Мастер-класс .“Зигзаг” алымы.
материал
"Зигзаг” алымының асылы нәрсәдән гыйбарәт соң?
1. Ул кыска вакыт эчендә күп мәгълүматны, материалны үзләштерергә ярдәм итә.
2. Мәгълүматны кабул итү интерактив формада барачак, ягъни материалны укытучы гына бирми, ә укучылар үзләре эзләнәләр, табалар.
3. Укучыларда тексттан иң мөһим мәгълүматны аерып алып, системага салу сәләте туплана.
4. Төркемнәрдә бергәләп эшли белү сәләте арта, балалар бер-берсен тыңларга, үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр.
5. Бөтен укучылар актив эшли. Пассив укучылар булмый.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
29.10.docx | 269.25 КБ |
Предварительный просмотр:
Исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләрем! (1слайд)
Мин сезне барыгызны да мастер-класста күрүемә бик шатмын. Берәүгә дә сер түгел, хәзерге вакытта шәһәрдә үскән балаларның татарча сөйләм теле ярлы. Ул проблеманы чишү максатыннан без дәресләрдә төрле алымнар кулланабыз. Шуларның берсен сезгә дә тәкъдим итәм.
- Сезнең алдыгызда кәгазь битләре. Күзләрегезне йомыгыз һәм кулыгыздагы кәгазъ битләрен ертыгыз. Күзләрне ачыгыз, кәгазъ битләрне алыгыз һәм өскә күтәрегез, биттәге бизәкләр бер-берсенә охшаганмы?
- Юк.Алар төрле.
- Һәркем индивидуаль шәхес. Шушы кәгазь бите төрле булган кебек, кешеләр дә төрле, һәркемнең үз фикере бар. Дәресләрдә критик фикерләү ысулларын куллану балаларның фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, иң мөһиме бала дөрес сорау куярга һәм аңа җавап бирергә өйрәнә.Сыйныфта фикерләргә иренгән, фикере булса да, ялгыш җавап бирүдән курыккан балалар була. Максатым аларны “уяту” һәм иҗади эшкә тарту, укучыларның мөстәкыйль фикер йөртүдән курыкмый башлаулары.
(2 слайд)
- Шул максатларны күздә тотып, дәресләрдә яратып “Зигзаг” алымын кулланам һәм сезне дә аның белән таныштырасым килә.
( 3 слайд)
“Зигзаг” алымының асылы нәрсәдән гыйбарәт соң? (слайд)
1. Ул кыска вакыт эчендә күп мәгълүматны, материалны үзләштерергә ярдәм итә.
2. Мәгълүматны кабул итү интерактив формада барачак, ягъни материалны укытучы гына бирми, ә укучылар үзләре эзләнәләр, табалар.
3. Укучыларда тексттан иң мөһим мәгълүматны аерып алып, системага салу сәләте туплана.
4. Төркемнәрдә бергәләп эшли белү сәләте арта, балалар бер-берсен тыңларга, үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр.
5. Бөтен укучылар актив эшли. Пассив укучылар булмый.
(4 слайд)
- Хәзер фокус группага эш тәкъдим итәм. “Зигзаг” алымын кулланып, “Минем әнием” тексты өстендә эшләргә кирәк булачак.
(эш бирә)
1нче санлы укучылар бу туган төркемгә җыела, 2 нче санлы укучылар бу төркемгә, 3нче санлы укучылар монда, 4нче санлы укучылар бу төркемгә килә.Сез текст буенча сорауларга җавап биреп, биремнәрне эшләргә тиешсез. Соңрак белгән мәгълүматларны үзегезнең өстәлегездәге иптәшләрегезгә сөйлиячәксез.
Минем әнием.
Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше, миңа да үз әнием бик кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әннә", "әни" сүзе белән ачылган. Минем әнием бик әйбәт, сабыр,тыйнак кеше. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша: аңламаган сорауларыма да сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә.
Мин мәктәптән кайтуга, өйдә тәмле ис таралган була. Әнием инде тәмле-тәмле ризыклар пешереп куярга дә өлгергән! Әнием бигрәк тә өчпочмак, кыстыбый, бәлеш, гөбәдияне тәмле пешерә. Без аның белән тәмләп чәй эчәбез, серләребез белән уртаклашабыз. Ял көннәрендә без саф һавада йөрергә яратабыз.
Нинди зур бәхет! Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Әнием, мин сине бик яратам! Сиңа иң изге теләкләремне генә телим.Сиңа сәламәтлек, бәхет, тигез матур тормыш телим.
( 5 слайд)
Фокус группа эш башкарган арада “Зигзаг” алымын аңлатып китәм.
Бу алым күләмле текстны өйрәнгәндә отышлы. Текст мәгънәле кисәкләргә бүленергә тиеш. Текст ничә кисәккә бүленсә, шуның кадәр төркем барлыкка килә. Бу төркемнәрне “Туган” төркем дип атарга була. Мәсәлән, 1нче туган төркем, 2нче туган төркем, һ.б. Һәр төркем текстның үзенә тигән өлешен анализлый. Бу очракта төрле эш төрләреннән файдаланырга була: схема, таблица, рольләргә бүлеп уку, анализ, сорауларга җавап, рәсем. Шуннан алар “Эксперт” төркемгә җыелалар. Анда үз төркемнәрендә нәрсә эшләгәннәрен, нәрсә белгәннәрен сөйлиләр.
Мисалда күрсәтү өчен, хәзер мин хезмәттәшләремә сүз бирәм. Алар үзләренең эшләре белән таныштырыр.1нче номерлы кешене тыңлыйк.
- Сезнең җаваплардан чыгып нинди нәтиҗәгә киләбез?
-Жаваплар
Әйдәгез әле эшебезгә узбәя биреп алыйк. Кем эшне дорес башкардым дип уйлый, кулыгызны күтәрегез, кемгә авыррак булды, сез дә кулларыгызны күтәрегез.
Бу алымны өлкән сыйныфларда әдәби уку һәм татар теле дәресендә куллану бик отышлы һәм файдалы.
( 6 слайд)
Хәзер өйрәнгәннәрне кулланып, “Зигзаг алымы” сүзтезмәсенә фокус группа телдән синквейн ясыячак.
Нәрсә? (Зигзаг алымы)
Зигзаг алымы нинди? (Кызыклы, мавыктыргыч)
Нишли? (өйрәтә, кызыксындыра, фикер йөртергә этәрә)
Җөмлә. (Зигзаг алымы дәрестә куллану уңышлы нәтиҗә бирә)
Сүз. (Алым)
( 7 слайд)
Зигзаг алымының уңай яклары: (слайд)
Язабыз:
- теләк белән
- тиз
- аз
Күрәбез:
- үзара бәйләнешне
- материалны бирү структурасын
Үстерәбез:
- фикерләүне
- хәтерне
- күзаллауны
Истә калдырабыз:
- тиз
- эзлекле
- Сыйфатлы
Бу алымны дәрестә ныгыту, рефлексия этабында кулланырга мөмкин.
Хөрмәтле коллегалар, фокус группа, бу мастер-класста сез нәрсә белдегез? ( Без Зигзаг алымы турында белдек)
Ничек белдегез? (Үзебез Зигзаг алымын кулланып бирем эшләдек, сездән бу алым турында мәгълүмат ишеттек)
Ни өчен белдегез? (Үзебезнең дә дәресләрдә дә куллану өчен)
( 8 слайд)
Чыгышым ахырга якынлашты. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә зигзаг алымын куллану” дип исемләнгән мастер-классым сезгә файдалы булыр дип өметләнәм.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»
Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...
Мастер-класс «Сайт АНКЕТЁР и его использование в образовательном процессе» Мастер-класс «Сайт АНКЕТЁР и его использование в образовательном процессе»
Мастер-класс «Сайт АНКЕТЁР и его использование в образовательном процессе»....
Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»
Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...
Мастер-класс "Алты түбәтәй" алымы
Критик фикерләү технологиясен тәкъдим итәм....
Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе .
Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе ....
"Иммерсив театр алымы аша әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү" темасына мастер-класс.
quot;Иммерсив театр алымы аша әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү" темасына мастер-класс....
«Кроссенс» - татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив укыту алымы» темасына мастер-класс
laquo;Кроссенс» - татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив укыту алымы» темасына мастер-класс....