерелгән. Табып карагыз әле шуларны.

  П

О

М

А

Д

А

Р

У

Р

Н

И

Т

К

И

Д

У

Х

И

Г

Л

А

Р

Ч

Е

К

Р

Е

М

А

К

Л

Ю

Ч

И

Л

З

А

К

О

Л

К

А

К

О

Л

Ь

Ц

О

К

Помада                        пудра

Лак                        нитки

Ключи                        чек

Духи                        заколка

Зеркало                        кольцо

Ножницы                игла

Крем                        ручка

Ремень                        тушь

Алтынчы бәйге “Иң уңган туташ”

Ә хәзер татар халкының милли ашлары буенча ярыш оештырып алыйк әле.

Телдән “Могҗизалар кыры” уены кебек.

  1. Эченә бәрәңге салып пешерелгән ризык. 8 хәрефтән. (Кыстыбый)
  2. Милли татар ризыгы. 8 хәреф (Өчпочмак)
  3. Бик үзенчәлекле ашамлык. Эчлеге кат – кат өелә. 7 хәреф (Гөбәдия)

4.   Күркәм ризык, туй мәҗлесе бизәге. 6 хәреф (Чәк – чәк)

  1. Иң борынгылардан саналган эчемлек. 5 хәреф (Әйрән)
  2. Җиләк – җимешне кайнатып, сөзеп ясала торган ризык. 3 хәреф (Как)

 Әйтелгән ризыкның нәрсә икәнең белү.

  1. Сазан (балык)
  2. Фисташки (чикләвек)  
  3. Баклажан (яшелчә)
  4. Квас (эчемлек)
  5. Карбыз (җиләк)
  6. Корица (тәмләткеч)  

 Җиденче бәйге “Иң тапкыр туташ”

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмайса, җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә- як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Игелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - Әнкәй, хатын – кыз!

Татар халык иҗатында кешедәге әхлак сыйфатлары хакында фикерләр, киңәшләр, үгет – нәсихәтләр бар.  Алдагы биремебез менә шушы темага турыдан – туры кагыла. Хәзер мин кызларга чиратлап мәкальләр әйтәм, ләкин беренче кисәген генә. Икенчесен исә, сез дөрес итеп тәмамларга тиешсез.Сезнең тапкырлылыгызны шул рәвешле сынарбыз.

  1. Ана күңеле далада ...

( бала күңеле далада)

  1. Алтмышка җитсен бала.

Ана өчен ...    

( һаман бала)

  1. Ана балага авызыннан ...

( өзеп каптыра)

  1. Ата – анасын хурлаган ...

Үзен ...

(хурлаган булыр)

  1. Ачтан үлсәң дә,

Ата – анаңны ...

( ташлама)

  1. Аю да баласын аппагым ди,

Керпе дә баласын ...

( йомшагым ди)

Кадерле дуслар! Без сезне яз бәйрәме – Кошлар көне белән котлыйбыз! Март язның беренче ае: уяну, сафлану ае. Бу ай яктылык, су һәм кошлар ае булып исәпләнә. Кошлар безнең өчен бик кадерлеләр, алар-гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәргә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлардан башка табигать җансыз. Ә хәзер кошлар темасына багышланган сорауларга җавап биреп карагыз.

  1. Хәзерге замандагы иң зур кошның исеме ничек? – тәва кошы. Аның буе 2,7 м., авырлыгы 130 кг. Ул бик түземле, тиз чаба (сәгатенә 70 км). Иң зур күкәй сала (1,6 кг, озынлыгы 13,5 см).
  2. Иң зур су кошның исеме ничек? – Император пингвины. Аның буе-122 см, күкрәк йөзгечләре арасындагы киңлек 1,3 м, авырлгы – 45 кг. Ул үзенең табышын эләктерү өчен 265 м тирәнлеккә кадәр чума ала.
  3. Безнең илебездә яшәүче иң зур кошның исеме ничек? Дүдәк. Авырлыгы – 16 кг.
  4. Иң зур тизлек белән очучы кошның исеме ничек? – чәнечке койрыклы яр карлыгачы. Ул сәгатенә

      170 км тизлек белән оча.

  1. Иң нәни кошчыкның исеме ничек?  – Чебенкош. Аны чәчәк кошы да диләр. Русча – колибри (Авырлыгы – 1,6г, озынлыгы – 55мм).

“Табышмак-кошлар”.

Яшим буада “С” хрефе белән

Беләләр мине барлык балыкчылар.

Матурлыгым өчен “ф” хәрефе белән

Мине бәхет кошы диеп атыйлар.  (Сазан-Фазан).

Койрыгын алса – башы ябыша,

Башын алса – койрыгы ябыша.  (Саескан)

Беренче карлар яугач,

Килә ул безнең якка.

Кышкы урманны сөя,

Исе китми суыкка.     (Карабүрек)

 Йомгаклау. Сүз жюрига бирелә.



Подписи к слайдам:

НӘҮРҮЗ ЧИБӘРЕ – 2012
БЕРЕНЧЕ БӘЙГЕИСӘНМЕСЕЗ, БУ МИН...
ИКЕНЧЕ БӘЙГЕИҢ СЫЛУ ТУТАШ
ӨЧЕНЧЕ БӘЙГЕИҢ СӨЙКЕМЛЕ ТУТАШ
ДҮРТЕНЧЕ БӘЙГЕИҢ ЗӘВЫКЛЫ ТУТАШ
ДҮРТЕНЧЕ БӘЙГЕ
ДҮРТЕНЧЕ БӘЙГЕ
ИҢ ӨЛГЕР ТУТАШ

АЛТЫНЧЫ БӘЙГЕИҢ УҢГАН ТУТАШ
ҖИДЕНЧЕ БӘЙГЕИҢ ТАПКЫР ТУТАШ

НӘҮРҮЗ ЧИБӘРЛӘРЕ
“НӘҮРҮЗ ЧИБӘРЕ -2012”
ИҢ СЫЛУ ТУТАШИҢ СӨЙКЕМЛЕ ТУТАШИҢ ЗӘВЫКЛЫ ТУТАШИҢ ӨЛГЕР ТУТАШИҢ УҢГАН ТУТАШИҢ ТАПКЫР ТУТАШ

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по химии "Абсолютное первенство по химии 2012" для учащихся 9-11 классов

Краткое описание внеклассного мероприятия и слайд-фильм к нему...

Внеклассное мероприятие "Героические страницы российской истории" (2012-2013 уч.год)

Сегодня Россия – это страна с бескрайними полями, дремучими лесами, золотыми куполами и глубокими озёрами. Об этом обо всём написано не мало песен и стихов, но не возможно выразить всю полноту чувств,...

Внеклассное мероприятие "НАУРУЗ - 2012"

Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган.Урта Идел буенда яшәгән татар халкы кышлар үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә “Нәүрүз”бәйрәмен билгеләп...

СЦЕНАРИЙ ВНЕКЛАССНОГО МЕРОПРИЯТИЯ «Творчество А.П.Чехова. Рассказ «Каштанка». Дата проведения 01.12.2012 года.

Творческая и иследовательская работа учащихся о творчестве А.П.Чехова объединенная единой темой и через рассказ "Каштанка"....

Внеклассное мероприятие «150 ЛЕТ СО ДНЯ РОЖДЕНИЯ П.А. СТОЛЫПИНА». 2012 Г

О Столыпине много спорят:В чём- то он исторически прав,Ну, а может принёс много горя,Суть решений своих не поняв.Пустословить о нём можно много,Осуждать, оскорблять, презирать,Ну а мы  его жизни ...