«Кроссенс» - татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив укыту алымы» темасына мастер-класс
учебно-методический материал

Фадеева Гузель Хамзовна

«Кроссенс» - татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив укыту алымы» темасына мастер-класс.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_-klass.docx22.66 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер-класс

«Кроссенс» - татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив укыту алымы

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Без укытучылар, укучыларны акыл белән эш йөртергә өйрәтергә тиешбез!

Бервакыт  Мантыйк   белән  Сиземләү  бәхәскә кергәннәр!

Мантыйк : “КЕШЕ  өчен иң кирәге мин! Миннән башка ул саный, чагыштыра, анализ ясый, нәтиҗә чыгара белмәс иде!”- дип кычкырган.

“Син боларны аңа бик кирәк дип уйлыйсыңмы? Исең киткән икән! Менә мин, чыннан да , бик кирәк!Мин булмасам КЕШЕ шатлана да, дөньяның матурлыгын төрле төсләр белән чагыштыра да алмас иде”-диеп, аңа каршы төшкән Сиземләү.

Боларның бик озак бәхәсләшкәннәрен Акыл күзәтеп торган да:

-Акылга сыймаслык сүзләр сөйлисез сез!” -диеп кычкырган.

-Син кем?- дигәннәр Мантыйк белән Сиземләү.

 –Мин-Акыл!

-Алайса әйт дөресен, безнең кайсыбыз кирәгрәк?!

-Әйдәгез, фикер йөртеп карыйк: рәссам сиземләүдән башка эшли аламы?

-Юк!

-Ә сатучы Мантыйктан башка?

-Юк! Ә шулай да кайсыбыз кирәгрәк соң?

- Акыл!

- Ә  бер герой, читтән генә, боларның сөйләшүен тыңлап торган. Бәхәскә тыкшынмаган. Кем булган икән ул? Бу турыда без мастер-классның ахырында беләчәкбез.

-Сезгә хикмәтле хикәя ошадымы? Сез ул хикәяне нинди төс белән чагыштырыр идегез? Ни өчен? Шушы төсле коменардар үзегез чагыштырган төсне алып,  каршыгыздагы тәлинкәгә салыгыз.

Әйдәгез , без дә бераз фикер йөртеп алыйк әле. Мин сезгә хәзер өч сорау бирәм. Шушы сорауга сез бер үк вакытта, бертавыштан җавап бирергә тиешсез. Сез әзерме?

-Әйе!

-Бу кәгазь бите нинди төстә?

- Күк йөзе нинди төстә?

- Су нинди төстә?

-  Ни өчен бу очракта буталчыклык килеп чыкты икән?

-Яхшы!  Сиземләү бик әйбәт сезнең.!

- Сез бу биремне нинди төс белән чагыштырыр идегез? Шушы төсле коменардар үзегез чагыштырган төсне алып,  каршыгыздагы тәлинкәгә салыгыз.

Хәзер сезнең алдыгызда  4 рәсем бирелә. Аларны нәрсә бәйли? Дүрт рәсемдә дә нинди тамыр шушы сүзләрне берләштерә?  

-Бүген минем дәресләрдә үзем яратып куллана торган “Кроссенс” методикасы турында сөйлисем килә.

Кроссенс (cross sense ) – ул яңа буын ассоциатив табышмак. Методика авторларын сез инде слайдта күрәсез.

- «Кроссенс» сүзе авторлар тарафыннан "кроссворд" сүзенә охшатып уйлап чыгарылган, ул инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә "мәгънәләр киселеше" дип тәрҗемә ителә.

- Сез Кроссенс алымын нинди төс белән чагыштырыр идегез? Ни өчен? Шушы төсле комнан үзегез чагыштырган төстәге комны алып,  каршыгыздагы тәлинкәгә салып куегыз.

- Кроссенсларны ничегрәк укып була икән рәсемнәр ярдәмендә? Әйдәгез, хөрмәтле коллегалар, монсын да карап үтик. Кроссенсны 3 төрле юл белән чишеп була.  Игътибар итегез, экран тугыз квадратка бүленгән һәм анда рәсемнәр куелган.

 - Мисал итеп, минем үзем турында төзегән кроссенсны чишеп карыйк.

- Әгәр элек мәктәптә белемне гомер буена  җитәрлек биреп чыгарган булсалар, хәзер яңа белем бирү стандартлары безнең алда яңа бурычлар куя. Хәзер исә без укучыларның үзләрен белем тупларга өйрәтергә тиешбез. Моңа ничек ирешеп була соң?  Без карап үтә торган Кроссенс алымы бу очракта ярдәмгә килә дә инде.Ул, методик яктан уңышлы алым буларак, укучының логик фикер йөртүен үстерә, информацияне үзе таба белергә өйрәтә, иҗади фикер йөртергә, мөстәкыйль булырга өйрәтә.

Бу алымны мин татар теле дәресләрендә дә, әдәбият дәресләрендә дә бик яратып кулланам. Күргәнегезчә, сезгә тәкъдим иткән, “Килеш категориясе” темасына багышланган дәресемнең бер өлешендә дә мин бу алымга мөрәҗәгать иттем.  Укытучы дәреснең кайсы этапларыда куллана ала соң бу алымны?

- Әлбәттә, ныгыту, кабатлау дәресләрендә, өйгә бирелгән эшне тикшергәндә. Әдәбият дәресендә язучының биографиясен һәм әсәрләрен өйрәнгәннән соң да, хәтта әдәби әсәрне укый башлаганчы да шул ук Кроссенс технологиясенә таянырга мөмкин. Моның өчен алдан кроссенс төзелә һәм укучылар шуның буенча бу әсәрдә ниләр булачагын сөйлиләр. Аннан әсәрне укып бетергәч, чагыштыралар инде аларның фаразлары дөреслеккә туры киләме. Төркемннәрдә эшләү өчен дә бик уңайлы алым бу. Шулай ук сыйныфтан тыш эшләрдә дә кулланам мин аны. Хәтта  сыйныф җитәкчесе буларак та. Әйткәнемчә, мин 5 сыйныфның сыйныф җитәкчесе. Һәм быел аларга “Я-ты - он, она - вместе целая страна” дип исемләнгән дәрестән тыш эшчәнлек курсы кертелде. Мәсәлән, анда “Бәхетле гаилә кагыйдәләре” дигән тема да каралган. Без бу дәрестә дә укучылар белән кроссенс төзедек, әлеге темага сөйләштек.

- Мәсәлән менә бу слайдта сез укучыларның Шәриф Камалның “Буранда” дигән әсәре буенча төзелгән кроссенс белән эшләүләрен күрә аласыз.  

- Сез әлеге Кроссенсны нинди төс белән чагыштырыр идегез? Ни өчен? Шушы төсле коменардар үзегез чагыштырган төсне алып,  каршыгыздагы тәлинкәгә салыгыз.

- Хөрмәтле фокус группа, бүген мин сезгә дә Кроссенс төзеп карарга тәкъдим итәм. Сезнең өстәлегездә 9 шакмакка бүленгән бит һәм рәсемнәр бар. Нинди әсәр буенча төзибез инде?

- Әйдәгез әле сөйләп карыйк әле, тиз генә.

- Ә менә бу үзегез төзегән кроссенсны сез нинди төс белән чагыштырыр идегез? Ни өчен? Шушы төсле пластилиннардан үзегез чагыштырган төсне алып,  каршыгыздагы тәлинкәгә куегыз.

- Яхшы, коллегалар, рәхмәт! Хәзер шушы тәлинкәдәге комнан матур итеп йөрәк рәсеме ясап куегыз әле. Әйтегез әле, без бит йөрәкне кызыл яки ал төстә итеп күрәбез. Ә ни өчен безнең йөрәгебез төрле төстә булды? Карагыз әле анда логика (мантыйк) белән интуиция (сиземләү), фикерләр киселеше. Алар барысы да төрле төстә була икән име. Ләкин алар төрле төстә булсалар да йөрәк аны акыл ярдәмендә кабул итә икән.

- Без бит мастер-классыбызның башында сезнең белән хикмәтле хикәя тыңлап үткән идек. Димәк, читтән генә, Мантыйк, Сиземләү һәм Акылның сөйләшүен тыңлап торган герой – ул инде Йөрәк булып чыга, шулай бит?

- Менә минем бүгенге мастер-классым да сезнең күңелләрегездә озакка сакланыр, йөрәгегез аны кабул итәр дип ышанып калам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын кулланып укыту

Проект  методын кулланып укыту  максатлары;•  белем бирү процессының нәтиҗәлелеген үстерү;•  укучыларны киләчәк тормышка әзерләү;•  укыту нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны , ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру. 23.01.2015.161мәктәп.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру ....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану.

МАтериал на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану.

Презентация на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту-тәрбияләү процессының заманча методлары

Яшь буынга татар телен, әдәбиятын өйрәтү хәзерге көндә иң әһәмиятле бурычларыбыздан санала. Безнең төп максатыбыз- балаларга татар телен яраттыру, аларны телгә гашыйк итү. Моны...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту технологияләре куллану.

Татарстан халыклары телләре турындагы мәсьәләнең сүнмичә, сүрелмичә эзлекле рәвештә көн тәртибенә куюлуы- табигый күренеш.Чөнки тел аралашу чарасы гына түгел, милләтне милләт иткән ...

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру һәм синквейн алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” темасына мастер-класс

ldquo;Татар   теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә  тавышландыру һәм синквейн алымын  кулланып,  укучыларның   бәйләнешле  сөйләм  телен...