Интегрированный урок родного (татарского) языка и ИЗО в 5 классе
план-конспект урока (5 класс)
“Татар теленең сузык авазлар системасындагы үзгәрешләр. Сингармонизм законы, аның төрләре." һәм "Чигү - декоратив-гамәли сәнгатьнең бер төре. Башка милләтләрнең чигү орнаментлары” темасына 5 нче сыйныфтататар теленнән һәм сынлы сәнгатьтән үткәрелгән интеграцияләнгән дәрес эшкәртмәсе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
4_metodicheskaya_razrabotka_uroka_.docx | 39.79 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы
Бураково урта мәктәбенең Көек авылындагы филиалы
“Татар теленең сузык авазлар системасындагы үзгәрешләр.
Сингармонизм законы, аның төрләре.
Чигү - декоратив-гамәли сәнгатьнең бер төре.
Башка милләтләрнең чигү орнаментлары”
темасына
5 нче сыйныфта
татар теленнән һәм сынлы сәнгатьтән үткәрелгән интеграцияләнгән дәрес эшкәртмәсе.
Үткәрде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Садретдинова Розалия Салиховна
2022 ел
5 сыйныфта интеграцияләнгән татар теле һәм сынлы сәнгать дәресе
Тема: Татар теленең сузык авазлар системасындагы үзгәрешләр. Сингармонизм законы, аның төрләре. Чигү - декоратив-гамәли сәнгатьнең бер төре. Башка милләтләрнең чигү орнаментлары.
Дәрес тибы: яңа белемнәр үзләштерү.
Дәреснең максатлары: сузык авазлар, аларның төрләре турындагы белемнәрне ныгыту; сингармонизм законы турында төшенчә формалаштыру, сингармонизмга буйсынган һәм буйсынмаган сүзләрне танып белү, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнү; декоратив-гамәли сәнгатьнең бер төре булган чигү белән танышу; башка милләтләрнең чигү орнаментлары турында мәгълүмат бирү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү, үзеңдә җаваплылык хисе булдыру, туган телгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, белем алуга омтылыш тудыру.
Метапредмет УУГ:
Регулятив УУГ: максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлау һәм аларны куллана алу, үз эшчәнлегеңне контрольдә тота алу, дәреснең максатларын куярга өйрәнү, куелган максат буенча план нигезендә эшләү, үзенең эшчәнлегенә төзәтмәләр кертү мөмкинлеген алу;
Танып белү УУГ: укучының сорауларга җавап бирергә, уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләргә өйрәнүе, тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру мөмкинлеге алуы;
Коммуникатив УУГ: укучының сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итәргә өйрәнүе, күмәк эш вакытында уртак фикергә килү, үз эшен контрольдә тоту, фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү, башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү мөмкинлеге алуы;
Предмет УУГ: сузык авазларның төп билгеләрен әйтеп бирү, сингармонизм законына буйсынган яки буйсынмаган сүзләрне таный һәм гамәлдә куллана белү мөмкинлеге алу. Декоратив-гамәли сәнгатьнең бер төре булган чигү турында белемнәрне арттыру. Башка милләтләрнең чигү орнаментлары турында күзаллау булдыру.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, дәреслек: Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2017, үзбәя картасы, биремле карточкалар, тикшерү эталоннары, милли чигү үрнәкләре, Көек авылы хатын-кызларының чигү эшләнмәләреннән күргәзмә, калфак һәм түбәтәй, кәгазьдән шаблоннар.
Дәрес барышы:
I. Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы (Слайд 1).
Укытучы. Хәерле көннәр сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә!
Бер-беребезгә хәерле көн теләп, елмаешып алыйк. Күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик. Бүген безнең дәресебезгә кунаклар килде. Әйдәгез әле, аларны үзегез белән таныштырып китегез.
Укучылар. Мин – Айнур, мин – Гөлия,
Татар балалары без!
Милләтебез киләчәге –
Алиш оныклары без!
Укытучы. Яхшы, укучылар, ә хәзер урыннарга утырдык. Дәрескә барыгыз да әзерме?
Молодцы! Укучылар, сез бүген дәрескә милли баш киемнәреннән килдегез. Әйтегез әле, татар халкының милли баш киемнәре ничек дип атала?
Укучылар. Ир-ат баш киеме кәләпүш яки түбәтәй, ә хатын-кыз баш киеме калфак дип атала.
Укытучы. Дөрес, укучылар. Баш киемнәренә игътибар итегез әле. Аларның нинди үзенчәлекләре бар?
Укучылар. Алар алтын җепләр һәм төрле мәрҗәннәр кулланып чигелгәннәр.
Укытучы. Әйе, укучылар. Сез ничек уйлыйсыз, без бүген татар теле дәресендә нишләрбез икән? (Укучылар төрле җаваплар әйтәләр.)
Укытучы. Дөрес, укучылар. Бүгенге дәресебез гадәти генә түгел, ә интеграль дәрес. Татар теле һәм сынлы сәнгать дәресе бергә үтәчәк. Укучылар, без бүгенге дәрестә декоратив-гамәли сәнгатьнең бер төре булган чигү белән танышырбыз. Башка милләтләрнең чигү орнаментлары турында да мәгълүмат алырбыз.
- Чигү - борынгыдан килгән кул эше ул. Сез чигү турында ниләр беләсез?
- Чигеп эшләнгән нинди әйберләр күргәнегез бар?
- Мәктәп һәм авыл музеенда, әбиләрегезнең сандыкларында, өйләрегездә чигү эшләре сакланамы? (Укучыларның җаваплары.)
Укытучы. Бүгенге дәрестә сорауларга дөрес җавап биргән укучылар үзләренә энҗе-мәрҗән җыеп барачак.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү. 207 нче күнегү. Сүзләрне вариантлап язып алырга.
Сорауларга җавап бирү.
Укытучы. Сүзнең калын яки нечкә әйтелешле булуын сүздәге кайсы авазларга карап билгеләдегез?
Укучылар. Сүзнең калын яки нечкә әйтелешле булуын сүздәге сузык авазларга карап билгеләдек.
III. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы. Укучылар, ни өчен алар сузык авазлар дип йөртелә икән?
Укучылар. Аларны сузып әйтеп була.
Укытучы. Дөрес, укучылар. Аларны әйткәндә, һава агымы авыз куышлыгыгыннан бернинди тоткарлыкка очрамыйча чыга, шуңа күрә аларны сузып була. Икенче төрле аларны тавышлы авазлар дип йөртәләр.
“Акыл гимнастикасы” уены. Укучылар “Килешәм” яисә “Килешмим” җавабын әйтеп баралар.
- Сүз авазлардан тора. (Килешәм.)
- Сузык авазлар нечкә генә булалар. (Килешмим. Сузык авазлар калын да булалар.)
- Авазларны “фонетика” тармагы өйрәнә. (Килешәм.)
- Аваз языла, хәреф әйтелә (Килешмим. Аваз әйтелә һәм ишетелә. Хәреф языла һәм укыла.)
- Татар телендә 9 сузык аваз бар (Килешәм.)
- Сузык авазлар иҗек төземиләр. (Килешмим. Киресенчә, сузык авазлар иҗек төзиләр. Тартык авазлар иҗек төземиләр.)
Укытучы. Укучылар, экранга карыйбыз һәм сузыкларны саныйбыз. (Слайд 5)
Укучылар. Сузык авазлар:[а], [ә], [о], [ө], [у], [ү], [ы], [э], [и] (тар әйтелешле)
Укытучы. Ә бу 3 аваз ни өчен аерып куелган икән? [о-][ы-][э-]
Алар вагон, экран, сыр кебек сүзләрне әйткәндә кулланыла. Бу сүзләр кайсы телдән керделәр икән?
Укучылар. Бу рус теленнән кергән алынма сүзләр.
Укытучы. Бик дөрес, укучылар. Рус теленнән кергән сүзләрдә [о-], [ы-], [э-] сузык авазлары кулланыла. Аларны киң әйтелешле авазлар дип атыйлар.
Укытучы. Телнең алга һәм артка хәрәкәтенә карап, сузык авазлар арткы (калын) рәт, һәм алгы (нечкә) рәт сузыкларына бүленәләр. (Слайд 7)
Калын сузыклар: [а], [о], [у], [ы], [о], [ы]
Нечкә сузыклар: [ә], [ө], [ү], [э], [и], [э]
Иреннәрнең хәрәкәтенә карап, сузык авазлар иренләшкән [у], [ү], [о], [ө], [о] һәм иренләшмәгән [а], [ә], [ы], [э], [и], [ы], [э] сузыкларга бүленәләр.
Укытучы. Хәзер экранга күз салыгыз әле, сез анда нинди сүзләр күрәсез? (Слайд 8)
(Укучылар җавабы.)
Укытучы. Менә бу сүзләрдә сузык авазларның калынмы - нечкәме икәнен әйтеп китегез әле.
Укучылар. Туган сүзендә, [у] да, [а] да калын сузык авазлар, ә үрдәк сүзендә [ү] дә, [ә] дә нечкә сузык авазлар.
Татар сүзләрендә сузык авазлар үзара калынлыкта - нечкәлектә ярашалар, ягъни, сүздә бар сузыклар да я калын гына, я нечкә генә булалар. Сузыклар бер-берсенә карата яраклашалар.
Укытучы. Әйе, яхшы. Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
Укучылар. Сузык авазларның бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары турында сөйләшәчәкбез.
Укытучы. Сузыкларның бер - берсенә йогынты ясап үзара охшашланулары сузыклар гармониясе яки сингармонизм дип атала (грекча syn – бергә, harmonia – яңгырау, килешү, ярашу).
Укытучы. Хәзер дәресебезнең максатын әйтик.
Укучылар. Сузык аваз турындагы белемнәрне ныгыту; сингармонизм законы турында төшенчә формалаштыру.
IV. Яңа дәрес темасы буенча эш.
( Слайд 10,11)
Укытучы. 1. Сингармонизмның ике төре була: рәт гармониясе һәм ирен гармониясе.
Әйдәгез, бу турыда видео карап китик әле. “Шаян ТВ” каналында баручы “Шаян дәрес” сәхифәсен карап үтү. https://www.youtube.com/watch?v=GQrbqfmXdrY
2. Кушма сүзләр яки яңа сүзләр ясалганда кушымча ялгану очраклары.
Пазл буенча сүзләр төзү. Укучылар үз исемнәрен төзиләр, аннары аларга кушымчалар өстиләр. (Айнур, Гөлия, Ай - гөл, Нур - ия, Айнур – га, Гөлия – гә, Ай – гөл – гә, Нур – ия – гә)
Укытучы. Сүзләрне төрләндергәндә һәм алардан яңа сүз ясаганда, калын сузыклардан торган сүзгә – калын сузыклы, ә нечкә сузыклардан торганына нечкә сузыклы кушымчалар ялгана. (Слайд 9)
Укытучы. Кушма һәм алынма сүзләрдә сузыклар ярашмаска да мөмкин. Мәсәлән, сез ясаган кушма сүзләрдә: Айгөл, Нурия, Гөлнур, Нурия. Мондый сүзләргә кушымчалар соңгы иҗектәге сузыкның яки сүз ахырындагы тартыкның калынлыгына - нечкәлегенә карап ялгана. Мәсәлән: телеграмма-сы, турнир-га, төнбоек-лар. Андый сүзләрне сингармонизм законына буйсынмый торган сүзләр дип атыйлар.
Искәрмә слайдта бирелә (Слайд 12).
3. Чигү тарихы белән таныштыру.
Кул эшенең киң таралган бер төре - чигү. Аның күп гасырлык тарихы бар. Чигү процессының үсешен Азия, Европа, Американың борынгы цивилизациясе һәйкәлләрендә, әдәби әсәрләрдә, төрле чорлардагы чигү үрнәкләрендә күреп була.
Күп гасырлар буе чигү кием - салым һәм көнкүреш әйберләре бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булып килгән.
Чигү эшен җитен, йон, төсле ефәк җепләр, металл (алтынлы, көмешле) җепләр белән, шулай ук, энҗе, мәрҗән, ялтыравыклы сәдәпләр һәм асылташлар белән аралаштырып эшләгәннәр.
IX-X гасыр казылмаларында археологлар еш кына ялтырап торган бизәкләр белән тегелгән борынгы киемнәр табалар. Бүгенге көнгәчә сакланган һәм алтынлап чигелгән әйберләр үзләренең гаҗәеп матурлыклары белән таң калдыра.
XVIII-XX гасырларда чигү белән һәр җирдә шөгыльләнгәннәр. Чигүне ике төргә бүлеп йөрткәннәр: шәһәрчә һәм авылча. Шәһәр чигүенә Көнбатыш модалары йогынты ясаган. Халык чигеше (авылча) элеккеге традицияләрне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны үз эченә алган. Авылларда кыз балаларны кул эшенә: эрләү, туку, чигү, челтәр бәйләүгә өйрәтүне 5 яшьтән үк башлаганнар. Инде 15 яшькә җиткән кыз бала үзенә бизәкләп чигеп эшләнгән бирнә хәзерләгән. Кулланылышына карап (күлмәк, алъяпкыч, сарафан, сөлге-тастымал, эскәтер һ.б.), һәр әйбер үзенә генә хас декоратив бизәкләр белән чигелгән. Гасырлар буе һәр халык үзенчәлекле чигү алымнарын, колоритын (төсләр балкышын) һәм орнаментларын булдырган.
Орнамент - грек сүзе, “бизәү” дигәнне аңлата. Орнамент – элементлар чиратлашу, кабатланудан торган бизәк.
4. Төрле милләт халыкларында чигү төрләре, орнаментлар.
Һәрбер төбәк үзенең чигү алымнарын даими рәвештә баета, үзгәртә барган һәм хәзерге көннәргә кадәр саклаган.
Рус чигүендә геометрик орнаментларга аеруча игътибар ителгән, үсемлек һәм хайван сурәтләре чигелгән геометрик формалар күбрәк урын алган. Ә татарларда исә үсемлек орнаментлары өстенлек иткән.
(Төрле халык орнаментлары, милли кием үрнәкләре күрсәтелә).
Чигешләр шома итеп, орнаментлап, декоратив бизәкләп ясалган. Шома чигү үрнәкләре бизәлүче өслек белән җиңел кушыла һәм күләм барлыгы сизелми. Үсемлек, җәнлекләр, кошлар белән бизәлгән чигүләр декоратив өслекне тәшкил итә. Ә орнаментлап чигү бизәкләре андагы элемент группаларының билгеле эзлеклелектә кабатлануы белән үзенчәлекле. Хәзерге көндә канва тукымада чигү модада. Канва тукымага бизәкләр төшереп, “крестик” алымы белән чигәләр (канвада чигелгән үрнәкләр күрсәтелә).
Чигүнең иң гади һәм төп төре - кулдан чигү.
Физкультминут. “Кәләпүшем-калфагым” җырын җырлау.
V. Белем-күнекмәләрне ныгыту.
Укытучы. Укучылар, бар да аңлашылса, кулыгызны күтәрегез. Яхшы. Әйдәгез, кагыйдәне модельләштерәбез.
1. Кагыйдәне модельләштерү.
Сингармонизм
I төре II төре
(рәт гармониясе) ( ирен гармониясе)
сузыкларныӊ калынлыкта- 1 нче иҗектәге [о], [ө] авазлары тәэсирендә
нечкәлектә ярашуы башка иҗектәге [ы], [э]авазлары иренләшү
2. Карточкадагы бирем буенча эшләү.
Бирелгән сүзләрне сингармонизмның ике төренә аерып языгыз: иптәш, көрәк, чокыр, чакыру, дусларча, көндез, уяулык, керсез, әйтмә, көлдергеч, йокы, гомерлек, уракчылар, төгәл, ачулы, томан, омтылыш, көлке, хөрмәт, тормыш, борынгы.
3. Сузыкларның рәт гармониясенә караган уен уйнау. Уен “Кайсы сүз артык?” дип атала.
Укытучы. Слайдта сүзләр бирелгән. Сузык авазларга карап, кайсы сүз артык икәнен билгеләгез һәм шул сүзне әйтегез.
1. Урман, бакча, тукран, үрмәкүч, чана.
2. Күлмәк, тәрәзә, имән, саескан, чәчәк. 3. Күләгә, урын, китап, рәсем, чишмә.
4. Телефон, томан, каеш, балык, шалкан.
4. Чигү өчен эш кораллары, материаллар, җайланмалар һәм эш урыны белән таныштыру.
Укытучы. Чигү эше коралларына кайчы, энәләр, киерге, уймак, үлчәү тасмасы һәм төсле карандашлар керә. (Һәрбер җайланма турында сөйләү, күрсәтә бару).
Чигү барышында дөрес утыру әһәмиятле, эш урынының уңайлы, җайлы, якты булуы кирәк.
5. Куркынычсылык кагыйдәләрен аңлату.
Кул эшләре барышында куркынычсызлык кагыйдәләре:
- кайчыны дөрес тотарга;
- иптәшеңә кайчыны сабы белән, очын үзеңә каратып бирергә;
- чигү энәләрен, башлы булавкаларны махсус мендәрчектә сакларга, энәләр белән бармакларны чәнчемәс өчен уймак кияргә.
VI. Рефлексия.
Укытучы. Ә хәзер, укучылар, бүгенге дәрестә өйрәнгән белемнәребезне искә төшереп алыйк.
- Нинди күренеш сингармонизм законы дип атала?
- Сингармонизмның ничә төре була?
- Ни өчен кешеләр чигү белән шөгыльләнгәннәр?
- Рус һәм татар чигешенең үзенчәлекләрен әйтегез.
VII. Йомгаклау. Билгеләр кую.
Укытучы. Нәкый Исәнбәтнең халыктан язып алган шундый бер тәгъбире бар, игътибар белән укыйк әле.
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән коры калыр.
Нәкый Исәнбәт.
Укытучы. Безгә дә энҗе - мәрҗәннәребезне җыяр вакыт җитте. Хәзер үзебезнең түбәтәй – калфакларыбызны шушы энҗе - мәрҗәннәребез белән бизибез. (Укучылар түбәтәй һәм калфак шаблоннарына татар милли бизәк үрнәкләрен ябыштыралар.)
Бу ел Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы буларак билгеләп үтелә. Халык сәнгате һәм мәдәни мирас - элекке буыннардан калган, бүгенге көндә яшәүче һәм киләчәк буыннарның файдасы өчен сакланылган мәдәни кыйммәтләр. Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Без дә шул мирасны, татар милли сәнгатебезне, телебезне онытмыйк, аны саклыйк, үстерик! Башка милләтләр белән бердәм, тату булыйк. Аларның сәнгатен, мәдәни мирасын өйрәник, хөрмәт итик.
Өй эше.
1. 209 нчы күнегү, 106 бит. Сингармонизм законына буйсынган һәм буйсынмаган сүзләрне вариантлап язып алыгыз.
2. Кәгазь битенә тастымал рәсеме ясарга һәм аны рус чигү үрнәген кулланып бизәргә.
3. Абдулла Алиш музеенда урнаштырылган чигү эшләнмәләрен барып карарга һәм элементларына игътибар итәргә.
Дәрес тәмам, сау булыгыз!
Кулланылган әдәбият:
1. Валеев Ф.Х. Орнамент Казанских татар. Казань, 1969.
2. Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.
3. Гулова Ф.Ф. Татарская народная вышивка. Казань,1981.
4. Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.Г. Декоративно-прикладное искусство Казанских татар. М., 1990.
5. Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана. Казань, 1995.
6. Сергеева Нурзия Татарская вышивка. Казан, "Магариф", 2005.
7. Интернет-чыганаклар:
https://tatarica.org/tat/razdely/narody/tatary/halyk-sngate/chig
https://slavradio.org/public/istoriya-tradicionnoy-russkoy-vyshivki/
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Применение компьютерных технологий на уроках родного татарского языка и литературы
Использование компьютерных технологий позволяет совершенствовать методику преподавания родных языков, вносить элементы разнообразия в различные типы занятий, способствует развитию интереса к овладению...
Использование ИКТ технологий на уроках родного ( татарского) языка
Выступоениение на МО учителей гуманитарного цикла....
Рабочая программа по родному (татарскому) языку для учащихся 9 класса русской школы, изучающих татарский как родной
Рабочая программа по родному (татарскому) языку для учащихся 9 класса русской школы, изучающих татарский как родной...
Урок родного (татарского) языка в 4 классе
Откытый урок родного( татарского) языка в 4классе по теме "Лексика"....
Урок родного (татарского) языка в 7 классе
Ачык дэрес эшкэртмэсе "Ия белән хәбәр арасында сызык."...
Разработка открытого урока родного татарского языка в 7 классе."Буш вакыт"("Свободное время"
Разработка плана урока с использованием сингапурских элементов.Конспект расчитан для 7 класса русскоязычных детей школ с русским языком обучения....
Работа со слабоуспевающими учащимися на уроке родного (татарского) языка
1. Цели:1). Выполнение Закона об образовании2). Принятие комплексных мер, направленных на повышение успеваемости и качества знаний учащихся.2. Задачи:1). Создать условия для успешного усвоения у...