Электрон хрестоматия
электронный образовательный ресурс (5 класс)
Предварительный просмотр:
5 СЫЙНЫФ
(рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәре өчен)
ҖИЛ ИЯСЕ ҖИЛ ЧЫГАРА
Миф
Кайдадыр дөньяларның читендә, Каф тавы дигән тылсымлы таулар артында Җил иясе дигән бик карт бер әби бар икән. Ул үзе сукыр икән. Җилне шул истерә икән. Аның дөнья зурлыгы бер савыты бар, бөтен булган, буласы Җилләрне шул мичкәдә ябып саклый икән, ди. Җил истерергә вакыт җитү белән, Җил иясе савытының бөкесен кирәк кадәр генә ача да, менә китә җил! Зур итеп ачса — давыл, гарасат, буран куба!.. Кирәк кадәр истергәч, мичкәнең бөкесен яңадан тыгып куя, ди. Бөтен дөнья тып-тын кала, имеш...
Соң, ул әби шулай карт та, сукыр да булгач, савытының бөкесен югалтмасмы соң?
Юк икән, югалтмый икән шул. Ни өчен дисәң, бөкесен кулыннан бер дә ычкындырмый икән ул. Шулай да, күзе күрмәгәч, кайчакта савытның тишеген тиз генә табып ябып куя алмый икән. Менә шул чакта атналар буе котыра торган җил-бураннар китә, имеш...
Гарасат – көчле давыл – ураган
ТАВЫК
Миф
Бик борын заманда хайваннар, кош-кортлар берәр-берәр генә булганнар. Бөтен Җир шарында бер сыер, бер арыслан, бер елан, бер эт, бер тавык ― һәммәсе берәр генә булган. Бер-берсен кыерсытмаганнар, бар да үлән белән генә тукланганнар, шуңа күрә үзара бик тату яшәгәннәр.
Көннәрнең берендә җыен кош-корт, хайван, җәнлек җыелганнар да бергәләп кое казырга дигән карар чыгарганнар. Шулай уйлашканнар да казый да башлаганнар коены. Дуслар бар да тырышып казый, тик тавык кына чүпләнеп йөри, эшләми.
― Казыш, казышмасаң су эчертмәячәкбез, ― дип кисәткәннәр тавыкны.
― Үзегез казыгыз, миңа кое кирәкми. Миңа, эчәсе килгәндә, яфракка төшкән чык та җитә, ― дип җавап биргән тавык.
Тырыша торгач, дуслар коены казып бетергәннәр. Туйганчы су эчкәннәр дә төрлесе төрле якка үз эшләре белән киткәннәр. Ә казышырга ярдәм итмәгән тавык эчмәсен дип, коеларын сакларга арысланны калдыганнар.
Җәйнең эссе чаклары булган. Кояш кыздырган да кыздырган. Күктә яулык кадәр дә болыт заты күренмәгән. Төннәрен дә эссе булган, яфракларга бер тамчы чык төшмәгән. Кое казучылар эчәселәре килгән саен киләләр дә эчәләр, киләләр дә эчәләр. Тамагы бик кипкәч, кое янына тавык та килгән. Ләкин арыслан аны куып җибәргән. Тагын килгән тавык, арысланга килеп тагын ялварган: «Бер генә тамчы бирче, тамагым бик кипте», ― дигән.
― Бар, әнә үлән яфракларындагы чык тамчыларыңны эч, ― дип җавап биргән арыслан.
Ә кояш кыздырган да кыздырган. Сусаудан тавык җан бирер дәрәҗәгә җиткән. Арыслан аны барыбер коега якын китермәгән. Хайваннар арасында үпкәле мөнәсәбәт шуннан башланган.
Ниһаять, түзәр чамасы калмагач, тавык күккә караган да Аллага ялвара башлаган:
― Я Алла, мин дөньяда бердәнбер тавыгының бит. Мин сусаудан үлсәм, җирдә бер генә тавык та калмаячак. Бер генә тамчы булса да су бирә күр, коткар, ― дигән.
«Чыннан да, бу ялкау үлсә, җирдә тавык калмый. Тагын берне тудырып була булуын, тик аның өчен тагын мәшәкатьләнәсе бар, башка эшне ташлап торырга туры киләчәк. Йә, ярый, әйдә яшәсен», ― дип уйлаган Алла. Ә тавыкка болай дигән:
― Хуш, синеңчә булсын. Әйдә, яши бир. Мин сиңа су бирәм. Тик белеп тор, син гаделсезлек эшләдең, башкалар казыган коедан су эчмәкче булдың. Алар сүзен тыңламадың, ялкауландың, киреләндең. Шуның өчен җәза алачаксың. Моннан соң авызыңа алган һәр тамчы суыңны миннән рөхсәт сорап кына эчәрсең.
Тавык шатланган. Ләкин арыслан биргән бер тамчы суны томшыгына капкан да Алладан рөхсәт сораган: «Эчәргә рөхсәт итсәңче», ― дигән. Рөхсәт алгач, тагын, тагын шулай иткән, тамчы суын рөхсәт алгач кына йоткан.
Шул көннән башлап, тавыклар барысы да, су эчкәндә, башларын күккә күтәреп рөхсәт алалар да йоталар.
Тәрбиясез тавык борын-борын заманда шундый җәза алган. Аның гаебе аркасында нәселләрендәге бөтен тавык су эчкән саен иза чигә.
ялварган – сораган, үтенгән – взмолилась
сусау – эчәсе килү, тамагы кибү – жажда
үпкәле мөнәсәбәт – үпкәләшү, бер-берсенә үпкә саклау – обида
түзәр чамасы калмагач – түзә алмагач, башка чарасы калмагач – не осталось терпения
ХӘЙЛӘКӘР ТӨЛКЕ
Татар халык әкияте
Көннәрдән бер көнне бер Төлке юл буйлап бар икән, бер сарык аягы тапкан. Барып, бер авылга кереп, бер адәмнән йокларга фатир сораган. Бу кеше әйткән:
– Безнең өебез бик кечкенә, син сыярлык урын юк, – дигән.
Төлке әйткән:
– Мин үзем кечкенә генә сәкедә ятармын, койрыгымны сәке астына куярмын, – дигән.
Фатир иясе:
– Алай булса ярар, – дигән.
Төлке әйткән хуҗага:
– Бу сарык аягын җыеп куйсагыз ла, – дигән.
Хуҗа җыеп куйган. Төлке хуҗаның кая куйганын карап торган. Хуҗалар йоклагач, Төлке төнлә, торып, аякны икенче җиргә алып куйган. Иртән торганнар. Төлке хуҗадан аякны сораган. Хуҗа куйган җиреннән алып бирмәкче булса, урынында аяк юк икән. Төлке әйткән:
- Аяк булмаса, урынына бер тавык рәхим итегез, – дигән.
Хуҗа Төлкегә бер тавык биргән. Төлке тавыкны алып чыгып киткән. Икенче авылга барып, янә бер адәмнән фатир сорап кергән. Хуҗага әйткән Төлке:
- Рәхим итеп, шушы тавыкны җыеп куйсагыз ла, – дигән.
Хуҗа җыеп куйган. Төлке тагын карап торган хуҗаның тавыкны кая куйганын. Төнлә торып, төлке тавыкны икенче урынга яшергән. Иртән торганнар. Төлке хуҗадан тавыгын сораган. Хуҗа караса, куйган җирендә тавык юк. Төлке әйткән:
- Булмаса булмас, тавык урынына миңа бер каз бирсәгез дә ярар, – дигән.
Хуҗа тавык урынына каз биргән. Төлке казны да, тавыкны да алып чыккан да киткән. Өченче көнне өченче авылга барып, янә бер адәмнән фатир сорап кереп, хуҗага казны биргән, саклап җыеп куйсагыз ла, дип. Хуҗа җыеп куйган. Төлке, тагын белмәгәнгә салышып, хуҗанын кая куйганын карап яткан да, төнлә торып, бу казны икенче урынга алып яшергән. Иртән торганнар. Төлке хуҗадан казны сораган. Каз урынында юк икән.
Төлке әйткән:
- Каз урынына бер үгез бирегез, – дигән.
Хуҗа карап торган да, ахры, каз урынына берәр нәрсә бирү тиеш булыр, дип, күбрәк булса да, Төлке сораган үгезне биргән. Төлке чыгып киткән, үзенең сарык аягын, тавыгын, казын һәм үгезен алып кайтып, барын да суеп, салам астына җыеп куйган. Үгез тиресенә салам тутырган.
Бераз гомер үткәч, Аю белән Бүре килгән. Төлке әйткән Аю белән Бүрегә:
- Барыгыз, бер чана белән бер камыт урлагыз, – дигән.
Аю белән бүре, китеп, чана белән камыт урлап килгәннәр. Төлке салам тутырган үгезне җиккән. Өчесе, ягъни Төлке, Аю, Бүре менеп утырганнар чанага, үгезне куа башлаганнар. Үгез бер дә кымшанмый икән. Төлке Аю белән Бүрегә ачуланган да киткән. Ә тегеләргә шул гына кирәк тә:
- Синең китүең кирәк иде безгә, китсәң кит, мондый ризыкны Алла бирде, – дип, Үгезгә ташланганнар. Тиресен ертып карасалар, ит урынына салам күргәннәр. Шулай итеп, хәйләкәр Төлке өч кешене һәм аю белән Бүрене дә алдап качкан.
фатир сораган – төн кунып чыгарга рөхсәт сораган – попросилась переночевать
камыт – ат җигү җайланмасы, атның муенына кигезелә – хомут
ӨЧ КЫЗ
Татар халык әкияте
Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.
Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.
Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урманда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:
– Тиен дустым, бар әле, кызларыма әйт әле, хәлемне белергә килсеннәрче, – дигән.
Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.
– Һай, – дип әйткән, ди, Олы кыз, – бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул, – дигән, ди.
Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:
– Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! – дигән.
Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.
Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән:
– Һай, – дигән, – әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул, – дигән.
Тиен бик ачуланган да әйткән:
– Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! – дигән.
Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.
Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.
Тиен Кече кызга әйткән:
– И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең игелегеңне мәңге онытмаслар, – дигән.
Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.
өсте бөтен – өс-башы, кием-салымы яхшы – одетые-обутые
бер битләре ай – бер бите ай кебек – луноликие
бер битләре кояш – бер бите кояш кебек – солнцеликие
игелек күр – биредә: бәхетле бул – здесь: будь счастлива
ЗӨҺРӘ КЫЗ
(легенда)
Заманында Зөһрә исемле бик матур, бик акыллы, бик эшчән кыз булган. Аның булдыклылыгына, уңганлыгына, һәр эшне белүенә, кешеләргә карата игелекле булуына бөтен тирә-як исләре китеп сөйли икән. Ләкин ул үзенең матурлыгы, уңганлыгы белән бер дә мактанмаган, эреләнмәгән. Аның бик усал үги анасы булган, ул Зөһрәдән бик көнләшеп, һәрвакыт юк сәбәпләр белән аны тирги, ачулана, кыен эшләр куша икән.
Ничаклы ачуланса да, эшләтсә дә, Зөһрә үги анасына бер дә усаллык кылмый икән. Күңеле һәрвакыт изгелектә генә булган. Кулыннан килгән эшләрне көн димәгән, төн димәгән эшләгән, ничек тә үги анасын ризалатырга тырышкан. Зөһрәнең шундый сабырлыгы, шундый түземлеге үги ананы бигрәк тә ачуландырган.
Шулай бер көнне, иртәдән кичкә кадәр эшләп бик арып кайткач, Зөһрәгә үги анасы төпсез савытка су ташырга кушкан, үзе бик ачуланып:
— Әгәр дә таң атканчы тутырмасаң йортыма аяк басачак булма, кыйнап үтерермен, — дигән. Зөһрә бер сүз дә әйтмичә көянтәсе белән чиләкләрен күтәреп суга киткән. Көн буе эшләүдән куллары талган, аяклары йөрүдән көчкә-көчкә генә атлыйлар, җилкәләре буш чиләкләр күтәргәнгә дә сызлана икән. Бик матур айлы кич булган. Ай күктән көмештәй ак якты нурларын җиргә коя, бөтен җир йөзе нурга чумып иркәләнеп тын гына ята икән.
Яр буенда Зөһрә, бер аккан суга, бер күктәге айга, бер тирә-ягына карап уйга чумган. Туган әнисенең ягымлы сүзләре, җылы куены, исенә төшкән. Шунда үзенең бәхетсезлеген уйлап кайнар яшьләре бит буеннан җиргә тәгәрәгәннәр. Ул ялгыз үксеп-үксеп елаган да, елаган.
Күңеле һәрвакыт яхшылыкта булганга Зөһрәне бер якты йолдыз һәрвакыт күзәтеп торган икән, менә шул җиргә атылып аны нурларына чолгап күтәрә башлаган. Зөһрә үзе дә кайдадыр күтәрелгәнен сизгән, чиләкләре җиңеләйгәндәй булган, күңеленә бик йомшак, бик рәхәт булган. Шунда озын керфекле күзләрен ачып җибәрсә, үзен ай уртасында күргән.
Сез әгәр дә тулган айга игътибар белән күзләрегезне текәп карасагыз, ай уртасында көянтәсенә чиләкләрен аскан Зөһрә кызның басып торганын әле дә күрерсез.
исләре китеп сөйли – шаккатып сөйли, биредә: сокланып сөйли – здесь: рассказывают восхищаясь
эреләнмәгән – мактанмаган, үзен өстен куймаган – здесь: не ставила себя выше других
тирги – гел, туктаусыз ачуланып тора – ругает
күзләрегезне текәп карасагыз – туп-туры карасагыз – если внимательно всмотритесь
ШӘҺӘР НИ ӨЧЕН КАЗАН ДИП АТАЛГАН?
(риваять)
Казан бәкләреннән берәүнең бер хезмәтчесе булган. Ул су алыр өчен бакыр казан белән елгага килгән. Елганың кырые текә ярлы, су алыр өчен уңайсыз икән. Ул, шундый уңайсыз җирдән су алам дип азапланганда, кулындагы бакыр казанын су төбенә төшереп җибәргән. Менә шуннан соң бу елга Казан дип аталган икән. Казан елгасы буена корылган шәһәр дә, шул ук исем белән — Казан дип аталган.
бәк – гаскәр башлыгы – бек, хозяин
азапланганда – интеккәндә – когда мучался
корылган (шәһәр) – төзелгән, салынган (шәһәр) – возведенный (город)
МӘКАЛЬЛӘР
Вакыт акчадан кадерлерәк.
Акчаңны югалтсаң да, акылыңны югалтма.
Алмагачны ашласаң, тәмле алма ашарсың.
Талчыбыкны яшьтән бөгү җайлы.
Белеме ничек – сүзе шундый.
Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.
Туган телең – иркә гөлең, кадерләмәсәң сулар.
Илен белмәгәннән игелек көтмә.
Битеңне бизәмә – акылыңны бизә.
Кәкре үсеп картайган агачны төз итеп булмый.
Йөзек кашы зур булмый.
Алтыда белгән алтмышта онытылмас.
Милләт телен белгән милекле булыр, халкына игелекле булыр.
Киемне зиннәтләүгә караганда акылны зиннәтләү файдалы.
Иленнән аерылганның канаты каерылган.
Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит.
Аклсызның малы – иләктәге су.
Туган илең – туган анаң, чит ил – үги анаң.
Аталы-аналы – алтын канатлы.
Белгән телең ун булсын, туган телең бер булсын.
ӘЙТЕМНӘР
Эзгә төшү
Сыймаганга чөй кагу урынсыз җирдә катнашу
Бер балык башын чәйнәү
Суган сату
Телне кыскарту
Бер алдына биш артына төшә
Чыпчык чүпләп бетермәс
Оят белән алыш биреш бетү
Пычрак ыргыту
Теле авызына сыймый
Ике күз дүрт булу
Бер чыбыктан сөрелгән
Ике тамчы су кебек
Йокы югалту
Күз өстендә каш булу
Өрмәгән урынга утыртмау
Баш югалту
Йөрәккә тоз салу яки канга тоз салу
Йөрәкне тырнап тору
Сулагай кулны селтәү
Элеп алып, селкеп салу
Куенда таш йөртү
Чыгырдан чыгу
Җир җимертеп йөрү
Башлы-күзле булу
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ
ШҮРӘЛЕ
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр.
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы? — дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләкләр
Килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.
Бервакыт чук-чук итеп сайрый Ходайның кошлары;
Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.
Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре.
Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе.
II
Җәй көнен яздым бераз; язмыйм әле кыш, көзләрен,
Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.
Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым…
Тукта, мин юлдин адашканмын икән бит, күр әле,
Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит — «Шүрәле».
Аз гына сабрит әле, и кариэм! хәзер язам;
Уйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам.
III
Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.
Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.
Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр,
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр,
Һич гаҗәп юк, булса булыр, — бик калын, бик күп бит ул;
Күктә ни булмас дисең, — очсыз-кырыйсыз күк бит ул!
IV
Шул турыдан аз гына — биш-алты сүз сөйлим әле,
Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.
Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.
Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,
Кисә башлаган утынны балта берлән тук та тук!
Җәйге төннең гадәтенчә төн бераз салкын икән;
Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.
Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә
Алны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә.
Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.
Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә,
Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә.
Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Я өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,
Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.
V
Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»
— Бер дә шикләнмә, Җегет, син; мин карак-угъры түгел,
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.
Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и
Яшь Җегет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.
— Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.
Тик сине шартымга күнмәссең диеп мин уйлыймын.
— Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?
Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.
— Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә
Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.
Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,
Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,
Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!
Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,
Китте кушкан җиргә, атлап адымын ире-ире;
Куйды илтеп аузын әчкән бүрәнәгә бармагын, —
Кариэм, күрдеңме инде яшь Җегетнең кармагын!
Суккалыйдыр балта берлән кыстырылган чөйгә бу,
Хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу.
Шүрәле тыккан кулын — селкенмидер, кузгалмыйдыр,
Белми инсан хәйләсен — һич балтага күз салмыйдыр.
Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп,
Шүрәленең бармагы калды кысылды шап итеп.
Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра,
Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.
Хәзер инде Шүрәле безнең Җегеткә ялына,
Тәүбә итә эшләреннән, изгелеккә салына:
— Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәм генәм;
Мондин ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.
Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым диеп,
Аңгар урманда йөрергә мин үзем куштым, диеп.
Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр; —
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?
Тибрәнә дә йолкына, бичара гакълыннан шаша;
Шул арада яшь Җегет өйгә китәргә маташа.
Ат башыннан тоткан ул, бу Шүрәлене белми дә;
Ул моның фөрьядларын асла колакка элми дә.
— И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең;
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?
Иртәгә килгәнче дустлар тәндә җаным торса әгәр,
Шул фәлән атлы кеше кысты диермен сорсалар.
— Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым Былтыр минем.
Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!
Шүрәле фөрьяд итәдер; аудан ычкынмак була
Һәм дә, ычкынгач, Җегеткә бер-бер эш кылмак була.
Кычкыра: «Кысты, харап итте явыз Былтыр мине,
Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?»
Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:
— Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең, — диләр.
Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел!
И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!?»
Габдулла Тукай
Гонҗә — ачылып җитмәгән чәчәк, чәчәк бөресе – нераспустившийся бутон
Садаи хуш — ягымлы тавыш – ласковый голос
Нам — исем – имя
Сауләт — батырлык – смелость
Сабрит — сабыр ит – потерпи
Кариэм — укучым – мой читатель
Инсан — кеше – человек
Фөрьяд — зарланып елау – жалобно плача
Асла — һич тә – нисколько
ФӘНИС ЯРУЛЛИН
КОЯШТАГЫ ТАП
Еракта, бик еракта, Каф тавының аръягында, кояш һәр көн йокларга кайта торган җирдә яшәгән, ди, бер малай. Малайның бары тик әнисе генә булган, ди. Малайның әнисе кояш белән бергә торган, кояш белән бергә яткан. Ул көннәр буе нидер чәчкән, нидер урган, нидер төзәткән, нидер яңарткан. Ә улы аңардан юри генә дә: «Әнием, син көннәр буе бил турайтмыйча ниләр эшлисең?» — дип сорамаган, гел уйнаган да уйнаган.
Менә көннәрдән бер көнне малайның әнисе авырып түшәккә егылган. Шунда ул урамда болытларга ук атып йөрүче улын өенә чакырып керткән дә болай дигән:
— Улым, үзең күрәсең, хәлем кинәт начарланып китте. Хәтта суга барырга да өлгерми калдым. Ә минем бик эчәсем килә. Иреннәрем кара көеп чыкты. Берәр чиләк су гына алып кайтчы, балам.
Малай үзен кызыклы уеннан бүлдергән әнисенә канәгатьсезлек белән карап:
— Суны иртән тору белән алып кайтып куйсаң булмый идемени? — дигән.
— Иртүк алып кайтсам, көне буе җылынып бетәр дигән идем. Син бит кичләрен уеннан арып кайткач салкын су эчәргә яратасың, — дигән малайның әнисе.
Малай бик авырлык белән генә суга барырга ризалык белдергән.
— Улым, — дигән әнисе аңарга, — суны теге Көймә тавы артындагы чишмәдән ал. Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да.
Малай, чиләген күтәреп, урамга чыккан. Кулын кашына куеп, Көймә тавына таба караган. Көймә тавы бик-бик еракта, зәңгәр офыклар артында булып күренгән аңа. Җитмәсә кояшы өтеп алырдай итеп кыздыра икән.
«Мондый кызуда шул тиклем еракка барып йөргәнче, суны менә шушы якындагы чишмәдән алсам да ярар әле», — дип уйлаган малай һәм, чиләген бер читкә куеп, өр-яңадан уйнарга тотынган. Үзенең бик каты эчәсе килгәч кенә, суга барырга кирәклеге искә төшкән.
Менә ул бермәлне, тирләп-пешеп, судан кайтып кергән. Әнисе аның чәчләреннән сыйпап:
— Рәхмәт, улым, бик зур рәхмәт, — дигән, һәм йотлыгып-йотлыгып суны эчә башлаган. Эчкән саен, күкрәгендә көч арта баруын сизгән. Бераздан инде бөтенләй сәламәтләнеп киткән. Малай сөенә-сөенә урамга чыгып йөгергән.
«Белмәде, әнием суның кайсы чишмәнеке икәнлеген белмәде», — дип уйлаган ул. Шулай дип уйлавы булган, күктә яп-якты булып янучы кояш кинәт карала башлаган. Дөнья коточкыч ямьсезләнеп киткән. Кош-кортлар, куркышып ояларына качканнар. Шомлы итеп, елап-елап этләр өрергә тотынган. Малай, ни уйларга да белмичә, курка-курка өенә чапкан.
— Әни, — дигән ул сулышын көчкә-көчкә алып, — нишләптер кояшның йөзе каралды. Әнә, тышка кара әле.
Әнисе кояшка караган да болай дигән:
— Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган булырга тиеш, улым. Кояшның шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан. Чөнки җирдә кояш күрмәгән бер генә эш тә юк.
— Әни, — дигән малай башын түбән иеп, — мин суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алмаган идем, гафу ит мине.
Малай мөлдерәмә яшьле күзләре белән әнисенә караган. Әнисе улын күкрәгенә кыскан. Шулвакыт кояштагы караңгылык кими башлаган. Дөнья әкренләп яктырган, кошлар кереп поскан ояларыннан чыгып, агач ботакларына кунганнар, этләр елый-елый өрүләреннән туктаган. Бар нәрсә элекке хәленә кайткан, бары тик кояштагы тап кына бөтенләй бетеп җитмәгән. Әйе, дөньяда бер генә ялган да эзсез калмый шул. Яманлыкны хәтта кояш та яндырып бетерә алмый икән.
бил туратмыйча эшләү – биредә: ял белмичә эшләү – здесь: не покладая рук
түшәккә егылган – биредә: авырып киткән – здесь: заболела
зәңгәр офыклар артында – еракта – за голубыми горизонтами
өтеп алырдай – яндырып алырдай – обжигая
йотлыгып-йотлыгып – туймастай булып – здесь: большими глотками
мөлдерәмә яшьле күзләре – күз яшьләре белән тулган күзләр – глаза, полные слез
поскан – качкан – спрятавшиеся
ФАТИХ ӘМИРХАН
АЙ ӨСТЕНДӘГЕ ЗӨҺРӘ КЫЗ
Әнә шул тулган айга карагыз әле! Ул шундый түгәрәк, шундый бөтен, шундый тулы һәм якты. Ләкин аның яктысында әллә нинди бер моң, бер уйчанлык, бер кайгы бар. Алар акрын гына кешенең йөрәгенә килеп бәреләләр дә акрын гына, аз-аз гына, йомшак кына итеп, җанны, күкрәкне кысарга тотыналар; кысалар-кысалар, аннан соң әллә нинди бер томан белән каплап моңландыра, уйга төшерә, әллә нәрсәне сагындыра, әллә нәрсә өчен кайгырттыра башлыйлар.
Беләсезме, ул ай бик карт бит инде. Ул безнең бабаларыбызны гына түгел, аларның бабаларының бабаларының... бабаларын да күргән, үзенең биек урыныннан аларның ниләр эшләгәнен, ниләр төзегән, ниләр бозганнарын, ничек дөньяда торганнарын — һәммәсен-һәммәсен карап торган.
Их, ул безнең белән сөйләшсә, безгә аларның хәлләрен, тарихларын берәм-берәм хикәя итсә иде!
Беләсезме, борын-борын заманнарда аның яктысы болай моңлы, болай уйчан булмаган. Кешеләрнең йөрәкләренә, җаннарына авырлык салмаган. Җиңел, уенчак һәм шат булган, моңландырмаган, сагындырмаган, тынычландырмаган, юаткан.
Тагы бер кат аңар карагыз әле! Аның уртасында, нәкъ уртасында көянтә-чиләкләр күтәргән бер кыз басып тора бит. Ул татар кызы — Зөһрә кыз. Аның озын, бик озын кара чәч толымнары очында авыр-авыр чулпылары асылынып торалар. Аның озын керфекләре оялчан кара күзләре җиргә карап торалар...
Беләсезме, ул кыз бик матур булган, ди. Аның керфекләреннән гөлләр тамган, тешләреннән нурлар чәчелгән, яныннан җофар исе килеп торган, ди. Ләкин аның бу матурлыгы җир өстендә вакытта үз башына бәла генә булган: аның анасы үги ана икән. Ул хатынның үз кызы иртләч-иртләч шадралы, ямьсез булганлыктан, ул үги кызының матурлыгыннан янып-көеп көнләшә икән. Зөһрә кызның матурлыгын бөтен тирә-як халкы ишетеп-белеп бетергәннәр. Менә дигән матур егетләр, елан төсле акбүз атларга атланган батыр хан угыллары Зөһрәне бер мәртәбә генә булса да күреп калырга тырыша торган булганнар. Үги ана көнләшә дә көнләшә, чиксез-чамасыз көнләшә икән. Зөһрә кызны кыйный, ялганлап, әләкләп, атасыннан кыйната, ач тота, җиләк җыярга дигән булып, пәри-җеннәр, убырлы карчыклар, яман аждаһалар, ерткыч хайваннар, җиде башлы гыйфритләр, агулы еланнар тора торган урманга көчләп җибәрә икән. Төннәр буе аннан төпсез кисмәккә су ташыта, кисмәкнең тулмавын сылтау итеп, яңадан кыйный, караңгы бүлмәгә ябып куя икән.
Шушы җәфалар, бу газаплар эчендә көннәр, айлар, еллар үткәннәр. Үксез кыз, көзге чәчәк шикелле, көннән-көн сулган, ябыккан, кипкән.
Үги ана бу хәлгә куана икән. Аның ябыгып, авыруга сабышып, тизрәк үлүен көтә икән. Кичләрдән бер кичне ул үги кызыннан бөтенләйгә-бөтенләйгә котылмакчы булган.
— Бар, бәдбәхет, елгадан су ташы. Таң атканчы, менә шушы кисмәкне тутырып җиткер. Әгәр дә бер генә тамчы тулмый калган булса да, кара аны, җаныңны алырмын! — дип, төпсез кисмәкне тутырырга кушкан.
Үксез кыз хәлсез куллары белән хәлсез иңнәре өстенә көянтә-чиләкләрен куйган да хәлсез адымнар белән елга буена киткән. Бераз баргач, ул арыган-талган да, ял итәргә дип, үлән өстенә утырган. Утырган урынында ул, алҗып, өмидсезләнеп, озак-озак елаган. Күз яшьләре үләннәрне чылатып бетергәнче, ахыргы тамчы яшьне төшереп, керфекләре кипкәнче елаган да:
— Тәңрем! — дигән. — Тәңрем, үзең беләсең минем никадәр җәфалар чиккәнемне, нинди мәшәкатьләр күргәнемне, нинди кайгы-хәсрәтләр белән янганымны. Мин ничек итеп ул төпсез кисмәкне тутырыйм? Тутырмасам, ничек итеп өйдә торыйм? Минем чыдарлыгым бетте инде. Тәңрем, минем сабырлыгым төкәнде инде. Мине бу Җир йөзеннән ал, Тәңрем, котылдыр, Раббем! — дип, Тәңрегә ялынган-ялварган да, көчкә-көчкә генә урыныннан торып, елга буена төшкән.
Бу арада болытлар арасыннан ай чыккан да, бөтен түгәрәк йөзе белән елмаеп, шаян вә шат балкып тора һәм җир йөзенә нур коя башлаган. Аның яктысы белән елга да көлеп җибәргән. Күгелҗем-кара төсен көмеш сыманга әйләндергән.
— Ай! — дип үксез кыз елап арыган күзләрен күккә күтәргән. — Ай, синең өстендә үги аналар үги балаларыннан төпсез кисмәкләргә су ташыталармы? Синең өстендә бу газаплар, бу җәфалар бармы? Булмаса, ал мине үз өстеңә! — дигән дә, ярдәм көтеп һәм матурлыгына, нурына, шатлыгына сокланып, айга караган.
Менә шул минутта кинәт аның чиләге җиңеләеп киткән дә ул аны бер дә мәшәкатьсез генә судан тартып чыгарган. Икенче чиләген суга чумдырган, анысы да мәшәкатьсез алынган. Чиләкләр һәр икесе туп-тулы су икән. Боларның шулкадәр тулылыгын күреп, үксез кыз, өмитсезләнеп: «Ничек күтәреп кайтам индем мин боларны?» — дип уйлаган һәм ярдәм көткән, хәл сорган шикелле итеп, арыган-талган, өмидсез күңелсезләнгән күзләрен яңадан айга күтәргән дә:
— Ничек күтәреп кайтам инде мин боларны? — дигән.
Ай җавап бирмичә генә ялтырап тора, көлә, елкылдый, һавада шома вә тигез генә йөзә икән. Үксез кыз бик озак аңар карап торган. Аның матурлыгы, аның шат елкылдавы белән үз-үзен, үзенең уңайсыз хәлен онытып карап торган да, үзе дә сизмичә, чиләкләрен күтәреп кайтырга чыккан. Адымнар әллә ничек гаҗәп җиңел атланалар, гәүдә очкан төсле үзеннән-үзе бара, чиләкләр челтериләр генә икән.
Шулай итеп очынып, шактый вакытлар Зөһрә кыз, үз-үзен онытып, бернәрсә дә уйламыйча барган. Аннан соң аның исенә өендәге төпсез кисмәк һәм үги анасының аны таңга хәтле тутырып бетерергә кушуы төшкән. Аның йөрәге жуылдап киткән. Хәлсез вә өмитсез сызланган. Аның арыган-талган күзләренә яңадан яшь килеп тыгылган.
Айдан ярдәм сорар өчен, яшьле күзләрен күккә күтәргән икән аптырап киткән: ай белән үз арасында гаҗәеп матур бер йолдыз күргән. Йолдыз җем-җем итә, Зөһрә кызны үз өстенә суыра икән. Үксез кыз да, үз ихтыярыннан башка, яңадан бер-ике адым атлаган да йолдыз өстендә булган.
Йолдыз, яшен ташы тизлеге белән атылып, Зөһрә кызны айга илтеп тапшырган да үзе күкнең иң күренә торган бер җиренә барып урнашкан. Үксез татар кызын айга илткән өчен, Ходай Тәгалә аның нурын арттырган һәм фәрештәләр аңар Зөһрә йолдызы дип исем биргәннәр.
уенчак – озорной
җофар исе –– исле гөл исе – аромат цветов
иртләч-иртләч шадралы – зур чокырчыклы – рябой; рябь на лице
акбүз ат – күк төсмере булган ак ат – бело-сивая лошадь
кисмәк – агач мичкә – деревянная бочка
күгелҗем – зәңгәрсу – синеватый
бәдбәхет – негодяй
Тәңре – Аллаһ – Бог
сабырлыгым төкәнде – сабырлыгым бетте – терпение закончилось
ихтыярыннан башка – үзе дә сизмичә – невольно
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ
УМАРТА КОРТЫ ҺӘМ ЧЕБЕННӘР
(мәсәл)
Ике Чебен, чит илләргә китәргә әзерләнеп, үзләре белән бергә китәргә Умарта кортын да чакыра башладылар.
Бу Чебеннәр чит җирләрнең бик яхшы икәнлеген Байгышлардан ишеткәннәр иде.
Чебеннәр ник китмәсеннәр? Туган җирләрендә боларны рәнҗетәләр һәм, чакырылмаган кунак шикелле, бичараларны ашъяулык тирәсеннән куалар, татлы ашларны да ашатмыйлар…
Һәммә ашамлык нәрсәләр өстенә пыяла капкачлар каплап, мыскыл иткән шикелле, тик Чебеннәрнең күзләрен генә кызыктыралар.
Почмак тарафларына бөтенләй барыр хәл дә юк: анда усал Үрмәкүчләр ау корганнар.
Онытылмасын әле, Умарта корты боларга ни җавап бирде? Ул: «Миңа туган-үскән җирем кадерле. Мин үземнең кәрәзле балым илә алпавытларны, байларны, хәтта авыл кешеләрен үземә гашыйк иттем. Мин монда да сөекле. Әмма сезгә сүзем юк; сез теләсәгез кая барыгыз. Ләкин белегез ки, сезнең һәр җирдә дә бәхетегез бер булыр. Әгәр сез һаман әзер ашны ашау гадәтегезне ташламасагыз, кая барсагыз да, сезне хөрмәт итмәсләр», — диде.
* * *
Кем ки туган-үскән җирендә файдалы кешеләрдән саналмаса, аның күңелендә һәрвакыт чит җирләр сөекле булыр.
байгыш – ябалак – филин
алпавыт – җир биләүче – помещик
МӘҖИТ ГАФУРИ
САРЫКНЫ КЕМ АШАГАН?
(мәсәл)
Бер Аучының бер Сарыгы кырда калган,
Эзләп тә тапмаганнар — ул югалган.
Бер-ике көн үтеп киткәч, безнең Аучы:
«Бүре ашаган сарыкны», — дип хәбәр алган.
Моны ишеткәч, Аучы чиксез ачуланды,
Ерткычларның бу эшенә көйде, янды.
«Сарыкның үчен алмый калмамын», — дип,
Җанварларга шушындый хәбәр салды:
«Кызганып тора идем үзем сезне,
Ачулансам — калдырмамын һичберегезне.
Сарыгымны кем ашаган булса — шуны
Таләп кыйлам миңа тотып бирүегезне!»
(Аучыны белә урманда һәр җанвар.)
Бу хәбәрне ишеткәчтен таң калдылар.
«Аучыны тизрәк риза итәек», — дип,
Киңәш өчен зур урынга җыйналдылар.
Мәҗлестә Төлке — кятиб, Бүре — рәис,
Рәис сүз башлап әйтте: «Бу нинди эш?
Аучының Сарыгыны кем ашады? —
Танмаенча ушбу җирдә әйтү тиеш.
Шул эш өчен чакырдым мин монда сезне,
Ачуланса Аучы кырыр һәммәбезне.
Кем ашаса, шуны биреп котылаек,
Тугърылыктан аермагыз үзегезне... «
Әүвәл Бүре «ашамадым» диде, танды,
Төлке дә тугърылыгын сөйләп алды;
Һәммә ерткыч үзләрене сафладылар,
Бер як читтә ерткыч түгел Куян калды.
Диде Бүре: «Читтә торып ялгыз үзең,
Бур кешенеке төсле ике күзең.
Сарыкны ашаган кеше син түгелме?
Әйтеп кал, монда килеп, әйтер сүзең!»
Куян мескен куркуыннан калтыранды,
«Ашаучы мин түгел», — дип чак әйтә алды.
Шөбһәле кеше төсле җавап биргәч,
Барча ерткыч: «Ашаучы шул!.. « — дип аваз салды.
(Ашамый Куян һичбер вакытта ит.)
Әйтә алмады, ашаучы мин түгелдер, дип.
Диде Бүре: «Сарык ашап йөргән кеше
Шушы икән, китерегез бәйләргә җеп!
Шул минутта әллә кайдан җеп таптылар,
Куянның муенына җеп тактылар.
«Явызлыкның җәзасын күр менә инде!» — дип,
Аучының авылына озаттылар!
Бүре төсле ерткычларга киңдер җиһан,
Һәркайда золым күрер мескен Куян.
Зарарлы бәндә булып күренерсең,
Башкаларга кылмасаң да һичбер зыян.
мәҗлестә — җыелышта – на собрании
кятиб — сәркәтиб, язып баручы – секретарь
танмаенча — кире какмый, ялганламый – не обманывая
ушбу — шушы – этот
әүвәл — иң элек, беренче – сначала
золым — явызлык – зло
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ
ТУГАН ҖИРЕМӘ
Аерылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин,
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хисемне;
Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми.
Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,
Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, —
Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кебек;
Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кебек.
Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, батырмады;
Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, яндырмады.
Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең
Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!
Барчасы изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;
Һәр фасылы елның: язың, көзең, җәй, кыш көнең;
Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!
Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, каракларың.
җисмеми — гәүдәмне (үземне) – мое тело
җөмләтән — барчасы – все
сарикъ – карак – вор
МУСА ҖӘЛИЛ
КЫЗЫЛ РОМАШКА
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.
Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.
Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай берүзе
Ул кызылдан киенгән?
Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нигә кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»
Әйтте кызыл ромашка:
«Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.
Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.
Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.
Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып
Балкыйм мин таң нурында».
таң нуры – иртәнге кояш нуры – утренний луч
чук – здесь: лепесток
чык – роса
чигенмәде – артка борылмады, бирешмәде – не отступил
МӨДӘРРИС ӘГЪЛӘМОВ
МАТУРЛЫК МИНЕМ БЕЛӘН
Зур, матур, биек йортлар,
Тәрәзәләрдә – утлар...
Ишектән килеп керәм.
Кайда гына барсам да,
Матурлык минем белән.
Алда – күл, янда – болын...
Уйнаклап йөри колын...
Мин дә тәгәрим, көләм,
Чөнки, кайда булсам да,
Матурлык минем белән.
Сикереп төшәм суларга,
Шундый рәхәт суларга!
Тауларга күтәреләм.
Кайда гына булсам да,
Матурлык минем белән.
Җирем иркен, илем киң,
Горур йөрергә мөмкин,
Имичә башны түбән...
Чөнки кайда булсам да,
Матурлык минем белән.
колын – атның баласы – жеребенок
уйнаклап йөри – сикергәләп, чабып уйный – резвится
башны түбән имичә – башны югары тотып, горурланып – здесь: гордо, не склоняя головы
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН
«ӘНИ, МИН КӨЧЕК КҮРДЕМ!»
Әни, мин уйнаганда
Көчек күрдем урамда.
Әни, ул туңган иде,
Урамда кунган иде.
Әни, салкын яңгырда
Ул бик күшеккән иде,
Ул бик ачыккан иде,
Ул бик талчыккан иде,
Әни, ул улый иде,
Ул шулай елый иде,
Ул чынлап елый иде,
Ул ныклап елый иде –
Үзем ишеттем, әни.
Мин үзем карап тордым,
Шуңа кичектем, әни.
Мин аны бик кызгандым –
Яшьләре ага иде,
Әни, аның яшьләре
Асфальтка тама иде.
Аны, әни, яңгырда
Кемдер ташлап калдырган,
Алдаштырып калдырган,
Адаштырып калдырган,
Әни, туңганга микән,
Ул бик дерелди иде.
Салкын тисә, ул көчек
Тышта терелми инде.
Нишләр инде ул анда,
Берьялгызы урамда?
Ул елыйдыр әле дә,
Дерелдидер тәне дә.
Иртәгә үк үләчәк,
Калдырсаң бу хәлендә.
Әнием, шул көчекне
Алып кайтыйк әле, ә?!
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН
ОЛЫ БУЛСАМ...
Олы булсам, мин улыма
Чын маэмай алыр идем.
Каникулда улым белән
Диңгезгә барыр идем.
Улымны көн дә бер тапкыр
Кинога кертер идем.
Көннәр буе машинага
Утыртып йөртер идем.
Бер бинокль, фотоаппарат,
Велосипед кимендә,
Сатып алып бирер идем
Аның туган көнендә.
Их, зур булсам, әти булсам,
Нишләргә белер идем:
Ни сораса да, улыма
Гел алып бирер идем.
Ике уйлап тормас идем,
Ник көләсез?
Көлмәгез!
Үзенә дә кирәк икән
Диеп уйлый күрмәгез!
ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ
ҺӘРКЕМ ӘЙТӘ ДӨРЕСЕН
Таң белән уяндылар,
Кармакларын салдылар,
Балыкка кузгалдылар.
– Кояш чыкты! – ди Хәлим.
– Чыгып килә, – ди Сәлим.
– Күренми... – ди Мөсәлим.
Һәркем әйтә дөресен,
Күрелгән кадәресен.
Тиздән берни күрмиләр,
Калкавычны күзлиләр,
Бата-калка калкавыч,
Калкавыч ул алдавыч,
Ашауны оныттырды,
Вакытны оныттырды,
Һаман балык тоттырды...
Мөсәлим бер караса –
Кояш баеган ласа!
– Баеп бара, – ди Сәлим.
– Баемаган, – ди Хәлим.
Һәркем әйтә дөресен,
Күренгән кадәресен.
Ардылар да талдылар,
Кайттылар да аудылар.
– Берүземә, – ди мәче, –
Бар балыкны салдылар!
Һәркем әйтә дөресен,
Чын булган кадәресен.
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
ГАФИЯТ ТУРЫНДА ӘКИЯТ
(Әкият-пьеса)
К а т н а ш а л а р:
Әкиятче.
Гафият.
Былтыр.
Балда.
Буратино.
Үгы кыз.
Шүрәле.
Дию.
Убырлы карчык.
Юха елан.
Җен.
Карабас-Барабас.
Мәче.
Куян.
Беренче пәрдә
I күренеш
Пәрдә алдына Ә к и я т ч е чыга
Ә к и я т ч е (залдагы тамашачылар белән сөйләшә). Исәнмесез, кадерле һәм хөрмәтле дуслар! Кәефегез шәпме? Кәефегез шәп булса, мин сезгә бер әкият сөйләргә телим... Борын-борын заманда...
Нәкъ шул вакытта Г а ф и я т тавышы ишетелә.
Г а ф и я т. Кирәкми! Кирәкми!
Ә к и я т ч е. Чү! Бу нинди тавыш, кем тавышы?
Г а ф и я т күренә.
Г а ф и я т. Бу – мин.
Ә к и я т ч е. Ә-ә-ә, Гафият! Нихәл, Гафият, саумы, Гафият? Кәефең ничек, ниләр кыландырып йөрисең? Мин бит әле монда безгә килгән дусларга әкият сөйләмәкче идем. Синең тавышыңны ишетеп туктап калдым.
Г а ф и я т. Кирәкми әкият!
Ә к и я т ч е. Әкият кирәкмәсә, аны кешеләр уйлап чыгармаслар иде, Гафият.
Г а ф и я т. Аны юләрләр уйлап чыгарган.
Ә к и я т ч е. Ай-яй-яй, Гафият! Ни сөйлисең, Гафият? Шундый сүзләр сөйләргә кем өйрәтте, Гафият?
Г а ф и я т. Үзем өйрәндем.
Ә к и я т ч е. Бик начар нәрсәгә өйрәнгәнсең, Гафият. Әкиятне юләрләр уйлап чыгарса, аны ничәмә-ничә йөз еллар буе ничәмә-ничә мең кешеләр сөйләмәс иде. Илдән-илгә йөрмәс иде әкият, телдән-телгә күчмәс иде әкият. Әкият кешеләрне хыяллана белергә өйрәткән.
Г а ф и я т. Миңа хыял кирәкми.
Ә к и я т ч е. Әкият ул кешеләрне батырлыкка өйрәткән.
Г а ф и я т. Мин болай да батыр.
Ә к и я т ч е. Әкият ул кешеләрне зирәклеккә өйрәткән.
Г а ф и я т. Мин болай да зирәк.
Ә к и я т ч е. Ай-яй-яй, Гафият! Акыллы малайлар сүзе сөйләмисең, Гафият. Әнә тамаша залына кара, синнән көләләр бит, Гафият.
Г а ф и я т. Көлсеннәр. Алар барысы да юләр. Ха-ха-ха! Алар, авызларын ачып, әкият тыңлап утырсыннар, ә мин рәхәтләнеп йөрим, урманга барам, күңел ачам, тирән күлдә балык тотам. Ха-ха-ха! (Чыгып китә).
Ә к и я т ч е. Ай-яй-яй, Гафият! Сөйләрмен дигән идем кызыклы әкият, кәефемне боздың, Гафият! Нишләргә соң инде хәзер? Әй, Гафият, Гафият. Яман хәл, яман. Әгәр әкият китапларын укырга яратмаучылар, әкиятне юләрләр уйлап чыгарган, дип сөйләүчеләр сезнең арада да булса, тагын да яманрак. Әйдәгез, дуслар, Гафият кебекләргә гыйбрәт булсын, Гафиятнең үзе турында әкият уйлап чыгарыйк... Димәк, «Гафият турында әкият». Борын-борын заманда түгел, ерак-ерак җирләрдә дә түгел, яшәгән, ди, Гафият исемле бер малай. Әкият кирәкми, дип кычкырып йөргән, ди, бу малай. Мин – батыр, мин – зирәк, дип мактанырга да яраткан, ди. Бердән бер көнне урманга күңел ачарга киткән, ди, Гафият...
Икенче пәрдә
V күренеш
Урман буйлап Г а ф и я т килә.
Г а ф и я т. Минем исемем – Гафият,
Мин яратмыйм әкият.
Юк урманда Кәрләләр,
Диюләр, Шүрәлеләр.
Гафият артыннан Ю х а е л а н чыга. Сихер догасын укый да Гафият яшьләрендәге малайга әйләнә. Кулында гитара.
Ю х а е л а н. Салют!
Г а ф и я т. Салют. Син кем?
Ю х а е л а н (кулын сузып). Таныш булыйк, Юхан Иханов. Күрше авыл малае.
Г а ф и ят. Гафият Баязитов. Урманга күңел ачарга килдем.
Ю х а е л а н. Бик шәп. Бергә йөрергә ризамы?
Г а ф и я т. Риза.
Ю х а е л а н. Бик шәп! Мин сиңа Гафият дип әйтеп тормам, Гафлә, диярмен. Алай шәп яңгырый. Син дә миңа Юхан димәссең. Юха, дип кенә җибәрерсең. Шәпме?
Г а ф и ят. Шәп!
Ю х а е л а н. Әгәр минем белән дус булырга теләсәң, бер шартым бар: миңа әкият сөйләргә уйлама. Яратмыйм әкиятне.
Г а ф и ят. Шәп! Мин дә әкиятне яратмыйм.
Ю х а е л а н. Бик шәп! Урманга күңел ачарга килдем, дисеңме?
Г а ф и ят. Әйе.
Ю х а е л а н. Әйдә, алайса, ач күңелеңне. Күрәсеңме, кем килә?
Г а ф и ят. Бер кыз.
Ю х а е л а н. Үги кыз ул. Шундый бер мин яратмаган әкият бар. Әнә шул әкияттәге Үги кыз.
Г а ф и ят. Әкият – ялган.
Ю х а е л а н. Мин дә шулай дим. Әй, безгә аның ялганы, чыны кирәкми, безгә аның җыйган җиләге кирәк.
Үги кыз керә.
Г а ф и ят. Салют!
Ү г и к ы з. Исәнмесез.
Ю х а е л а н. Безнең исәнлектә эшең булмасын. Гафлә, ал кулыннан тырысын.
Г а ф и ят. Юха, ярар микән?
Ю х а е л а н. Җебемә, Гафлә.
Гафият Уги кыз кулыннан тырысны тартып ала.
Ү г и к ы з. Нишлисез? Сез җыйган җиләк түгел бит ул.
Ю х а е л а н. Ха-ха-ха! Юлыңда бул. Бар, бар!
Г а ф и я т. Ха-ха-ха! Юлыңда бул.
Үги кыз елап чыгып китә.
Ю х а е л а н. Ят сузылып, Гафлә, корсаклар күпкәнче җиләк ашыйк. Менә шулай кирәк яшәргә дөньяда. Шәпме?
Г а ф и я т. Шәп!
Ю х а е л а н (җиләк ашый-ашый). Дөньяда рәхәтләнеп яшәргә кирәк. Ничек телисең, шулай. Менә мин авылда теләсә нишлим. Куяннарны тотып кыйныйм, тиеннәрнең борынына чиертәм.
Г а ф и я т. Сезнең авылда тиен бармыни?
Ю х а е л а н (югалып кала). Бармы дип, бардыр... Әйдә җырлап җибәр, Гафлә (гитара чиртә. Җырлый, аңа Гафият тә иярә.)
Шүрәлене кем күргән?
Кайда ул Дию, Җеннәр?
Юха елан, Кәрләне
Уйлап чыгарган җүләр.
Шәп! Әйдә, Гафлә дус! Биеп җибәр. Матур итеп биемә. Ямьсез итеп бию хәзер модада.
Гафият бии.
Г а ф и я т (биеп арыгач). Шәп!
Ю х а е л а н. Мин сине начарга өйрәтмим инде, үзең беләсең.
Г а ф и я т. Су эчәсе килә.
Ю х а е л а н. Чишмә яныңда. Ят та эч.
Гафият, ятып, чишмәдән су эчә.
Куян (керә). Ә-ә-ә, бу син икәнсең әле. Син – Юха елан. Күзләреңнән таныдым.
Ю х а е л а н. Нәрсә лыгырдыйсың, ә, нәрсә лыгырдыйсың? (Куянны эләктереп ала.) Гафлә, мин тотып торам, тип шуңарга нык итеп, күккә очсын.
Куян. Әй син, Гафият. Син кеше бит. Нигә шул Юха елан коткысына бирелеп, явызлык эшлисең?
Г а ф и я т. Юха елан юк.
Ю х а е л а н. Дөрес! Тип, Гафлә. Әбиеңә сәлам әйтсен.
Гафият куянга тибә. Куян очып барып төшә.
Ю х а е л а н. Шәп! Молодец, Гафият! Шул кирәк аларга. Юк-барны сөйләп йөрмәсеннәр. Әйдә киттек, Гафлә, бөтен урманны әйләнеп чыгабыз.
Җырлап чыгып китәләр. Шүрәле керә. Елап утырган Куяны күрә.
Ш ү р ә л е. Ни булды. Куян?
К уя н. Юха елан белән Гафият кыйнадылар.
Ш ү р әл е. Эләккәнмени Гафият Юха елан тозагына?
К у я н. Эләккән. Үги кызның җиләген талап ашаганнар. Болай ярамый бит инде, Шүрәле абый.
Ш ү р ә л е. Ярамый, Куян дус, ярамый. Кай җиреңне авырттырдылар?
К у я н. Аягымны имгәттеләр.
Ш ү р ә л е. Әйдә. Ышыграк урынга илтеп яткырыйм үзеңне. Бүре очрап, харап итеп ташламасын.
К у я н. Хәерле юл. Шүрәле абый, мин өйгә кайтып ятыйм (китә).
Ш ү р ә л е дә китәргә җыена, ләкин аның юлына Юха елан аркылы төшә.
Ю х а е л а н. Шүрәле, үзеңә кагылмаган эшкә кысылма. Якын киләсе булма ул адәм баласына.
Ш ү р ә ле. Кит юлымнан.
Ю х а е л а н. Мин ике сөйләргә яратмыйм, Шүрәле. Адәм баласы безнеке. Ул бозылырга тиеш. Ул безнең кебек үк явыз көч булырга тиеш. Шаярма минем белән, Шүрәле.
Ш ү р ә л е. Нишләтерсең?
Ю х а е л а н. Рәтен табармын. Юха елан дигән исемне кешеләр миңа юкка гына такмаганнар. Йөрмә бу тирәдә!
Ш ү р ә л е. Моның өчен җавап бирерсең.
Ю х а е л а н. Җавап биргәндә сөйләшербез. Ха-ха-ха! (югала).
Ш ү р ә л е. Нишләргә? Кемнән ярдәм сорарга? (Кинәт шатланып). Таптым! Былтыр янына барам. Аның белән сөйләшәм. Ул бөтенесенең дә кирәкләрен бирер (Чабып чыгып китә).
VI күренеш
Ю х а е л а н. Я, ничек, Гафлә, шәпме?
Г а ф и я т. Шәп!
Ю х а е л а н. Унике сандугачның башына җиттек, егерме кош оясы туздырдык. (Машинаны күреп.) Бу нинди машина? Нишләп ул монда тора? Гафлә, син аны йөртә беләсеңме?
Г а ф и я т. Юк.
Ю х а е л а н. Әйдә җимерәбез.
Г а ф и я т. Нигә?
Ю х а е л а н. Без йөртә белмәгәч, бүтәннәр дә рәхәтен күрмәсеннәр.
(Чыгып ычкыналар.)
Б ы л т ы р, Б а л д а, Б у р а т и н о, К а м ы р Б а т ы р керәләр.
Б у р а т и н о (ватылган машинаны күреп). Бу нәрсә?
Б а р ы с ы да. Монда кем булган?.. Кем ваткан?
Б ы л т ы р. Кичә генә утырткан наратны сындырганнар. Кайсы явызы шулай эшләгән?
К а м ы р б а т ы р. Урманда мондый әшәкелекнең бик күптән булганы юк иде...
Шүрәле чабып керә дә Былтыр каршына тезләнә.
Ш ү р ә л е. Хөрмәтле вә гыйззәтле Былтыр...
Б ы л т ы р. Син монда нишләп йөрисең, Шүрәле?
Ш ү р ә л е. Ниятем изге, үтенечем зур.
Б ы л т ы р. Тор! Әйбәтләп сөйләп бир.
Ш ү р ә л е. Сөйләве дә куркыныч. Беләсең, хөрмәтле вә гыйззәтле Былтыр, мин вә минем нәселем беркайчан да кешеләргә явызлык эшләмәде. Әгәр дә мин төннәрен кешеләрнең атларына атланып чабып йөргәнмен икән, явызлыктан түгел, шаянлыктан. Әгәр синең каршыңа кайчандыр кети-кети уйнарга чыкканмын икән, анысы да шуклыктан. Шуның өчен син мине акылга утырттың. Шуңа күрә кешеләргә хөрмәтем зур минем. Әйдә, хөрмәтле вә гыйззәтле Былтыр, коткар адәм баласын. Юха елан аны аздырып йөри.
Б ы л т ы р. Нинди адәм баласы? Кем ул?
Ш ү р ә л е. Әйдә тизрәк. Барганда бөтенесен дә сөйләп бирермен. Харап була адәм баласы, әрәм була Гафият!
Б ы л т ы р. Ишеттегезме, дусларым?! Эшләр җитди. Әйдәгез (Юлга чыгалар).
VII күренеш
Урманлык-чытырманлык. Кечкенә генә аланда Убырлы карчык өе.
Ачык тәрәзә төбендә Мәче утыра.
М ә ч е. Ай апа, тыныч кына яшәп ятканда бөтенесен харап итеп ташламаса ярар иде бу Юха елан.
У б ы р л ы. Үземнең дә җаным тыныч түгел. Кешеләр тагын безгә үчегерләр.
Ю х а е л а н (керә). Мине бу кыяфәттә күреп аптырама, Убырлы. Хәзер кәмит күрсәтәм. Син нәрсә боектың?
У б ы р л ы. Кирәкмәгән эш белән йөрисең.
Ю х а е л а н. Эх син, җебегән! Явыз көч икәнеңне онытма. (Телефоннан шалтыратып.) Саескан! Тиз, хәбәр ит! Дию, Җен, Карабас-Барабас һәм башкалар килсеннәр... Убырлы өе янына, кәмит була. Күрсеннәр Юха еланның кем икәнен.
Музыка яңгырый. Ю х а е л а н йөгереп чыгып китә.
У б ы р л ы (Мәчегә). Хәерле булсын.
Ю х а е л а н (Гафиятне ияртеп керә). Кайтып җиттек. Рәхим ит, түрдән уз, Гафлә. Колач җәеп каршы алыгыз безне.
Г а ф и я т (Аптырап). Бу нинди җир? (Убырлыга күрсәтеп.) Ул кем?
Ю х а е л а н. Бу синең апаң – Убырлы карчык. Ә мин... (Сихер догасын укый. Юха елан кыяфәтенә кайта.) Юха елан булам мин, Гафлә.
Г а ф и я т. Шаяртмагыз.
Ю х а е л а н. Шаяру бетте, Гафият. Әбиеңә сәлам әйт.
Г а ф и я т. Убырлы карчык, Юха елан дөньяда юк.
Юха елан тәгәрәп көлә.
Г а ф и я т. Нишлисең син?
Ю х а е л а н. Синнән көләм, энебез Гафият. Син дөрес әйтәсең, дөньяда без юк. Ләкин без әкиятләрдә бар. Бүгенге көнгә кадәр Гафият дигән явыз көч тә юк иде, хәзер ул бар. Син ул.
Г а ф и я т. Мин – кеше.
Ю х а е л а н. Үт-тү-түт! Үтте андый выкытың. Син – явыз көч. Әкиятләрдәге явыз көч. Кеше син кылган явызлыкларны кылмый, энебез Гафият.
Г а ф и я т. Мин явызлык эшләмәдем.
Ю х а е л а н. Әт-тә-тә!.. Бер гөнаһсыз сабыйның җиләген талап алдыңмы? Алдың. Чишмәне пычраттыңмы? Пычраттың.
У б ы р л ы. Шулай укмыни?
Ю х а е л а н. Куянны рәнҗеттеңме, кош ояларын туздырдыңмы, сандугачларны үтердеңме? Рәнҗеттең, туздырдың, үтердең!
У б ы р л ы. Болар – явызлык, чын явызлык.
Ю х а е л а н. Я әйт, энебез Гафият, тагын нинди «яхшылыклар» эшләдең? Машинаны кем җимерде, үзе утыртмаган агачны кем сындырды? Димәк, син безнеке, Гафият. (Югалып калган Гафиятне кочаклап ала.)
Г а ф и я т (кычкырып). Җибәр!
Ю х а е л а н. Җибәрсәк, кая барасың?
Г а ф и я т. Өйгә кайтам.
У б ы р л ы. Өеңә юл ябык инде, Гафият. Алданрак уйларга иде. Гомерлеккә безнең белән каласың. Кешеләр әкият сөйләгәндә, синең исемне дә кушып сөйләрләр. Гафият дигән явыз көч бар, диярләр. Аңарга охшарга, аның кебек булырга тырышмагыз, диярләр.
Ю х а е л а н. Кайгырма, Гафлә, безнең белән дә күңелле. Тагын явызлыклар эшләрбез, рәхәтләнеп яшәрбез.
Явыз көчләр керә.
К а р а б а с - Б а р а ба с. Кайда ул, күрсәтегез. (Гафиятне күреп.) Шулмы? (Гафият янына килеп.) Саумы? Исемең ничек? Ник дәшмисең?
Ю х а е л а н. Аптырабрак калган әле ул.
К а р а б а с - Б а р а б а с. Ошатмыймыни?
Ю х а е л а н. Ошатыр. Яши-яши ошатыр.
Г а ф и я т. Җибәрегез мине!
Явыз көчләр арасында шау-шу.
Шулчак Б ы л т ы р, Б а л д а, К а м ы р Б а т ы р, Ү г и к ы з,
Б у р а т и н о, Ш ү р ә л е керәләр.
Ш ү р әле (Гафияткә күрсәтеп). Әнә ул!
Б ы л т ы р. Исәнмесез, иптәшләр-товарищлар.
К а м ы р Б а т ы р. Без сезне өйрәттек. Сез сүз биргән идегез безнең белән көрәшмәскә, алышмаска. Бу ни эшегез? (Чыгып ычкынырга уйлаган Юха еланны эләктереп.) Ашыкма абыстай.
Ү г и к ы з. Нигә сез алай эшләдегез? Нигә Гафиятне аздырдыгыз.
К а м ы р Б а т ы р. Җавап бирегез!
Д и ю. Эшләр болай, иптәш...
К а м ы р Б а т ы р. Эшнең ничек икәнен мин беләм. Шүрәле сөйләде. Нигә сез безгә биргән антыгыны боздыгыз?
Д и ю. Мин бозмадым. Әнә Юха елан...
Ю х а е л а н. Нәрсә Юха елан? Ул үзе. Үзе әйткән.. Шүрәле, үзе әйтте бит, әйеме? Үзе әйтте, әкиятләрне укырга яратмыйм, диде. Менә ышанмасагыз, сорагыз. Беләме ул сезне? Белми.
Б а л д а. Белмәсә, өйрәтергә кирәк иде. Нигә аздырдың?
Ю х а е л а н. Мин аздырмадым, үзе азды. Мин начар түгел. Без начар түгел. Шул малай аркасында без начар булып күрендек.
Б ы л т ы р. Ярый, сезнең белән соңрак сөйләшербез. (Гафият янына килеп.) Нихәл, Гафият?
Г а ф и я т. Исәнмесез...
Б ы л т ы р. Исемем белән эндәш.
Г а ф и я т. Белмим, берегезне дә белмим шул.
К а м ы р Б а т ы р. Ә кыз баланың җиләген таларга, кош оялары туздырырга, чишмә пычратырга беләсең?!
Ү г и к ы з. Алай бик каты кагылмагыз. Ялгышкан ул. Гафу үтен, Гафият.
Ә к и я т ч е чыга.
Ә к и я т ч е. Исәнме, Гафият? Кәефләрең ничек, Гафият? Әллә сөйләшәсең килмиме, Гафият?
Г а ф и я т. Мин оялам сездән.
Ә к и я т ч е. Ни өчен, Гафият?
Г а ф и я т. Мин бернәрсә дә белмим икән. Батырлык эшлим дип, явызлык эшләп йөргәнмен икән. Явызлыкны яхшылыктан аерырга өйрәнмәгәнмен икән.
Ә к и я т ч е. Шулаймыни, Гафият? Явызлыкны яхшылыктан аерырга ничек өйрәнмәкче буласың, Гафият?
Г а ф и я т. Укырга. Күбрәк укырга кирәк икән.
Ә к и я т ч е. Әкият китапларын да укыргамы, Гафият?
Г а ф и я т. Бөтен әкиятләрне дә укып чыгачакмын. Былтырлардан, Балдалардан, Камыр батырлардан үрнәк алырга өйрәнәчәкмен. Явызлыкка каршы көрәшергә өйрәнәчәкмен.
Ә к и я т ч е. Афәрин, Гафият. Әле генә безнең дуслар караган спектакль булган хәл түгел – әкият. Ләкин һәрбер әкият... Ул турыда әйтеп бирде сезгә, дусларым, Гафият. Сау булыгыз.
П ә р д ә
пәрдә – здесь: театральное действие
ниләр кыландырып йөрисең – ни эш бетереп йөрисең – что затеял
телдән-телгә – биредә: сөйләмә рәвештә – из уст в уста
зирәклек – биредә: тормыш тәҗрибәсе – мудрость
гыйбрәт булсын – сабак булсын – пусть будет уроком
Кәрлә – Карлик
сихер догасы – магик чара – заклинание
тырыс – чиләккә охшатып каен тузынан ясалган савыт – туесок, кузовок
җебемә – биредә: курыкма – здесь: не бойся
корсак күпкәнче – биредә: шартлаганчы – здесь: пока не лопнут животы
борынына чиертәм – здесь: дам щелчка
нәрсә лыгырдыйсың – биредә: нәрсә сөйләнеп торасың – здесь: что ты несешь
коткыга бирелеп – поддавшись на подстрекательство
тозак – биредә: хәйләле гамәл– здесь: капкан
ышыграк урын – биредә: тыныч урын – здесь: спокойное место
харап итеп ташламасын – пусть не погубит
кагылмаган эшкә кысылма – не лезь не в свое дело
рәтен табармын – здесь: найду выход
урманлык-чытырманлык – урман куелыгы – лесная чаща
үчегерләр – ачуланырлар – разозлятся
боектың – күңелсезләндең – запечалился
җебегән – биредә: пешмәгән – здесь: мямля
хәерле булсын – здесь: ладно, что поделаешь
түрдән уз – рәхим ит – проходи
гөнаһсыз сабый – безгрешное дитя
шау-шу – тавыш – шумиха
сүз бирү – вәгъдә бирү – дать слово
каты кагылмагыз – биредә: тимәгез – здесь: не трогайте
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по литературе 6 класс (к учебнику-хрестоматии под ред В.Я. Коровиной)
Программа на 70 часов...
Рабочая программа по литературе 7 класс (к учебнику-хрестоматии под ред В.Я. Коровиной)
Рабочая программа на 70 часов...
Учебная хрестоматия по школьному курсу «Основы безопасности жизнедеятельности» «Использование опыта народной педагогики и народной медицины малых народов Севера на уроках ОБЖ в средней общеобразовательной школе»
МБОУШИ «Ляминская средняя общеобразовательная ...
Учебная хрестоматия для общеобразовательных учебных заведений "Тема молитвы в литературе"
Учебная хрестоматия входит в комплект пособий, обеспечивающих литературное образование в 5- 9 кл. на основе государственного стандарта при изучении раздела «Духовная литература»...
Тематическое планирование по литературе для 9 класса по учебнику-хрестоматии под ред. А. Г. Кутузова
Тематическое планирование составлено согласно программы по литературе 9класс автора А.Г.Кутузова,2010г...
Электронная хрестоматия
История...
Электронная хрестоматия
История 1 часть...