Методическая разработка урока татарской литературы интегрированного с ОДНКНР по теме «Семья – хранитель духовных ценностей»
план-конспект урока

Галиахметова Ильфира Фаритовна

Методическая разработка урока татарской литературы интегрированного с ОДНКНР по теме «Семья – хранитель духовных ценностей»

"Гаилә – рухи кыйммәтләрне саклаучы" дигән темага интеграцияләнгән дәреснең методик эшкәртмәсе (Татар әдәбияты һәм Россия халыклары рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре)

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл integrirovannyy_urok_galiahmetova_i.f.docx354.86 КБ

Предварительный просмотр:

ФИО автора:  Галиахметова Ильфира Фаритовна

- место работы:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Средняя общеобразовательная школа №51” Вахитовского района г.Казани

- должность, квалификационная категория:

учитель родного языка, первая квалификационная категория

беренче категорияле татар теле укытучысы

- название работы: 

Методическая разработка урока татарской литературы интегрированного с ОДНКНР по теме «Семья – хранитель духовных ценностей»

"Гаилә – рухи кыйммәтләрне саклаучы" дигән темага интеграцияләнгән дәреснең методик эшкәртмәсе (Татар әдәбияты һәм Россия халыклары рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре)

- категория учащихся, для которой выполнена работа: 5 класс

Дәрес тибы – яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Дәреснең формасы: төркемле, фронталь

Методлар: кейс-метод, эвристик

Кулланыла торган технологияләр: кейс, ИКТ, уен технологияләре, хезмәттәшлек технологиясе

Максат: укучыларны «Гаилә – рухи кыйммәтләрне саклаучы» дигән темага уйландыру һәм гаиләнең кеше тормышында бик мөһим, әһәмиятле роль уйнаганына төшендерү.


Дәрес барышы

Укытучы эшчәнлегенең эчтәлеге

Укучылар эшчәнлегенең эчтәлеге

1. Оештыру этабы (2 минут)

Укучыларны 4 төркемгә бүлү

Җирәбә ярдәмендә мини-төркемнәргә берләшү.  Команда исемен сайлау

2. Укучыларда уку эшчәнлегенә мотивация тудыру (5 минут)

Укучыларны теманы өйрәнергә

табышмаклар аркылы мотивлаштыру.

 Гаилә әгъзалары турындагы табышмакларны чишәләр һәм шул рәвешле дәрес темасын формалаштыралар.

Мини биремне үтиләр –

табышмакларны чишәләр:

1.Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул. (Әби)

2.Ул бик күпне күргән, сугышта да булган ул.

Йөзе нурлы айдай... Кем дисезме? Ул минем (бабай).

3.Ул зирәк тә, шаян да, акыллы да, әйбәт тә!

Иң-иң батыр кеше ул, минем (әти) әлбәттә!

4.Мин аны бик сагындым, күңелем әрни, уйлый әллә ни. Кем соң аны белми? Ул минем (әни).

Җавапларның дөреслеген бәялиләр.

 Һәр команда үзенең җавапларын жетоннар белән бәяли:

- яшел – «Без биремне яхшы башкардык»; 3 балл;

- сары –  «Безнең җавап яхшы булды, ләкин тагын да тулырак булырга мөмкин»; 2 балл;

- кызыл – "Без биремне бик үк яхшы үти алмадык"; 1 балл

Дәреснең максатын һәм темасын формалаштыралар.

3. Белемнәрне актуальләштерү (10 минут)

Укытучы бирем бирә. Биремнең этаплары:

Сорау. Төркемнәрегездә гаилә кыйммәтләре турындагы  хикәяләрне һәм әкиятләрне исегезгә төшерегез, Аларны группада бер-берегезгә сөйләгез.

Сорау. Бу әсәрдә нинди гаилә кыйммәтләре  чагылган? Геройлар нинди хисләр белән эш иткәннәр?

Нәтиҗә. Гаилә кыйммәтләренә нәрсәләр керә?

Биремне үтиләр, җавапларны нәтиҗәләр битенә язалар. Җавапларның дөреслеген бәялиләр. Һәр команда үз җавапларын жетоннар белән бәяли.

4. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү (10 минут)

Сорау. Кем белә? Безнең илдә гашыйклар көне билгеләп үтеләме?

Аңлатма. Әмма 14 нче февраль – католик бәйрәм. Риваять буенча, Рим императоры Клавдий II тагын да көчлерәк армия булдырыр өчен кешеләргә никахлашуны тыйган. Ә Изге Валентин кешеләрне яшерен рәвештә никахлаштырган. Шуның өчен зинданга утыртылган һәм үлем җәзасына тартылган.

Ә безнең илдә гашыйклар көне кайчан үткәрелә? Әйе, сез хаклы, 8 нче июльдә. Безнең илдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне 2008 елдан бирле билгеләп үтелә.

Сорау. Кем дә булса бу бәйрәмнең тарихын беләме?

Бу бәйрәм изге Пётр һәм Феврония хөрмәтенә билгеләп үтелә.

Укытучы: “Пётр – Павел кенәзнең энесе. Бервакыт Пётр авырый, һәм аны крестьян Феврониядән башка беркем дә терелтә алмый. Аннары алар өйләнешәләр. Берникадәр вакыттан соң Павел үлә. Пётр үзе мором кенәзенә әйләнә. Әмма фетнәчеләр Февронияне гади гаиләдән булганга күрә кабул итмиләр һәм Пётрның икенче хатын сайлавын таләп итәләр. Ләкин Пётр хакимиятне түгел, ә гаиләсен сайлый. Шуңа күрә боярлар Пётр белән Февронияне куып чыгаралар. Аларсыз шәһәрдә тиздән ызгыш башлана, шуңа күрә Пётр белән Феврониядән кире кайтуларын сорыйлар. Алар иске үпкәләрне искә төшермиләр, ризалашалар. Риваять буенча, Пётр һәм Феврония бер көнне – 8 нче июльдә үләләр. Нәкъ менә шуңа күрә бу көн Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә әйләнә.”

Сорау.

Әлеге риваятьтән чыгып, сез нинди кешелек һәм гаилә кыйммәтләрен атый аласыз?

Укытучы: «Ә сез ничек уйлыйсыз, «игелекле» сүзе нәрсәне аңлата? Ул хәзер еш кулланыламы?

«Төркемдәге эшне бәяләгез»

Киләсе бирем чәчәкләр белән турыдан-туры бәйле булачак, чөнки Гашыйклар көнендә чәчәкләр бүләк итү кабул ителгән.

Физкультминут

Башлангычта яратып җырлаган “Бармаклар” җырын җырлап, ял итеп алабыз. Әлеге җыр темага туры килә (балаларга “Сәлам” УМКсының җырлары бик ошый).

Укучылар 14 нче февральне искә төшерәләр.

Кемдер җавап бирә. Җаваплар булмаса, укытучы аңлата.

Тыңлыйлар. Анализлыйлар. Сорауга җавап бирәләр.

Сорауга җавап бирәләр

Командалар үз җавапларын жетоннар ярдәмендә бәялиләр.

Укучылар укытучы кушканны тыңлыйлар һәм үтиләр. Кейсларда чәчәкләр белән рәсемнәр бирелгән. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы булып нинди чәчәк саналганын сайлыйлар.

5. Беренчел аңлауны тикшерү (8 минут)

Укытучы: «Гаилә тормышының мөһимлеге Россия халыкларының диннәрендә дә чагыла.

- Ислам ир белән хатынның бер-берсенә карата бурычлары  турында сөйли. Никах –Аллаһы Тәгаләнең теләге, Пәйгамбәрнең сөннәте. Никах аша яшьләрнең дине тулы була, гаилә корыла, балалар туа.

 Христианлыкта һәм иудаизмда Синай тавында Аллаһыдан Муса пәйгамбәр тарафыннан алынган ун әмер арасында берсе бар (исәп буенча бишенчесе): «Атаңны һәм анаңны хөрмәт ит».

Моннан тыш, иудаизмда хәтта ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр өчен берничә кагыйдә бар:

- ата-аналарның тәртибен тәнкыйтьләү, аларның сүзләренең хаклыгына шикләнергә тыела;

- әти-әниләрне үпкәләтергә ярамый, хәтта алар дөрес булмасалар да;

- ата-аналарга ярдәм итәргә кирәк;

- ата-аналар балаларны яратырга, алар турында кайгыртырга, аларның үтенечләренә һәм мәнфәгатьләренә карата игътибарлы булырга тиеш.

Буддизм балаларга бөтен нәрсәне истә тотарга өнди: ата-аналар алар өчен нәрсә эшләгән, ничек белем һәм тәрбия биргән.»

Укытучыны тыңлыйлар, ул кушканны үтиләр: «Күз алдына китерегез, сезгә киңәш артыннан даими рәвештә талаша торган гаилә мөрәҗәгать итә. Гаиләдә 5 кеше бар: әти, әни, әбил һәм ике бала - кыз һәм малай. Сез бу гаиләгә тату яшәсеннәр өчен нинди кагыйдәләр тәкъдим итәр идегез?» А4 форматындагы кәгазьгә язалар (мәсәлән, "гадел булырга", "бер-береңне аңларга" һ.б.). Һәр укучы югарыда әйтелгән исемлектән иң әһәмиятлесе дип санаган сыйфатны атый. Командалар үз җавапларын жетоннар белән бәяли.

6. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту (8 минут)

Укытучы. Киләсе бирем – мәкальләрне җыярга.

4 мәкаль

1.Тән сихәте – хәрәкәт, гаилә бәхете – бәрәкәт.

2.Гаиләң ишле булса, нәсел агачың җимешле булыр.

3.Гаиләнең иң зур мирасы – әдәп-әхлак тәрбиясе.

4.Нәсел дәвамы булып дин һәм тел тора. Шуларны онытсаң, тамырың кора.

Әйдәгез, сезнең кейсларыгыздагы төрле халыкларның мәкальләрен эзләп табыйк һәм мәгънәләрен анализлыйк.

1.Гаилә – мич: салкын булса, барысы да аңа җыелалар (руслар, христианнар).

2.Атасын һәм анасын хөрмәт иткән кеше мәңге яшәүгә тиң (татарлар, мөселманнар).

3.Әгәр гаиләдә олы кеше бар икән, димәк, гаиләдә асылташлар бар дигән сүз (лезгиннар, мөселманнар).

4.Дус гаилә озак тормышка тиң (Кырым татарлары, мөселманнар).

Укытучы: «Әйдәгез, жетоннарны һәм баллар санын исәпләп чыгарыйк. »

Укучылар киселгән гаилә турындагы мәкальләрне пазл кебек җыялар һәм әлеге мәкальләрнең нәрсәгә өйрәтүләре турында командалар чират буенча җавап бирәләр, ә аннары үзләренең җавапларын жетоннар белән бәялиләр:

- яшел – «Без биремне яхшы башкардык»; 3 балл;

- сары –  «Безнең җавап яхшы булды, ләкин тагын да тулырак булырга мөмкин»; 2 балл;

- кызыл – "Без биремне бик үк яхшы үти алмадык"; 1 балл .

7. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау) (5 минут)

Укытучы: «Әйдәгез, дәрескә йомгак ясыйк. Тактага игътибар итегез. Анда язылган  кыйммәтләр (кешенең сыйфатлары, гамәлләре) белән сез килешәсезме? Нәтиҗә буларак, "төгәлләнмәгән" анкетаны тутырыгыз.»

Тәкъдимнәрне тәмамлагыз:

"Гаиләнең нигезе булып түбәндәге кыйммәтләр тора: ______________________________"

"Гаилә әгъзасы буларак минем вазифаларыма түбәндәгеләр керә: ____________________"

"Ата-ана булгач, мин үз балама түбәндәгеләрне булдырырга омтылырмын: ____________"


Кушымта

Пётр һәм Феврония Муромскийларның сурәте

                               

Чәчәк рәсемнәре. Нинди чәчәк Гаилә, мәхәббәт һәм гаилә көне символы булып тора?

  

Библиография

1. Татар әдәбияты (Татарская литература) — Дәреслек — 5 кл. — ике кисәктә / Хасанова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я. – Казан:  “Мәгариф –Вакыт” нәшр., 2014

2.  Виноградова Н.Ф. Основы духовно-нравственной культуры народов России: 5 класс: учебник для учащихся общеобразовательных учреждений / Н.Ф. Виноградова, В.И. Власенко, А.В. Поляков. – М.: Вентана-Граф, 2017.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока по литературе в 5 классе на тему :Контрольная работа по древнерусской литературе ( по картине Иванова к отрывку из Летописи "Подвиг отрока - киевлянина...") .

____Данная разработка может служить в качестве мониторинга учащихся при изучении отрывка из Летописи "об отроке - киевлянине...."...

Методическая разработка урока обществознания в 8 – 9 классах по теме: «Семья и Отечество в моей жизни » (к Международному Дню семьи) с использованием критической технологии.

Публикация представляет собой сценарий урока "Семья и Отечество в моей жизни", подгототовленного к Международному Дню семьи. Сценарий выполнен в виде подробной технологической карты....

ОДНКНР,контрольная работа по теме :"Семья-хранитель духовных ценностей"( 5 класс,учебник Н.Ф.Виноградовой)

quot;Контрольная работа по теме :Семья-хранитель духовных ценностей".5 класс , учебник Н.Ф.Виноградовой.Вариант:Данный тест можно использовать,как самостоятельную  работу по учебнику....

Конспект урока по обществознанию в 5 классе по теме "Семья - хранитель духовных ценностей"

Конспект урока по обществознанию в 5 классе по теме "Семья - хранитель духовных ценностей"...

Разработка открытого урока по ОДНКНР в 5 классе по теме "Семья - хранитель духовных ценностей"

Разработка конспекта урока по ОДНКНР в 5 классе по теме "Семья - хранитель духовных ценностей"...

Конспект урока Тема «Семья – хранитель духовных ценностей»

Конспект урока Тема «Семья – хранитель духовных ценностей»...

План-конспект к уроку ОДНКНР 5 класс "Семья — хранитель духовных ценностей"

План-конспект к уроку ОДНКНР 5 класс "Семья  — хранитель духовных ценностей"...