"Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уен алымнары"
материал
Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә нинди уен алымнарын кулланып була
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
uen_alymnary.doc | 34.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле һәм уку дәресләрендә уен алымнарын куллану
Дәресләрдә уеннар оештыру укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын тупларга ярдәм итә, иҗади мохит булдыра. Дәресне тулысынча уен итеп үткәрергә яки аның бер өлешен генә шул рәвештә уздырырга мөмкин. Аеруча башлангыч сыйныфта дәресләрдә уеннар кулланыла. Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар алган белемне кабатлау һәм ныгыту йөзеннән кулланыла. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин һәр уен ныклап уйланылган, һәрьяклап эшкәртелгән булырга тиеш.
Уеннарны гадәттә берничә төркемгә бүлеп йөртәләр:
1) әле өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итүче уеннар;
2) өйрәнгән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;
3) грамматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирүче уеннар;
4) грамматик формаларны, жөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм жөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.
Формалары буенча алар телдән һәм язма уеннарга, өстәл һәм хәрәкәтле яки интерактив уеннарга бүленәләр. Өстәл уеннарыннан рәсемле лото һәм санлы лото (татар телендә саннарның әйтелешен истә калдыру өчен) уеннары бар.
Күзәтүчәнлекне үстерүгә юнәлдерелгән уеннар да дәресне жанландырып жибәрә. Мәсәлән: “Нәрсә бар?” уены (әйләнә-тирәдәге мөмкин кадәр күбрәк әйбернең исемен атыйлар); “Кем күбрәк күрде?” (рәсемнәрдә сурәтләнгән әйберләрне, аларның билгеләрен, хәрәкәтләрен саныйлар); “Кем игътибарлырак?” (бер әйберне, аның мөмкин кадәр күбрәк өлешләрен, билгеләрен әйтәләр); “Кем тизрәк укый?” уены (буталган текст бирелә, укучылар, жөмләләр төзеп, хикәяне укыйлар).
“Иҗек аукционы” Иҗек сатып алып сүз яса.
Лек, лы, ле, таң, тәм, таш, так, мак, куй, дәф, кай, чүл, җи,
кар, ка, ал, сап, ши, ма, бас, ау, кыр, су, күз, та, ләк, там.
Үрнәк : бас – ма, бал – та.
“Бер сүз белән әйт”
Укучыларга предмет рәсемнәре күрсәтелә, алар бер сүз белән әйтәләр.
Үрнәк : куян, керпе, кабан - (җәнлекләр)
киви, кура җиләге карлыган – ( җиләк - җимеш)
карандаш, китап, дәфтәр - (уку әсбаплары)
кашык, чынаяк, тәлинкә – (савыт – сабалар)
“Тылсымлы чылбыр” Һәр сүз алдан килгән сүзнең соңгы иҗегеннән башлана.
Бала - лачын - чынаяк – яка – кара - .........................................
“Сүздән сүз килеп чыгу”
Бер хәрефне өстәп яисә алмаштырып яңа сүз яса.
Аш – каш – таш – баш – бал -___________________________________________
Кар – тар – тал – мал – сал - ___________________________________________
Сөт – көт – көн – төн –тун – ____________________________________________
Сал – саз – сак – бак – чак -____________________________________________
“Сүз төшеп калган”
Төшеп калган сүзләр урынына мәгънәсе белән туры килгән сүзне әйтергә.
Үрнәк: (Сыер) мөгри, ә эт (өрә).
......... – чаба, ә ташбака - ........... .
......... - яшь, ә әби - ............. .
......... - баллы, ә лимон - ............ .
......... – тозлы, ә суган - ............ .
.......... – җылы, ә тундырма - ......... .
........... – шәһәр, ә Татарстан - ............ .
.......... - күл, ә Идел - .................... .
........... – шигырь, ә “Кәҗә бәтиләре һәм бүре” - ............ .
.......... - яшелчә, ә карлыган - .................... .
.......... - ашый торган гөмбә, ә чөбен гөмбәсе - ................ .
.......... - бүлмә гөле, ә умырзая - ............... .
.......... - кыз, ә Марат - ................ .
.......... - йорт хайваны, ә бүре - ............... .
.......... - салкын, ә җәй - ..................... .
............ - оча, ә үрдәк - ..................... .
........... - якты, ә төнлә - .................... .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ
Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар...
Татар әдәбияты дәресләрендә күпмәдәниятле тәрбия бирү
татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары өчен әзерләнгән чыгыш...
Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү
Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү....
Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы
Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы. "Мәгариф"журналында басылган хезмәт....
5-6 нчы сыйныфларда татар әдәбияты дәресләрендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен биремнәр, тестлар.(рус төркемнәре өчен)
Хөрмәтле коллегаларым! Мин бу биремнәрне, тестларны 5-6 нчы сыйныфларда, татар әдәбияты дәресләрендә, укучыларымның белемнәрен тикшерү өчен төзедем. Рус телле балаларга татар әдәбияты бик катлаулы бул...
Презентация "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә когнитив фикерләү алымнарын куллану"
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текстларны, язучының биографиясен һәм әдәби әсәрләрне аңлап уку өчен кулланырга тәкъдим итәм....
Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.
Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану. Т...