Закирова Гульнара Расимовна

сайт учителя родного языка и литературы

Тырышкан табар, ташка кадак кагар

Профессия: МБОУ Гимназия №1 г. АгрызРТ

Профессиональные интересы: люблю делать презентации

Увлечения: читаю книги

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Агрыз

Место работы: МБОУ Гимназия №1 г. АгрызРТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zakirova-gulnara-rasimovna
Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк.
Цицерон

О себе

Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем.  Өстемдә -  менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, 2 якка үреп салган толымнарда –ап-ак тасмалар, күңелдә -ап-ак хыяллар...

Туган телемә тугрылыклы булып калу, беренчедән, әти-әнием булса, икенчедән , мәктәп.

Мин укыган елларда татар теле дәресе  атнага 2 тапкыр гына керде. Ул чор – татарча сөйләшергә ояла торган заман иде. Шулай булса да,  класс җитәкчебез Хәкимова Вәсилә Харис кызы( ул татар теле укытучысы), 8 классны тәмамлаганнан соң, 5 укучысын ияртеп (әлбәттә, үз теләгебез белән), Арча педучилищесына юл тотты. Керү имтиханнарын биреп бетергәнче, ул безнең белән булды. Моның өчен мин аңа рәхмәтле.

Арча педучилищесында укыганда да безнең сыйныф җитәкчебез Ибраһимова Роза Хәсән кызы татар теле укытучысы иде. Бәлки, шушы 2 сыйныф җитәкчесенең дә татар теле укытучылары булуы миңа әлеге һөнәрне сайлауда зур этәргеч биргәндер. Училищены кызыл дипломга тәмамлагач, читтән торып АДПУда укыдым һәм югары белем алдым.

Чын укытучы һәрвакыт эзләнүдә. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытуда шактый тәҗрибә туплавыма карамастан, һәрвакыт төрле сорауларга җавап эзләргә туры килә. “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Закон татар теленең эчтәлеген һәм белем бирү мөмкинлекләрен тирәнәйтте һәм киңәйтте. Татар теле, дәүләт теле буларак, рус теле белән тигез күләмдә  укытыла һәм укытучылар алдына зур бурычлар куела.

Дәресләрне мавыктыргыч итү мөмкинлеге бирүче компьютер технологияләренең әһәмияте дә көннән-көн үсә бара. Дәрестә компьютер технологиясен куллану укучыларның иҗат потенциалын булдыру өчен кирәк дип уйлыйм. Балаларның белем алуга аңлы кызыксынуларын арттыру өчен, дәресләрдә презентацияләр технологиясен кулланам. Укучыларга уку материалын гына түгел, ә дидактик материалларны күрсәтү, белемнәрен тикшерү чарасы буларак та файдаланам. Тестлар, биремнәр слайдта бер-бер артлы пәйда була, укучылар дөрес дип санаган җавап вариантын сайлап яза. Укучы үз җавапларын шунда ук тикшерә ала. Укучылар үзләре дә  бик теләп презентацияләр ясыйлар һәм аларны яклыйлар. Мондый дәресләр балаларда предметка карата билгеле бер дәрәҗәдә кызыксыну уята.

Рус төркемендә эшләү – үзе бер тормыш. Бу төркемнәрдә  балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Баланың “чыктым аша күпер”ен төзәтү, аны булдырмау өстендә эшләгәндә, “Кар йомарламы” принцибын (иптәшеңнең җавабына үзеңнекен өстәп, сөйләмне үстерү); схемалар буенча җөмләләр төзү, хикәя эчтәлеген, автор фикерен тиз вакыт эчендә билгеләп, калган вакытны текст буенча бәйләнешле сөйләм үстерүгә сарыф итү; “Ассоциация»( тема буенча яңа сүзләрнең истә калуын тикшерү) көтелгән нәтиҗәләрне бирә.

Мәктәптә сәләтле балалар юк түгел. Һәр укучы мәктәп галәмендә - ачылмаган йолдызчык. Ләкин без аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызчык сүнәчәк. Дәрестә безнең балаларны фикер йөртүләре буенча 3-4 төркемгә бүләргә мөмкин булыр иде. Ләкин безнең эшебез уртача укучыга юнәлтелә, ә начар укучыны тартырга тырышабыз. Нәтиҗәдә, көчле укучыларыбыз уртача дәрәҗәдә калалар. Бигрәк тә олимпиадаларга әзерләнгәндә бу кыенлык тудыра. Мин үзем олимпиадага әзерләнгәндә баланы алдан сайлап куям. Иң элек программа төзим һәм укучы белән сентябрь аеннан ук әзерләнә башлыйм. Нәтиҗәләре, әлбәттә,күренә. Укучыларым ел саен район олимпиадасында җиңеп, республикада беренче унлыкка керделәр.

Мәктәп эшчәнлегендә тәкъдим ителә торган бөтен эш төрләре дә балада фикер үсешен, мөстәкыйльлек тәрбияли. Сүзем фәнни эзләнү эшләре турында. Беркемгә дә сер түгел, без хәзер укучылар белән фәнни эш язу белән  шөгыльләнәбез. Мин үз алдыма укучылар белән Әгерҗе районының диалектын, топонимикасын һәм татар теленең сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнүне максат итеп куйдым. Укучылар,җәй айларында үз авылларына кайтып, өлкән буын кешеләре белән элемтәгә кереп, күп кенә кирәкле материаллар туплыйлар.Ә мәктәптә без аларны билгеле бер системага салабыз, картотека төзибез. Шул рәвешле укучыларда фәнни хезмәт язу күнекмәләрен үстерәм Аудитория алдында чыгыш ясау укучы өчен шулай ук зур адым булып тора. Бу өлкәдә дә минем укучыларым төрле конференцияләрдә бик теләп чыгыш ясыйлар.

Әйе, без һәрвакыт иҗади эзләнергә тиеш. Чын укытучы өчен гомере буе эзләнүләр бетми, аның эшендә беркайчан да тәнәфесләр, каникуллар, тынып торулар юк. Ул – гомерлек сәяхәтче. Фәнгә, тормышка, балалар күңеленә сәяхәт итә.

Минем сәяхәтләр әле алда!

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять", "Матурлык"

Мөхәммәт Мәһдиев "Без - 41 нче ел балалары"

Мой взгляд на мир

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

Ассалар да, киссәләр дә

Үлмәдең син, калдың тере.

Чукындырган чагында да

Чукынмадың, татар теле.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле.

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыктың кире,

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй син, батыр татар теле!

 

Мои достижения

 

- Грамота ИМЦ Агрызского муниципального района РТ, 2009 г.
- Почетная грамота отдела образования Агрызского муниципального района РТ, 2010 г.
- Почетная грамота главы Агрызского района РТ,2010 г.
- Диплом Управления образования Агрызского муниципального района РТ, 2012г. - победитель Гранта "Наш лучший учитель"
- Диплом зам. премьер -министра образования и науки РТ Э.Н, Фаттахова, 2014г.
- Грамота МКУ "Управления образования Агрызского муниципального района РТ за 2 место муниципального этапа Всероссийского конкурса "Лучший учитель татарского языка и литературы" в 2019-2020 уч.году
-Почётная грамота Министерства образования и науки РТ,2021г.

-Грамота Управления образования Агрызского мцниципального района РТ, 2024г. - победитель в номинации "Мастер своего дела"муниципального этапа Всероссийского конкурса "Учитель года России" в Республике Татарстан в 2024-2025учебном году

  • Сертификат докладчика круглого стола  III Межрегиональной научно-практической конференции имени Мулланура Вахитова, 2020г.г. Н. Челны
  • Диплом лауреата  республиканского конкурса методических разработок “Практическая реализация ФГОС в образовательной организации: урок и непосредственная деятельность”, г. Казань, 2020г.
  • Сертификат за участие в семинаре “Современные требования к качеству начального общего образования.Система оценивания обучающихся в рамках текущего и итогового контроля в начальной школе!, г. Москва, 2020г.
  • Сертификат за участие в республиканском онлайн-семинаре “Современная цифровая образовательная среда: возможности и перспективы” в рамках реализации мероприятии инновационной площадки Российской академии образования по направлению  “Цифровая образовательная среда”, г. Казань, 2021г.
  • Сертификат за участие в  городском фестивале “Тел кешене дус итә»
  • Сертификат за выступление на республиканской научно-практической конференции, «Воспитание патриотизма, сохранение и развитие родных языков в условиях регионального этнокультурного пространства». Арск, 2021г.
  • Сертификат участника межрегионального практико- ориентированного семинара "Изучение этнокультурных традиций как инструмент духовно- нравственного воспитания обучающихся", Ижевск,2021
  • Сертификат за участие в республиканском практико-ориентированном семинаре “Методические находки в работе с молодыми педагогами:от классических форм к ииновационным” в рамках деятельности инновационной площадки РАО “Региональная система организации наставничества педагогических и руководящих кадров на основе сетевого взаимодействия”, г. Казань, ИРО РТ, 2021г.
  • Сертификат за участие во Всероссийской научно –практической конферекнции “Образование в сельских территориях: опыт и направления развития”, г. Н. Челны, 2021г.
  • Сертификат участника в республиканском  конкурсе методических разработок “Практическая реализация ФГОС в образовательной организации: урок и непосредственная деятельность”, г. Казань,2021г.
  • Сертификат участника международной НПК "Актуальные тенденции социальных коммуникаций: история и современность", УдГУ, 2021
  • Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты, декабрь, 2021
  • Сертификат за участие  в республиканской научно – практической конференции “Полилингвальное образование и межкультурная коммуникация в XXI веке», г. Казань, 2021г.
  • Диплом I степени межрегионального этнокультурного форума -фестиваля "Малая Родина в поликультурном пространстве", 2021
  •  Диплом 1 степени  I Всероссийской научно- практической конференции "Язык, общество и информационные технологии", 2022

Моё портфолио

Минем портфолио - ул  еллар буена тупланган тәҗрибәм, минем профессиональ  эшчәнлегемнең нәтиҗәсен  күрсәтүче "портфель" 

Мои публикации:
Региональный компонент
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Научно-техническое творчество
Художественно-прикладное творчество
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы