Татар әдәбияты дәресләрендә бөек шагыйрьләр иҗатын чагыштырып өйрәнү.
статья (8 класс)

Габдеева Фарида Рафаэловна

Хәзерге вакытта мәктәпләрдә Г. Тукайның тормыш һәм иҗаты юлын  өйрәнүгә дәресләр күп бирелә. Һәр сыйныфта диярлек, Тукаебызның бaй иҗади мирaсын укып, балаларыбыз халкыбызның  туган телен, күркәм сыйфатларын сакларга, табигатебезнең матурлыгын тоя һәм кадерли белергә өйрәнәләр. Югары сыйныфка күчкән саен, укучылар бөек  шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты буенча яңа мәгълүматлар алып белемнәрен баеталар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты дәресләрендә  бөек шагыйрьләр иҗатын чагыштырып өйрәнү.

          Рус әдәбиятында А.С.Пушкин, ә татар әдәбиятында Габдулла Тукай зур урын алып тора.

 Ни өчен һәр ике шагыйрь дә милли шагыйрь югарылыгына  күтәрелә алган? Моның сәбәпләре нәрсәдә? Бу сорауга җавап бирү өчен, мин Г.Тукай һәм А.С. Пушкин иҗаты буенча эзләнүләр алып барырга булдым.

         Бөек рус әдибе А.С.Пушкин һәм татар халкының яраткан шагыйре Г.Тукайның тормыш юлларын чагыштырып карасаң - алар арасындагы түбәндәге уртаклыкларны күрергә була: 

–  алар икесе дә аз яшәп, бай әдәби мирас калдырган шәхесләр. Һәр икесенең  гомерләре кыска була: Г.Тукай  бары тик 27 ел гына яшәп кала, иҗат итү чоры 8 ел, А.С.Пушкин 37 ел  гомер итә. Әмма икесе дә –  ерак гасырларны кичеп, халык күңелендә  урын алган бөек шагыйрьләр; 

        – язмышларындагы охшашлыклар сизелеп - күренеп тора. Тормыш кыен-лыклары, җайсызлыклары аларның икесен дә һәрчак борчып торган. 

  А.Пушкин һәм Г.Тукай иҗатларында да  уртаклыклар күп. Бу ике бөек шагыйрьнең иҗат үзенчәлекләре, шигъри мотивлар төрлелеге, Ватанга, туган җиргә мәхәббәт, иреккә омтылу, табигатькә, хатын-кызның илаһилыгына соклану кебек сыйфатлар бер-берсенә якынайта, берләштерә. А.С.Пушкин Г.Тукай иҗатына йогынты ясаган һәм үрнәк булып торган һәм Тукай үзен хаклы рәвештә Пушкинның укучысы, дип санаган. Шагыйрь үз халкына хезмәт итәргә тиеш, дигән фикерне дә  Тукай А.Пушкиннан алган.  

           Бу ике әдипнең иҗатында уртак темаларның берсе  табигать темасы аерым  урын алып тора. Табигать күренешләре кеше кичерешләренә тәңгәл китереп, яисә капма-каршы куеп тасвирлана. Табигать сурәтләре әсәрләрне тагын да тулыландыра, баета. Мондый табигать күренешләре А.Пушкинның 

«Зимний вечер» , Г.Тукайның  «Буран» шигырендә дә  ачык итеп тасвирлана. 

 Шулай ук, Тукайның әдәби мирасында Пушкиннан тәрҗемәләр яки аның иҗатыннан файдаланып язылган күп кенә әсәрләре  бар. Тукай рус әдәбиятыннан үрнәк алып кына калмый, бәлки андагы иң яхшы әсәрләрне  татар теленә тәрҗемә итә. Бу уңайдан А.Пушкиннан алынган « Сказка о золотом петушке»  әкиятенең «Алтын әтәч»  тәрҗемәсен күрсәтү мөһим.

Нәтиҗә итеп, түбәндәгеләрне әйтергә була: А. Пушкин поэзиясенә мөрә-җәгать итеп, Тукай күпчелек очракта үзенчәлекле шигырьләр иҗат итә. Ул чыганакның структурасын һәм образларын үзгәртә, яңа детальләр белән баета.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар...

Татар әдәбияты дәресләрендә күпмәдәниятле тәрбия бирү

татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары өчен әзерләнгән чыгыш...

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы. "Мәгариф"журналында басылган хезмәт....

Презентация "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә когнитив фикерләү алымнарын куллану"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текстларны, язучының биографиясен һәм әдәби әсәрләрне  аңлап уку өчен кулланырга тәкъдим итәм....

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.                     Т...

"Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уен алымнары"

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә нинди уен алымнарын кулланып була...