"Бүлем саны"
план-конспект урока (6 класс)
Планлаштырылган нәтиҗәләр:бүлем санын аера һәм куллана белү
Метапредмет нәтиҗәләре:
Регулятив УУГ: мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр таба белү.
Танып –белү УУГ: укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;
Коммуникатив УУГ: сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, коллектив белән фикер алышуда катнашу, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.
Предмет нәтиҗәләре: бүлем санын башка санардан аера
Җиһазлау: “Татар теле” дәреслеге (Р.К. Сәгъдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И. Хәйруллина, 6 нчы сыйныф), ребус, карточкалар, мультимедиа проектры, тема буенча презентация
Демонстратив материал: эталоннар
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
zakirova_g.r._achyk_dres.docx | 30.75 КБ |
Предварительный просмотр:
ГАОУ ДПО ИРО РТ
Республиканский конкурс методических разработок «Практическая реализация ФГОС в образовательной организации: урок и непосредственная образовательная деятельность»
Предмет: родной язык
Тема урока: Бүлем саны
Класс - 6
Автор: Закирова Гульнара Расимовна,
учитель родного языка и литературы
гимназии №1 г. Агрыз РТ
e-mail: zack.gulnara@mail.ru
тел. : 89600829146
Укытучы: Закирова Гөлнара Расим кызы, Әгерҗе шәһәре 1 нче гимназия
Сыйныф : 6
Тема : Бүлем саны
Дәрес төре: Яңа материал аңлату
Максат:
Белем бирү максаты: сан төркемчәләрен өйрәнүне дәвам итү; бүлем санын сөйләмдә һәм язуда дөрес файдалана белү
Эшчәнлек максаты: укучыларда яңа эшчәнлек алымнарына мөстәкыйль рәвештә өйрәнү күнекмәсе формалаштыру: алгоритм төзү, күзәтү, анализ, дәреслек белән эш (Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;)
Тәрбия бирү максаты: кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү хисе уяту
Планлаштырылган нәтиҗәләр:бүлем санын аера һәм куллана белү
Метапредмет нәтиҗәләре:
Регулятив УУГ: мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр таба белү.
Танып –белү УУГ: укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;
Коммуникатив УУГ: сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, коллектив белән фикер алышуда катнашу, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.
Предмет нәтиҗәләре: бүлем санын башка санардан аера белү һәм бүлем саннары белән җөмләләр төзү күнекмәләре формалаштыру.
Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, карточкалар белән эш, проблемалы сорау, тест эшләү, ребус чишү, үзбәя, күнегүләр башкару һ.б.
Кулланылган методлар: өлешчә эзләнү (эвристик)
Җиһазлау: “Татар теле” дәреслеге (Р.К. Сәгъдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И. Хәйруллина, 6 нчы сыйныф), ребус, карточкалар, мультимедиа проектры, тема буенча презентация
Демонстратив материал: эталоннар
Дәрес барышы.
- Мотивация
1. Укучыларда уңай психологик халәт булдыру, эшләргә теләк уяту.
Укытучы: -Исәнмесез, укучылар. Татар теле дәресебезне башлыйбыз. Бүген дәресне сезнең белән мин үткәрермен. Минем исемем Гөлнара Расимовна. Ә сезнең белән дәрес барышында танышырмын.
Укытучы: -Укучылар, сез нәрсә тавышы ишетәсез?(кошлар)
-Әйе, укучылар, бүген безнең дәрескә кошлар да очып килгән. Һәм алар безгә үзләренең томшыкларында нәрсәдер алып килгәннәр. Әйдәгез карыйк әле.
Укытучы:-Болар сезгә берәр нәрсә әйтәме?
42230 –индекс
23.12.2006 -Алсуның туган көне.
22 сум 50 тиен – ак ипи бәясе
89600641669 - Алсуның телефон номеры
К. Маркс урамы, 7 нче йорт –мәктәп адресы
89600829146 -Минем телефон номерым
Максим Горький урамы 5-11 Алинәнең адресы
Укытучы: - Әйе, балалар! Без дәресне башта ук сөйләм теленә саннарны кертеп башлап җибәрдек.
-Ә ни өчен дип уйлыйсыз?
Укучы:- Чөнки без саннар темасын үтәбез.
Укытучы:- Әйе, укучылар, саннардан башка без үзебезнең тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Иртәдән алып кичкә кадәр саннар арасында яшибез.
II. Актуальләштерү
Укытучы: - Укучылар, димәк бүген без сезнең белән саннар иленә сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Ләкин саннар иленә болай гына керергә ярамый. Узганнарны кабатлап үтәргә кирәк.
Укытучы:-Сез саннар турында беләсезме?
-Ә хәзер сезнең белгәннәрегезне тест формасында тикшереп китәрбез.
-Сезнең өстәлләрегездә үзбәяләмә бар. Сез анда һәр эшегезгә билге куеп барачаксыз.
Барысы да дөрес булса –“5”
1-2 хата булса –“4”
3-5 хатага -“3”
- Ә хәзер экранга күз төшерик. Җавапларны өстәлегездәге штрих код белән җавап бирегез.(Pliskers кушымтасы белән тикшерү.)
- Тест.
1. Сан нәрсәне белдерә?
1) предметның исемен;
2) предметның билгесен;
3) эш яки хәлнең билгесен;
4) предметның исәбен.
2. Сан нинди сорауларга җавап бирә?
1) кайда? кайчан? ничек?
2) кем? нәрсә? ни?
3) ничә? күпме? ничәү? никадәр?
4) нишли? нишләр? нишләгән?
3. Нәрсә ул саналмыш?
1) исем ачыклап килгән сүз;
2) сыйфат ачыклап килгән сүз;
3) сан белән ачыкланган исем;
4) фигыль ачыклап килгән сүз.
4. Түбәндәге саннар кайсы сүз төркемен ачыклыйлар.
Бер бүлмә, икенче сыйныф, җиде-сигез сугышчы, кырык биш яшь, ярты икмәк.
1) исемне
2) сыйфатны
3) алмашлыкны
4) фигыльне
5. Санның мәгънә ягыннан ничә төркемчәсе бар?
1) 4
2) 5
3) 6
4) 3
6. Микъдар санына –ынчы, -енче, -нчы, -че кушымчалары кушылса, кайсы сан төркемчәсе ясала?
1) чама саны
2) җыю саны
3) тәртип саны
4) бүлем саны
7. Кайсы сан төркемчәсе предметның төгәл исәбен белдерә һәм ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап бирә?
1) җыю саны
2) тәртип саны
3) микъдар саны
4) чама саны
8. Бу саннар ясалышы ягыннан нинди төркемчәгә карыйлар?
Унбер, унөч, унбиш, уналты, унсигез, унтугыз.
1) тамыр сан
2) кушма сан
3) тезмә сан
4) парлы сан
- Үзбәягә билге кую.
III . Авыр очракның урынын һәм сәбәбен билгеләү.
Укытучы:-Укучылар, әлеге кошлар безгә тагын бер кәгазь төшереп калдырганнар. Әйдәгез , карыйк әле ул кәгазьне. Укучылар, монда әкият язылган.
Алсу, әйдә укып бир әле безгә бу әкиятне.
-Ә сез игътибар белән тыңлагыз.
Укучы: Борын-борын заманда яшәгән ди, өч сан төркемчәсе.(Микъдар, тәртип, һәм чама саннары) Бер көнне болар буталып беткәннәр. Кушымчаларын таба алмыйлар, нишләргә белмиләр. Тик микъдар саны гына борчылмый.
Укытучы:-Ә ни өчен, балалар? (чөнки аның кушымчасы юк)
-Ә без аларның кушымчаларын табып бирә алабызмы?
Укучы: -Әйе, сез бит аларның кушымчаларын беләсез.
Укытучы:-Әйдәгез, кем такта янына чыга? (чиратлап)
Ун(ынчы), йөз(ләп), мең(нәрчә), биш(енче), утыз(лап), мең(ләгән), илле(нче), кырык(лап).
Укытучы:-Карагыз әле монда тагын ниндидер кушымчалар калды.(- шар, -шәр, -ар, -әр). Бу нинди кушымчалар икән?
Укытучы:-Без саннар дөньясында булгач сан кушымчалары инде, шулаймы?
-Әйдәгез берәр сан алып шуңа өстәп карыйк әле.
(алты+шар , йөз+әр , мең+әр)
Укытучы:-Мәгънәле сүз килеп чыктымы? Сорау куя алабызмы? Ә нинди мәгънә белдерә икән бу саннар?
-Әйдәгез, менә экрандагы шигъри табышмакны укып чыгыйк әле.
Ничә гөле кала?
Зур-зур алты тәрәзә бар
Гөлнурларның өендә.
Берәр кына, икешәр яран
Һәр тәрәзә төбендә.
Бүләк итсә дусларына
Әгәр ике яранын,
Йә, кайсыгыз әйтә ала
Ничә гөле калганын?
Укытучы:- Башта табышмакның җавабын табыйк.(16 гөл кала)
Укытучы:-Монда әлеге кушымчалар очраган сүзләр бармы?(берәр, икешәр)
-Нинди сорау куябыз? (ничәшәр)
Димәк, бу сан төркемчәсенең соравы – Ничәшәр?(тактага элеп куям)
Укытучы:-Һәр тәрәзә төбенә гөлләрне нишләтеп куйганнар?
Укучы: -тигез итеп бүлеп куйганнар.
Укытучы:-Димәк, нәрсәне белдерә?
Укучы:- тигез өлешләргә бүленүен белдерә .(тактага эләм)
Укытучы:- Ә хәзер кушымчаларына игътибар итегез.
- Микъдар санына нинди кушымча ялганган?
Укучы: -ар, -әр, -шар, -шәр(тактага эләм)
IV. Авырлыктан чыгуның проектын төзү
Укытучы: - Менә без сезнең белән яңа сан төркемчәсе турында белдек.
-Нәрсә белдек?( кушымчаларын, сорауларын, мәгънәсен)
-Исеме генә калды шулаймы?
-Ә исеме аның.... Әйдәгез, тиз генә ребусны чишик һәм җавабын табыйк.
Бүрек
Укытучы:- Ә исеме аның - бүлем саны
- Димәк, нинди сан ул –бүлем саны? Әйдәгез кагыйдәсен әйтеп карыйк. ( предметның тигез өлешкә бүленүен белдерә, ничәшәр? Күпмешәр? сорауларына җавап бирә.Кушымчалары –ар, -әр, -шар. –шәр.
Укытучы:-Әйдәгез, дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куйыйк.
Алтынчы декабрь
Бүлем саны.
Укытучы: -Укучылар, бүгенге дәрестә без үзебезгә нинди максат куярбыз.
Укучылар: Бүлем санын аерырга өйрәнербез, бүлем саннары белән җөмләләр төзербез һәм сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнербез.
V. Проектны тормышка ашыру.
Укытучы: -Әйдәгез, дәреслекнең 82 битендәге 2 кагыйдәне укып чыгыйк әле.
- Кагыйдәне укыгач, сез тагын нинди яңалык белдегез.
Укучылар: сан тартык авазга бетсә, -ар, -әр кушымчасы, ә сузык авазга бетсә , -шар, -шәр кушымчалары ялгана.
Укытучы: - Әйе, ә гомумән, кагыйдәне без дөрес чыгарганбызмы?(әйе)
Укытучы: Тактада микъдар саннары язылган. Әлеге модельне( алгоритмны) кулланып, бүлем саннары ясагыз.
Ун, сигез,мең, егерме, ике, уналты, утыз, егерме дүрт.
(Унар, сигезәр, меңәр, егермешәр, икешәр, уналтышар, сиксәнешәр, утызар, кырыгар, егерме дүртәр)
Укытучы: -Хәзер инде әкиятебездә адашкан кушымчаларны урыннарына хата ясамыйча куя алабызмы?(әйе)
Физкультминут
- Укучылар, сез хәзер ничәшәр утырасыз? (4әр)
- Әйдәгез, басыгыз әле. Алган белемебезне практик рәвештә тикшереп карыйк.
- 2шәрләп почмакларга басыгыз
- 4шәрләп түгәрәк ясап чүгәләгез
- -Ә хәзер берәр генә калыгыз
- -Яңадан 2шәрләп утырыгыз
- -Рәхмәт, укучылар.
VI. Беренчел ныгыту.
Укытучы: Инде алган белемнәребезне күнегүләр эшләп ныгытыйк.
2.Укытучы: - Тактадагы җөмләләрне укып чыгыгыз. Бүлем саннарына нинди кушымча ялгарсыз. Ни өчен ул кушымчаны ялгадыгыз?.
- Әнием кыярларны башта биш..., аннан соң алты... итеп бүлеп утыртты.
- Алтынчы сыйныфларда егерме җиде....укучы укый.
- Апа дәфтәрләрне ундүрт... итеп өеп куйды.
- Кичәдә катнашучылар ике... шигырь сөйләде.
- Мәктәпләрдә дәресләр кырык биш... минут бара.
- Һәр ана каз ун... бәбкә чыгарды.
- Шигырь конкурсында һәр сыйныфтан җиде... укучы катнашты.
- Тәрәзә төбендә ике...яран гөле үсә.
Укытучы:
- Ә хәзер парларда эшләрсез.
3.Укытучы: -Сезнең алдыгызда тагын 1 арифметик табышмак язылган карточка№1 бар.Сез бүлем саннарының кушымчасын дөрес куеп, табышмакны укып чыгарга һәм җавабын табарга тиеш буласыз.
Карточка №1
Гыйбрәтле мәсәлә.
Җыеп куйган чикләвеген
Кемдер алгач,
Тиен аны чаба-чаба
Эзләп аргач:
- Балакайлар, юк бит , -дигән
Чикләвегем.
Бер малайдан шикләнәм мин
Шикләнүен,
Әйтмим генә.
Ул үзе дә, бәлки әле,
“Мин урладым,әни. –диеп
Әйтер әле.
Өч малайга бирсә әгәр
Икешәрне,
Биш малайга бирсә тагын
Җидешәрне,
Үзенә дә ун чикләвек
Кала икән.
Болай үзе юмарт кына
Малай икән.
Бишесен ник сеңлесенә
Бирмәгәндер...
Улы шулчак нишләргә дә
Белмәгән, ди:
-Өйдә булса, мин аңа да
Бирә идем....
-И балакай, урлашырга
Ярыймы соң?
Минем ничә чикләвегем
Бар иде соң?( 51 чикләвек)
Укытучы:-Кем укып чыга?
-Ничә чикләвек санадыгыз?. (51)
- Нинди бүлем саннарын таптыгыз. ( икешәрне, җидешәрне)
- Бу саннарда тагын нәрсә кушымчасы бар? (Килеш)
Димәк, алар нинди саннар? (исемләшкән).
- Нинди килештә? (т.к.)
- Укучылар, бу эш төрен башкарганда берәр кыенлык тудымы?(юк)
VII. Эталон буенча үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эшләү.
Укытучы: - Укучылар, сез үз белемегезгә ышанасызмы?
- Ярый, хәзер үзегез генә мөстәкыйль эшли алырсызмы? (әйе)
- Карточка №2 белән эш.
Карточка №3
Сыерчык тәүлегенә унҗиде..., шәһәр карлыгачы уналты..., яр карлыгачы тугыз..., ә уткойрык егерме.... сәгать эшли. Үзенең балаларын туендырыр өчен яр карлыгачы өенә көненә утыз...,утыз биш.... тапкырдан күбрәк, сыерчык ике йөз.. тирәсе, карлыгач өч йөз..., ә уткойрык дүрт йөз илле... тапкыр җим алып килергә тиеш. Җәй буена алар урманга зарарлы күпме бөҗәк һәм кортларны юкка чыгаралар.
Укытучы:1 вар. –ар, -әр кушымчалы бүлем саннарын, ә 2 нче вар. –шар, -шәр кушымчалы бүлем саннарын өтер аша язып алыгыз.
Укытучы: - Ә хәзер дәфтәрләрегез белән алышыгыз һәм бер-берегезнең эшен эталон буенча тикшерегез.
Эталон. 1вар. Тугызар, утызар, утыз бишәр, ике йөзәр, өч йөзәр. 2 вар. Унҗидешәр,уналтышар, егермешәр, дүрт йөз иллешәр |
Укытучы:- Кемнәр хатасыз эшләде?
-Кемдә нинди хата булды?
-Молодцы! Үзбәягә билгегезне куегыз.
VIII. Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу һәм кабатлау.
Укытучы:-Укучылар, без әле сезнең белән җөмләләр төземәдек. Бу эш төрен төркемнәрдә эшләрбез. Сезнең өстәлегездә карточка№3 бар. Әйдәгез аларны алыгыз. Анда хикәягезнең темасы язылган. Сез шул темага 4-5 җөмләләр языгыз. Төркемнәрдә эшләгәч, берегез язып бара, калганнарыгыз бүлем саннары кергән җөмләләр уйлый.Башладык.
Укытучы:- Кемнең нинди җөмләләре барлыкка килде?(һәр төркем укый)
-Бу эш төрегезгә дә үзегезгә билге куегыз һәм җыеп миңа бирегез.
Укытучы:- Ә өйдә, укучылар, үзегезнең йортыгыз турында бүлем саннары кертеп кечкенә генә хикәя язып килегез.
- Ә кем булдыра алмыйм ди, ул к. 179 эшләсен.
IX.Рефлексия
Укытучы:-Укучылар, бүген без үзебезнең куйган максатларга ирештекме?
-Нәрсә турында белдегез?
Бүлем саны –нинди сан ул?
Аның кушымчалары нинди?
-Ә дәресебезгә нәрсәләр килгән иде?(кошлар)
-Әйе, укучылар, алар безгә нинди дә булса өмет баглап килгәннәрдер. Хәзер бит урамда кыш. Аларга суык. Ашау табуы кыен. Шуңа күрә әйдәгез бүлем саннарын кулланып шушы җимлеккә кем ничә һәм нинди җим салыр идегез.
-Ярый, рәхмәт, укучылар. Инде бу җимлекне берәрегез мәктәп каршындагы агачка элеп тә куегыз.
-Бүген дәрестә барыгыз да актив катнашты.( Билгеләр кую)
Актив катнашканыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация, правила по татарскому языку.Исемнең күплек саны (Множественное число имён существительных)
Правила по татарскому языку в виде презентации. Исемнең күплек саны (множественное число имён существительных)...
Конспект НООД детей с ФФНР подготовительной к школе группы "ЗвукС. Игрушки Сони и Сани" Автор : Учитель-логопед Пластинина Л.В.
Вашему вниманию предлагается конспект НООД детей с ФФНР подготовительной к школе группы .Автор: Учитель-логопед Пластинина Л.В."Звук С. Игрушки Сони и Сани"Тема: Звук [ С ]Це...
Новемология - билиигэ сана хайысха.
Новемология-билиигэ сана хайысха - значение новемологии в использовании педагогических технологиях. автор Ефимова Е.Д....
Исемнәрнең күплек саны
Исем сүз төркемен кабатлау; Кем? нәрсә? сорауларын дөрес кую. Исемнәрне берлектә һәм күплектә куллану. Күнегүләр өстендә ныгыту....
Аат тыл - сана чааьа
Урок по якутскому языку для 6 классов...
Дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныф рус төркеме өчен "Тәртип саны"
Тема: Саннар илендә. Тәртип саны.(Сингапур проекты буенча 4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)Максат: 1)тәртип саны төшенчәсен бирү һәм саннарны сөйләмдә дөрес куллана белергә...
"Рационал санның модулі" тақырыбына сабақ жоспар
Сынып: 6-сынып, мерзімі:Сабақтың тақырыбы : Рационал санның модулі.Сабақтың түрі: жаңа сабақСабақтың ұйымдастырылу түрі : дәріс, есеп шығаруКөрнекілігі : кесте,флипчарттарСабақ...