7 класс. Туган тел әдәбияты. Тема Татарстан шәһәрләре.
план-конспект урока (7 класс) на тему
Открытый урок по родному языку в 7 классе. (Коррекционная школа)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
7_klass._tugan_tel_dbiyaty._tema_tatarstan_shhrlre.docx | 26.79 КБ |
Предварительный просмотр:
4 чирек.
7 класс. Туган тел әдәбияты.
Дәреснең темасы: Татарстан шәһәрләре.
Дәреснең максаты: Татарстанның шәһәрләренең исемнәрен дөрес әйтергә һәм сөйләмдә урынлы кулланырга күнектерү.
Дәреснең бурычлары:
- Рус телле балаларны татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәгълүмати технология, тикшеренү – эзләнү методы аша укучыларның иҗади сәләтләренең ачылышларына этәргеч ясау;
- Логик фикер йөртүне үстерү, сөйләм телен үстерү, диалогик – монологик сөйләмгә чыгу
- Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту, татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру
Дәреснең төре: катнаш дәрес ( яңа материалны өйрәнү һәм беренче ныгыту дәресе)
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, презентация, карта, индивидуаль карточкалар, рәсемнәр
Дәрес барышы:
I. Оештыру.
- Исәнмесез, укучылар! (-Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн!)
Слайд №1- Балалар!
Матур үтсен көнегез!
Көләч булсын йөзегез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне.
Дөрес, матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик!
- Туган тел дәресен башлыйбыз.
- Бүген сыйныфта кем дежур? (-Бүген сыйныфта мин дежур. Минем исемем Алмаз, Минем фамилиям Газизулин. Бүген егерме бишенче апрель, җомга көн. Сыйныфта барысы да бар.)
- Укучылар, хәзер кайсы вакыт? (-Хәзер яз).
- Яз айлары кайсы айлар? (-Яз айлары март, апрель, май).
- Хәзер кайсы ай? (-Хәзер апрель).
- Бүген ничәнче апрель? (- Бүген егерме бишенче апрель).
- Бүген көн нинди? (- Бүген көн кояшлы, җылы, җылы җил исә, яңгыр яумый).
- Урамда ничә градус җылы? (- Урамда биш градус җылы).
II. Үткәннәрне искә төшерү.
Слайд №2- Укытучы: Үткән дәрестә без Татарстан республикасы турында өйрәнә башлаган идек. Әйдәгез искә төшерәбез һәм сорауларга җавап бирәбез. (... бит)
- Татарстанның дәүләт символлары нәрсәләр?
- Татарстан гербында нәрсә сүрәтләнгән?
- Дәүләт флагында нинди төсләр бар?
- Дәүләт гимнын кем язган?
- Бик яхшы.
III. Яңа тема өстендә эш.
- Укучылар бүген без сезнең белән “Татарстан” темасын өйрәнүне дәвам итәбез. Картага карагыз әле, түгәрәкләр белән нәрсәләр билгеләнгән? (что отмечено кружочками?) (- Казан шәһәре, Яр Чаллы шәһәре, Түбән Кама шәһәре, Әлмәт шәһәре, Лениногорск шәһәре, Алабуга шәһәре, Чистай шәһәре, Бөгелмә шәһәре).
Слайд №3 -Укытучы: Димәк буген безнең дәресебезнең темасы нинди
була? (- Татарстан шәһәрләре).
Слайд №4 - Укытучы:Укучылар, слайдка карагыз әле. Сезнең алдыгызда яңа сүзләр.
Башкала – столица
Яр чаллы – Набережные Челны
Чистай – Чистопоь
Алабуга- Елабуга
Түбән Кама – Нижнекаамск
Нефьче – нефтяник
Автомобильче – автомобилист
Еш – часто
Очрашабыз – встречаемся
Яңа сүзләрне сүзлек дәфтәренә язу.
Слайд №5 Текст белән эш:
- Укытучы: Ә хәзер китапларның ... битен ачабыз. Мин текстны укыйм, сез игьтибар белән карап барыгыз.
Татарстан шәһәрләре. (... бит)
Татарстанның башкаласы – Казан. Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Алабуга, Түбән Кама – Татарстанның зур шәһәрләре.
Әлмәт – нефтьчеләр шәһәре. Яр Чаллы – автомобильчеләр шәһәре. Алабуга – студентлар шәһәре.
Мин – Бөгелмәдә, ә дустым Лена Әлмәттә яши. Без еш очрашабыз, чөнки Бөгелмә Әлмәттән ерак түгел. Без быел икәү җәй көнне Казанга барабыз.
- Укытучы укый.
- Авыр әйтелешле сүзләрне хор белән укытучы артыннан кабатлыйлар.
- Текстны өчкә бүлеп өч укучы укый.
- Чылбырлап тәрҗемә итәләр.
Физминут.
Текстан табыгыз:(найдите из текста)
(фронталь эш)
- Укытучы:Тексттан Татарстанның башкаласы турында әйтелгән җөмләне табыгыз (Найдите из текста предложение, где говорится о столице Татарстана).
Укучылар җавабы: Татарстанның башкаласы Казан.
- Укытучы: Тексттан нефтьчеләр шәһәре турында әйтелгән
җөмләләрне табыгыз (Найдите из текста предложение, где говорится о
городе нефтяников).
Укучылар җавабы: Әлмәт – нефтьчеләр шәһәре.
- Укытучы: Тексттан авторның яшәү урыны һәм дустының яшәү урыны турында әйтелгән җөмләләрне табыгыз (Найдите из текста предложение, где говорится о месте проживания автора и её подруги).
Укучылар җавабы:Мин – Бөгелмәдә, ә дустым Лена Әлмәттә яши.
- Укытучы: Тексттан автомобилистлар шәһәре турында әйтелгән җөмләләрне табыгыз (Где говорится о городе автомобилистов).
Укучылар җавабы:Яр Чаллы – автомобильчеләр шәһәре.
- Укытучы: Тексттан җәй көне кайда барганнары турында әйтелгән җөмләләрне табыгыз (Найдите из текста предложение, где говорится о том, куда они в этом году летом поедут вдвоём).
Укучылар җавабы:Без быел икәү җәй көне Казанга барабыз.
- Укытучы: Тексттан студентлар шәһәре турында әйтелгән җөмләләрне табыгыз ( Где говорится о городе студентов).
Укучылар җавабы:Алабуга – студентлар шәһәре.
- Укытучы:Тексттан Татарстанның зур шәһәрләре турында әйтелгән җөмләләрне табыгыз (Найдите из текста предложение, где говорится о больших городах Татарстана).
Укучылар җавабы:Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Алабуга, Түбән Кама – Татарстанның зур шәһәрләре.
IV. Ныгыту.
Слайд №6
- Укытучы: Ә хәзер экранга карыйбыз һәм сорауларга җавап бирәбез.
1.Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (Татарстанның башкаласы – Казан).
2.Татарстанда нинди шәһәрләр бар? (Татарстанда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләре бар).
3.Әлмәт – кемнәр шәһәре? (Әлмәт – нефтьчеләр шәһәре).
Слайд №7
- Укытучы: Следующее задание восстановите диалог. Работаем в двух группах. (Укучылар 2 төркемдә эшлиләр, эшләрен алмашып, бер – берсен бәялиләр)
Аерым битләрдә текст җөмләләре язылган.
( бирем слайдта да күренә, парларда эшлиләр)
Диалог:
- ......... ?
- Мин Бөгелмәдә яшим. .......................................?
- Мин Казанда яшим. Син Казанда булдыңмы?
- ............ .
Слайд №8
Укытучы: Проверяем. Поменяйтесь ответами.
Укучылар җавабы:
- Син кайда яшисең?
- Мин Бөгелмәдә яшим. Ә син кайда яшисең?
- Мин Казанда яшим. Син Казанда булдыңмы?
- Әйе, мин Казанда булдым. (Юк, мин Казанда булмадым).
Слайд №10 Ситуатив күнегүләр:
- Спроси у одноклассника, что он видел в Казане.
- Син Казанда нәрсә күрдең?
- Мин Казанда Кремль, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Милли музей күрдем.
- Что ты знешь о башни Сююембике?
- Сөембикә манарасы турында нәрсәләр беләсең?
- Сөембикә манарасы җиде катлы. Ул кызыл төстә.
Төркемнәрдә эш:
- Укытучы:Укучылар, сезнең алдыгызда карточкалар ята, беренче төркем – Татарстан шәһәрләрен сайлый, икенче төркем Татарстанда булмаган шәһәрләрне сайлый, һәр шәһәр исемен магнит белән тактага элеп куярга кирәк, нинди төркем тизрәк эшли ала (Ребята, перед вами карточки с названиями городов. Одна группа должна выбрать названия городов Татарстана, а другая группа выбирает названия городов, которые не в Татарстане. По одному выбираем названия городов и магнитом прикрепляем на доску. Какая группа быстрее).
Татарстан шәһәрләре: Казан Түбән Кама Яр Чаллы Алабуга Чистай Әлмәт Бөгелмә | Татарстанда булмаган шәһәрләр: Мәскәү Сочи Киев Саратов Ижевск Уфа Самара |
Слайд №11 Укытучы: Укучылар әйдәгез Татарстан шәһәрләре исемнәрен хор белән укыйбыз.
Слайд №12 - №18 “Экскурсия” уены.
- Укытучы: Ә хәзер без Татарстан шәһәрләре буенча экскурсия ясарбыз. Укучылар, ә хәзер экранга карагыз һәм сорауларга җавап бирегез. (А сейчас внимательно смотрим на экран и отвечаем на вопросы).
Слайд №19
- Укытучы: Кем башкалабыз Казан шәһәре турында сөйләп китә? (Кто расскажет о нашей столице Казань?) (Казан – бик матур тарихи шәһәр. Анда Кремль, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы бар. Сөембикә манарасы җиде катлы. Манара очында алтын ай бар. Казанда театрлар, музейлар бик күп. Казанны һәркем ярата.)
V. Йомгаклау.
- Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә без нишләдек?
( Ребята, что мы делали сегодня на уроке?)
- Укучылар җавабы: Без Татарстан шәһәрләре турында текст укыдык.
- Укытучы: Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? (Ребята, вам понравился урок?)
- Укучылар җавабы: Әйе, безгә дәрес бик ошады.
Слайд №20
- Өй эше: Татарстан шәһәрләре атамаларын кабатларга. (Повторять названия городов Татарстана).
Бәяләү:
Укучыларның дәрестәге эшчәнлекләрен бәяләү.
VI. Саубуллашу.
Дәрес бетте. Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".
укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәлә...
Открытый урок на тему "Татарстан- минем республикам"
Открытый урок на тему "Татарстан- минем республикам" . Цель: Воспитывать интерес, любовь к родине. Презентация урока охватывает очень много материалов о республике.(культура, Статические данные, истор...
Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).
Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....
“Туган тел әдәбияты дәресләрендә укучыларда текст белән эшләү күнекмәләрен булдыру”
Һәр мәктәпнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, мөстәкыйль карар кабул итә торган иҗади шәхес тәрбиялә...
5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест по теме «Татарстан».)
5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест по теме «Татарстан».)...
Туган тел әдәбияты дәресләрендә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруда заманча технологияләр куллану
Туган тел укытучылары өчен презентация...
Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе. (6 нчы сыйныфта туган тел әдәбияты дәресе).
Дәреснең темасы: Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе.Максат: Абдулла Алиш турында белешмә бирү. Аның “Әни ялга киткәч” хикәясен укып өйрәнү. Фикерләү сәләтләрен, сө...