Тема: “Татарстан – мөстәкыйль дәүләт”.
план-конспект урока

план урока по родному языку 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatarstan_mostkyyl_dult_temasyna_dres_plany.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

Яр Чаллы шәһәре

16 нчы белем бирү үзәге

Юсупова Ләйсән Ниаз кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: “Татарстан – мөстәкыйль дәүләт”.

Максат:

  1. “Татарстан – мөстәкыйль дәүләт” хикәясендәге сөйләм үрнәкләрен камилләштерү.
  2. Иҗади фикерләүне, игътибарны үстерү.
  3. Туган як белән горурлану хисләре тәрбияләү.
  4. Татарстан тарихын өйрәнүгә теләк уяту.

Дәрес тибы: лексик, грамматик күнекмәләрен камилләштерү.

Җиһазлау: Экран, карточкалар, баян.

Дәрес барышы

I Оештыру.

- Исәнмесез, укучылар. Сез бүген шундый матур. Кәефләрегез ничек? Утырыгыз!

Бүген кем дежур? Сыйныфта кем юк? Өй эше нинди? (28нче бит,2нче күнегү, сорауларга җавап бирергә)

Слайд 1.

Укыйбыз (урыннарда). Син – Мыраубикә, ә син – Акыллы Үрдәк. ( Бәяләү).

II Актуальләштерү.

- Укучылар, бүген без нәрсә турында сөйләшәбез?( Без бүген Татарстан турында сөйләшәбез).

- Әйе ,бүген Туган илебез – Татарстан турында белемнәрне күбәйтәбез.

III Белем күнекмәләрен ныгыту.

а) – Тактага карагыз!Бу сүзләрне без беләбез,әйдәгез, тагын бер кабатлагыз! (дәүләт, табигать, мөстәкыйль, яңгырый, тантаналы сүзләрен укытучы артыннан һәм чылбырда кабатлау)

б) – Хәзер игътибар белән дәреслектән текстны укыгыз!(26нчы бит)

в) Дәреслекләрне ябыгыз! (Һәр партада бер конверт)Текстның җөмләләре адашканнар (заблудились),урыннарын табыгыз.

Тикшерәбез. Слайд 2.

Кем дөрес эшләде? (Кул күтәрәләр)

Һәр дәүләтнең үз символлары була.Татарстан – мөстәкыйль дәүләт.Татарстан флагында өч төс бар. Гербта – канатлы ак барс рәсеме.Гимн бәйрәмнәрдә яңгырый.Татарстанның беренче президенты – Минтимер Шәрип улы Шәймиев.

СЛАЙД 3. (Татарстанның картасы)

г) – ..., скажи, что Татарстан – самостоятельное государство;

...что наша родина – Татарстан.

Туган ил турында нинди мәкальләр беләсез?

(Туган илем - туган өем.Туган илем – туган анам. Ватансыз кеше – җырсыз сандугач.Һәркемнең үз Ватаны кадерле).

СЛАЙД 4. (Флаг, герб, гимн) Әйдәгез сөйләшәбез!

- Узнай у своего друга, что он знает о флаге Татарстана?

- Спроси у соседа, что он знает о гербе Татарстана?

- Узнай у своей подруги, что она знает о гимне Татарстана? (Музыка)

СЛАЙД 5. (Президент фотосы) Бу кем?

СЛАЙД #1057;ораулар уйлагыз һәм диалогны дәфтәргә языгыз.

- ...?

- Барс – байлык, көч символы.

- ...?

- Ак төс – тынычлык символы.

- ...?

- Татарстан гимны бәйрәмнәрдә яңгырый.

Алдан эшләп бетерүчегә индивидуаль карточка.

Тикшерәбез (тыңлыйбыз).

д) Табышмакның җавабын әйтегез.

Ул акыллы, көчле хайван. Байлык һәм көч символы. Ул безне саклый. (Барс)

СЛАЙД 7. (Барс)

Барс сезне уенга чакыра.Барс булып уйныйбыз. (Музыка уйный).

Исәнләшәбез, уң (сул) кулны күтәрәбез, бармакларны уйнатабыз, барс кебек атлыйбыз, күзләрне ябабыз да ачабыз, йомшак кына сикереп алабыз, тирән сулыйбыз,“койрык болгыйбыз”, урыннарга утырабыз.

  • Ә хәзер Татарстан символлары турында диалог әзерләгез (3сорау,3җавап).
  • Кемнәр сөйләшә? (Тыңлау,бәяләү)

е ) “Дөресме?” уены (аудирование).

Татарстанда 2 дәүләт теле.

Татарстанның Дәүләт флагында 4 төс бар.

Татарстанның Дәүләт гербында ак аю рәсеме.

Татарстанның табигате бай.

Гимн-тантаналы җыр.

Татарстанның башкаласы – Яр Чаллы шәһәре.

Без республикабызны яратабыз.Слайд 8.

IV Йомгаклау.

Без республикабызны яратабыз.

... , чөнки Татарстан ...;чөнки Татарстанда ... .

(Балаларның якынча җаваплары: зур, көчле ил, табигате матур, мөстәкыйль дәүләт; Татарстанда шәһәрләр, авыллар, елгалар, күлләр күп; Татарстанда татарлар һәм руслар дус яшиләр; ул безнең туган илебез). Татарстан турында өйрәнергә, белергә кирәк.

Дәрес өчен билгеләр кую: сез бүген ничек эшләдегез? Син ничек эшләдең? ... ничек эшләде? ... ничәле куябыз?.. ).

СЛАЙД 9. Өй эше:

1. Татарстан турында сөйләргә.

  1. Герб, флаг турында сөйләргә.
  2. Флаг турында сөйләргә.

Укучылар, сез бүген бик яхшы эшләдегез.

Рәхмәт сезгә. Дәрес тәмам.Сау булыгыз!

Индивидуаль эш биреме( 2-3 укучыга).

-Татарстанның нинди символлары бар?

- ... .

-Флагта яшел төс нәрсә символы?

- ... .

-Гербны кем язган?

- ... .

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок на тему "Татарстан- минем республикам"

Открытый урок на тему "Татарстан- минем республикам" . Цель: Воспитывать интерес, любовь к родине. Презентация урока охватывает очень много материалов о республике.(культура, Статические данные, истор...

Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

Внеклассное мероприятие по теме "Татарстан - 2030: мой вклад в будущее республики" Мингазова Елена Викторовна учитель истории и обществознания высшей квалификационной категории МБОУ "СОШ №2" НМР РТ

Внеклассное мероприятие по теме "Татарстан - 2030: мой вклад в будущее республики" Мингазова Елена Викторовна учитель истории и обществознания высшей квалификационной категории МБОУ "СО...

7 класс. Туган тел әдәбияты. Тема Татарстан шәһәрләре.

Открытый урок по родному языку в 7 классе. (Коррекционная школа)...

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест по теме «Татарстан».)

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест  по теме «Татарстан».)...

“Татарстан Республикасы” бүлеге буенча мөстәкыйль эш.

ldquo;Татарстан Республикасы” бүлеге буенча мөстәкыйль эш....

Тема: “Татарстан – мөстәкыйль дәүләт”.

презентация к плану урока по родному языку на тему "Татарстан - самостоятельное государство"...