Дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныф рус төркеме өчен "Тәртип саны"
план-конспект урока на тему
Тема: Саннар илендә. Тәртип саны.
(Сингапур проекты буенча 4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)
Максат: 1)тәртип саны төшенчәсен бирү һәм саннарны сөйләмдә дөрес куллана белергә өйрәтү;
2)тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, актив аралашуга тарту, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, бердәм хәрәкәт итеп белем тупларга өйрәтү;
3)укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру.
Җиһазлау: презентация, техник чаралар, төрле биремнәр язылган карточкалар, схемалар, музей рәсемнәре, музыка, төсле маркерлар, төсле кәгазьләр, А3 кәгазьләре.
Материал: Сафиуллина Ф.С. 4 сыйныф Татар теле 2010.
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр (гадәти дәрестән аермалы буларак йөзгә-йөз, җилкәгә җилкә куеп утыралар).
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
4_klass_trtip_sany.doc | 84 КБ |
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре Идел буе районы
78 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
Абдуллина Лилия Ринат кызының
4 сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе
Тема: Саннар. Тәртип саны
Максат: 1) тәртип саны төшенчәсен бирү һәм аны сөйләмнәрендә файдалана белү күнекмәләренә ирешү;
2)саннарны дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
3)Укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру.
Җиһазлау: Сафиуллина Ф.С. 4 сыйныф Татар теле 2010
Дәрес барышы:
I Оештыру.
1)Исәнләшү.
- Исәнмез,укучылар!
- Исәнмесез!
2) Уңай психологик халәт тудыру.
3) Хәерле көн теләү.
- Хәерле көн!
-Хәерле көн!
- Кәефләрегез ничек?
- җавап бирәләр.
4) Дежур укучы белән әңгәмә.
- Атнаның нинди көне?
- Урамда салкынмы?
-Җил исәме?
- Кар (яңгыр) явамы?
- Рәхмәт!
5) Аудирование күнегүләре.
а)прослушайте и укажите слова, которые отвечают на вопрос ничә?
Акыллы, тиз, унбер, ала, унау, бирә, утызынчы, егерме.
б) прослушайте и скажите, какое слово пропущены в логическом ряду.
Бишле, икеле, берле, өчле, сорау, дүртле.
в) прослушайте и скажите какие числа пропущены.
21,22, 23, …, 25, 26, 27, …., 29, 30.
II Актуальләштерү.
-Укучылар, алдагы дәрестә без сезнең белән микъдар саннарын кабатладык. Әйдәгез, хәзер искә төшереп дистәләрне кабатлыйк.
1.Структура Rally-Robin – парлы эш (10, 20, 30, 40 ...100 дистәләрне кабатлау)
1-2 укучы җавап бирә ( ...№ өстәл, ... № укучы)
- Молодцы, укучылар! Бу микъдар саннары.
- Микъдар саны нәрсәне аңлата?
- Предметның саның (количество предмета).
- Нинди сорауга җавап бирә?
- Ничә?
III Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.
- Шушы схема рәвешендә һәр өстәл төркемнәрдә эш алып бара.
- Җөмлә бирелә
- Җөмләне укырга
- Тәрҗемәсен белергә
- Схемадагы сорауларга җавап бирергә
У: -Укучылар, җөмләләрне өйрәнегез, тикшерегез, нәтиҗә
ясагыз.( Заполните схему по вопросам. Каждый вопрос должен найти свой ответ)
Укучылар, сезгә уйларга вакыт бирелә. (30 сек)
Каждый думает самостоятельно.
2. Структура Think-write-round robin( 2 минут вакыт бирелә).
- Ә хәзер схемаларыгызга языгыз.
1 җөмлә: Ул хәзер унынчы сыйныфка бара.
2 җөмлә: Бабай бүген алтынчы хастаханәгә бара
3 җөмлә: Азат иртәгә икенче дәфтәргә яза.
У: 1. Укучылар, схемадагы бөтен сүзләргә сораулар җиттеме?
- Нинди сүз сораусыз калды? – дигән сорауга җавап эзлисез. (төркемнәрдә эш)
Round-Robin (командада сорауларга җавап бирәләр)
Һәр өстәлдән 1 укучы җавап бирә (Укучылар нинди сүз калганын әйтәләр)
-Унынчы, алтынчы, икенче.
-Молодцы!
- 3.Сүзнең тамырлары нинди? (какой корень слова?) Уйлагыз.
Һәр өстәлдән 1 укучы җавап бирә (…өстәл ….№)
-Ун, алты, ике.
- 4. Ә ни өчен бу тамырлар?
- Сүзнең формасың үзгәрткәндә тамыры шул ук кала. (При изменении формы слова, корень остается тот же).
5. - Бу саннар ничек атала?
-Микъдар саннары. (Количественные числительные)
6.Аларга нинди аффикслар ялганган? (какие окончания присоединены?)
-ынчы/-енче, нчы/нче
- нинди сорауларга җавап бирәләр?
- Ничәнче?
-Укучылар, Рафт структурасы ярдәмендә командаларда кагыйдә брошюрасын чыгарабыз.
Тирәнтен уйлап карагыз әле.
3. Структура RAFT(3 минут вакыт бирелә)
(Төркемнәрдә эш. Укучылар кагыйдәне чыгаралар)
- Укучылар, бер берегезгә эшләрегезне күрсәтегез.
Командадан бер укучы чыгып эшләрен күрсәтә
Физкультминут күзләр өчен
7.- Бу саннар ничек үзгәрәләр? (Как меняются эти числа?)
-нчы, -ынчы, -енче, -нче кушымчалары микъдар саннарына ялгансалар, бу саннар тәртипне белдерәләр. Тәртип саны (порядковые числительные) була.
-8. Нинди хәрефләргә кайсы кушымчалар ялгана?
-нчы, -нче – сузыкларга тәмамланса, -ынчы, -енче – тартыкларга тәмамланса).
-9. Бу саннарны кайда кулланырга мөмкин?
- Без аларны число, күнегү, бит номеры әйткәндә кулланабыз.
- Молодцы укучылар.
IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Дәфтәрдә эш
- Укучылар, дәфтәрләрне ачтык, числоны, сыйныф эше язабыз.
-Ә хәзер укучылар, сез үзегез чыгарган кагыйдәне искә төшереп, дәфтәрләрегездә 84 б. 10 нчы күнегүне эшлибез.
дәфтәрдә эшлиләр
- Ә хәзер бер берегезнең дәфтәрләрегезне тикшерегез һәм билге куегыз.
4. Ял итү. Структура Mix Friz Grup (сорауларга җавап бирү)
Диалоглар өстендә эш.
- Сезнең өстәлләрдә карточкалар, анда сораулар. Һәр кеше сорауга җавап яза.
1 минут вакыт бирелә.
5. Структура Quiz – Quiz- Trade.
- Ә хәзер басыгыз, урындыкларны алып куегыз һәм сыйныфташларыгыз белән әңгңмң корыгыз.
1.- Бүген татар теле ничәнче дәрестә?
2. - Ә математика ничәнче дәрестә?
3. - Татар теле кабинеты ничәнче катта?
4. – Без ничәнче гасырда яшибез?
5. – Син ничәнче сыйныфта укыйсың?
6. – Ноябрь ае – елның ничәнче ае?
7. – Хореография кабинеты ничәнче катта?
8.- Китапханә ничәнче катта?
9. - Инглиз теле кабинеты ничәнче катта?
10. - Спортзал ничәнче катта?
11. – Син ничәнче мәктәптә укыйсың?
V. Йомгаклау.
- Укучылар, сезнең өстәлләрегездә кәгазьләр бар шуларда:
- Дәрестә сез нәрсә аңладыгыз?
- Дәрестә сезгә нәрсә ошады?
- Дәрестә сез нәрсә аңламадыгыз?
- Өй эше бирү
Кагыйдәне кабатларга. Тәртип саннары белән 5 җөмлә язарга
- Билгеләр кую.
- Саубуллашу.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)
6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....
7 нче сыйныф ( рус төркеме).Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч.
7 нче сыйныя өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....
7 нче сыйныф (рус төркеме) Аергыч пр.
7 нче сыйныфларда( рус төркеме) Аергыч темасына презентаця....
Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме)
Тема: Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме) Максат: Исем хәбәр төрләрен аерырга өйрәтү; телдән аралашу күнекмәләрен камилләштерү; табигатькә сакчыл караш т...
Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.
Максат. Табигать темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү; белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...
Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)
Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...
11 нче сыйныф ( рус төркеме) 11 нче сыйныф өчен татар теленнән кереш контроль эше
Биремнәрне үтәү өчен, 45 минут вакыт биреләhttps://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/17/kontrolnaya-rabota-dlya-11-klassov-russkoyazychnoy-gruppy-po-0 (контроль эшнең эчтәлеген карау өчен сайт...