Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).
методическая разработка (6 класс) на тему
Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
6kl_t.tatarstan_-duslyk_ile.docx | 32.23 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджетлы гомуми белем бирү учреждениясе
Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының беренче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе
Татар теленнән дәрес темасы:
“Татарстан – дуслык иле”
(рус телендә сөйләшүче 6нчы сыйныф укучылары өчен).
Үткәрде:
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Шәйхетдинова Лилия Мәгъфүр кызы
Алексеевск, 2016
Тема: Татарстан – дуслык иле.
Максат: 1. Ни өчен “Татарстан – дуслык иле” дип аталу турында фикереңне белдерә белү.
2. Текст буенча коммуникатив биремнәрне үти белү.
3. Туган илгә, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт хисе, ярату тәрбияләү.
Материал: Р.З. Хәйдәрова, З.Р. Нәҗипова Татар теле, 6 класс. Казан: “Мәгариф” нәшрияты. - 2007 ел,
Җиһазлау: презентация, карточка, “үзбәя”таблицасы.
Дәрес планы.
I. Оештыру.
II.Актуальләштерү.
Слайдтагы рәсемнәр ярдәмендә, укучылардан теманы ачыклаттыру
III.Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.
1.Сүзлек эше.
2. Слайдта бирелгән текст өстендә эш.
3.Сорауларга җавап бирү
4. Яңа сүзләрне дәфтәргә яздыру.
IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Дәреслектәге 2 нче күнегү өстендә эш.
Җмләләрне дәвам итәргә.
2. 3 нче күнегү.
Диалогка җавап репликаларын куярга.
3. Диалог сөйләү.
4. Карточкаларда эш.
-Бирелгән тексттагы хаталарны табарга.
-Сүзләрне тәрҗемә итү.
5. 5нче күнегүдә сораулар ярдәмендә бер-береңә сораулар бирү (укучылар такта янына чыгып диалог төзеп сөйләшәләр )
6. Шигырь белән тәмамлау.
V.Йомгаклау
1) Нәтиҗә ясау.
2) Өй эше бирү:
101 нче бит, 6 нчы күнегү (язарга һәм тәрҗемә итәргә)
3) Билгеләр кую
4) Саубуллашу
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
-Исәнләшү.
-Укучыларны барлау
-Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
II.Актуальләштерү.
Слайдтагы рәсемнәр ярдәмендә, укучылардан теманы ачыклаттыру.
-Укучылар, әлеге рәсемнәрдә кайсы милләт вәкилләре сурәтләнелгән?
-Алар кайда яшиләр?
-Димәк,без дәрестә нәрсә турында сүз алып барачакбыз?
III.Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.
1.Сүзлек эше.
Ил – страна
Милләт – национальность
Дәүләт –Государство
Халык - народ
Вәкил - представитель
Якшәмбе мәктәпләре – воскресные школы
Дөнья - мир
Русча – по-русски
Татарча – по-татарски
2. Слайдта бирелгән текст өстендә эш.
- укытучының үрнәк укуы;
-тәрҗемә итү;
-текстны анализлау;
-укучылардан чылбыр бенча укыту.
Татарстан – дуслык иле.
Татарстанның иң зур байлыгы байлыгы – аның халкы. Татарстанда җитмештән артык милләт үзара дус һәм тату яши. Алар - рус, татар, чуваш, удмурт, украин, модва, мари, башкорт, белорус, әрмән, грузин һәм башка милләт вәкилләре. Һәркем үз телен өйрәнә ала. Моның өчен якшәмбе мәктәпләре эшли. Алар ана телен, милли җырлар, биюләр өйрәнәләр, концертлар оештыралар.
Барлык милләт кешеләре дә үз туган телен хөрмәт итәргә тиеш.
3.Сорауларга җавап бирү
4. Яңа сүзләрне дәфтәргә яздыру.
IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Дәреслектәге 2 нче күнегү өстендә эш.
Җөмләләрне дәвам итәргә.
Татарстанның иң зур байлыгы – ... .
Татарстанда төрле милләт вәкилләре дус-тату ... .
Һәркем үз ана телен ... .
Якшәмбе мәктәпләре ... .
2. 3 нче күнегү.
Диалогка җавап репликаларын куярга.
Минем туган телем – рус теле.
Мин рус, татар, инглиз телләрендә сөйләшәм.
Мин татарча яхшы беләм.
Мин татар телен 6 ел өйрәндем.
3. Диалог сөйләү.
4. Карточкаларда эш.
-Бирелгән тексттагы хаталарны табарга.
-Сүзләрне тәрҗемә итү.
- Найди ошибки и исправь.
Без Таторстанда яшибыз. Татарстанда щитмештән артык миләт үзара дүс һәм тату яши. Татарстанда рус һәм татар тәлләре – деүләт теллерә.
- Переведи предложения.
Это – наша республика. Это – наш город.
5. 5нче күнегүдә сораулар ярдәмендә бер-береңә сораулар бирү (укучылар такта янына чыгып диалог төзеп сөйләшәләр )
Татарстанда нинди милләтләр бар?
Татарстанда рус, татар, чуваш, удмурт, украин, модва, мари, башкорт, белорус, әрмән, грузин һәм башка милләтләр бар.
Татарстанда ничә дәүләт теле бар?
Татарстанда ике дәүләт теле бар.
Татарстанда нинди телләрдә сөйләшәләр?
Татарстанда рус, татар, чуваш һәм башка телләрдә сөйләшәләр.
Сез мәктәптә нинди телләр өйрәнәсез?
Синең укытучыларың нинди телләр белә?
Татарстанда ничә дәүләт теле бар?
6. Шигырь белән тәмамлау.
Татарча да яхшы бел.
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
Шәйхи Маннур.
V.Йомгаклау
1) Нәтиҗә ясау.
-Укучылар, Татарстанда ничә милләт вәкилләре яши?
-Алар үзара ничек яшиләр?
Ни өчен “Татарстан – дуслык иле” дип йөртелә?
Татарстанда ничә дәүләт теле бар?
2) Өй эше бирү:
101 нче бит, 6 нчы күнегү (язарга һәм тәрҗемә итәргә)
3) Билгеләр кую
4) Саубуллашу
Модульле укыту технологиясе
Һәр балага тирәнтен белем бирү – бүген мәктәп алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Укучы үзе дә белем алырга омтылырга, ә укытучы аның уку эшчәнлеге белән идарә итәргә тиеш.
Модульле укыту башта Америка Кушма Штатларында, берникадәр соңрак Киев университетында профессор А.Алексюк, өлкән укытучы С.Кашин тарафыннан кулланыла башлый. Бүгенге көндә модульле укыту элементлары мәктәпләрдә дә файдаланыла.
Модуль – уку эчтәлеге белән аны үзләштерү технологиясе үзара берләшкән максатчан функциональ үзәк. Модульле укытуның асылы шуннан гыйбарәт: модуль белән эш барышында укучы мөстәкыйль (яки укытучы ярдәмендә) уку-танып белү максатларын гамәлгә ашыруга ирешә. Д. Шакирова, модуль технологиясен “проблемалы-модульле укыту” дип атарга, аның фәнни нигезе итеп “эшчәнлектә фикерләү” концепциясен һәм проблемалы укыту теориясен алырга була [10: 9], дигән фикерен җиткерә
Модульле укытуның оештырылышын галим Ф. Мостафин түбәндәгечә характерлый: “Бу очракта өйрәнелә торган материал (сыйныф, курс), аның күләменә һәм нинди дәвамлылыкта (ярты яки бер ел) өйрәнелүенә карап, берничә төгәлләнгән өлешкә, ягъни берәмлеккә (модульгә, әйтик, 4 – 5 кисәккә) бүленә. Максат куела. Һәр модульне өйрәнү кереш дәрестән (лекциядән) башлана, шуннан соң гына укучы (студент) мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнергә керешә. Йомгаклау өлешендә 2 – 4 төрле тикшерү эше: мәсәлән, тема буенча эшлекле (рольле) уеннар, педагогик мәсьәләләр, язмача җаваплар, дискуссияләр һ.б.лар оештырылырга мөмкин” [5: 6].
Л. Маркина искәртүенчә, “модуль технологиясе кысаларында укучы түбәндәге күрсәтмәләрне билгеләргә һәм үтәргә тиеш була:
- Модульне үзләштерү максаты.
- Уку материалын кайдан табарга?
- Уку материалын ничек үзләштерергә? (Өйрәнергә, конспект төзергә, мәсьәлә чишәргә.)
- Үтелгән эшнең дөреслеген ничек тикшерергә? Контроль (тестлар, язма эшләр, иҗади эшләр һ.б.лар) уку материалының үзләштерелү дәрәҗәсен билгели” [4: 82].
Укытучының вазифасы шулардан гыйбарәт:
- Күрсәтмәләр, модульләр төзү.
- Алар белән гамәли эш башкару процессында күрсәтмәләргә төгәллек кертү.
- Белем, осталык һәм күнекмәләр үзләштерелүен тикшерү [4: 82].
Нәрсәгә һәм ничек өйрәтү бурычын хәл итүгә юнәлдерелгән методик системадан аермалы буларак, модульле укыту системасы “Ничек итеп нәтиҗәле укытырга?” дигән бурычны чишә.
Модуль технологиясе – дидактик материалларны проектлаштыру, төзү максатлары, принциплары, алымнары берлеге, казанышларны бәяләү һәм тикшерүнең рейтинглы системасы.
Академик укыту элементы. Аеруча киң таралган әлеге укыту элементында танып белү максатлары куела, ә укучыга бирелгән күрсәтмәләрдә үзлегеңнән укуның традицион методларын файдаланып, аларны чишү юллары тәкъдим ителә.
Уенлы укыту элементы. Әлеге укыту элементының нигезендә чынбарлык белән билгеле бер дәрәҗәдә генә бәйле булган ситуацияләрне модельләштерү ята. Уенлы ситуацияне хәл итү барышында, хисле бәяләүләрен көчәйтү өчен, укучылар рольле уеннар башкара ала.
Модульле дәрестә академик һәм уенлы модульләр бергә туры килергә тиеш: аларның беренчесе – яңа материалны өйрәнү, икенчесе аны ныгыту һәм гамәлдә куллану өчен кулайрак.
Модульле технология башка технологияләрнең идеяләрен һәм эшкәртмәләрен дә үз эченә ала. Модуль күрсәтмәләре түбәндәгеләрне күз алдында тотарга мөмкин:
- Укучының аерым мөстәкыйль эшләвен.
- Иптәшләре белән парлап эшләвен.
- Төркемнәрдә эшләүне.
Модульле технологияләрдә түбәндәге тикшерү төрләре кулланыла: үзконтроль, укучыларның үзара контроле, укытучы контроле.
Динамиклык принцибы, теләсә-кайсы модульнең эчтәлеген үзгәртергә һәм тулыландырырга мөмкинлек бирә.
Белем-күнекмәләрнең нәтиҗәлелеге һәм оперативлыгы принцибы практик һәм акыл эшчәнлегендәге максатларны формалаштыруга юнәлтелгән.
Материалны индивидуаль темпта өйрәнүне күзаллый торган сыгылмалылык принцибы, уку-укыту эчтәлеген укучылар ихтыяҗларына, таләпләренә җайлаштыру мөмкинлеге белән тәэмин итә.
Аңлап җиткерелгән перспектива принцибы укучылардан уку стимулларын аңлауны таләп итә: якындагы, уртадагы һәм ерактагы. Әлеге перспективалар мөгаллим тарафыннан алдан ук билгеләнелгән булырга тиешләр.
Методик консультациянең төрлелеге принцибы укытучының материалны аңлату өчен методларның киң спектрын куллануын, шулай ук, укучыларга эчтәлекне үзләштерү юлларын индивидуаль сайлау мөмкинлеге бирүен аңлата.
Паритетлык (бертигезлек) принцибы – бер максатка баручыларның тигезлеге. Әлеге принцип, уку-укыту процессында эффектив үзара тәэсир итешүне тормышка ашыруга юнәлтелгән.
Модуль технологиясенең асылы, укучының аңа тәкъдим ителә торган уку-укыту программасы (модульләрдән төзелгән) белән мөстәкыйль эшләвеннән гыйбарәт. Галимә Р.К. Сәгъдиева тарафыннан рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен төзелгән җиденче сыйныф дәреслеге уку-укыту курсын модуль технологиясе нигезендә корырга урын калдыра. Дәреслекнең модульле укыту өчен уңышлы, белем һәм күнекмәләрне үстерүдә ярдәм итә торган яклары дип, түбәндәгеләр санала ала: дәреслектәге биремнәрнең шактый өлеше укучыларның мөстәкыйль эшләүгә күнектерүгә юнәлдерелә – укучыларга проблемалы сораулар, ситуацияләр куела, балалар өстәмә чыганакларга мөрәҗәгать итеп, эшне башкаралар; дәрестә хезмәттәшлек атмосферасын тудыруга шарт булган төркемнәрдә, парлап эш төрләре киң кулланыла; дәреслекләрдә фикер алышу, дискуссия өчен тәкъдим ителә торган темалар муллыгы күзәтелә. Моннан тыш, безнең тарафтан, модульне үзләштерү дәрәҗәсен бәяләү өчен тестлар тәкъдим ителде.
Йомгаклап шуны искәртеп китик: модульле укытуга күчкән укытучылар, укучыларны мөстәкыйль рәвештә белем алу, үзконтроль, үзанализ ысулларына, үз вакытын дөрес планлаштыра, бүлә белергә өйрәтсәләр, эшне нәтиҗәле оештырсалар, һичшиксез, әйбәт уңышларга ирешерләр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартларының эшчәнлекле ысулын кулланып, рус төркемнәрендә укучы балаларга татар телен укыту" исемле методик тема өстендә өзлекле эш
Икенче буын Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартлары (ФДББС) замана таләпләренә җавап биреп, яңа иҗади эшләүче, эзләнүче, фикерләү сәләтләрен туплый белүч...
Исемнең килеш белән төрләнеше(5 сыйныф,рус телле балаларга татар теле дәресе)
Рус телле балаларга татар теленнән дәрес эшкәртмәсе ФГОС 5 нче сыйныф...
Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан? (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).
Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан? (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....
Дәрес конспекты Тема: Хайваннар дөньясында (4 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).
Дәрес конспекты Тема: Хайваннар дөньясында (4 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).Хәйдәрова дәреслеге буенча...
"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к
На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...
Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары
Әлеге мәкаләдә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары яктыртыла. Дәресләрне традицион формада гына үткәрү белән чи...
Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары
Бүгенге көндә халыклар үзара тыгыз бәйләнештә яшиләр, бер-берсе белән хезмәттәшлек итәләр. Дөнья зур бер фәнни-икътисади комплексны хәтерләтә. Ел ...